Шимбә 24 август 2019 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“ҮЗЕМНЕ КИМСЕТЕРГӘ БИРМИМ”

Яшь җырчыларга эстрадада үз урынын табу җиңелләрдән бирелми. Танылу өчен кайберләре төрле компанияләр белән килешү төзи, продюсерлар белән эш итәләр. Ә менә Илназ ГАРИПОВ үзенә-үзе хуҗа. Берәүдән дә ярдәм көтеп ятмый һәм әкренләп нәтиҗәләргә ирешә дә. “Яшьлек микән” дигән дискы чыкты, клиплары туып тора, көйләр яза, аранжировкалар эшли. Әле тиздән республикабыз авылларында “сольный” концертлар куймакчы була. Театр артисты Люция Хәсәнова, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, “Вамин-Татарстан” хуҗасы Вагыйз Минһаҗевлар чыккан Хәсәншәех авылының танылган кешеләре исемлегенә, болай тырышып эшләсә, Илназ да керер, бәлки. — Көн-төн чабам. Шунысы яхшы: күпме эшләсәм, барысы да үземнеке. Кайдадыр илтеп бирәсем юк. Вакыт кына җитсен, — ди җырчы егет.

 

      Безнең белешмә:

 Тулы исеме: Илназ Ис­кәндәр улы Гарипов

 Туган урыны: Казанда туган, 1,5 яшьлек чагында Арча районы Хә­сән­шәех авылына кү­чен­гән­нәр.

 Туган көне: 2 ноябрь, 1987 ел

 Белеме: Арча педагогика көллияте, Казан эшмәкәрлек һәм хокук инс­титутында читтән торып V курста укый.

 Гаилә хәле: өйләнмәгән

 

— Илназ, бу арада гел вакыт юк, дисең. Нинди эш­ләр башкарып йөрисең?  

— Күпләр мине эстрадада гына кайный дип уйлый. Иҗат күбрәк күңел өчен. Тормышта икенче юнәлештәге җитдирәк эш булдыру да кирәк. Авылдашым Ринат Минһаҗевта, инвестор Вагыйз Минһаҗевның бертуган энесендә эшлим. Оешмабыз шәһәр халкын чиста су белән тәэмин итә. “Ключ здоровья” дип атала ул. Ан­да җитәкче урынбасары вазыйфасын башкарам. Шу­ңа күрә эшмәкәрлек һәм хокук серләрен өйрәнү өчен чит­тән торып институтка керәсе иттем.

Иҗатка килгәндә, фәлсә­фи, мәхәббәт темаларын яктырткан “Миңа барыбер” җырына клип әзерлим. Эше күп. Бөтен нечкәлекләрен үзем уйлыйм. Әйткәнемчә, бернинди компания белән дә килешү төземәдем. Мин ирек­ле җырчы. Үземә-үзем ху­җа, продюсер. Авырга ту­ры килсә дә, уңай яклары күб­рәк. Тапканыңны бүле­шә­­се юк. Хәзер миңа ниндидер контрактлар кирәкми дә инде. Эстрадага 2004 елда килдем. Иҗатны “Ятим ба­ла”, “Әйтче, сөеклем, озак кө­тәргәме?” җырлары белән башладым. Әкрен генә өскә үрмәли барам. Җиде еллык килешү төзү бик зур вакыт ул. Хәзер миңа 24 яшь. 31 гә хәт­ле читкә эшләргәме? Бәй­­­ле булу бик авыр, бигрәк тә сәнгать кешеләренә. Һәр адымыңны әйтеп йөрергә кирәк.

— Сер булмаса, клип төшерү күпмегә кесәгә сукты?

— Беренче клип 80 мең сумнан артык булды. Анысын үткән ел төшердек. Бу уртача бәя. Вертолетын да, “Ашыгыч ярдәм” машинасын да үзебез таптык. Заказ биреп эшләтсәм, ким дигәндә, 200 мең сумга төшәр иде. Ә быелгысын санамадым әле.

— Музыка факультетын тәмамлаган егет буларак, нинди уен коралларында уйный беләсең?

— Бөтенесендә уйныйм диярлек. Мин профессиональ баянчы. Сәхнәдә еш кы­на баян белән чыгыш ясыйм. Туйларда үземнең аерым номерлар да бар. Аранжировкалар ясыйм. Өй­дә гармун, ике курай, ба­ян, гитарам бар. Аларны кызыксынып җыйдым, барысында да уйныйм. Берсен бик яхшылап үзләштерсәң, икенчеләренең серләренә төше­нү артык кыен түгел. Әле сак­­софон алырга хыялланып йөрим.

— Уен кораллары кебек, машина җене дә кагылган бит әле сиңа.

— Машиналар өчен үләм инде мин. 18 яшемдә йөртү таныклыгы алдым. 24 яшькә хәтле җиде машина алыштырырга өлгердем. Чабарга гына түгел, аларны ремонтларга яратам.

Башта 8 мең сумга “копейка” алдым. Ике ай йөр­гәч, ватылды. Аны запас часть­ларга аерып саттым. Нә­тиҗәдә алган бәядән дә кыйммәтрәккә китте. Чишендереп бетергәннән соң, кабинасын металлоломга тапшырдым. Коммерсант каны бар миндә (көлә). Соңрак 26 мең сумга “алтылы”, аннан “сигезле” алдым. Аны саткач, тагын яңарак “сигезле”гә утырдым. Алдым да саттым, алдым да саттым, кыскасы.

— Илназ, авылда якыннарың ничек яшәп ята?

— Хәсәншәех Арчага керсә дә, бик якын түгел. Күрше Балтач районыннан соң тагын ун километр үтә­се. Якыннарым янына атна саен кайтып йөрим. Өйдәге­ләр исән булганда, ешрак кайтырга кирәк. Әбием, әни­ем, абыем бергә яшиләр. Әбием Рәзинәгә 75 яшь. Әле җир җимертеп йөри. Бик әр­сез, чая, шук ул. Әнием Галиябану 1954 елгы, Казанда киез итекләр заводында хезмәт куйды. Монда кайткач, колхозда ферма тирәсендә эшләп йөрде. Хәзер пенсиядә. Абыем Ильяс мин­нән 3 яшькә олы. Ул минем кебек түгел, тынычлыкны, авылны ярата. Шәһәрдән Хәсәншәехкә кайтып китте. Музыка факультетын тәмамлаган иде, хәзер теплица комплексында оператор вазыйфасын башкара. Әле өйләнергә ашыкмый. Авылда абый булгач, миңа бик эш тә юк. Кунак кына итәләр үземне (көлә).        

Әтием эретеп ябыштыручы иде. Миңа 6 яшь булганда, инсульт кичереп, арабыздан китеп барды.

— Аны хәтерлисеңме соң?

— Аз-маз гына. Әниемә, әбиемә рәхмәт, әти юклыкны тормышта сиздермәде­ләр. Бик тәрбияләделәр, бернәрсәдән мәхрүм итмәделәр. “Әти булса, алыр идек тә, юк шул” дигән уй бервакытта да башка килмәде. Әбием белән әнием үзләре генә беләләрдер инде ничек авыр булганын. Ике хатын-кызга тормыш алып бару җи­ңелләрдән түгел. Без аларга рәхмәтле.  

— Министр, инвесторлар чыккан Хәсәншәех авылы бүген ничек яши?

— Авылыбыз бик матур, чишмәләр, фонтаннар бар. Асфальт юл салынган. Яшь­ләр биредә төпләнеп кала, яңа йортлар җиткезәләр. Агрофирма бар, теплица төзеделәр. Үз эшен булдыручылар да җитәрлек. Тик ятмыйлар, бездә тырыш халык яши. Акча эшләү җаен белә­ләр.  

Министрлар дигәннән, авылдаш җитәкчеләребез бик гади. Авылга кайтып, Вагыйз абый да, Марат абый да бәйрәмнәрдә гармуннарда уйныйлар. Авыл кешеләренең хәлләрен белеп торалар.

Марат абыйның әтисе Готыф абый белән бик дус идек. Ул вафат инде, урыны җәннәттә булсын. Авыл өчен бик тырышты. Мәчеткә дә бергә йөрдек, дин сабаклары бирде. 15 яшь иде миңа. Аннан күреп дога­лар ятладым, намаз да укый беләм, гарәпчә укыйм-язам.

— Спиртлы эчемлекләр­гә мөнәсәбәтең ничек?

— Гомеремдә бер тапкыр да капканым юк. Дусларымның да күбесе шундый. Ара-тирә җыелышып ял иткәндә кальян тарткалыйбыз. Менә анысының ничек әзерләү серләрен яхшы беләм. Га­рәп дусларым өйрәтте. Бездәге кальяннарның күбесе чын түгел икән.

— Туклану процессы ничегрәк?

— Ничек эләкте, шулай (көлә). Өйгә кайтып та кермим, әзерләргә вакыт юк. Әле ярый кафелар бар, төн­лә шаурма саталар. Югый­сә ач йөрер идем (кө­лә). Болай пылау пешерергә, шашлык әзерләргә яратам. Бик киңәш итмәсә­ләр дә, ысланган, борычлы ризыкларга өс­тенлек бирәм. Боткаларны үз итәм. 

Эчемлекләрдән кофены яратам. Күп ярамый дисәләр дә, шактый кулланам, организмым шуңа ияләнгән.  

— Илназ, син элек каратэга йөри идең. Хәзер ничек?

— Берничә ел йөрдем, хәзер мавыкканым юк. Әмма чыныгып калганмын, кулларым бик каты, үземне кимсетергә бирмим (көлә). Көл­лияттә спорт ягыннан бик актив идем. Музыка факультетында укыган башым бе­лән физкультурниклар арасында биеклеккә үз буемнан да 20 см югарырак сикереп, беренче урын алган чаклар булды.

Соңгы 4 елда бассейнга йөрим. Кечкенә чакта менә чын спортчы идем (көлә). Арткы якка чыгып, рәшәткәгә басып сикерүләр, бозау арканлый торган бауны алып, кыядан сузып “очулар”... Җит­мәгән җир юк иде.  

— Илназ, очрашып йөр­гән кызың кем икәнен дә әйтсәң...

— Исеме Әдилә. Казан кызы. Аңа 18 яшь. Казан дәү­ләт энергетика университетында I курста укый. “Татар радиосы” ди-джее Айваз бе­лән тамада булып йөрибез. Алар чыгарылыш кичәсе үт­кәрергә чакырганнар иде. Шунда таныштык. Әле сөй­гәнем яшьрәк. Шуңа өйләнү турында сүз кузгатканым юк. Нигә ашыктырырга?   

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Сулдан уңга: әбисе Рәзинә, әнисе Галиябану, бертуган абыйсы Ильяс

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

  

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Илназның бала чагы

Лилия ЙОСЫПОВА | 19.10.2012


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры