Шимбә 17 август 2019 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“30 ТӨРЛЕ БРУСЧАТКА ЯСЫЙБЫЗ”

Күп якларда буш өйләр артып торганда, Чувашстанның Батыр ра-йоны Шыгырдан авылында йорт салыр өчен җир җитми. Икешәр катлы зур өйләр саланың дүрт ягы буйлап җәелә бара. Элек-электән биредә тырыш, дини халык яши. Балаларын дә шундый итеп тәрбиялиләр. Яшьләр бәхет һәм акча эзләп шәһәргә китми. Үзләрендә эш булдырып, шунда тамыр җәю ягын карый. Яңа танышларым эшмәкәр Марс һәм Гөлназ Шрша гаиләсенең балалары да шундыйлардан, Шыгырданда җир җимертеп эшләп яталар. Зур уллары Илдар бәрәңге үстерү, сату белән эш итә. Икенчесе Илнур — брусчатка, тротуар плиткалары әзерләүче цех хуҗасы. Марс абый исә автозапчастьлар кибете тота. Шунда ук автосервис та ачып җибәргән. Бүген брусчатка әзерләү серләренә тукталырбыз. Хуҗасы Илнур аны ясау тәртибе белән таныштырды, үзенчәлекләре, эшенең отышлы яклары һәм башкалар турында сөйләде.

  

“Эш башлаганда җиңелләрдән булмады”

— Гөлназ белән өч ул үс­тердек. Икесе югары уку йор­тын тәмамлагач, үз яныма эшкә кайтты. Төпчегебез әле­гә мәктәптә укый. Бездән күреп ул да кызыга. “Мин дә монда калачакмын. Берәр эш табылыр әле”, — дигән бу­­ла, — дип сүз башлады Марс абый. — 6 ел элек автозапчастьлар кибете территория­сендә брусчатка ясар өчен цех ачтык. Үзем генә җиңеп бетерә алмыйм. Бу эшкә тулысынча Илнур алынды. Мин ара-тирә контроль ясап, киңәш бирүче генә. 

Илнурга 24 яшь. Белгечлеге буенча икътисадчы. 

— Диплом алгач, әти-әни янына Шыгырданга кайттым. Ниндидер эш башларга кирәк иде. Брусчатка це­хы ачканчы, төрле шәһәр­ләрдә бу эш белән шөгыльләнүчеләрдән сораштым. Брусчатка ясарга өйрәндем. Ниндидер эшне башлар өчен аны үз кулларың белән эшләп карау, тәмен, авырлыгын тою, яратып, теләп башкару кирәк. Перспективалы тармак булды. Күп йортларда хәзер брусчатка җәяләр. Ихтыяҗ артканнан-арта ба­ра. Бу яктан Шыгырданда конкуренция юк. Ачып карау­чылар бул­ды, әмма озак эшләмәделәр, ябылдылар.

Биш-алты ел эшләсәк тә, көн-төн шуның өстендә утырабыз. Эшчеләр белән ки­ңәшләшәбез, яңалыклар кер­тергә тырышабыз. Һәр брусчатканы карыйбыз. Браклары булса, сәбәбен эзлибез.

Эш башлаганда җи­ңел булмады. Әти бу­лышты. Администрациягә м­ө­­рәҗәгать иттек, 100 мең сум акчалата ярдәм алдык. Әллә ни зур сумма булмаса да, ярады. Һәр эштә башлангыч капитал кирәк. “Белмим, эшегез барып чыкмастыр”, — диючеләр дә булды. Кеше сүзе­нә карамадык, үзебезнекендә нык тордык. Эшләдек тә эшләдек, — ди Илнур.

Цехта җәйге сменада 15 әр кеше эшләгән. Көзгә таба төзелеш эшләре кими. Шул сәбәпле эшчеләр саны да азая төшкән. Шунысы игътибарны җәлеп итте: брусчатка ясаучыларның барысы да хатын-кыз. Авыр эш дип өйдә ятмыйлар. Бер тонна брусчатка төялгән арбаны “эх” дигәнче өчәүләшеп бушатып та керделәр.

— Бездәге хатыннарны бер эш тә куркытмый. Бик тырышлар. Зарланганнарын ишеткәнем юк, — дип дәвам итте Илнур. — Дөрес, алардан артык авыр күтәртмәскә тырышабыз. Күп эшне трактор эшли, цемент, комны тех­ника китереп бушата. Апалар чиләк белән алып сала. Измә ясауны да автоматлаштырдык. “Погрузчик” булдырдык. Клиентларга заказларны илтәр өчен быел кредитка “КамАЗ” алдык. Ул ком, цемент алып кайтырга да җай­лы. Брусчаткага заказ биргән клиентның килеп алырга мөмкинлеге булмаса, илтәбез. Эшне җиңеләйтергә тырышабыз. Хәзер эш кими төште. Ноя­брьдә туктарга исәп. Запасны яхшы тупладык. Сатарга җитә. Яз башына ка­дәр заказлар җыйдык. Кар эри башлауга, кабат эшкә тотыначакбыз.

— Кышын да тик ятмыйсыңдыр әле?

— Бездә эш җи­тәрлек анысы (кө­лә). Әтидә дә эшлим. Кышын кибеттә һәм автосервиста идарәче вазыйфасын башкарам. Бераз әтине дә ял иттерәм.

— Әтиең хезмәт ха­кы тү­лиме соң?

— Аерып калдырмый, хез­мәт хакын кеше белән бертөр­ле һәм бер вакытта бирә (көлә). Яхшы түли, — ди Илнур.

 

“Брусчатка чыдамлырак”

Ишегалдында брусчатканың ниндие генә юк. Өл­ге­ләрен Мәскәү, Киров, Тү­бән Новгород, тагын әллә кай­ларга барып өйрәнеп кайткан Илнур.

— Җыя торгач, аларның 30 га якын төрен булдырдык. Нинди ге­нә би­зәк­ләр тап­мадык. Ромашка, тукранбаш, кола, кракский, шаг­рень... Зур-зур “аяк­лар” да бар. Брусчатканың бу төрен күб­рәк бакчага, тротуарга җә­яр өчен алалар. Зур плиткалар, ишегалдына куярга вазалар да ясап сатабыз. Икенчесенең кечерәге 1 мең, ә зурысы 1800 сум тора. Буялганы башка бәя белән йөри.

Кызык өчен брусчаткаларга татар мотивларын да төшереп карадык. Әмма алары матурлык өчен генә. Гарәпчә язылган брусчатканы аяк астына салып, аны таптап йөрү килешми. Төс­ләргә килгәндә, башта сорыны гына эшли идек. Аннан ал, кызыл, сарыларын ясый башладык. Ике төрлене аралаштырып җәючеләр дә бар, — ди Илнур.

— Сыйфатлары берме соң? 

— Аларның составы бер­төр­ле. Сорыдан калганнарына буяу гына кушылган. Төс­ләре яңгырда уңмый. Кли­ент­ларга сайлау мөм­кин­леге булсын дип, шулай төр­лән­дердек. Яшел белән зәң­гәр­не дә эшләп карарга уйлаган идек. Әмма әлегә төсе уңмый торган буяулар са­туда юк. Уйлап тапмаганнар, күрәсең.

— Матурлыктан кала, асфальт белән чагыштырганда, брусчатканың тагын нинди үзенчәлекләре бар?

— Брусчатка күпкә чыдамлы. Тагын шунысы бар: тамчы тамып, еллар үткәч, асфальтны тишә. Ә брусчаткага андый проблема кагылмый. Әгәр ватыла калса, аны алыштырып була. Шундый ук фасондагы брусчатканы артыграк алырга кирәк. Ки­рәк чакта алыштырып кына куясың. Асфальтны бер куптарсаң, җиңел генә җәям димә. Ишегалдында гел зур транспорт торса да, ас­фальт­ны тиз бетерә, ә брусчатка ныграк.

Аннан йортта нинди генә эш килеп чыкмас. Ишегалдына кое казырга, өйгә су кертергә уйлаганда торба сузарга кирәксә, асфальтны җимерергә туры килә. Бу бик мәшәкатьле. Ә брусчатканы куптарып алып, яңадан җәеп була.

— Көнгә якынча ничә брусчатка эшлисез?

— Бу сезонга карап, заказлардан чыгып эшләнә. Җәен көнгә 55-60 кв.метр, хәзер 40 кв.метр эшлибез.

— Бәяләр ничегрәк?

— Төрләренә карап бәяләнә. Бер квадрат метры 250-400 сум. Шәһәр бәяләре белән чагыштырганда, бу арзан дияр идем. Күпләп алучыларга яхшы ташламалар да каралган. Безгә Чувашстаннан гына түгел, Татарстаннан, Ульян өлкә­сеннән һәм башка җирләр­дән киләләр, — ди Илнур.    

 

“Тагын бер цех ачарга телибез”

Цехның эченә сәяхәт кылдык. Бер сменада дүрт хатын-кыз эшли. Аларның берсе измә әзерләүче мичкәгә үлчәп цемент, ком, махсус катыргыч җайланма, буяу һәм су салып тора. Икенчесе брусчатка формаларын юып, өстәлгә тезә. Өченчесе мичкәдәге әзер измәне, чүмеч белән алып, шушы форма­лар­га сала, өстен тигезли. Цехта вибрация өстәлләре эшли. Формаларга салынгач, измә савытның бөтен җи­ренә тигез таралсын, буш урыннар калмасын дип вибрациялиләр. Аннан киптерергә куялар. Моның өчен 1,5 тәүлек кирәк. Кипкән брусчатканы савытлардан чыгаргач, ян-якларын тигезләп кыралар һәм, формасы бозылмасынга, кап-кайнар суга тыгып алып, арбага төяп, тышка чыгаралар. Брусчатка әзер, клиентның килеп алуын гына көтәсе кала.

— Берьюлы 280 данә (1 тонна) брусчатка төяп чыгабыз. Арба белән булгач, авырлыгы әллә ни сизелми. Авыл җирендә җиңел эш кайда бар соң? Зарланмыйбыз. Безгә эш өчен кв.метрлар белән түләнә. Күбрәк эшлисең икән, күбрәк аласың, — ди биредә эшләүче, барысын да контрольдә тотучы Рәсимә апа Абдрахманова.  

Илнур эшне тагын да җә­ел­дерү турында уйлана. 

— Ассортимент зур. Җәй­гә таба янәшәдә тагын бер шундый ук цех ачарга телибез. Җәелеп эшләр өчен урын киң булу мөһим, — ди ул.

Әңгәмәдәшем авыл эш­­­­л­әрендә дә актив. Еш кына егетләр, клубка җыелышып, салага кагылышлы проблемаларны уртага салып сөй­ләшәләр, аларны уңай якка хәл итү юлларын эзлиләр икән.

— “Яшьләр киңәшмәсе”н әле быел гына оештырдык, — ди Илнур. — Анда 20-30 кеше җыела. Файдасы аз­мы-күпме бар. Бездә яшь­ләр акыллы, тырыш. Әйткән­не колак артыннан гына уздырмый, ә хәл итү ягын карыйлар.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Лилия ЙОСЫПОВА | 07.11.2012


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры