Шимбә 25 май 2019 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“12 КИЛОЛЫ ГЕРНЕ 1 МИНУТТА 64 ТАПКЫР КҮТӘРДЕМ”

Айгөл Вавилова туган ягы Апаста гына түгел, ә республика буенча үрнәк итеп куярдай кызларның берсе. 15 яшьлек кенә булуына карамастан, ул инде спорт мастеры исемен яулаган. Гомумән, Вавиловларны районда белмәгән кеше сирәктер. Әтиләре Наил абый гомер буе татар көрәше, гер күтәрү белән шөгыльләнгән. Атказанган спорт мастеры. Үзе артыннан улы Айратны, кызы Айгөлне дә иярткән. Вавиловларның өй түрендә телевизор белән беррәттән берничә төрле үлчәмдәге герләр, йөгерү тренажеры тора. Ул яктан Айрат белән Айгөл бәхетле — шөгыльләним дисәң, спорт залына барасы юк, тренер да өйдә генә.

 — Беренче вакытларда бә­ләкәй генә кызымның түр якта гер күтәрүен күреп, жәл­­ләп тә куя идем. Наил, бәл­­ки, кирәкмәстер, кыз бала бит, дип әйтеп карыйм. Әм­ма әтиләре нык торды. Бер­гә­ләп табибка бардык. Ул да: “Күпме тели, шуның кадәр шөгыльләнә ала”, — дигәч кенә тынычлангандай иттем, — дип безнең сүзгә Ләйлә ханым кушылды.

Соңгы елларда спорт сөю­че Вавиловлар гаиләсе ике тапкыр Архангельскида, Минск, Мәскәү яны шәһәр­ләрендә, Киров, Витебскида узган ярышларда катнашкан. Һәм һәрберсе үз үлчә­мендә 1 нче урыннар алып кайткан.

— Аларга ияреп берничә тапкыр минем дә барганым бар, — дип сөйләвен дәвам итә Ләйлә. — Гаиләдән 3 ке­ше бит! Барысы өчен дә борчылам. Чит кешегә, бәл­ки, әллә ни түгелдер, әмма балаларның тырышып, берсеннән-берсе авыр герләрне булдыра алганча тизрәк күтәрүен карап тору кыен ул. Аптырагач, аларны түгел, бө­тенләй читләрне күзәтеп, вакытның узганын көтә идем. Хәзер ияреп йөр­мим инде.

— Ярышлар вакытында якын кешеләрнең рухи яр­дәмен тою әйтеп аңлата алмаслык ниндидер бер көч бирә. Анда йөзләгән, кайвакыт меңләгән кеше була бит. Чыгып баскач, абыйны, әти­не күрмәсәм дә, аларның тавышын аермачык ишетәм. Кирәк чакта, Айгөл, әйдә, тиз­рәк күтәр, тагын әз генә түз, дип әйтеп торалар. Алар чыкканда мин шулай дим. Кем белә, бәлки, без менә шу­лай бергә йөргәнгә гел беренчелекне яулый торганбыздыр. Соңгы тапкыр рекордны июньдә Минскида куйдым. 12 килограммлы герне 1 минутта 64 тапкыр күтәрдем, — ди Айгөл.

Карап торышка җыйнак кына бу кызчыкны шулкадәр көчле дип һич уйламассың.

— Тормышта көч кирәк, биг­рәк тә авыл җирлегендә яшә­гәннәргә, — дип көлә 15 яшьлек кыз.

Әнисенә бәрәң­ге дә кү­тәрттерми икән.

— “Үзем-үзем”, — дип ике зур чиләк бәрәңгене Айгөлебез бернинди авырлыксыз өйгә кертеп куя, — ди әнисе.     

Ерактагы чит шәһәрләргә бару, анда берничә көн яшәү шактый чыгым таләп итә. Шунысы куанычлы, боларның барысын да үз өстенә район башлыгы ала. Өстәп тагын Сабан туенда да ае­рым чакырып бүләкли икән. Моның өчен Вавиловлар гаи­ләсе Рәшит әфәнде За­һи­дуллинга чиксез рәх­мәтле.

— Спорт кешене һәрьяклап тәрбияли. Моны балаларыма карап әйтә алам, — дип сөйли Ләйлә ханым. — Икесе дә уку алдынгысы, бию түгәрәгенә йөрделәр, музыка мәк­тәбен гел яхшы билгеләргә генә тәмамладылар.

Айгөлнең һәр иртәсе 15-20 минут физкультура ясаудан башлана икән. Моңа 50 тапкыр пресс, шуның чаклы ук чүгәләп алу, 20 тапкыр кул белән идән­нән этенү керә . Мәк­тәп­тән кайткач, 1 сәгать йөгерү. Аерым диета тотмасалар да, дөрес тукланабыз, ди әниле-кызлы Вавиловлар. Ит, җиләк-җи­меш, эрем­чек, сөт ризыклары, ботка яраталар икән.

Айрат та, Айгөл дә — үз авырлыклары буенча республикада бердәнбер спорт мастерлары. Вавиловларның уллары КФУның IV курс студенты, уку алдынгысы булса, Айгөлләре мәк­тәптә алтын медальгә бара. Ата-ана өчен баланың уңыш­ларыннан да зур куаныч бар микән?!     

Апас районы.

 

Әтиле-кызлы Вавиловлар

 

Вавиловлар гаиләсе

 

Алсу САБИРОВА | 12.11.2012


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры