Шимбә 17 август 2019 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“ТӘҮЛЕГЕНӘ 22 СӘГАТЬ ЭШЛИМ, 2 СӘГАТЬ ЙОКЛЫЙМ”

Чистай районының “Луч” совхозына килеп, крестьян-фермер хуҗалыгы оештырган әрмән егете Арман Асрянның кул астында ниләр генә юк: сарык, куян, дуңгыз, каз, тавык, үрдәк, бытбылдык, тәвә кошы... Баш саннары йөзләр, меңнәр белән исәпләнә. Казандагы кибетләре дә җитәрлек. Арман башкалага моннан 12 ел элек Әрмәнстанның Карабахта шәһәреннән килә. Ул чакта егеткә 20 яшь була. Хәзер Арманга 32 яшь. Биредә 12 ел яшәү дәверендә ул барысын булдырырга өлгергән. Әмма аларга ничек ирешкәнен, кыенлыкларны ул үзе генә белә. — Казанга килгәндә кесәмдә 10 сум да калмаган иде. Ипи ала алмый интеккән чаклар булды. Әмма бер дә зарланмыйм. Мондагы тыныч тормыш барысын да җиңәргә ярдәм итте. Ә Әрмәнстанда кайда карасаң да күз яше. Анда сугыштан башка бернәрсә юк. Хәрби училищены тәмамлагач, икътисад институтына укырга кер¬дем. Әмма тәмамламадым, ике елдан соң ташлап, Казанга юл тоттым, — дип искә ала Арман. Әрмәнстаннан Казанга килгән тәүге көннәрендә йоклар урын тапмыйча урамда яшәргә мәҗбүр булган, тел белмәгән егет Татарстанда зур эшмәкәр һәм фермер булачагын ул чакта күз алдына да китермәгәндер. Күп милләттәшләребез эш юк дип зарланып йөргән мәлдә Арман, йокларга да вакыт юк, ди.

  

“Урамда яшәгән чаклар да булды”

Башта Арман йөкче булып урнаша. Ике атна эш­лә­гәч, айга 500 сум түләү шарты белән, бер әбигә фатирга керә. Дүрт-биш ай йөкче булып эшләп, бераз акча җыйгач, хот-дог ясый торган аппарат сатып ала. Урамда палатка корып, хот-дог сатуга керешә. Эше җайлангач, берничә урынга киосклар куя. Әм-ма 2005 елда, Казанның меңьеллыгы якынлашканда, урамнардан киоскларны алдыралар. Арманга да алар белән саубуллашырга туры килә. Тик ул югалып калмый, Мәскәү ра­йонында базарда сәүдә па­вильоннары булдыра, соң­рак азык-төлек кибетләре ачып җибәрә. Алар саны берничә ел эчендә 50 гә җи­тә. Дөрес, крестьян-фермер хуҗалыгын оештырганнан соң, төзелеш аның барлык акчасын үзенә йота, кибет­ләр санын бермә-бер киметергә туры килә.

— Башта Казанга үзем ге­нә килдем. Аннан энемне, соңрак әти-әнине яныма чакырдым. Алар килешкә барысын да көйләдем, тормышны рәткә салдым. Хәзер Казандагы кибетләрне энем контрольдә тота. Әти-әни, мин биредә яшәп эшлибез. Хатыным белән ике балам Казандагы фатирыбызда көн итә, — ди Арман.

 

“Чәшке тиресе белән яндык”

Чистайның “Луч” совхозына Арман дуслары белән 2006 елда килә. Мондагы биналар җир белән тигез­лән­гән диярлек, бик ташландык хәлдә була. Дүртәү­ләшеп шушы урынны рәткә китереп, авыл хуҗалыгы өлкә­сендә эшкә алынасы итәләр. 

— Дүртәүләшеп акча кер­тәбез дә кертәбез, тишек ямый-ямый арыдык, — дип дәвам итте Арман. — Бераз җән­лекләр тотарлык дәрә­җә­гә китергәч, чәшке, ак төл­ке асрарга керештек. Эш ярыйсы гына башланып китте. Тирене уңышлы саттык. Әмма ил­гә чәшке туннар Кытайдан керә башлагач, безнең сату тү­бән тәгәрә­де. Чөн­ки Кытайныкы арзан. Күпчелек кеше сыйфатка тү­гел, ә арзан булуга карый. Нәти­җәдә чәшке тиресе бе­лән “яндык”. “Һаман саен бу эшкә акча тыгу урын­сыз, керем булмаячак” дип, дусларым берсе артыннан бер­се киттеләр. Бөтен чәш­­­кене арзан бәя­­гә сатып бетердек. Яр­ты акчаны суга салдык. Бу бик зур минус булды.

2008 елдан үзем генә эшли башладым. Дуслар күпме акча кертте, аларга барысын да әкрен­ләп кайтардым. Мо­ның өчен кибетләрне ябарга туры килде. Әмма барыбер ташларга уйламадым. Кайчандыр табыш кер­тәчәгенә ышандым. 2010 елга ка­дәр төзелеш, кош-корт алу, җи­һаз­лар, ут кертү — күп акча китте. Искене төзекләндергәнче, яңаны төзүең хәерле. Әле рәткә кертәсе дә кертәсе, эш күп монда.  

 

“200 кеше эшле булды”

“Россельхозбанк”тан кредит алып, Чистайда азык-төлек кибете ача Арман. Җи­тештергән ит, бытбылдык йо­мыркасы, каз-үрдәкне шунда куя. Күптән түгел кредитка яңа “Газель” алган.

— Күп банклар авыл хуҗалыгы өлкәсендә эш ачучыларга кредит бирергә теләми. “Барыбер янасыз, аннан соң түли алмыйсыз, тотрыклы тармак түгел”, дип шикләнеп карыйлар. “Россельхозбанк”ның Чистай бүлеге башлыгы Рәмис Сәгыйть улы хәлебезне аңлады. Уйлап карасаң, безнең эш ачу республика өчен дә отышлы бит. Бу сов­хозда, мәсәлән, халыкка эш юк иде. Миндә хәзер 15 кеше эшли. 7-8 мең сум түлим. Авылда анысы да ярап куя. Әле тармакны зурайтырга уйлыйм. Башкаларга да эш урыны булачак. Ә Казандагы эшчеләремнең төгәл исәбен дә белмим. Миндә бүген барысы 200 ләп кеше эшләп гаиләсен туендыра, — дип сөйли Арман. Моннан тыш ай саен 500 мең сумнан артык кредит тү­ли. Эшләгән кешегә куркырга кирәк түгел, ди ул.

— Тәүлегенә 22 сәгать эш­лим, 2 сәгать йоклыйм, — дип көлә Арман. — Теге дөньяга киткәч, ял итәргә өл­герербез әле.

Арман эшчеләреннән ир­тә тора, алардан соң ята. Әле спорт белән шөгыльләнергә дә өлгерә икән.

— Иртән торып йөгерәм, — дип дәвам итте әңгәмә­дә­шем. — Аннан кайткач, сарыклар, каз-үрдәкләрне — һәркайсын чыгарырга булышам. Мин хуҗа дип ятмыйм. Иртүк торып, кайда ут янмый, нинди җиһаз эшләми, барысын да тикшерәм. Кичке сәгать 9 га кадәр хуҗалыкта эшлим, аннан 10-11 дә Чистайдагы кибеткә китәм. Кыскасы, кил­гән­нән бирле бер дә ял иткәнем юк.

Кош-корт, мал-туарның тө­рен санасаң, 15 ләп җые­ладыр. Барысын бергә контрольдә тотарлык кеше табам дип ышанмыйм да. 150 дуңгыз (гадиләре дә, вьетнамныкы да бар), 3 мең каз (“Линда” токымлы), 500 үр­дәк,         10 меңнән артык бытбылдык, 200 сарык (курдюклар да бар) 1000 баш куян, 8 страус, фазаннар, күгәрчен­нәр, керпеләргә хәтле бар. Көн саен исәбен алам, иренмим, авыруларын барлыйм. 

 

“Таяк тыгучылар  табыла анысы”

Билгеле, эш башлаганда кредитлардан тыш кыенлыклар да җитәрлек булган. Ферма тирәсенә кайтарып аударган төзелеш материалларын урлап бетерә язганнар хәтта. Каракларны туктату шактый көч сораган.

— Корал белән куркытуга хәтле барып җиттек. Монысына рөхсәт кәгазем бар. Башкача мөмкин түгел иде. Андый очракта полициягә барып гариза язудан мәгънә юк. Кәгазь боткасы. Артыннан йөреп арыйсың. Әле табуларына гарантия дә юк. Болай барысын да үзебез хәл иттек. Аның каравы бу гамәлем белән урлаучыларны нормаль хәлгә китердем бит, — дип елмаеп искә ала Арман. — Хәзер шушы кешеләрнең кайберләре миндә эшли. Әгәр йомышлары бар икән, тыңлыйм. Машина ки­рәк чакта, анысы белән дә булышам. Хәзер уртак тел таптык. Аеруча әбиләр ярата үземне (көлә). Аларга кыш ягар өчен артык утынны би­рәм. Баракта яшәүчеләр­дә газ юк бит.

Ул кайбер балалар йортының да даими кунагы. Сабыйларга ит, йомырка бе­лән ярдәм итә, күчтәнәч­ләр биргәли икән.  

— Кыенлыклар гел булып тора, аңа без ияләнгән. Чит­тән килгәннәргә аеруча җи­ңел түгел. Эш башлагач, бер-бер артлы контроль тотынды, таяк тыгучылар табылды анысы. Түләп баруга карамастан, әле килеп утны өзәләр, тагын нәрсәдер эшлиләр. Берсендә утны сүн­дергәч, инкубатор эшләми­чә, бөтен йомыркалар эштән чыга язды. Ярый ра-йон хакимияте ярдәм итә, — ди Арман.

 

“Йөз йомыркадан уң мең бытбылдыкка җиткердем”

Кайсын асрау отышлырак, дип сорагач, карый бел­сәң, барысыннан да ях­шы табыш алырга була, дип җа­вап бирде әңгәмәдәшем.

— Бытбылдык, мәсәлән, көн саен акча кертә. Йомыркасын, түшкәсен даими сатып торабыз. Аларга ихтыяҗ зур. Көн саен уртача 5 мең йомырка урнаштырабыз, сатылып бетеп бара. Зур кибетләрдә бер тартманы (анда 20 данә) 50 сумга куйсалар, без 30 сумнан бирәбез. Бер йомырка 1 сум 50 тиен булып чыга. Мин шәх­сән артып калганчы, бераз очсызракка куеп сатып бе­те­рү ягында. Куян итен кибетләргә 200 сумнан бирәм, аны базарларда 270 сумнан алалар. Сарык итен 250 дән тапшырам. Шулай ук арзан.

Заманында Казаннан 100 йомырка алып, эшне шулай башладым. Бытбылдыкларым артты да артты, хәзер алар са­ны 10 меңнән артык. Дуңгызлар, куяннарны да берәм­ләп җыйдым.

Көн саен фермер хуҗалыклары ябылу турында ише­тәм. Әйберләрен юк кына бәягә саталар. Сөт яки бәрәңге бәясе төш­теме, төшенкелеккә бире­ләләр, эшләренә нокта кую ягын карыйлар, аннан еллар буе кредит түләп яталар. Ашыгырга кирәкми. Безнең дә янган чаклар булмады түгел. Әмма түздек, ул чорны авыр булса да үтә алдык. Аның каравы хәзер алга барам.

Монда фермерлар дустанә мөнәсәбәттә түгел. Бердәм булсалар, эшләр дә җайлы барыр иде. Кемдәдер трактор, кемдәдер икенче техника булып, берсе икенчесе белән алмашып торса, ничек яхшы да бит. Барысын да алып бетерү мөмкин түгел. Әмма дуслык юк. Алар бер-берсенә конкурент кебек карыйлар. Тагын шунысы бар: бер эшкә генә ябышып ятмаска кирәк. Берсендә батсаң, икенчесендә өскә калкасың. Берсе икенчесен өстери. Әнә мал-туарга ашлык кирәккәндә кайчак бытбылдык йомыркасы, итләтә түлибез. Ассортимент төрле булу да эшне җиңеләйтә.

 

“Мондагы проблемалар проблемамыни ул?!”

Арман кош-кортны өендә чыгара, берничә инкубаторы бар. Алар зур түгел, шулай да күп сыйдырышлы, даими эш­ләп торалар. Бер айга якынча 5 мең бытбылдык, 2-3 мең чебеш, 1 мең каз чыгара ала. Арадан аеруча бытбылдык яхшы үтә икән.

— Йомыркасын гына тү­гел, бытбылдыкларның үз­лә­рен дә сатабыз. Йомыркасы файдалы булгач, хәтта әбиләр дә кызыгып 20-30 арны алып китәләр. Бытбылдык бик җайлы, зур урын сорамый. Ашлык та артык күп кирәкми. Астын чистартып, азыгын, суын салсаң, шул җитә. Ун бытбылдыктан көн саен якынча 8 йомырка аласың, — ди ул.

Арман күптән түгел Самарадан тәвә кошлары да кайтарткан.

— Тәвә кошы көйсез, ди­ләр. Игътибарың җитмә­сә, тиз үләләр. Әмма шартлар тудырсаң, асрап була. Алар салкыннан курыкмый. Күзә­тергә, яхшы ашатырга, даруларын вакытында бирергә, марганцовкалы су эчерергә кирәк. 2-3 айлык бер страус 20 мең сумга төште. 8 не алып кайттык. Страусның ите кыйм­мәт, бер  килограммы якынча 1500 сум тора. Бер страустан 100 кг ит чыга. 150 мең сум кертергә мөм­кин. Моның өчен тәвә кошын 1,5 ел асрарга кирәк. Ел дә­вамында 40-50 йомырка би­рәләр. Аларны      3 әр мең сум­нан сатсаң, шәп бит! Тәрбияли бел-сәң, бик отышлы. Тиресе крокодилдан кала икенче урында йөри, — ди Арман.

Арман моның белән генә тукталып калырга уйламый. Аның мендәр, ястык тегү өчен мини цех булдырасы, са­рык тиресе эшкәртүне җайга саласы килә. “Кул астында булганны ник юк бәя­гә җибәрергә?! Алардан сыйфатлы әйбер җитештереп булачак”, — ди ул.

Киләчәктә балаларга биредә экскурсия оештыруны да планлаштырмакчы. Язын аның хуҗалыгына тавис, фазаннар кайтарачаклар. “Болары күңел өчен”, — ди Арман.

Барысын юктан башлаган кеше ничек шулай өскә үр-мәли алган? Арманның җавабы гади:

— Монда ир-егетләрнең кү­бесе рәхәткә ияләнгән, шу­­ңа төшенкелеккә тиз биреләләр. Бераз гына проб­лема туса, Әрмәнстандагы тормышны күз алдына китерәм. Сугыштан да куркыныч нәрсә юк. Мондагы проб­лемалар проб­лемамыни ул?! Тыныч тормышта җир җи­мертеп эшләвең, якыннарың янәшәсендә яшә­вең үзе бәхет! Татарстанда рәхәтлә­неп җәелеп эш­ләр­гә була. Тәвәккәлләргә генә кирәк, — ди Арман.

Килгәндә бер сүз урысча белмәгән, хәзер исә рәхәт­ләнеп бу телдә аралашкан Арман әкренләп татарча да өйрәнә башлаган.

— Кайда яшисең, шуның телен бел, диләр. Үзләштерергә кирәк инде, — ди ул. 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Асряннар әлегә биредә яши

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Бытбылдык йомыркалары 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Арман Асрян

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

"Линда" казлары

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Тәвә кошлары

Лилия ЙОСЫПОВА | 15.10.2012


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры