Дүшәмбе 09 декабрь 2019 18:09:34
 

 . 

 

???????? ??????? ??????????

 

 

Соңгы фикерләр
ИСЕМЕҢ МАТУР, КЕМНӘР КУЙГАН?

ТР Министрлар Кабинетының Гражданлык актларын теркәү идарәсе башлыгы Эльмира Маврина сүзләренә караганда, узган ел Татарстанда 47 143 бала туган. Бу – 2008 елгыдан 5 %ка артыграк һәм соңгы 17 елда иң зуры. Сабыйларның 53,6 %ы – гаиләдә беренче бала, 35,4 %ы – икенче. 2008 ел белән чагыштырганда, республикабызда гаиләдә икенче бала туу очраклары саны 9 процентка күбәйде.

2009 елда казанлылар балаларына Әмир, Тимур һәм Дарья исемнәрен бик теләп кушкан. Бу хакта “Татар-информ”га Казан ЗАГС идарәсенең баш белгече Ирина Ильина белдергән. 2352 балага Әмир исеме кушылган. Тимур исеме популярлык буенча икенче урында (1997), 1911 кыз Дарья исемен йөртә. Шулай ук Анастасия (1789), Азалия (1787), Алинә (1749), Никита (1667), Данил (1635), Полина (1652) исемнәренә дә зур “ихтыяҗ” булган. 1627 балага Арина, 1433 балага Максим, 1391 балага Камил, 1442 балага Диана исемнәре кушылган.

 

Фәнис ҖИҺАНША, Камал театры артисты:

 

– Өйләнгәнче үк, улым туса, Йосыф исеме кушармын дип йөрдем. Театрда алдарак бер Йосыф барлыкка килгәч, күңелем төште. Миннән изге исемемне тартып алган кебек булды. Шуннан Габдулла исеменә тукталдым. Татар әдәбиятында да Габдулла персонажы еш очрый һәм ул бер дә буш кеше булмый. Улыма исем кушканда, мин аның Аллаһ колы, бәндәсе булуы, пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) атасының исеме икәнен белә идем. Балалар бакчасында да, мәктәптә дә баштарак гел шикләнеп, ничек эндәшәләр икән дип сораштырып тордым. Исеменнән көлмиләрме яисә кыскартмыйлармы? Юк, зарланганы да, авыз күтәреп елап кайтканы да булмады. Ә менә кушаматы барлыкка килде – Тукай.

 

Икенче малай дөньяга килгәч, аңа исем тиз табылды. Газизулла дип куштык. “Газиз” гарәпчәдән “бик кадерле, кыйммәтле, данлыклы, бөек”, ә “Улла” – “Аллаһ бөек” дигәнне аңлата. Аңа исемне үзем куштым. Тик көнкүрештә, кызганычка каршы, Газиз дип кенә эндәшелә. Паспортында – Газизулла. Исемнең җисемне тартканына инде инана башладым. Радик, Динар, Эльмир, Руслан ише исемнәр арасында болары затлы да, мәгънәле дә булып тора

 

Лилия СӨНГАТУЛЛИНА, “Татарстан яшьләре” газетасы журналисты:

 

– Ирем белән дуслашып йөргән чакта ук, улыбыз туса – Бәхтияр, кызыбызга Сәрвиназ кушачакбыз дип хыялланган идек. Ходай икенче улыбызны бүләк иткәч, аның аты нинди булыр дип бик озак уйладык, дуслар белән киңәшләштек. Чыңгыз дип исем кушарга карар кылдык. Икесенә дә үзенчәлекле исем бирәсебез килде. 9 ай буена карыныңда йөрткән йөрәк кисәгеңә ничек инде уйламыйча гади бер исем бирергә мөмкин?! Исем кешенең язмышын хәл итә. Моны да онытмаска кирәк. Бәхтияр “бәхет иясе” дигәнне аңлата. Балабыз да бәхетле, үзенчәлекле шәхес булып үсәр дип өметләнәбез. Икенче улыбызга исем биргәндә Чыңгыз ханны күз алдыбызда тоттык. Балалар бакчасында бер урыс хатыны аның исемен ишеткәч: “Башыгыз эшлиме, юкмы? Үсеп җиткәч, исеме өчен оят булачак!” – дип әйтте. Бу сүзләрдән соң мин тагын да үзебезнең дөрес исем сайлаганыбызга инандым. Улыма оят булмас, киресенчә, милләт өчен көрәшче булып үссен дип телибез.

 

Үзебезнең, чын төрки исем булды. Кечкенә булуына карамастан, аты аның холкында да чагылыш таба. Үз сүзен бирми торган, теләгенә ирешүче малай булып үсеп килә. Балалар бакчасында да исемнәрен бозып эндәшмиләр, төркемнәренә килеп кергәч тә “Бәхтияр яисә Чыңгыз килде!” дип исемнәрен тутырып әйтәләр. Үз исемнәре белән горурланалар, аларныкы кебек исем берсендә дә юк. Чыңгыз да үз исемен ярата, телевизорда журналист Чыңгыз Моратов күренсә, “Әнә минем Чыңгыз!” ди.

 

Фердинант СӘЛАХОВ, җырчы:

 

– Исемемне беркайчан яратмадым. Кечкенәдән үк башка исем белән үстем. Энем Хәмзә иде, икебез дә бер исем белән йөрдек, аңа да, миңа да Хәмзә дип дәштеләр. Авылда әле дә мине Фердинант дип белмиләр, кайчак Сәлахов кына диләр. Армиягә баргач исемемне әйтми калып булмый, шул вакытта гына Фердинантка ияләштем. Әйе, татарча түгел, ләкин аны татарчалаштырып, яңадан исем куштыру турында уйламадым. Әти-әни сайлаган икән, гомерлеккә кала. Чит телләрдә Фердинант бик матур яңгырый. Немец теленнән тәрҗемә иткәндә “кыю, батыр” дигәнне аңлата. Танкларны да шулай атаганнар. Туганнар арасында мондый исем миндә генә. Аны әтием кушкан дип уйлый идем, аннары әни үзе сайлаганын әйтте. Яратмаганымны белгәч яшергәннәрдер.

 

Улыма Марат дип исем бирдек. Аңа берничек тә Габдрахман дип кушып булмый иде. Фердинант улы Габдрахман дигәне көлке булыр иде. Җиңелрәк әйтелешле булсын дип уйладык. Кыска һәм популяр. Исем – ул код, аның мәгънәсе бар һәм ул, һичшиксез, кешегә тәэсир итә.

 

Айгөл ӘХМӘДУЛЛИНА, икътисадчы:

 

– Без укыганда бер сыйныфта гына дүрт Айгөл идек, мәктәп буенча саный китсәң, дистәдән артыкка җыелгандыр. Күрәсең, ул вакытта популяр исем булган.

 

Әлбәттә, үзенчәлекле исем кушу отышлырак, беркемдә дә булмаган матур яңгырашлы исем синдә генә дип уйлау үзенә бер ләззәт. Матур яңгырашлы татар исемнәре аз түгел. Шулай да, урыслар арасында яшәгәнгә күрә, исемнең бозылмыйча әйтелеше турында да уйларга кирәк.

 

Исемнең язмышка тәэсир итүенә ышанмыйм. Тимер дип кушканнар икән, ул чыдам, нык була, диләр, минемчә, бу әкият. Фәлән исем кушсаң, кеше холкы да шундый була дигәнгә ышанмыйм.

 

Башкалабызның Казан нуры мәчете имамы Алмаз хәзрәт МӨХЛИСОВ:

 

– Исем – ул паспорт кебек. Аңардан бераз кешене чамалыйсың, милләтен аңлыйсың. Иван дисәләр, урысны күз алдына китерәсең. Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Кыямәт көнендә үз исемнәрегез вә аталарыгызның исемнәре белән чакырылачаксыз. Шуның өчен балаларга гүзәл исемнәр кушыгыз”, – дигән. Соңгы елларда безнең татарлар арасында да балаларына исем кушуга җитди карый башладылар, мәгънәсе белән кызыксынып, матур яңгырашлы мөселман исеме сайларга тырышалар. Мәгънәсен аңлаганнан соң, зурлар арасында да исемнәрен алыштыручылар бар.

 

Хәзерге вакытта күбрәк Әмир, Кәрим, Ислам, Рамазан, Әминә, Мәликәгә тукталалар. Күпләр алдан мәчеткә килеп сораштырып, киңәшеп китә. Ә кайберәүләр иң элек ЗАГСка барып таныклык алалар, аннан гына исем кушу өчен имам чакыралар. Болай эшләү кайчак безгә дә, үзләренә дә уңайсызлыклар тудыра, чөнки арада алар сайлаган исемнәрнең мәгънәсезләре дә була. Мәсәлән, күптәннән куелып килгән Ленар исеме. Ул “Ленин армиясе” дигән сүзләрне кыскартып ясалган. Аның мәгънәсенә килгәндә, “ле” урысчадагы “для”, “нар” “җәһәннәм өчен” дигәнне аңлата. Шул хакта белгәннән соң, бу исемне якын итеп булмый. Мондый исемнәр туры килгәндә кушмыйбыз.

 

Аллаһы Тәгаләнең “Аллаһ” исеменнән башка тагын сыйфатлары саналган 99 исеме бар. Аларны балага кушарга ярамый. Кушкан очракта да “габд” (ягъни “кол”) сүзен өстәргә кирәк (Габделкәрим, Габдрахман). Ә пәйгамбәрләр һәм сәхабәләр кебек изгеләрнең исемнәрен кушарга була.

 

Бүген исем сайлау проблема түгел. Кибетләрдә, иман йортларында мәгънәләрен аңлаткан китаплар шактый, мәчет хезмәткәрләре белән дә киңәшә алалар. Аннан соң татар исемнәре интернетта да бар, “татарские имена” дип эзләргә кирәк. Тик игътибарлы булу мөһим, чөнки анда да Трактор кебек сәер исемнәр очрый.

| 24.01.2010

Былтыр 27.01.2010 13:12:03
Азалия, Алинә, Диана - татар исемнәре түгел. Татарлар бигрәк надан инде бу өлкәдә.
ЗАГС урынына балага исемне муллаларга куштырырга кирәк. Хәзрәт исем кушып митрикә дәфтәренә төркәп куя да, ЗАГСка справка язып җибәрә.
менә шул очракта чит исемнәр эпидемиясе бетәр инде халкыбызда.
 
башка фотолар
 
 
 
Информеры