Җомга 17 ноябрь 2017 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“АНАЛАРНЫҢ 25-30 %Ы БАЛАСЫН САКЛАНЫП ЯТЫП ТАБАРГА МӘҖБҮР”

Үзенең бик тә игелекле гамәле белән буыннар чылбырын, гасырларны бер-берсенә тоташтыручы хатын-кызга Ходай авыр, әмма шул ук вакытта соңыннан шул татлы җимешенең тәмен, ләззәтен татып яшәрдәй җитди вазыйфа йөкләгән. Баланы дөньяга китерү өчен анага 9 ай вакыт бирелә. Гомеренең бөреләнеп чәчәк аткан чагына туры килә аның бу могҗизаи мизгелләре. Ана кеше үз карынына эләккән бер тамчы мәни суыннан барлыкка килгән җан иясен гомере буена үзенең бәгырь кисәге итеп тоя, аның өчен хәтта җанын бирергә дә әзер булып, күзләрен мәңгелеккә йомганчы кайгырта. Ә бит баланы якты дөньяга китерү бик җиңел эш түгел. Ул ана кешедән зур сабырлык, көч, тырышлык, саулык сорый. Заман алга барган саен бала тудыру процессы җиңеләйгән кебек булса да, һәр җанның дөньяга килүе анасының тәвәккәллеге, батырлыгы, шул ук вакытта үз тормышын куркыныч астына куюы да. Бүген бездә бала тудыруның нинди ысуллары киң кулланышта? Бу юнәлештә нинди яңалыклар бар? Бүген ни сәбәпле күп аналар балаларын саклануда ятып табарга мәҗбүр? Әлеге һәм башка сорауларга җавап юллау нияте белән Казан медицина университеты доценты, гинеколог Асия СӨБХАНКУЛОВАга мөрәҗәгать иттек.

 — Асия Фәритовна, бүген башкалабызда йөкле аналар өчен ничә бала тудыру йортының ишекләре ачык һәм аларда бала табуның нинди ысуллары кулланыла?

— Казанда йөкле аналарны 1, 2 һәм 4 нче бала тудыру йорт­лары, алардан тыш 5 бү­лек кабул итә. Тагын РКБда пе­ре­­на­таль үзәк бар. Болардан тыш Груздев исемендәге медуниверситет үзәгендә дә андый мөмкинлек бар. Рес­пуб­ликаның район үзәк­лә­рендә бала тудыру йортлары эшләп килә. Медицина күзлегеннән караганда, бүген бала таптыруда ике төрле ысулга зур әһә­­мият бирелә: алар — баланы традицион ысул саналган аркага ятып табу һәм хирургик юл белән операция ясап алу, ягъни кесеров кисеме. Республика бала тудыру йортларында шулар арасыннан иң киң таралганы — баланы аркага ятып тудыру. Соң­гы вакытта исә баланы төр­­ле халәттә табу мөм­кин­лекләре дә кулланыла башлады. Әйтик, баскан килеш вертикаль хәлдә, чүгә­лә­гән, тер­сәкләр белән таянып, тезлән­гән хәлдә дә табарга мөмкин. Ә Мәскәү кебек зур шәһәр­ләрдә баланы суда табу практикасы бар, бу ысулны сай­лау­чылар арта бара.

— Ә ерак гасырларга күз салсак, ул чакта ничек булган?

— Борынгы чорларда хатыннар хайваннарның бала китерү позасындагы кебек, тез һәм терсәкләрне горизонталь җирлеккә терәгән хәлдә тапканнар. XV-XVII га­сыр­ларда хатыннар баланы утырган хәл­дә тудырган. Алар өчен ур­тасы тишек итеп җайлаштырылган махсус урындыклар яса­ганнар. XX гасыр башларындагы үзгәрешләр бала табу процессын да үзгәртеп, хатын-кызларны аркасына яткырды. Казандагы 1 нче бала тудыру йортында аналар алда санап үткән позаларның үз­ләре теләгәнен сайлый алалар, аның өчен шартлар тудырылган иде. Әлегә бинабыз ремонтка ябылды. Төзекләндерү ярты еллап дәвам итәр. Әмма әлегә барлык бала табу йортларында бөтен ысуллар да кулланылмый, бездә баланы суда табу да практикаланмый.

— Кайберәүләр адәм баласы балык та, дельфин да түгел дип, акватудыруга шик­ләнеп карый. Шулай да, суда табуның нинди өстенлекләре бар соң?

— Җылы суның организмны йомшартуы белән “мәр­хә­мәтле” эндорфиннарның бү­ле­неп чыгуы арта һәм тән үз авыртуын үзе баса. Су җенси әгъзалар тукымасын да яхшы йомшарта. Аннан суда баланы вертикаль халәттә табалар. Бу оча сөягенә тулысынча ачылу, ә балага әнисе эчен­дәге мохитне тизрәк таш­лау мөмкинлеге бирә. Йөзеп торучанлык анага җайлы гына төрле позага күчү иркенлеге тудыра. Бу да тулгакны җиңе­ләйтә, күпчелек аналар суда авыртуны тоймый, аларның аналык муенсалары да бик ертылмый. Тиз арада тышка бәреп чыгу белән суда кан китү очрагы да яшерен була алмый, ул тиз арада ачыклана. Күпләрне бу ысул белән тапканда бала суда тончыкмыймы дигән сорау да кызыксындыра. Кендекне кискән­че бала анасы карынында яткан кебек сулый, шуңа күрә су­ның бер зыяны һәм куркынычы да юк. 

— Бүген бик популярлашып киткән баланы ана корсагыннан ярып алу ана өчен дә, бала өчен дә файдага тү­гелдер?

— Бу, билгеле, табигый процесс түгел. Кызганыч, бүген йөкле аналарның 30 %ы шу­шы хирургик юл аша үтә. Әлеге ысул, резин перчатка киеп, кулына пычак алган табиб өчен дә, шул инструмент астына яткан ана өчен дә куркыныч адым. Наркоз һәм төр­ле уколлар да файдага түгел. Ни әйтсәң дә, бу җитди операция санала. Аның ничек узасына һәр очракта да 100 % гарантия биреп булмый, чөн­ки көтелмә­гән төрле катлауланулар килеп чыгарга мөм­кин.

— Аеруча нинди авыру һәм проблемалар кесеров кисеменә сәбәп була?

— Оча сөягенең тар булуы күзәтелгәндә, аналык ертылуы һәм көчле кан китү, хроник авыруларның көчәю куркынычы янаганда (аеруча беренче балада ул ертылса), шулай ук бала ана карынында аркылы урнашкан булса, йөрәк-кан тамырлары, бөер, миопия, төрле хәлдәге яман шеш авырулары, кан басымы артык югары, 35 яшьтән узып, төрле патологияләр булганда да табиблар кесеров кисемен отышлы саный. Анада герпес кебек инфекцияләр булганда да, сабыйга йокмасын өчен, гадәттә, баланы ярып алалар. Кайбер хәл­сез аналар бала табу процессында көчләре җитмәүдән, хәл­сезлектән үз­ләре үк шушы юлны өстен кү­рә. Кыскасы, ке­серов кисеме өчен сәбәп­ләр­не йөзләп санап булыр иде. Беренче баласын ярып алган аналарны икенче йөк­ле­лектә дә хирургик юл көтә.

— Елдан-ел йөкле аналарның сәламәтлеге йомшару сизелә. Аларның шактые баласын айлар, хәтта яртышар ел дәвамында саклануда булып таба. Сезнеңчә, моңа ниләр сәбәпче?

— Төрле ялкынсынулы авырулар һәм начар экология. Та­быныбыздагы табигый продуктларның елдан-ел азаюы күзәтелә. Аннан соң яшьләр се­зонына карап дөрес киенмиләр. Кызларга аякларын һәр­чак җылыда йөртергә ки­рәк. Язгы-көзге, кышкы итек­ләрдән йөргәндә бина эчендә икенче алмаш аяк киеме кию дә мөһим. Шулай эшләмә­гән­дә, көне буе дымланып утырганнан соң салкынга чыккач суык бәрүчән. Кендек күрсә­теп йөрү дә, яшьләр уйлаганча, мода түгел, аның да аяныч нәтиҗәләре соңлап ки­лә. Шул сәбәпле, аналарның 25-30 %ы балаларын сак­ла­ну­­да ятып та­барга мәҗбүр. 

— Белүемчә, соңгы вакытта бала тапканда хатыны янында иренең дә янәшә булуы рөхсәт ителә?

— Мондый вакытта хатын өчен ире зур ярдәмче, хәләл җефетенең аның хәленә керүе, иркәләп назлавы, тулгак вакытында массаж ясавы бик зур психологик процедура, ул анага бик яхшы тәэсир итә. Моны табиблар да бик хуплый, чөнки авыртулы процедурада иренең янәшә булуы бик зур мораль ярдәм.

— Моның өчен әтиләрнең алдан әзерлекле булуы сораладыр?

— Әлбәттә. Әзерлекне бала табарга бер ай кала башлаганда яхшы, чөнки тулгак алданрак та башланырга мөм­кин. Ир кеше сифилис, гонорея, гепатит кебек инфекция­ле авыруларга анализ бирә, флюорографиягә төшкән­лек­кә белешмә китерә. Ата кеше­гә халат, баш киеме һәм мас­­ка бала табу йортыннан бирелә. Тагын әти кеше  3 әр сә­гать­лек ике дәрес үтеп, үзе­нә кагылышлы кагыйдә­ләрне өй­рәнергә тиеш. Шундый әзерлекне үтеп хатынына ба­ла табуда ярдәм иткән иргә баласы туганнан соң да 2 сә­гать дәвамында хатыны һәм нарасые янәшәсендә булырга рөхсәт бирелә.

— Акушерлыктагы түләү­ле һәм түләүсез хезмәт күрсәтүләр арасында нинди аермалар бар?

— Гомумән алганда, бездә акушерлык хезмәте түләүсез. Һәр теләгән кеше шул юл белән таба ала. Әгәр йөкле кешенең персональ табиб күзәтүе астында буласы килсә, ул бала табу йорты җитәкчелеге белән алдан килешү төзи, шул нигездә акча түли. Ул очракта табиб көннең, төннең кайсы вакыты булуына карамастан, бала тапканда аның янәшәсендә булырга тиеш. Бу очракта ананың саулыгы гарантияләнә, палатада да башка уңайлы шартлар тудырыла.

— Кайбер мөселман хатыннары бүген балаларын өй шартларында гына таба. Моңа ничек карыйсыз?

— Без моңа каршы, чөнки бу очракта нормативлар юк. Алдан әйтеп булмый, бала тапканда көчле кан китү, аналыкның ертылуы һәм башка катлауланулар  булырга мөмкин. Табиб чакыртканда инде соң булуы бар. Алдан сөйләшеп куйганда, бездә мөселман хатыннарына хатын-кыз табиблар хезмәт күрсәтә. Күпләр шулай эшли дә. Безгә килгән мөслимәләр сабыр, тыныч булулары бе­лән әллә каян аерылып торалар, алар түзем, башкалар кебек кычкырмыйлар, баланы да җиңел табалар. Күрәсең, догаларның тәэсире бар.

— Авылларда участок хастаханәләрендәге бала табу бүлекләрен бетереп, үзәкләштерүдән, Сезнеңчә, дәүләт оттымы, оттырдымы?

— Мин үзем шәхсән үзәкләштерү яклы. Бүген авылларда бала табучылар азайды, ә 2-3 айга 1-2 бала тапкан хастаханәләрне тоту бик кыйммәткә төшә. Аннан соң авылларда тәҗрибәле белгечләр югалды, заманча аппаратуралар да юк. Шуңа күрә юлсыз авылларда яшәүче йөкле хатыннарга бала табу йортларына алданрак килергә киңәш ителә.

— Йөкле хатыннарга нинди киңәш-теләкләрегез бар?

— Эмоциональ яктан тыныч булсыннар, бала табудан курыкмасыннар. Әлеге процесста төрле аяныч хәлләр тумасын өчен сәламәтлекләрен яшь чакта ук сакласыннар иде. Бу мәсьәләгә җиңел карарга ярамый. Бала тудыру ул физиологик процесс, шул ук вакытта гүзәл затларның иң бәхетле чоры. Аны мөмкин кадәр матур итеп саклау һәр кешенең үзеннән тора.  

 

“Хатыныңа булган хөрмәт тагын да арта”

 

Журналист һәм җә­мәгать эшлеклесе, “Безнең гә­җит”нең шеф-редакторы 

Ис­кәндәр СИРАҖИ бала тапканда ха­ты­ны Эльмира янын­да булган. 

— Дүрт баламның өчесен — Йолдыз, Рәй­хан, Арсланны үз кулларым белән кабул иттем. Айгөл туганда да шулай итмәгәнемә үкенәм, — ди Искәндәр. — Бу процесс баланың дөньяга ничек, нинди авыр юллар белән килгәнен күрсәтә. Аннан соң хатыныңа булган хөрмәт тагын да арта.

Безнең гаиләгә килгәндә, бала тудырганда хатыным янында торуыма аның риза булу-булмавы турында сүз дә кузгатмадык. Ул үзе генә керергә курка иде. Бала тудыру процессында катнашып, хатыныма практик яктан гына түгел, рухи планда да зур терәк булдым.

Тагын шунысы бар, табиблар да төрле. Кай­берсенең бәбиләп яткан хатыныңны җитәр­лек дәрәҗәдә карамавы да ихтимал. Саксызрак гамәлләр кылулары бар. Ә янәшәдә ире күзәткәндә азмы-күпме саграк эш итәләр. Ял­гыш кына хата җибәрсеннәр әле, әлбәттә, җа­вапсыз калдырмыйсың бит.

Миңа калса, бу адымга бару ир-атның белем, акыл дәрәҗәсенә бәйле. Инстинкт белән генә яшәүчеләргә анда керергә киңәш итмим. Чөнки бала тудыру процессында катнашканнан соң гаиләдә мәхәббәт сүрелеп, нәти­җә­дә аерылышучылар да бар. Кайчак хатын-кызлардан шундый сүзләр ишетергә туры килә: әгәр бәби тудырган сәгатьләрдә ирем янымда торса, шул көннән үк миңа карата суыначак, диләр. Димәк, бу ирләрнең фикерләү дә­рәҗәсе шундый гына. Андыйларның бәбине алып кайтканны өйдә генә көтеп утыруы хәерле. Ирләрдән дә бу хакта, бер дә матур күренеш түгел, дигән сүзләр ишеткәнем бар. Әл­бәттә, гүзәл күренеш түгелдер. Әмма минем өчен ул илаһи, серле бер процесс.

Хатыннарга киңәшем шул: әгәр яныгызга алып керергә теләп тә, ирегез аяк терәп каршы килә икән, аны мәҗбүр итәргә кирәкми. Соңыннан андыйларның үзләренә ярдәм күрсәтергә туры килмәгәе. Кайбер ирләр бу процессның ни дәрәҗәдә катлаулы икәнен күз алдына да китермәгән була. Ә үз күзләре белән күргәч, кайберләре хәтта аңын җуя. Шул рәвешле ситуацияне катлауландыралар гына. Бу вакытта табиблар бәби тудыручы хатынга ярдәм күрсәтсенме, аның коридорда яткан иренә нашатырь иснәтсенме? Шуңа әлеге адымга бик уйлап барырга кирәк. Теләгең юк һәм моңа көчең җитми икән, керәсе түгел.

Үзем дә хатыным бала тапканчы өч кап тәмәке тартып бетердем. Тулгак тоту, бәбиләү процессы шактый вакытны ала. Нык борчыласың, көтә-көтә үзең тапкандай буласың, җиде кат тирең чыга.

 

“Аллаһы Тәгалә анага ярдәмен бирә”

Алабуга шәһәреннән мөгаллимә һәм табибә Га­лимә абыстай ХАРИСОВА:

— Бала тудыру хатын-кыз өчен авыр процесс. Әмма ул анага зур дәрәҗә бирә. Шуңа күрә ана атадан зуррак кү­релә, чөнки ул сабыен 9 ай буе карынында йөртеп, авырлык белән таба, аннан төннәрен йокламыйча бага. Ә сабыйны якты дөньяга китерүгә килгәндә, мөселман хатыннары баланы гомер-гомергә табигый юл белән вертикаль хәлдә өй шартларында тапканнар, басуда урак урган, көлтә бәйләгән хатын-кызлар чүгәләгән хәлдә дә җиңеллек белән тудырганнар. Бүген дә баланы өйдә тапкан мөселман хатыннар юк түгел. Намазлы мөслимәләр, якынлык кылганнан башлап, баласының һәм үзенең сәламәт булуы өчен “бисмилла”сын әйтеп, догасын кылып, Аллаһтан ярдәм сорыйлар. Аның ата-анасы, мөселман кардәшләре дә, җиңеллек теләп, дога кылып торалар. Бу дөрес тә, чөнки ананың да, баланың да язмышы Аллаһы Тәгалә кулында. Аңардан ярдәм сорау көмәнле хатынга рухи ныклык, физик җиңеллек бирә. Андый аналардан сәламәт, иманлы балалар туа. Шуңа күрә элек туганда ук авыру булган балалар сирәк очрый иде. Бүген тәмәке тартып, аракы эчеп, теләсә ничек якынлык кылып йөргән, “бисмилла”ның ни икәнен дә белмәгән, хәрәм ашаган аналардан бик күп гарип сабыйлар туа. Бу күпчелек Аллаһ юлыннан тайпылучыларга туры килә. Алар баланы да төрле катлауланулар аша травмалар белән тудыралар. Аллаһ шулай җәза бирә. Даими хәрәм мәгълүмат кабул итү, хәрәм ашау да шуңа этәрә. Йолдызнамәләр укып, хорафатларга ышанып та алар күңелләренә мәгънәсез шик-шөбһә, курку, икеләнүләр кертәләр.

Ә горизонталь хәлдә, ягъни акушер креслосына ятып бала табу ул бер корольнең теләге белән башкарылган очраклы вакыйгадан соң традициягә әйләнеп калган ысул. Хатыны бала тапканда корольнең хәләле янәшәсендә буласы, туу процессында катнашасы килеп, хатыны өчен уңайлы булсынга бүген дә кулланылышта булган акушер креслосына охшаш ятак ясата. Бу, билгеле, бала тудыруда булышучы табиблар өчен дә бик уңайлы. Шуңа да шул чордан алып әлеге ысул белән бала табу гадәте саклана. Әмма ислам дине күзлегеннән караганда, бу табигый юл түгел. Соңгы вакытта наркоз ярдәмендә кесеров кисеме белән баланы ярып алалар, суда табалар. Болар да безнең мөселманнарга хас күренеш саналмый. Бала дөньяга үз юлы, үз көче, табигыйлек белән килергә тиеш.

Динебез күзлегеннән караганда, хатыны бала тапканда янына иренә керергә рөхсәт ителә. Ислам буенча, бу вакытта хатын-кыз гаурәт җирләрен беркемгә дә күрсәтергә тиеш түгел. Вертикаль хәлдә тапканда аны беркем күрми, бала үзе төшә, акушер барысын контрольдә тота. Хәзер, оча сөяге тар дип, баланы ярып алу гадәткә керде. Динебездә бу да хупланмый. Аллаһы Тәгалә ярдәме белән баланы баскан хәлдә тапканда ананың сеңерләре йомшарудан оча сөяге әйләнәсе зурая. Туу процессында баланың башындагы сөякләренең җөйләре буйлап, баш сөякләре вакытлыча бер-беренә кереп, кысылып тора. Соңыннан, бала якты дөньяга пәйда булгач, алар үз хәленә кайта. Бу табигый процесс. Баланың башы ничек кенә зур булмасын, Аллаһы Тәгалә анага ярдәмен бирә. Аннан соң һәр баланың табигый юл белән туа торган үз вакыты бар. Көнен-сәгатен көтеп тормыйча, төрле уколлар белән бала табуны тизләтү дә мөселманлык кысаларына сыймый, киресенчә, ул хәлне катлауландыра, ашыктырып тудыру травмаларга, катлаулануларга китерә.    

 

 

 

 

 

 

 

Рәшидә АХМИРОВА | 12.11.2012


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

Иосиф 12.11.2012 16:41:35
Монын топ сабабе Генно-модифицированный организмлы (ГМО)продуктларын куллану http://www.gmo-net.info/
 
башка фотолар
 
 
 
Информеры