Шимбә 24 август 2019 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“БЕЗ ИКЕБЕЗ БЕР КЕШЕ!”

Алар шаулатып туй уздырдылар. Берсенең сул, ә икенчесенең уң кулы белән парлашып сыер сава, дөнья көтә башладылар. Раушания һәм Рәфис Закировлар без яшәгән җәмгыятьтә инвалидлар да гөрләтеп дөнья көтә алалар дигәнне тирә-якка үз мисалларында раслап, тап-таза өч бала да тәрбияләп үстерделәр. Быел җәй олы кызлары Римма кияүгә чыкты. Радик белән Энҗе үз яннарында. Рәфис Мөслим районының Дусай авылы егете. Гаиләдә төпчек, бишенче бала була. Дөньяга сәламәт туа ул. Бәхетсезлеккә 10 нчы сыйныфта укыганда тарый. Баек авылы урта мәктәбенә йөреп белем алган Дусай егетләре укудан кайтканда бортлы машина кузовында шаярырга тотыналар. Яшь чак — җүләр чак. Рәфисне бер якка китереп кысалар да җиргә очып төшә ул. Нәтиҗәдә уң кулының сеңерләре өзелеп, бөтенләй эшләмәс була. Кичке мәктәптә ун һәм унберенче сыйныфларны тәмамлап, аттестат ала. Фаҗигадән соң бер-ике ай узгач, Рәфискә инвалидлыкка комиссия үтәргә кушалар. Ул вакыттагы җиде сум пенсия белән вакланып тормыйча, бармый егет. Мөслимдә укып, киң профильле механизатор таныклыгы ала. Шуннан бирле, ягъни кичке мәктәпкә күчеп укый башлаган 1977 елдан аның хезмәт кенәгәсендә бер генә язу. Шулай да, 1979 елда Мөслим районы караган Азнакай ВТЭК оешмасына инвалид булуын раслау өчен комиссия тора Рәфис. Уңай җавап булмагач, җансыз кулын өстәлгә шартлатып китереп сала да: — Терелтегез, эшләтегез, алайса, моны, — ди.

 Дөньяда могҗизалар си­рәк була шул. Кул төзәл­ми, группа бирмиләр. Ә тормыш дәвам итә. Рәфис сул кул белән язарга өйрәнә, мотоцикл йөртә. Гаилә башта “Ока” машинасы сатып ала, аннары “Жигули”. Алар махсус кул белән идарә итешле — инвалидларныкы булырга тиеш тә соң. Рә­фис­неке гадәти машина. Аңа андый ташламаны кем биргән соң? III группа инвалидлыкны да 1993 елда гына ала бит ул. Өч ел элек арка сызлавына чыдый алмыйча, гарип кулын терсәктән кистерергә мәҗбүр була. Шуннан соң гына аны II группага лаек дип табалар. Нибары ике ел элек. Ә бит Рәфис Закировның 35 еллык механизаторлык стажы, ике кеше дә күтәреп куя алмаслык моторны берүзе күчереп сүтә-җыя дигән даны бар. Дәүләт аны сәламәт дип тапкач, эш­ләгән дә эшләгән, үз-үзенә ял бирмәгән Ходай бәндәсе инде ул. Ихатасында шәхси тракторы тора, 70 мең сумга сатып алган аны. Авылдашларының гозерен дә үтәүче, гаиләне акча бе­лән тәэмин итүче эш аты турында сүз ба­­ра.

Раушания Актаныш районы Айман авылы кызы. Туганда ук балалар церебраль параличы дигән диагноз куялар аңа. Сул якның кулы да, аягы да эшләми. Балачакта хастаханәләргә йөртәләр, дәвалап буласына өметлә­нә­ләр әле. Гаиләдәге дүрт баладан бердәнбер авыру була бит ул. Әмма табиблар: “Үзе тотып ашый алгач, икенче ая­гын сөйрәп йөрер хәле булгач, инвалидлык группасы юк”, — диләр. Яңа­дан соң сорап та тормыйлар инде. Раушания тегүчелеккә укый. Кияүгә чыкканчы шул эшендә эшли.

1990 елда Рәфис белән гаилә коралар. 22 ел бергә тату көн итәләр. Бүген яшә­гән өйләре — төп нигездән башка чыгып, кысасы гына булган алты почмаклы бү­рәнә йортны таш янкорма, яңа түшәм, идәнле итеп, кирпеч белән тышлап, икесенең ге­нә көче кергән хезмәт җи­мешләре. Дөрес, түбә япканда Рәфиснең абыйлары бик ярдәм итә­ләр. Ихатада сыер, тана, бозау кебек эре маллар дүрт баш, чеби, үрдәк, болын ка­дәр бакча. Дусайга килен булып төшкәч, Раушаниягә тегүче һөнәрен онытырга туры килә. Балалар бакчасында пешекче, конторада идән юучы булып эшли ул. Моннан унсигез ел элек уртанчы улы Радик тугач кына дәүләт аны инвалид итеп таный һәм III группа бирә.

Иң башта язганча, икесенә берәр куллы ир һәм хатын өй дә төзегәннәр, өч баланы да тәрбияләгәннәр. Чаллының педагогия көл­лия­тендә укучы өлкән кызлары Римма Артур исемле үз ярын табып кавышкан.     13 июльдә (кем өчендер бик бәхетле сан бит!) никах укытканнар. Соңрак туй ясар­­га да исәп тоталар. Уллары Радик шәх­си эшмәкәр­дә эшли. Яшь егет авариягә эләгеп исән калды. Ходай сынаганны сынармын, ди. Шатлык белән кайгы һәрчак янәшә атлый. Төпчек кыз Энҗе 3 нче сыйныфта укый. Аны аякка бастырасы бар. Без инвалид дип, үзләрен жәл­лә­теп утырырга вакытлары да, теләкләре дә юк. Хәер, 50 мең сумга “Ока” машинасы сатып алганда Рә­фис социаль яклау бүлегенә матди ярдәм сорап мө­рәҗәгать итә. Бирәләр аңа акча. 1 мең сум. Үз гомерендә дәүләткә беренче һәм соңгы баш ию була бу очрак. Раушания дә баш имәс. Бер кул белән токмач та кисә, бәлеш-өч­почмаклар да бөрә, гомумән, камыр ашлары пешерергә бик оста ханым ул. Дусай авылы халкы да шул фикер­дә. Фирдисә Муллагалиева:

— Килен булып төшкән­нән бирле Дусайда 40 ел фельдшер-акушер булып эшләдем. Рәфис мәктәп укучысы яшендә имгәнгән чорны яхшы хәтерлим. Бик уң­ган, булган гаилә булып чыкты Закировлар.

Авылдашыбыз Яссир абый (инде мәрхүм): “Җир астында да дөреслек юктыр ул”, — ди торган иде. Рәфис тә, Рау­шания дә инвалидлыкны бик соң алдылар. Һаман шул йөрергә, кемгәдер төртергә кирәк бу заманда. Раушания бер кул белән имезеп, сау-сә­ламәт балалар үстерделәр. Рәфиснең әнисе Фаягөл карчык үл­гәнче шунда торды, бик ярдәм итте. Югыйсә әбинең тагын дүрт баласы бар иде. Балалар үстергәндә мине бер сүздән түгел, ә күз карашыннан аңлый торганнар иде. Рәфис ашказанына ике тапкыр операция ясатты. Анемия (азканлылык) белән интегә. Бу чир ачлыктан килеп чыга. Ә алар өендәге муллык! Раушания беркайчан кергән кешене чәй эчерми җибәрми.

Миләүшә Шакирова (Дусай авылы клубы директоры):

— Закировлар бик тырыш гаилә. Рәфис абый сатып алган “Беларусь” тракторын үзе сүтеп җыйды. Ул көне-төне эштә чагында бөтен мал-туарны Раушания апа карый. Уллары Радик та бик акыллы. Үзеш­чәннәр театрында уйный. Авариядән соң сакланып ятмады, “Нишләп мин әти-әнидән акча сорыйм?” — дип тизрәк эшкә чыкты. 2010 елда Дусай авылында 20 ел бергә торган парлар кичәсе үткәргән идем. Шунда хатынының кулыннан тотып баскычтан сәхнәгә менгергән, урындык тартып утырт­кан бер­дән­бер ир-ат Рәфис абый булды. Кичә тәмамлангач, кулын күкрә­генә куеп: “Рәхмәт, Миләүшә, зурладың!” — диючеләр дә Раушания һәм Рәфис Закировлар иде.

Сәрмәдия Мирзаянова:

— Без Рәфис белән туганнар. Бик сәләтле егет. Сә­ла­мәт кеше дә аның ка­дәр эшли алмый. Элек бер өй аркылы гына күр­шеләр булып яшәдек. Рәфиснең әтисе Мирзагаян абзый да булдыклы кеше иде. Аны ипи җилләтергә каравылга куйгач, бер тавыш ишетеп, куркып уяна ул. Шуннан бөкрәеп, кулы гарипләнеп кала. Аяклары элек­тән дә чалыш-чолыш иде. Борынгылар бу очракны зәх­мәт сугу диләр. Мир­загаян абзый Фаягөл җиң­ги белән 5 ир бала үстерделәр. Бер кулы белән мунчаладан бау ишеп акча эшләде. Малайларын урман эше­нә өйрәтте. Рәфиснең күрше­сен­дә бертуганы Расих яши. Бик ярдәмчел, тату, киңәш-табыш белән көн итәләр.

Рәфис белән Раушания ничек танышканнар соң? Күңел түрегездә андый сорау бөре­ләнми калмагандыр. Килен каенана туфрагыннан ярала ди­гән­дәй, Рәфиснең әнисе Фаягөл апа да Актаныш районы Колын авылыннан. Ә аның сеңлесе Гөлфайда кызы Фирая Айманга килен булып төшә. Рә­фис бер­сендә икенче буын туган апасына кунакка баргач, конторада җыештыручы булып эшләүче бер чибәр кыз Марсель җизнә­сенә эшкә әйтергә керә. Раушания була ул. Рәфис күрә дә ошата. Ике айдан гөр­ләтеп туй итә­ләр. Чиләгенә кү­рә капкачы шулай табыла.

Казан—Мөс­лим—Дусай—Казан.

 

Гөлназ ШӘМСИ | 19.10.2012


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры