Шимбә 17 август 2019 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“БАР ӘЙБЕРНЕ САТЫП БУЛА”

Рифкать Хәбибуллин авыл хуҗалыгында яңа кеше булмаса да, фермерлык белән чагыштырмача күптән түгел, 2 ел элек кенә шөгыль-ләнә башлаган. Терлек үрчетү төзелеш эшләре белән беррәттән барса да, Рифкать абыйның абзарындагы төрлелеккә игътибар итми булмый. Монда үгез бозаулар белән беррәттән токымлы чебиләр, тавык, әтәчләр, парлап фазан һәм страусларга хәтле бар. Тумышы белән Рифкать абый Аксарныкы. Ә фермалар шуннан әллә ни ерак түгел Югары Шәпке авылында урнашкан. 7-8 еллар элек таралган колхозның тузып, таланып беткән биналарына Рифкать абыйның хәзер икенче сулыш өреп яткан мәле. Элеккеге колхоз җирләрен ул үзенә рәсмиләштергән. Ә андагы мәйда-а-а-н! Хуҗаның үзе әйтмешли, эшлә генә.

 

“10 казның унберенчесе чистартучыга”

— Эш “Адлер серебристый” токымлы 1 мең баш че­би алудан башланды, —  ди Риф­­кать абый. — Үзләре ит­ләч, бертуктаусыз йо­мырка салалар. Халыкны шуның белән тәэмин итәргә исәп. Әл­лә кайчангы кызыл тавыкларны тагын күпме асрап була? Аннары “Линда” казлары алып кайттым. Кошчылык фабрикалары күп булса да, сайланырга, чагыштырырга кирәк. Кайда яхшы, отышлы, шуннан алып булса әйбәт.

— Кайда яхшы соң?

— Кайда очсыз, шунда ях­шы, — дип көлә Рифкать абый. — Мин Әлмәт районының Мактама авылыннан ал­дым. Былтыр 1800 каз үс­тереп, халыкка саттым.

Каз үгез генә түгел, суя башласаң, вак эше бик күп. Моның кадәр башны ничек җиңеп чыга алдыгыз, дим.

— әлеге дә баягы авыл халкы ярдәмгә килә. 10 чистартылган казның унберенчесе аларныкы. Миңа да җай­лы, кеше дә канәгать, — дип сөйли Рифкать абый. — Ә сату белән бернинди проб­лема юк. Барны сатып була. Юк әйберне сатып булмый ул! Быел бигрәк тә казга кытлык. Чөнки аның чыгы­шы бик аз булды. Күп кошчылык фабрикалары шу­ның белән “янды”. Чагыштырыр өчен бер генә мисал ките­рәм: былтыр каз бәбкәсен 85 сумнан, ә быел 180 сумнан алдык. Отышлырак булыр дип казны әллә кайларга, еракка алып китеп тә сатарга мөмкин. Бәлки, ул чыннан да шулайдыр. Әмма мин барысын да үзебезнең ти­рә­дә генә “очырып” бетердем. Юл чыгымы, тайгак вакыт бит. Шуларны уйладым да, күктәге торна булганчы, кулымдагы песнәк ышанычлырак, дидем.

 

“Ит тәмсез була алмый”

Эш — ул керем чыганагы гына түгел, ә рухи ял да китерергә тиеш, дип Рифкать абый күптән түгел 50 шәр меңнән 3 тәвә кошы, 25 мең сумнан 2 тавис алып кайткан. Әле оешып кына килүче фермерның күңел өчен дип шуның кадәр кыйммәтле кошларга акча чыгарып салырга мөмкинлеге булуы зур бәхет, әлбәттә. Яшерен-батырын түгел, авыл хуҗалыгында кеременә караганда чыгымы күбрәк булганда (бигрәк тә быел. Чөнки бер кило икмәкне генә 6 сумнан алырга кирәк), Рифкать абыйның әлеге “рухи ризыкларын” күпләр аңламаган да.

— Ник кирәк инде сиңа болар? — дигән карарга кил­гән гади халык.

— Ничек инде ник кирәк?! Менә бит, әллә каян бензин ягып килгәнсең бит әле! Кем­­дер балыкчы була. Ул җил-буран дими, әллә эләгә, әллә юк, балык дип бармаклары өшегәнче су буенда утыра. Мин дә шундый ук фанат, — дип сөйли Рифкать абый. — Тәвә кошлары, чыннан да, кыйммәт. Әмма мин алдым гына, үзебезнең тирәдәге берничә районнан, Башкортостаннан әллә ничә кеше шалтыратты. “Рифкать абый, баласын сатарга уйласаң, әйт. Икенче көнне үк алып китәбез”, — диләр. Ме­нә бит ничек, тумаган тәвә­ләр­гә чират бар! Бер айлык чеби якынча 7-8 мең сум тора.

Аларның итен әлегә ашап караганым юк. Ә татып караганнар, тәмле, ди. Анысы шулайдыр, ит берничек тә тәмсез була алмый. Рестораннарда бер дә юкка килосын 600 сумнан, ә 100 грамм шашлыгын 300 сумга сатмый торганнардыр.          

Сату-сатмауны киләчәк күрсәтер. Әмма минем монда гади ферма түгел, ә кешеләр килеп карап йөрерлек урын ясыйсым килә. Без­нең районда бала-чага ял итәр җирләр юк диярлек. Кеше терлек тә тотмый. Ял көнеме, каникул вакытындамы, алар монда килеп, эш процессын карарлар иде. Хәзерге яшьләр ризыкның өстәлгә ничек эләккәнен бел­ми бит. Теләгәннәр, рә­хим итеп, ашата-эчертә, чис­тарта алыр иде.

Лерага — 4, Орлик белән Харликка 6 яшь. Рифкать абыйның: “Лера, кил монда”, — дип кычкыруына кош, канатларын җәеп, килеп тә җит­те.

— Боларны ничек ярат­мас­ка була инде, — дип дөньясын онытып соклана Рифкать абый. — Музыка ишетсәләр, мәктәп укучысы кебек ике аягын тыпырдатып биегәннәрен күрсәң әле?! Орлик кара йонлы, бик матур. Ә Харликны бинада гына тотам, чөнки ул арада иң усалы. Сикереп тибәргә дә күп сорамый. Үзе тиз, сәгатенә 80 чакрым тизлек белән чабарга сәләтле.

 

“Кредитсыз булмас”

Фермерлык эшенә кереп киткәнче Рифкать абый техника белән шөгыльләнгән. Әллә ничә тракторы, берничә “КамАЗ”ы булган. Яңа шөгыле белән кайберсен сатарга туры килсә дә, бү­генгәчә бернинди кредит алганым юк әле, ди ул.

— Әмма ансыз да булмый. Менә хәзер 11x80 үлчәмен­дәге ике ферма бинасын ремонтлап бетерәсе, кош-корт, терлек санын арттырасы, инкубаторны зурайтасы бар, ул хәзер 2000 йомырка сыйдырышлы. Берәр миллион сумсыз булмас. Ничек кенә булмасын, кредиттан курыкмыйм. Бүген берәр банк,     10 миллион бирәм, аласыңмы, дисә, бишкуллап ризалашачакмын. Маллар, казлар белән кайтарып була аны, — ди хуҗа.

— 3 меңнән артык тавык-чебеш, шулай ук казлар,  бер дистә үгез, экзотик кошлар — ничек карап җитешәсез? — дим.

— Бөтен хуҗалыкка бер гаилә, күрше авылдан килеп эшләүче ир белән хатын җитешә. Тәүлек буе диярлек үзем монда, — дип җавап бирде Рифкать абый. — Ял итеп алганда да тәрәзәдән күземне алмыйм. Монда чын кино.  

P.S. Язманы басмага әзерләгәндә генә Рифкать абыйга шалтыратып, яңалыклары юк микән дип кызыксы­насы иттем. Ул менә нәрсә дип шаккатырды:

 — Шушы көннәрдә фермага тагын ишәк, ат, пони, кабан дуңгызы һәм дөя алып кайтачакмын. Кешеләре белән сөйләштем инде. Кызганыч, кабаннарның гына документлары мин планлаштырганнан озаккарак сузылачак. Африка чумасы аркасында тикшерүне җентекләп уздыралар икән хәзер. Ә дөяне хәтта Казаннан да табып була.   

 

 

 

Алсу САБИРОВА | 30.10.2012


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры