Чәршәмбе 11 декабрь 2019 18:09:34
 

 . 

 

???????? ??????? ??????????

 

 

Соңгы фикерләр
“САРЫМСАК ҮСТЕРҮ БИК КЫЗЫКЛЫ ЭШ”

Чистай районының Гаделша авылында гомер итүче Сәүбән Сафин 20 ел дәвамында фермерлык белән мәшгуль. Сарымсак, суган орлыгын Төмән, Екатеринбург, Саратов, Пермь, Башкортостан, Удмуртия, Кабардино-Балкария, тагын әллә кайсы төбәкләргә кадәр сата ул. Сәүбән абыйга тиздән 55 яшь тула. Ул берничә белгечлек үзләштергән. Эретеп ябыштыручы да булган, педагог вазыйфасын да башкарган. Мәктәптә сызым, рәсем, хезмәт дәресләрен укыткан. 1992 елда фермерлыкка алынган. — Мин үзләштергән һөнәр, эшләгән эшләр бер көтү, — дип елмая Сәүбән абый. — Әмма фермерлык эше гел үзенә тартты. Ул чакта яшь-рәк идем. Яшьлек тилелеге белән алындым инде, дим хәзер, 20 ел элек эшне ничек башлаганны уйлап. Аның каравы үкенмим.

 

 

  “Иң яхшы” җирләрне бирделәр”

Сафиннар кул астында 41 га җир бар. Бу — өч кешенең пае. Фермерлык эшен Сәү­бән абый туганнары бе­лән бергә бөртекле культуралар үстерүдән башлый. Сер тү­гел, фермерларның кү­бе­сенә пай җирләре итеп иң начар, каралмаган, ташландык урыннарны сайлап би­рә­ләр. Сафиннар да ис­кәр­мә түгел.

— Пай җирен үзләштерү җи­ңелләрдән булмады. Элек кулакка ничек караганнар?! Мин дә шул чорның кулаклары кебек булдым. Йө­ри торгач, “иң яхшысы” ми­ңа эләкте. Көрәк түгел, трактор белән көчкә сукалап булган каты җир иде ул. “Эш­­лисең килсә, эшлә, кабак та үсми торган урын”, — диделәр. Тагын да соранып йө­рүдән мәгънә юк иде. Шуңа алындык. Башта шактый тир түгәргә туры килде. Зарланмадык, көн-төн шунда эш­ләдек. Барыбер рәткә керттек. Бик каты корылык хөкем сөргән елда да уңыш җыеп ала алдык.

Нигездә яшелчәчелек бе­лән шөгыльләнәм. 41 гектар чәчүлектән кала, 1 гектарда сарымсак, 6 гектарда бә­рәңге, 3 гектарда кәбестә,    4 гектар мәйданда суган орлыгы үстердек. Бәрәңге бе­лән кәбестә күңел өчен генә. Кәбестәнең соң өлгерә торган “Подарок” дигән сортын үстердек, 10 сумнан саттык. Бәрәңгенең “Удача”, “Нев­ский”, “Розара” дигәннәрен утырткан идек, шулай ук ун сумнан урнаштырдык. Ул эшләр төгәлләнде. Төп игътибарны сарымсак һәм суган орлыгына бирәбез.  Элег­­рәк 1 га мәйданнан ун-унике тонна сарымсак җыя идек.  Быел аның уңышы азрак булды. Күңел төште әле. Үзебез дә, җир дә ял итсен дип, көзен утыртмаска булдык, — ди Сәүбән абый.

Гаделшада берсеннән икенчесе күреп, күп гаилә­ләр сарымсак үстерү белән шөгыльләнә башлаган. Әм­ма соңгы елларда алар саны кими төшкән. Сарымсакны үстерүдән бигрәк аны вакытында җыю, урнаштыру читен, дип аңлата моны Сәү­бән абый:

— Җир эше — кәрт уены. Йә уңасың, яки туңасың. Уңыш җыярга гына тотынасың, кайчак көтмәгәндә  туңдыра. Шундый еллар да булды. Туңдымы, сарымсак эш­кә ярамый. Ул гына түгел, башка яшелчәләр дә шулай. Шул сәбәпле күпләрнең кү­ңеле сүрелде.

 

“Кеше сарымсак белән мавыкмый хәзер”

Сәүбән абый сарымсакны трактор белән утырта. Бу эшне ел саен сентябрь ахырына төгәллиләр. Августта җыеп алалар. 

— Бөтен процессны үзебез башкарабыз, — дип дә­вам итте Сәүбән абый. — Ор­лыгын да сатып алмыйбыз, өйдә ясыйбыз. Сарымсак үс­терү бик кызыклы эш. Башта язын, аннан утыртыр алдыннан җирне эшкәртергә, ашламасын кертергә кирәк. Орлык яхшы саклану зарур. Чәчү процессы үзе бер мө­һим вакыйга. Кышка утыртып калдырганда моны сентябрьдә, бик сирәк кенә октябрь башында, кыскасы, суыклар башланганчы, җир туңдырганчы, җылырак вакытта эшләргә кирәк. Без болай утыртабыз: рәт араларын 20-25 см калдырабыз. Орлыкны 10 см га берне тө­шерәбез. Аны 8-10 см тирән­лектә утыртабыз. Трактор бөтен җиргә тигез төше­рә. Аны утыртканда беребез руль артында, ике кеше, чәчкечнең эшчәнлеген тикшереп, артта басып бара. Шуннан соң җәен бер гектар сарымсакның чүбен утыйсы. Су сибәсе. Монысын елына карап башкарасың. Артык еш сибәргә ки­рәк­ми, черергә мөм­кин. Аннан үсемлекнең аталанган башларын кисәсе. Әгәр шу­шы аталанган башларны кисмә­сәң, 10 % уңыш югалуын көт тә тор. Уңыш җыйганда тартып өскә чыгарасы. Техникабыз булгач, сарымсакны җирдән күтәр­тү эшен көйлә­дек. Алай җайлырак та, вакытка да экономия ясый. Җир­дән кү­тәрт­кәч, кояшлы булса, 3-4 көн тү­тәлдә, яңгырлы көн­нәр икән, коры һәм җилләтелгән урында киптерәсе. Туфрагын кагып, җайлап кына тамырларын кисәсе. Өске ягында “муенын” 4-5 см калдырасы. Кыс­касы, ту­лы бер операция башкарасы. Мә­шә­кате күп, үстерү авыр. Шуңа шактый ке­ше сарымсак бе­лән мавыкмый, бу эштән читләште. Шу­­ның өчен суган запасы белән чагыштырганда сарымсакныкы берничә тапкыр азрак. Ни өчен базарда суган — 10-15, ә сарымсак 100-130 сум дип аптырыйсы юк. 

 

“Суган орлыгы кыйммәткә төшә”

Сәүбән абыйның сатарга җыйган суган орлыгы да байтак. Анысын 4 гектар җирдә үстергән. Орлыкны язын сатарга планлаштыра.

— Суган орлыгы үстерү өчен күп көч, шактый акча керде. Ул кыйммәткә төшә. Аның “Халцедом” дигән сортын үстердек. Киләсе уңышка кадәр яхшы саклана, күп тапкыр сынаганыбыз бар. “Даниловский” дигәнен дә кулландык, шулай ук әйбәт. Суган орлыгын өсте-өстенә чәчәргә кирәк. Сирәк булса, эре суган була. 2-3 см тирән­лектә утыртасы. Ярый да көчле яңгырлар, җил-давыллар булмаса. Андый очракта утырткан орлыкларыңның су белән юылып китүе ихтимал. Гомумән, су белән сак эш итәргә кирәк. Шуңа орлык тамырланмыйча су сиптермибез. Әй, мәшәкатен исәп­кә алмыйсың аның. Менә орлыгы бик кыйм­мәт­кә төшә. Бер килограммы 1200 сум тора. 1 гектар җир­гә 60-70 кг орлык кирәк. Санап карагач, хәйран зур сумма чыга. Аннан елы нинди килә бит әле. Корылык вакытын­да авыррак булды. Ярый без су сиптердек. Су дигән­нән, аны җәй буе сибәргә кирәкми, орлык чериячәк. Чама белән эш итү зарур. Уңышлы гына җыеп алгач, кыш ничек чыгар дип борчыласың. Ничек кенә яхшы сакланганда да, барыбер 15 % уңыш югала. Барысын да исәплисең дә, чамалап, сатасы орлыкка бәяне куясың. Ә базарда нужаңны белмиләр, “Ник кыйбат?” ди­ләр. Бушка эшләп булмый бит. Башка елларда та­уарым әй­бәт саклана иде. Бы­ел да шулай бу­ла күр­сен. Аларны ко­ры урынга куй­дык. Бөтен җир­не суган орлыгы белән тутырдык, запас күп. Капчыкта сакларга ярамый, алай тиз чери. Халык суган орлыгын язын, бакча эшләре башланганда гына сорый. Бүген аның бер килограммы 50 сум тирәсе, — ди Сәүбән абый.

4 гектар суган орлыгы һәм 1 гектар сарымсак үс­терү, уңышны җыеп алу үзлә­рен­нән ге­нә була торган эш түгел. Бүген Сәү­бән абыйның төп булышчысы — гаиләсе белән Гаделшада төп­ләнеп калган улы Салават. Бил­геле, өстәмә көч­ләр­сез булмый.

— Бөтен гаи­ләне аякка бастырабыз. Җәй буе каникулдагы студентлар, мәк­тәп укучылары булышты. Аларга берничә рәт бүлеп бирәм, көн саен акчасын тү­ләп барам. Тик ятмастан аларга да яхшы, азмы-күпме керем, безгә эшче куллар та­бу мәшәкатен дә җиңе­ләй­тәләр. Авылдашлар бик булыша. Хатыным Рауза хә­зер өйдә генә. Ул авылдагы фельдшер пунктында эшләде. Пенсиягә чыгарга ике ел кала кыскартылуга эләкте. Җәй буе без эшчеләргә ашарга пешерә. Шулай кү­мәкләшеп эшлибез, — ди Сәүбән абый.

Рауза апа шагыйрә дә әле. Шигырьләр китабы бар.

— Көне буе ашарга әзер­ләгәндә, мал-туар караганда күңелгә шигырь килә, — ди ул, елмаеп. — Җәен 30 ар кешегә аш-су әзерләгән чаклар бар. Шулай берсендә тоттым да:  

— Кырда суган үстерәбез

Туган-тумача белән.

Ә мин ашарга пешерәм

Зур-зур казаннар белән, — дип яздым. Аны укып әле дә көләбез. Зарланмыйбыз, күмәклектә — көч, ди­ләр бит. Җәен туганнар белән бер­гә эшлибез, — ди Рауза апа.  

 

       

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Сафиннар йорты

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

"Авылдашлар бик булыша"

Лилия ЙОСЫПОВА | 19.10.2012


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры