Сишәмбе 15 октябрь 2019 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“КЫТАЙЛАРНЫҢ ЯЛ ИТӘРГӘ ТУКТАГАНЫН КҮРМӘДЕМ”

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры Кытайда булып кайтты. Татар театрының күп илләрдә, дәүләтләрдә булганы бар, ләкин Кытайга беренче барулары. Биредә алар Халыкара театр фестивалендә катнашты. “Хан кызы Турандык” спектакле белән безне-келәр ай буе дәвам итәчәк фестивальне ачып җибәргәннәр. Камаллылар ике көн дәвамында чыгыш ясаган. Кытай тамашачысын татар театры белән таныштырганнар, шул ук вакытта үзләре дә бу ил белән танышырга вакыт тапкан. Кытайга баручылар арасында Фәнис Җиһанша да бар. Ул дөнья гизәргә ярата, үзе белән һәрвакыт яхшы фотоаппараты булыр. Күргәннәрен, шаккаткан күренеш-вакыйгаларын интернет челтәрендәге сайтына да эләргә иренми. Шулай ук “И.М.” укучыларына ул Кытайга булган сәфәр турында тулырак сөйләргә ризалык бирде.

 — Фәнис, Кытайга ничә кеше, ничек барып җиттегез? Кемнәр каршы алды?

— Театрдан 43 кеше бардык. Очкычта 9 сәгатьлек юл үттек. Пекин аэропортында безне фестивальнең оештыручылары белән бергә шунда яшәүче милләттәшләребез каршы алды. Чыгуыбызга татарча итеп “Кытайда Ка­мал театрын сәламлибез!” дип язылган зур плакат тотып торалар иде. Бик җылы каршы алу булды ул.

Барлык шартлар да тудырылган, безгә тәрҗемәче­ләр беркетелгән иде. Кайчандыр Казанда укып киткән милләттәшләребез дә безне йөрттеләр, күрсәттеләр, сөйләделәр.

V Халыкара фестивальдә быел 9 театр катнашты. Татар театры фестивальне ачып җибәрде. Бу бәйрәм ике елга бер тапкыр уздырыла, аны Пекинның милли театры оештыра, Кытай дәү­ләте һәм шәһәр хакимияте  финанслый.

— Чит илдә бер бел­мә­гән театр спектакленә тамашачы җыю авыр. Сезне ничек кабул иттеләр?

— Безне белмәсәләр дә, “Турандот” пьесасы аларга таныш. Мең кеше сыйдырышлы залда чыгыш ясадык, буш урыннар бар иде, ләкин күп түгел. Беренче көнне уй­нау авыррак булды. Га­дәттә, чит илләрдә синхрон тәр­җе­мә белән эш итә идек, ә монда сәхнәнең ике ягына экран куелды һәм безнең сөйлә­гәннәр кытай  телендә титр­лар булып язылып барды. Шунысын да искәртергә ки­рәк, кытайлар арасында укый-яза белмәүче­ләр шактый. Кү­рә­сең, ул да тәэсир ит­кәндер. Ә ме­нә икен­че көн­­не тәр­җе­­мәне шактый кыскарттык, аларга укуны җи­ңелләштердек.

Кытайлар театр ярата, үз­лә­ренең борынгы те­атр сән­­га­тенә зур игътибар бирә­ләр.  Бер күренеш­кә гаҗәпләндем — без, арзан булгач, гел таксида йөр­дек, менә ни­чә машинага утырганмындыр, ичмасам бер­се булса да җыр тың­ласа иде! Йә радиоспектакль яки аудиокитап тыңлыйлар, драма әсәрләре, хикәяләр яңгырый.

Телевизор да кабызып карадым, кытайча сөйләгән 60 лап канал, аларның егермесендә гел кино күрсәтә­ләр, 10 ысында — спектакль яки концерт. Хәбәрләр сөй­ли торган каналлар бик аз. Сәнгати каналлар күплегенә гаҗәпләндем.

— Кытайда татарларны, Татарстанны беләләрме?

— Татарстан турында мәгъ­­лүматлары күп, бай ди­мәс идем. Безне Русия итеп кабул итәләр. Урысларны бик яраталар икән! Үзебез белән таныштырганда мө­­селманнар, мәдәният, көн­кү­решебез урыслардан бик аерыла дип аңлатырга тырыштык, ләкин бу мәгъ­лү­матны аларга кабул итү ав­ыр. Мәчеттә дә безгә гаҗәпләнделәр, “СССРда  мө­сел­маннар бармыни?” — дип со­рыйлар. Рикша булып эш­ләүче бер абыйга утырган идем, кайдан килүемне сорады, “Татарстан” дим, дәш­ми, аннары “Мәскәү” дигәч, шулкадәр хисләнде, юл буе “Да здравствует Ленин! Да здравствует Сталин!” дип кабатлап барды. Минем кү­ңелне күрим дип тырышкандыр инде, бахыр.

— Урамда кеше күпме?

— Галәмәт күп! Кырмыскалар кебек гел хәрәкәт итә­ләр, нидер эшлиләр. Аларның ял итәргә туктаганын күрмәдем. Тукталышта автобус көтәләр икән, алар аны төшке яки кичке аш бе­лән берләштерә. Аерым бер сәгатьне ашауга багышлап тормыйлар, вакытлары әрәм. Һәр тукталышта газ баллоны белән пешекче тора, кешеләр шунда әзер­ләнгән, без белми торган нигъмәт­ләрдән автобус көт­кән арада капкалап алалар. Аягүрә ашыйлар да тизрәк эшкә тотыналар, каядыр йөгерәләр. Татарларны эш­чән диләр, менә кытайлар ул эш­чән! Бер ай эчен­дә әллә нинди галәмәт зурлыктагы катлы йортлар төзеп кулланылышка тапшыралар. Шулка­дәр зур конкуренция ан­да. Берәү эшләми икән, аның урынына килер өчен тагын 10 ке­ше чират кө­теп то­ра. Гаиләне туйдырырга ки­рәк. Халык бай яши дип әйт­мәс идем, тормыш дә­рә­җәсе урта хәл­леләрдән бераз тү­бән­рәк. Урамда ис, бераз кү­ңел болгана. Су­лар өчен һава җит­ми, һава суларга тауларга баралар.

Гомумән, экология белән авыр анда. Мисал өчен, сулары пычрак. Крандагы су белән авызны чайкамаска, азык-төлекне ул суда юмаска дип кисәттеләр. Аның өчен кунакханәдә шешәләр­гә аерым сулар тутырып куелган иде. Сөт ризыкларын алмавыгыз, ашамавыгыз хә­ерле, диделәр.

— Син хәләл ризык бе­лән тукланасың. Үзеңә яраклы азык табу авыр булмадымы?

— Кытайларда ашау мә­дәнияте бик үзенчәлекле тоелды. Беренче көнне безне кунакханә ресторанына алып киттеләр. Әйләнә торган түгәрәк өстәлдә ни генә юк! Утырган килеш аны әк­рен генә әйләндерәсең дә кирәкле ризыкны салып ашыйсың. Кытайда нәрсә үсә, хәрәкәт итә, шуны пешереп, кыздырып, ризык әзер­ләп ашыйлар. Хәләл итле дерелдәвек дип ашаган идек, ул диңгез суалчаннары булып чыкты. Никадәр пычратып ашыйсың, шулкадәр хуҗаларның күңелен күрәсең! Табынны пычрак калдыру, шапшак итеп ашау — хөрмәт күрсәтү. Бездә бу әдәпсезлек булса, аларда тәмләп ашау, хуҗаларга рәхмәтле булу дип атала.

Пекинда уйгырларның хәләл кафелары күп. Менә анда сыер, сарык итен авыз иттек. Анда ашау тәртибе башкача. Син утырган өстәл­гә самавыр кебек савыт китереп куялар. Бер ягында күмер, икенче ягында су. Су кайнап чыккач, кәгазь калынлыгында киселгән төрле чи ит кисәкләре, туралган яшел­чә китерәләр. Кайсын телисең, шуны пешереп ашыйсың. Бик тиз ул. Суга бик ачы тәмләткечләр салалар. Беренче көнне иреннәр, тел ут булып янып ярылып чыкты, аннары тәмләткечләрне салмауларын сорадык.

— Кытайда иң хисләндергәне нәрсә булды?

— Миңа борынгы Кытай кызыклы иде, ул бөек цивилизация бит. Бөек Кытай дивары нык тәэсир итте. Ни­чек төзегәннәр, ничек саклаганнар, шаккатарсың! Кытайдагы иң кадерле мизгел — Гиннес рекордлар китабына кергән дөньядагы иң зур Мао Цзэдун мәйданын күрү. Андагы халыкның күп­леге! Исең китәрлек!  Аннары бер күренеш булды: байрак күтәрәләр, халык елый, шатлана. Аннан салмак кы­на бии башлыйлар. Бу га­лә­мәт көн саен кабатлана икән. Татарларның Татарстан байрагын күтәргәндә шундый шатлык, горурлык хисен кичерә алуын күз алдыма китереп карадым. Бир­сен Ходай андый көн­нәрне дә! Парклар күп, анда музыка яңгырый, көн дәвамында карт бабайлар шунда ушу белән шөгыль­ләнә­ләр.

Әлбәттә, без күргәннәр ул океанның бер тамчысы гына.  Кайтканда аэропортта Кристоф исемле бер алман егете белән таныштым. Ул Шанхайда яшәп эшли икән. Пекинны ул зур авыл дип атады. Шанхай турында шундый кызык итеп яратып сөйләде, мактады, менә хәзер шунда барасы килә!

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Римма БИКМӨХӘММӘТОВА | 07.11.2012


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры