Җомга 15 ноябрь 2019 18:09:34
 

 . 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“БЕЗ ҮСТЕРГӘН КАБАКЛАР 52 КИЛОГРАММГА ҖИТӘ”

Теләче районының Олы Мәтәскә авылында гомер итүчеләр арасында бер-берсеннән көнләшү гадәте бар, дип сөйлиләр. Авылдашларның хөсетләнү, күршесенә карата үч тотып яшәве түгел, ә ак көнләшү турында сүз бара. Берсе яңа шөгыль уйлап таба икән, икенчесе бөтенләй күз күрмәгән, колак ишетмәгән эшкә тотына, берәүләр яңа машина сатып алса, икенче көнгә күршеләре “мөгезле”рәк техника юнәтеп куярга мөмкин. Шул ук вакытта бер төрле шөгыльгә өстенлек биргән хуҗалыклар да юк түгел. Әйтик, соңгы 10 ел эчен¬дә мәтәскәлеләр ярыша-ярыша кабак үстерә. Җыеп алынган уңыш буенча быел да Салиховлар гаиләсенә тиңнәр булмаган — аларның иң зур кабаклары 2 поттан артып киткән...

 — Авылыбызда кабак үстерүче гаиләләр, дөрестән дә, бик күп. Бер-береңне кү­зә­теп, көз җиткәч, уңышны барлап тору гаять күңелле икән ул. Җиң сызганып, үзең өчен генә түгел, башкалардан калышмыйм дип тә эшлисең, — дип сөйләде безгә кабакчылыкта лидер саналган гаиләнең башлыгы Рә­шит ага Салихов. — Кабакны 9 еллап үстерәбез. Эш башлаган елларда авылдашым Нәбиулла абый Зәй­нетдинов белән ярыша-ярыша үстергәнебез хәтер­дә. Авылда яшәүчеләрдән Фә­нис Хуҗиәхмәтов, Нурулла Зиннәтов, Мөбарәкҗан Шә­вә­лиев та үз вакытында зур-зур кабаклар үстерде. Гел ярышып кына тормадык, киңәшләш­кән чаклар да булды. Кабак кына ди­сәк тә, мул уңышка ирешәсең килсә, эшнең тәртибенә төшенү кирәк икән ул.

...Олы Мәтәскә авылы халкының кабак үстерүгә кү­мәк­ләшеп тотынуының төп сә­бәбен Саба районында уз­­дырылучы бәйге белән бәй­ләп аңлатсак та ялгыш булмас. Күрше-тирә төбәк бакчачыларын үзенә туплаган кабак үстерүчеләр бәй­ге­сенең чикләре киңәя соң­гы вакытта. Салиховлар гаи­лә­сенең дә әлеге бәйге­дә кат­нашып караганы бар. Көт­мәгәндә күпләп кабак үс­те­рә башлауларының төп се­ре дә җиңү яулыйсы килү те­ләге белән бәйле түгел ми­кән әле?!

— Сабада уздырылучы бәй­гегә шактый йөрдек, — дип сүзен дәвам итте Рәшит абый. — Шунда 2 ел рәттән беренче урын алгач, сабалылар үзләре дә җиңсен әле дип, баруны туктаткан идек. Шулай да, быел хатыным Гөлнирә апагыз яңадан бәй­гегә барып карыйсы иткәч, ризалашмый булмады. 33 килограммлы кабагыбыз белән III урын алып кайт­тык. Ә авырлыгы буенча без үстергән кабакның 52 килограммга да җиткәне бар. Берничә ел 48, 40 килограммлы кабаклар да үстергән булды. Быел җәй явымсыз булганлыктан, рекордны арт­тыра алмадык. Үзем авырып йөргәч, вакытында су да сибеп булмады.

— Кабак — әрсез яшелчә, тәрбия дә кирәкми, дигән фикерне кире кагасыз, димәк?

— Хәзер безнең максат конкурста җиңү яулау түгел, ә мөмкин кадәр күбрәк уңыш алу. Чөнки кабакның үзебез өчен генә файдалы ризык икәнен түгел, малларга да яхшы азык булуын аң­лап өлгердек. Шуңа күрә без­гә күпләп кабак җитештерү мөһимрәк. Аллага шө­кер, быел гомуми уңыш ях­шы булды. Бәрәңге бакчабыз 20 сутый. Шуның уннан бер өлешендә — 2 сутый мәйданда кабак үстерә­без. Чагыштырып карау өчен әйтәм, бәрәңге уңышы 140 чи­ләк булса, кабакны чи­ләк­кә салып исәпләсәң, чама белән 150 чиләк булыр иде. Менә шундый уңыш алу өчен кабакка да бераз тәр­бия кирәк.

Кабак өчен йомшак, черемәгә бай кара туфраклы урын сайлыйбыз. Тишелгәч, 3 яфрак чыкканчы кош-корт­тан саклау өчен, чыбык-чабык белән каплыйбыз. Яң­гырсыз ел булса, үсентеләр күтәрелеп китсенгә су си­бәргә кирәк. Вакытында чү­бен утау, төбен йомшарту турында әйтмим дә инде. Кабак бераз үскәннән соң үсентенең очын чеметеп чыгам. Шулай эшләмәсәң, кабакка бирми, буйга үсә дә үсә. Бакчачылар арасында, бәлки, минераль ашлама кулланучылар да бардыр. Ләкин без рекорд артыннан куып, үзебезне агуламыйбыз. Кабак үстерүнең күңел­гә рәхәтлек бирүен белсәгез икән! Яфрак арасыннан калкып чыгып, көннән-көн ныграк зураюын күзәтү генә дә ни тора!

— Рекордлы кабакның орлыгын сорап килүчеләр юкмы соң?

— Уңышның хикмәте орлыктан да торганлыктан, сораучылар да булгалый. Үзең­нән артса, нишләп аны яшереп тотарга? Орлык ди­мәктән, ике сортлы кабакны бер урынга утыртырга ярамаганын аңладым — көчлерәге җиңә икән. Аннан соң янәшә утырган ике төрле кабактан күз күрмәгән өченче төр кабак та үсеп чыкты. Орлыгы ук башка иде аның. Кабакның без белмә­гән серләре җитәрлек әле, күрәсең.

...Шушы көннәрдә Салиховлар гаиләсе рекордлы кабакны турарга җыена. 33 килограммлы кабакның орлыгы да, аннан пешерелгән бөккән, йә булмаса, бәлеш бөтен авыл халкын сыйларга җитәр, мөгаен.


Фәрит САЛИХОВ | 30.10.2012


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры