Сишәмбе 15 октябрь 2019 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“…МОНДА ТАГЫН КИЛЕРГӘ ЯЗСЫН, ДИП КУЯМ”

2 октябрьдә кичке сәгать сигездә РКБда җырчы Алсу Әбелханова икенчегә малай тапты. Бәләкәчнең авырлыгы 3 кг 900 грамм, буе 55 см.

  — Улыбызга Солтан дип исем куштык, монысы күб­рәк әтисенә охшаган, — дип шатланып сөй­ләде Алсу.

— Үзеңнең хәлең ничек?

— Әйбәт, Аллага шөкер. Дүрт көннән бала тудыру йор­тыннан чыгардылар. Без­не кар­шы алырга ирем Радик, олы улым Әмир, әти-әнием, туганнарым, дусларым килде.

— Сез хәзер кайда?

— Казанда. Әти-әнием дә янымда (алар Ульянда яши С.Э.). Беренче көнне баланы алар юындырды.

— Улларыңның яшь аермасы бигрәк зур (Әмир­гә 7 яшь С.Э.).

— Күп түгел дип саныйм. Сеңлем­нәр бе­лән минем дә яшь аермасы шулай. Аның каравы улым хәзер зур ярдәмче. Бәби карарга булыша. Яныннан да китми. Шешәдән су эчертә, оекбашын кидертә, би­шеген тир­бәтә.

— Икенче тапкыр әни бу­лу ничек?

— Без башта кыз булыр дип өметләнгән идек. УЗИда малай, дигәч, борчылмадык. Мин малайларны карый бе­ләм. Киләчәктә, бәлки, кызлы да булырбыз. Һәрвакыт бала тудыру йортыннан чыкканда, монда тагын килергә язсын, дип куям.

— Радик сиңа нәрсә бүләк итәр икән?

— Бер кочак чәчәк бәйлә­ме бирде инде. Бүләк турында әйтә алмыйм. Минемчә, икебез өчен дә зур бүләк — ул безнең улларыбыз.

— Артистлар бала табуга сәхнәгә ашыга, синең ул яктан ничек булыр икән?

— Мин дә тыныч кына өй­дә бала карап ята торган ке­ше түгел. Үзем исән-сау, балам сәламәт булса, эшләргә әзермен. Алла боерса, яңа елга сәхнәгә чыгарга исәп. Чакырулар алдым инде. “Татар җыры”, “Огонек” кебек Яңа ел тамашаларын төшер­гәндә читтә калмам.

 

 

Эльмира СӘЛАХОВА | 15.10.2012


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры