Шимбә 25 май 2019 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“МАШИНАНЫ ЯРТЫ ЕЛ ЯСАДЫМ”

20-21 октябрьдә Чувашстанның Батыр районында бай татар авылы Шыгырданда “Баги” автокроссы — узышчыларның үз куллары белән ясаган спорт машиналары ярышы да узды. Анда Ульян өлкәсенең берничә районыннан һәм Татарстаннан килгән спортчылар катнашты. Бу машиналар әллә ни зур түгел. Кайсыларын Шыгырданга фураларга төяп алып барганнар. Бер спортчы дустының машинасына тагылып килгән.

 

 

“Тимер атның бөтен детальләрен беләм”

Автокросста 12 узышчы катнашты. Яшь буенча чик­ләү­ләр юк. Арада 19 яшьлек­ләр дә, 50 нең өске ягына чыгучылар да бар иде.

Баткак, пычрак юлдан башта алты машина старт алды. Алар финишка килеп җиткәннән соң тагын алтысы китте. 550 метрлы түгә­рәкне алты тапкыр урарга ки­рәк иде. Азактан алдынгы булып килүчеләр үзара көч сынашты. Карап торучыларга мәйданга якын басарлык түгел, тәгәрмәчлә­рен­нән чәчрәгән балчык әл­лә кайларга хәтле очты.

Машиналарның исемнәре дә игътибарны җәлеп итәр­лек. Ниндие генә юк: “PATRIOT”,  “Mustang”, “Focus”, “Bumer” “Вешкайма”... Фан­та­­зияләрен эшкә җиккән машина хуҗалары. 

Алда әйтелгәнчә, биредә катнашучылар тимер атларын үзләре ясаган. Ульян өлкәсе егете Владислав Ветяевның, мәсәлән, бу ярыштагы машинасы инде өченчесе. 

— Әлеге машинамны яр­ты ел эчендә ясадым. Автомеханик булгач, тимер ат­ның бөтен детальләрен бе­ләм. Һәр очракта машиналарымны нульдән башлыйм. Аларны сүтеп җыю минем өчен берни түгел. Алдагы ике машина ярышларда күп йөри торгач тузды. Эшкә яраклы өлешләрен бу “Mus­tang”ны җыйганда фай­да­лан­дым. Зәң­гәр­­­не яратканга, ка­бина өчен кулланылган торбаларны шу­шы төскә буя­дым. Инде бу машинама да 5 яшь тулды, — ди Владислав. 

 

“Машиналарның авыр­лыгы якынча 550 кг”

Ярышта Татарстан егете, Шыгырданга якын булган Чүпрәле районыннан килгән Нияз Хафизов та катнашты. Ул сап-сары төстәге “PAT­RIOT”та ярышты.    

Нияз мәктәп елларыннан ук автоузышларда актив катнашкан.

— Башта мотоцикл, картларда узыштым. Чаллыда үткәрелгән автоузышларда еш катнаша идем. Мәктәпне тәмамлаганнан соң бу эшне туктатып тордым. Хәзер яңадан әйләнеп кайттым, — ди Нияз.

Ул бу араларда яңа машина ясау белән мәшгуль. Өч айдан төгәлләргә исәбе.

— Мондый машиналарның авырлыгы якынча 550 кг. Аны ясауның әллә ни кыенлыгы юк. Әгәр шуның белән генә маташсаң, тизрәк тә була. Әмма вакыт ягы кысан, ул хоббием гына. Төп эшем “Торак-коммуналь хуҗалык”­та, — ди Нияз. — Яңа машинаны да бу “PAT­RIOT” кебек эшләячәкмен. Тимер ат­ның тә­гәр­­мәч­лә­ре 13 нче радиуслы. Детальләрен иске машиналарны “чишендереп”, әле аннан табыштырам, әле моннан... 8 клапанлы двигатель куярга исәп­лим. Ә кабина ясаганда, гадәттәгечә, торбалардан фай­да­ланам. Түбә­сен диаметры 40, ян-якларын — 32, почмакларын 25 ле торба белән эшлим. Тәрә­зә­­ләр­гә пыяла түгел, чыдам бул­сын өчен, тимерчыбыктан ясалган “чел­тәр” куям. Кызганыч, бу ярышта алдынгы урын алып булмады. Машинама бик каты бә­релделәр, “задний мост” килеп чыкты. Ә болай “Pat­riot”ны алдан ныклап тикшердек. Ул яхшы хәлдә иде. 

 

“Юрауларга ышанам”

Автоузышчылар ярыш алдыннан машиналарын фотога төшерергә берәүгә дә рөх­сәт итмәделәр. “Күз тия. Берничә тапкыр сынап караганыбыз бар. Ә азактан рә­хим итегез”, — диделәр. Әл­лә чыннан да шулай инде. Хәтта бала-чаганы да машинасына якын китермәгән Ульян егете Сергей Аничкин ярышта I урынны алды.

— Машинага кагылышлы юрауларга ышанам. Балаларга бигрәк тә ышаныч юк. Кызыксынып берәр җирен тартып карап, ычкындырулары бар.

Кызыл төскә өстенлек бирәм. Ярыш вакытында кызыл кием киям, машинам да шундый төстә. Кызыл ул көч бирә, энергия өсти. Машинага номерны сайлаганда да уйлап эш итәм. Барыбыз да беренче урын турында хыяллана, шуңа тимер атым да “1” ле номерын йөр­тә, — ди Сергей.

Кайбер машиналар финишка килеп җитә алмады, берсе каты бәрелеп, икенчесе батып сүнеп калды. Аларны икенчеләренә тагып чыгардылар. Машина хәтле машина ясый алган мондый оста егетләргә төзәтү артык авырлык тудырмас анысы. 

Азактан узышчыларга акчалата премия тапшырдылар. I урын иясе Сергей Аничкинга — 12 мең, II урындагы Владимир Соболевка — 8 мең,     III гә калган Сергей Озеревка 5 мең сум бирделәр. Дүртенче, бишенче, алтынчы булып килгән егетләрне дә читтә калдырмадылар. Шулай ук акчалата бүләкләделәр.

— Ульян өлкәсендә зур эш­мәкәр, тумышы белән Шы­гырданнан булган Фәрит Әюповка рәхмәт. Ул зур матди ярдәм күрсәтте. Безгә    30 мең сум бирде. Бу ярышта җиңүчеләр шуны үзара бү­леште. Эш суммада түгел, иң мөһиме катнашу. Күбрәк кешегә эләксен, алай күңеллерәк дип, алты узышчыны бүләкләделәр, — дип аңлатты Владислав Ветяев.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Нияз Хафизов

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Шундый 3 машина ясаучы Владислав Ветяев

Лилия ЙОСЫПОВА | 30.10.2012


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры