Шимбә 24 август 2019 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“КИТАПНЫ ГАРМУН ИТЕП “УЙНАДЫМ”

Татарстанның атказанган артисты Альфред абый Якшимбетов белән әңгәмәбез бик үзенчәлекле килеп чыкты: нинди генә вакыйганы искә төшерә башласак та, берәр җырга барып тоташа. Ә ул аптырап тормый, баянын иңенә аса да, җырлап җибәрә. Мөлаем елмаеп, ире сораган саен сабыр гына чәй яңартып йөргән Наилә апаның нигъмәтләре белән сыйлана-сыйлана ярты көн шулай җырлашып-сөйләшеп утырганбыз. Кызыклы шәхесләр янында вакыт та сизелми үтә икән...

 — Альфред абый, сез кечкенәдән шулай шукмы?

— Әй, күңелле яшәдек тә инде без! Гаиләдә 5 бала идек, яз көне елга боздан ачылып беткәнче су керергә төшүләр, салам түбәле абзарларның кыекларын ишү­ләр дисеңме! 5-6 яшьләрдә күрше малайлар белән сарыкка утырып чабыша идек хәтта! Әле дә 5 яшьлек туган көнемне билгеләп үткә­нем хәтердән китми. Каян күңелемә килгәндер, туган көнгә дусларны чакырыйк, дип әнине тилмертә башладым. “И улым, өстәлгә ниләр генә куярбыз соң?!” — дигән сүзләрен колагыма да алмыйм. “Баз тулы бәрәңге бит,  ул да бик тәмле, үткә­рик юбилейны!” — дим. Әни мес­­кен бала күңелен рән­җет­мәс өчен өстәл әзерләп, дусларымны җыйды инде. Бер малай зурларның туган көндә бер-берсенә бүләк бирешүен күргән булгандыр инде, әнисенең сандыкта саклаган тегүлек материалыннан бер кечкенә кисәк ертып алган да “Менә сиңа бүләк!” дип күтәреп килгән (күзләр яшьләнгәнче көлә­без — Э.Җ.). Хәзер дә шул малай белән очрашсак, искә алып көлешәбез.

Авыл баласы инде кечкенәдән эшләп үсә. Безнең дә җәй чөгендер басуында уза иде. Кичләрен мич кырындагы чаршаулы сәкедә әти-әни өчен концерт куйганнар истә калган. Чаршау­ны сәхнә пәрдәсен ачкан төсле ачып җибәрәбез дә, апа белән сеңлем бии, мин китапны гармун итеп “уйныйм”... Әти-әни гади колхозчы булсалар да, сән­гать­кә битараф түгел иде. Әле хәзер дә әнине кайт­кан саен бер җырлатмый калганым юк.

— Әтиегезнең исеме — Га­­бит, әниегезнеке — Шәм­сия, сезгә Альфред исемен каян тапканнар соң?

— Абый киномеханик иде, Альфред исемен титрлардан күреп алган. Минеке ярыйсы әле, менә күр­ше малае Октябрь исемле иде. Шуның белән әни­ләр эштә чакта аларның бодай арасына яшереп куелган шикәрләрен ашап кинә­нә идек. Әле безнең бодайны актарабыз, әле аларныкын... 60 нчы елларда килолап ши­кәр ашаудан да зуррак бә­хетне уйлап табу мөмкин дә түгел!

— Балачак кына кыскарак булган бугай, Альфред абый...

— Әйе, инде 4 нче сыйныфтан Уфа музыка мәк­тәбенә киттем. Анда тәртип нәкъ армиядәге кебек: беренче көннән үк чәчне кырып алдылар, гектарлап идән юдырттылар... Мәктәп үзе киендерә, ашата һәм яшәтә иде, әмма әтием, хез­мәт алдынгысы, үзенең 90 сум айлык хезмәт хакының 32 сумын түләп бара иде мәктәп өчен. Әле бит өйдә тагын 4 бала! Армия дигән­нән, музыка мәктәбен тә­мам­лагач, Чита ягында хез­мәт иттем. Анда да музыкаль белемнең файдасы тиде — дивизиянең хәрби оркестрында трубада уйный башладым. Концертларны бик еш куйдык, андый чакта кулда баян иде.

— Салават белән танышып китү ничегрәк булды соң?

— Армиядән кайткач, Стәрлетамактагы мәдәни-агарту училищесына имтихан тапшырганда коридорда берәүнең моңлы итеп җыр­лавын ишетеп алдым. Күп җырчыларны ишеткән булды, әмма бу кадәр бә­гырьне айкарлык моңны той­ганым юк иде. Шулкадәр әсәрләндем, каз тәннәре чыкты хәтта. Коридорда моң­ланып йөргән Салават белән без әнә шулай танышып киттек. Тиз генә баянны алып чыктым да, шактый вакыт коридорда икәүләшеп җырлап утырдык. Аннан училищеда бергә укый башлагач, концерт бригадасы тө­зеп, Салават, Хәния Фәрхи, Җәвит Шакиров һәм мин авылларда чыгыш ясап йөрдек. Күпмедер вакыттан соң Салават Казанга чыгып китте. “Синсез булмый монда”, — дип, мине дә чакырып алды...

— Альфред абый, сез шул арада өйләнгәнсез дә бит әле. Наилә апа белән ничек таныштыгыз?

— Без аның белән бик озак йөрдек... төп-төгәл 3 көн! (Тагын көлешәбез — Э.Җ.) Беренче көнне таныштык, икенчесендә озата бардым, өченче көнне үзебезгә алып кайттым да киттем. Нишләтим инде, күзлә­ренә карадым да үлеп яраттым! Югыйсә миңа 24 яшь, кызлар күрмәгән егет тә тү­гел идем, әмма Наиләне күр­гәч, тәмам башны җуйдым, андагы тыйнаклык, сабырлык! Минем башка андый хатын күргәнем юк! Һәм кү­рергә язмасын. Беренче балабыз малай булса, Салават белән бер-беребезнең исем­н­әрне куябыз дип килешкән идек, әнә хә­зер минем улым Салават исе­мен йөртә. Әм­ма Салават гаиләсендә бер-бер артлы кызлар туа торды... Ярый инде сеңлесенең улына Альфред дип куштырды.

— Салават сездән композитор да ясады бугай инде ул?

— Мин композитор түгел, бары җыр иҗат итүче генә. Элек еш кына көйне ничек язалар икән соң ул дип уйлана идем. Күңелдә оеткысы булган, әмма язып китәр өчен ниндидер бер талпыныш кына җитми торгандыр. Шулай Салаватның бер концертына җыр җитмәде. Ә минем өйгә төшке ашка кайт­кан җирдән кулга “Нигә ми­ңа карамадың?” дигән ши­­гырь килеп эләкте. Наилә табын әзерләгән арада, баянны алып, көй язып ыргыттым бит шуңа. Шуннан китте дә китте инде... Хәзер 500 ләп җырым исәпләнә. “Салаватка гына язасың!” — диючеләр бар. Аның төркемендә эшләгәч, кемгә языйм соң?! Былтыргы концертында Салават 6-7 җырымны җырлады, быел 8 ләп булды бугай.  Дөрес, башка күп кенә җырчылар белән дә хезмәттәшлек итәм. Әмма кайчак кайбер артистлар чыгырымнан чыгара: аңа менә дигән җыр язып бирәсең, ә ул “бу минем язмышка туры килми бит!” дип җырлаудан баш тарта. Ник театр артистлары хыянәтче, карак, кеше үтерүче дә булып уйный — бу аларның язмышымыни?! Сәхнә кешесе — артист, ул бит төрле образларга керергә, төрле темадагы җыр­ны үзе аша үткәреп, халыкка җиткерә белергә тиеш! Мин мондый җырчылардан канәгать түгел.

— Салават кебек көчле шәхес белән эшләү авыр түгелме?

— Төрле чагы буладыр инде... Беребезнең дә холык җиңелләрдән түгел — икебез дә бер үк көнне туган Кәҗәмөгезләр! Мин бит Салаватны “йолдыз” дип мактап кына тормыйм, гел күзе­нә карап дөресен әйтәм. Шу­­­лай итмәсәң, эш алга бармый. Ә мин эш өчен янып-көеп йөрим, 30 елдан артык бер арбаны сөйрибез бит. Әйе, Салават җитәк­че, ул — лидер, әмма берүзе генә берни дә эшли алмый!

— Сез бит бик якын дуслар!

— Салават миңа тормышта, һичшиксез, зур те­рәк. Ул җырларымны халыкка алып чыга. Бик ярдәмчел, кулыннан килгәннең барысын да эшләргә тырыша. Гаиләләр белән дә дус без. Азрак буш вакыт булса, театрга, хоккейга барабыз, икебез дә мунча ярата, бер-беребезне уздыра-уздыра бильярд сугабыз. Фатир алырга да яр­дәм итте, 50 яшьлек юбилеема Президент “Фиат” машинасы бү­ләк итсә, Салават “Шко­да” бирде! Без эш­тә дә, ялда да бергә. Миңа Зәкиевичның бер сыйфаты бик ошый — ут ул! Андагы энергия! 20 шәр җырны 3 айда яздырабыз без. Алай эшләгән бүтән бер ге­нә артистны да белмим. Кон­церт­ларга әзер­лән­гәндә иртәнге сәгать    8 дән иртәнге 4 кә ка­дәр эшлибез. Салават бер генә нәрсәгә дә бармак аша карамый, хәтта авылларда концерт куйсак та, без артистлар шул урында 3-4 сәгать алдан булырга тиеш. Бу бит югыйсә әзер программа. Әмма соңга калсаң, сугыш чыга, билләһи! Хәтта кайчак Салават моның өчен эштән дә куарга мөм­кин.

— Гаиләдә мондый тыгыз график, иртәнгә кадәр сузылган репетицияләр ри­засызлык уятмыймы соң?

— Әйтәм ич, Наилә кебек сабыр хатын башка юк дип! Ул һичкайчан бер артык сүз әйтмәс, һәр адымын уйлап кына атлар. Аңа бөтен дусларның исе китә. Гаилә — Наилә инде ул! Минем бө­тен эшләгән эшләрдә аның өлеше зур. Мәхәббәт турындагы һәр җыр аны күз алдында тотып языла. Өй­ләнешеп балалар тугач та, аның өйдә утыруын хуп күрдем, икебез дә кайтып кермичә эш дип чапсак, балаларны кем карар иде?! Наилә тәр­биясе үтемле булганга, улым Салават та, кызым Альбина да өй балалары булып үстеләр. Улыма — 27, кызыма 25 яшь, әле дә әйтмичә бер­­кая чыгып китмиләр. Бы­ел менә Салаватны өй­лән­­дердек, килен Чаллы кызы, “әткәй-ән­кәй” дип кенә тора.

— Бер гаилә булып яшә­ве авыр түгелме соң?

— Тиздән яшь­ләр­нең үз куышы әзер булырга тиеш. Әмма миңа болай да бик рәхәт — кешесез тора алмыйм! Миндә бөтен туганнар килеп ял итеп китә, Башкортостаннан күп дуслар, авылдашлар футбол карарга, автоузышка килсә дә миндә тора. Шуңа авылны сагынып интекмим — кайтмый торсам, авыл шулай үзе килеп тора.

— Яшәү рәхәт, яшәү кү­­ңелле, димәк, Альфред абый?

— Әлбәттә! Гаиләдә бер-беребезне бик яратып, хөр­мәт итеп яшибез. Әнкәй исән, сирәк булса да, янына кайтып йөрибез. Балалар тәртипле. Янда үзем яраткан дуслар. Көне буе өемнән кеше өзелеп тормый — артистлар, шагыйрьләр килә, бергәләп иҗат итәбез. Монысына сөенәм — димәк, мин кирәк! Гомерем буе дө­реслек яраттым, гаебем бар икән, күземә карап әйт­сен­нәр, артымда сөйләп йө­рү­челәрне җенем сөйми. Тырыш кешеләрне яратам, ялкауларны, әкрен кыймылдау­чыларны өнәмим. Кеше булса, ут булсын ул! Нәкъ Зә­киевич кебек!!!

Салават дусты Альфред турында: “Мин йокларга ятсам, ул да йокларга китә торган, торсам — тора, эч­сәм — эчә торган, бик тәр­типле, итагатьле дустым ул минем. Моңарчы минем өчен яшәде, хәзер үзе өчен яшәсен инде, дип телим аңа. Ни генә кыланса да, барыбер мине куып җитә алмаячак. Узып китү турында әйт­мим дә. Миңа 100 тулганда аңа 99 гына яшь була әле. Бик сабыр һәм талантлы шә­хес ул.

— Бер кимчелеге дә юкмыни соң аның?

— Бар. Алдалый һәм урлаша белми”.

 

 

 

 

 

 

 

 

 Хатыны Наилә, улы Салават, кызы Альбина белән 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Хатыны Наилә, әнисе Шәмсия апа

 

  

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 "50 яшьлек юбилеема Салават  "Шкода" бүләк итте"

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

  Юбилей концертында

Эльмира ҖӘЛИЛОВА | 15.10.2012


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры