Шимбә 24 август 2019 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“ЕЛАН БЕЛӘН ӨЧ СӘГАТЬТӘ УРТАК ТЕЛ ТАПТЫМ”

Каләм остасы Зөлфия Мансур биш балага гомер биреп, аларны ялгызы аякка бастырган ана, күпләргә үрнәк булырлык хатын-кыз. Шулай берсендә кызлары белән кызыксынгач, Зөлфия апа, елмаеп: “Биш кызым — биш горурлыгым. Өчесе җырчы, өчесе биюче”, — дигән иде. Икесе — Рәфинә белән Илсөя (Аиша) бик матур җырлый, Люция (Лейла) һәм Гөлсу (Саидия) — биючеләр, ә Резедасы биюче дә, җырчы да. Ул биючеләр арасында Салма исеме белән танылу алды, җырчылар сафында исә Сәрвиназ буларак билгеле.

  

 

 

 

“Биюләрне өйдә өйрәндем”

— Резеда, син җырчы да, биюче дә. Шулай да, тамашачыга кайсы яхшырак таныш: биюче Салмамы, әл­лә җырчы Сәрвиназмы?

— Салма буларак күбрәк беләләр. Ул исем өчен 7-8 ел туктаусыз эшләдем. Тырыша торгач, биюдә үз урынымны таптым. Хәзер кайларга гы­на чакырмыйлар, шул исәп­тән чит төбәкләргә дә. Нәф­кать Нигъмәтуллин һәм Зө­фәр Хәйретдинов концертларында еш чыгыш ясыйм.

Ә җыр өлкәсендә мин әле күптән түгел генә. Бу яктан сәхнәдә исемеңне булдыру, танылу бермә-бер авыр, чөнки конкуренция зур.  Җырлау теләге күңелемдә гел бар иде. Балачактан Рә­финә белән бергә җырлап үстек. Сеңлем Илсөя дә җыр­­чы, аны Аиша буларак бе­лә­ләр. Өйдә тыныч көн юк иде безнең (көлә)

— Еланнар белән биергә күпләр батырчылык ит­ми. Бу теләк кайдан ту­ды?

— 2004 елда Казанга укырга килдем. Гаи­лә­нең матди ягы бик үк яхшы тү­гел иде. Ярты ел узгач, уку белән па­раллель рә­вештә ресторанга эш­кә керергә уйладым. Мәҗ­­бүр булдым ди­сәм, дө­ресрәк. Профессиональ биюче түгел дип тормадым, тәвәккә­л­ләдем.

Балачакта аэробикага йөргән идем. Кы­зыксыну көчле булгач, биюләрне өй­дә өйрән­дем. Һинд ки­­ноларын кассеталарга яздырып, көн­нәр буе карап, хә­рә­кәт­ләрен кабатлый идем. Университетка кер­гәч, тео­рияне дә өйрә­неп, кай­сы алым ничек дө­рес, диа­гональ нинди булырга тиеш — барысын үз­ләштердем.

Ресторанга эшкә урнашкач, Шәхрезадә исеме белән чыгыш ясадым. Әмма соң­рак ул тапталган исем кебек тоела башлады, Салмага алыштырдым. Монысы уңыш­лы булды. 

Бу эшкә бераз акча керер дип кенә тотынган идем, чум­дым, гашыйк булдым. Соңрак контракт буенча Мисыр, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә барып ­эшләп кайттым, тәҗрибә тупладым.

Тәүге тапкыр елан белән биергә заказ алгач, өйдә сумкадан ничек чыгарырга инде дип башта бераз курыктым. Әмма бу хис озакка бармады. Өч сәгать ди­гәндә, елан белән уртак тел таптык (көлә).  

— Салма исемен кайдан уйлап таптың?

— Салма — шәрык кызлары исеме. Нәкъ шул мәлләр­дә “Салма, ты самая” дигән җыр популярлашты. Берничә тапкыр банкетларда шуңа биедем. Кунакларның берсе азактан яныма килде дә, Салма, дип дәште. Бу миңа ошады, ә нишләп әле шул исемне алмаска, дип уй­лап куйдым. Идея биргәне өчен рәхмәт ул абзыйга (көлә)

 

“Еланны “прокат”ка алып торам”

— Чыгыш ясар өчен еланнарны кайдан аласың?

— Бөтен очракта да еланнар белән биемим. Бу заказ бирүче ихтыяҗыннан чыгып эшләнә. Билгеле, елан бе­лән булган номерлар кыйм­мәтрәк. Аларны, 2-3 мең сум түләп, “прокат”ка алып торам. Казанда берничә хатын-кыз шул эш бе­лән мавыга, өйләрендә елан тоталар. Биючеләргә, фотосессия эшләргә бирәләр.

— Чыгыш вакытында тормышыңа куркыныч янамасын өчен, нинди чаралар күрәсең?

— Еш кына юлбарыс төсендәге питоннар алам, алар тими. Бик каты ачуын чы­гар­саң гына теш­ләргә мөмкин. Ә мин аларны сыйпап кы­на торам. Тик шулай да ышаныч юк. Банкетларда кечкенә балалар кызыксынып килеп тотына. Үзең генә түгел, кунаклар өчен дә җа­вап тотасы бит. Берәрсенә зыян салуы бар. Шуңа чыгыш алдыннан еланның авызын тар скотч белән ябыштырып куям. Ислемай, дезодорант сипмәс­кә тырышам, ис аңкыганны яратып бетерми ул. Аннан, чыгыш вакытында шуып төшмәсен өчен, тәнгә лосьон сөрт­мәскә ки­рәк. Кылыч белән биюләрем дә бар. Шулай ук куркыныч. Башта читенрәк булды. Хәзер ияләштем.

Аллага шөкер, зур җәрә­хәтләр алганым юк. Бер тапкыр гына кы­лычтан зы­ян күрдем. Кунакларның берсе кисәк кенә сикереп торды да, аңа эләкмәсен дип, коралны үземә тарттым. Бил турысын хәйран гына кисте. Кылыч авыр, тирән керә. Аллага шө­кер, ярасы озакка бармады, төзәлде. Әнием, туганнарым гел борчылып тора инде.

Биючеләрнең аягы белән йөрәге бетә, диләр. Һәр чыгыш саен азмы-күпме дулкынланасың, стресс киче­рәсең. Йөрәк тибеше нык арта. Чабыш аты шикелле буласың. Шуңа биеп кер­гәч, гадәти хәлгә килгәнче әкрен генә йөреп торам.

Чыгыш ясар алдыннан ким дигәндә ике сәгать ашамыйм. Өйдә дә гел хәрәкәт­ләр ясыйм. Шул минутта гына чыгып бию дө­рес түгел. Ни дисәк тә, тән катканрак була. Шәрык биюендә сыгылмалылык аеруча кирәк.

— Еланны күтәреп бию дә җиңел түгел. Ничә килограммлыларны аласың?

— Әйе, бу яктан да авыргарак туры килә. Соңгы тапкыр чыгыш ясаганда буар елан алдым. Аны бик сирәк очракларда бирәләр. Авырлыгы 12 кг иде. Биергә читен булды. Питоннарның якынча 8 кг лыларын алам. 

— Репетицияләрне кайда ясыйсың?

— Шкаф эшләт­кәндә буйдан-буйга ишекләренә көзге куйдырттым. Бүлмәгә килеп кергәч, хорео­графия залын хәтер­ләтә. Көзгегә карый-карый өйдә шөгыль­ләнәм.    

— Сәрвиназ исеме ничек барлыкка килде?

— Башта Резеда Ганиуллина булып җырладым. Әмма һа­ман бертуганым Рә­финә Ганиуллина бе­лән чагыштырырлар дип яңа исем табарга булдым. Зөфәр Хәй­ретдинов белән Пермь якларыннан гастроль­дән кайтып килә идек. Радиодан “Сәрвиназ” дигән җыр яңгырады. “Бу исем килешмәс микән сиңа?” — ди­де Зөфәр абый. “Килештерербез”, — дидем, елмаеп. Шулай сайлап алдык. Эстрадада Резедалар болай да күп.

Күпләр Салма белән Сәр­виназ бер үк кеше дип белми. Туйларда башта Салма булып биеп керәм, аннан бөтенләй икенче стильгә кү­чеп, Сәрвиназ булып чыгам.

 

“Бер өйгә 6 хатын-кыз сыя алмый”

— Казанда әниегез янында бишәүләшеп яшәп ята идегез. Хәзер аерым көн күрә­сең?

— Өч ел бергә яшәдек. Хә­зер Рәфинә дә, мин дә ае­рым-аерым торабыз. Алай җайлырак. Мөмкинлегебез бар, Аллага шөкер. Әни янында өч сеңлем, ул ялгызы түгел. Барыбыз да Казанда булгач, еш күрешәбез. Бер өйгә 6 хатын-кыз сыя алмый (көлә). Дөрес хәл түгел ул (көлә). Барыбыз да сәнгать кешесе. Өйдә алтау туры килсәк, тавышка чыдыйм димә: беребез җырлап җибәрә, икенчебез бии... Әни дә тик тора торганнардан түгел. Ул бик матур җырлый, гел хәрәкәттә. Кечерәк чакта без, биш кыз, сугышып та ала идек. Түзгән әнигә рәх­мәт инде. Ул бик сабыр, көчле. Шулай булмаса, авыл­да яшәгәндә 8 ел буе агроном вазыйфасын башкара, ялгызы безне аякка бастыра алмас иде (Резеда кечкенә вакытта алар Тверьдан Мамадышка, соңрак, ул 2 нче сыйныфта укыганда, әтиләреннән аерылып, Арчага күченеп кайталар — Л.Й.).

Хәзер дә бер тик тормый әни. Кан басымы борчый үзен, авыртмаган җире юк. Әмма үзен уйламый, кеше өчен чаба, ярдәм итәргә тырыша.

— Кияүгә чыгарга уйламыйсыңмы әле?

— Очрашкан кешем бар, йөрәгем буш түгел. Әмма егетләрнең кияүгә чыгардаен тапканым юк әле. Эшемне аңлый торган кеше кирәк. Бу яктан авыррак. Бик яраткан егетем бар иде. Эшең мине канәгатьләндерми, ташла, дип шарт куйды. Тик ничә ел тырышканымны ки­сәк кенә ташлый алмыйм бит инде. Салма исеме өчен күпме эшләдем бит. Нәти­җәдә аерылыштык.

Әле сайланырга вакытым бар. “Һай, кияүгә чыкмый калдым инде”, — дип әйтерлек яшьтә түгелмен. Табылыр әле.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Зөлфия апа кызлары: Рәфинә, Илсөя, Люция, Гөлсу һәм Резеда

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Төркиядә ял иткәндә

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

"Зөфәр Хәйретдиновта да эшлим"

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

"Гастрольләр вакытында үрдәк тә пешертәләр үземнән"

 

Лилия ЙОСЫПОВА | 30.10.2012


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры