Дүшәмбе 09 декабрь 2019 18:09:34
 

 . 

 

???????? ??????? ??????????

 

 

Соңгы фикерләр
“СӨТКӘ КЛИЕНТ ТАБУ БЕРНИ ТҮГЕЛ!”

Ләйсән һәм Марат Хәмиевларны үзләре яши торган Карлы авылында гына түгел, район үзәге Буада да күпләр белә. Сатып алучылар аларның сөтен куелыгы һәм тәмле булуы өчен яраталар икән. Йорт артында зур итеп ясалган абзарны тиз генә әйләнеп чыгам димә. Бер түбә астына бөтен терлек сыйган. Сыерлар, тана, нәсел үгезе, бозаулар, бройлер, куяннар өчен аерым почмак. Икенче якта бүрекле һәм итекле тавыклар, цесарка, тагын бер бүлемдә кәҗәләр, индоүрдәк, казлар тора. Абзар якты, су кертелгән, тип-тигез итеп калын идән такталары җәелгән.

     

 

 

 

 

                            “Кайчак үзебезгә ярты литр сөт калмый!”

— Бу урында элег­рәк яшелчә бакчасы иде. Анда 600 төп помидор, түтәл-түтәл кы­яр, чәчәкле кәбестәгә кадәр үстердек, — дип хуҗалыгы белән таныштыра Ләй­сән. — Монда иркен без­нең, әмма яз җит­кән­не ел да ут йотып кө­­теп торабыз. Бы­­ел ае­руча авырга ту­ры килде. Су нык бас­ты. МЧС хез­мәткәрләре килеп бө­тен кәҗәләрне, бо­зау­ларны печәнлеккә кү­тәрделәр. Сыерларны баш­ка урынга күчердек. Ан­да тәүлек буе керфек какмый сакладык. Ишегалды су эчен­дә булды. Хә­зер менә көзгә кердек тә пычрак ерабыз.

 Карлыдагы бу йорт Ләй­сәннең әти-әнисенең төп нигезе. Әтиләре инде юк, ә әниләре Лида апа әле нык. “Монда әлегә мин ху­җа”, — дип көлә ул. Лида апа лаеклы ялга чыкканчы фермада эшләгән, 10 елдан артык сыер сауган.

— Башкаларда 10-15 сыер булганда, минем карамакта 50 сөтлебикә иде, — дип ис­кә ала ул. — Җир җимертеп, курыкмыйча эшләдем. Шуңа күрә гел алдынгылар рәтен­дә булдым. Премиясен дә, үгез бозаулары, келәм, тузан суырткычын да алдым.

 Мин кайтып керми диярлек эшләгәч, ике кызым да бик иртә мөстәкыйльлеккә өйрәнделәр. Ләйсән кечке­нәдән минем кебек мал яратты. 10 яшендә ул рә­хәт­ләнеп сыер сава иде. Аннан соң гел миңа ияреп эшкә барды, булышты. Ә Айсылуда һәр­вакыт йорт, хуҗалык булды. Бик иртә камыр куярга өй­рәнде, бакча эше, банка ябу, ашарга пешереп безне эш­тән каршы алу аның өс­тендә иде.

Кечкенәдән терлек яратса да, Ләй­сән нишләптер авыл хуҗалыгы буенча яисә ветеринарга түгел, ә юристлыкка укыган. Диплом алгач, белгечлеге буенча бер көн дә эшләргә туры килмәгән аңа.

— Бөтен сыерым да кушаматлы. Монысы менә Вечерка, ике Дочка, Малина, Дуняша бар. Бер сыерны Яс­күлдән алып кайтканга күрә шулай дип атадык. Күптән түгел, карт булса да, тагын бер сы­ер алдык. Нәселе әй­бәт аның. Ә менә Мишканы алыштырасы бар. Нә­сел үгезе ул безнең. 1 яшьлек чагында күрше авылдан ветеринарлардан тикшертеп, канын белешеп, 38 мең сумга алган идек. Әнисенең сө­тендә генә үс­кән, яхшы тәрбия алган әлеге үгезне ал, үкен­мәс­сең, дип сатканнар иде. Чыннан да шулай булды, — дип һәрбер малы алдында туктап-туктап сөй­ли Ләйсән. — Үгезебез хәзер зур. Йозакка биклән­гән калын чылбыр да булышмас, абзарны җи­мерер дип куркабыз.

Ләйсәннәр үскәндә дә бер­кайчан терлексез тормаганнар анысы. Ә менә болай күпләп соңгы 3 елда гына асрыйлар икән. Берничә ел элек 1 баш сыер­дан башлаган булсалар, хә­зер алар 13 кә җиткән. Сыерны асрау гына түгел бит ул. Иң мөһиме көн­дәлек сау­ган сөтне урнаштыру ягын кайгыртырга кирәк.

— Ул яктан безнең бернинди проблема юк, — дип сөйләвен дәвам итә Ләйсән. — Абзарымда хәзер 13 түгел, 53 сыер торса да, клиент­ларым булачак! Сөтне беркайчан дәүләт­кә сатмадым. Үз кешеләрем, Буадагы ка­фе-рестораннарга көн дә таратып чыгам. Кайчак үзебезгә ярты литр сөт калмый! Сөт кенә түгел, шунда ук катыгын да, эремчек, корт кайнатып алып чыгып китәм. Беркайчан кире алып кайтканым юк. Кемгә кәҗә сөте кирәк, кемгә кортның үзен генә, кемгә суы белән, кем катыкның агын, кем кызылын яратып ашый — үз клиентларымның нәрсә яратканын ятлап бетердем инде. Сөтнең 3 литрлы банкасын 70 тән, катыкны 120 сумнан, ярты литр каймакның бәясе — 80, эремчек тә шулай ук, корт­ның килосын 250 сумнан сатам, — ди Ләй­сән.

 

 “Аталары — 21, аналары 10 кило булды”

 Сыер гына түгел, Хәмиевлар утарында 200 дән артык бройлер, 20 күркә, 120 үр­дәк тә булган. Берничә ат­на элек суеп, туңдыргычларга урнаштырып куйганнар.

— Тагын 80 үрдәк суясы калды. Ә күркәләребез таң калырлык булды. Без аларны Осиноводан барып алган идек. Хезмәткәрләр, үзегез теләгәнен сайлап алыгыз, дип, киткәндә ничек тәрбия­ләргә икәнен аңлатып җи­бәр­­гәннәр иде. Шу­ның ка­дәр әйбәт үстеләр, берсе дә үлмәде. Тү­шен түш­кә, канатын канатка, ботын ботка аерып, табакларга бүлгә­ләп куйгач, шаккаттык — әйтерсең күркә түгел, зур хайван суйганбыз. Шулай булмый ни, аталары — 21, аналары 10 кило булды! Нәкъ сарык чаклы. Гомер буе терлек асрап, мондый галәмәтне күр­гән юк иде, — ди Ләйсән белән Ли­да апа.

 Күркәне яшь баланы караган кебек карыйсы икән. Көн дә яңа сауган сөт, свежий катык, эремчек кирәк, ди. “Ә иң мөһиме ризыкны чукыганда баш миләре селкенеп зыян килмәсен өчен савыт төбенә башта йомшак чүпрәк җәю зарур”, — дип тәрбия серләре белән уртаклаша Ләйсән.

 

“Кеше эшен яратмыйм”

— Куян, үгез, тавык, бройлерларны, каз һәм күркә­ләрне без бик аз сатабыз. Үзебезнең итсез торган юк. Туганнар да күп, — ди Ләй­сән. — Бөтен керемебез сөт­тән.

Кышка кергәндә сугым эше күп булса да, Ләйсән­нең бервакытта да кеше чакырып өмә ясаганы юк икән. “Көнгә берничәне Марат суеп бирә, мин йолкып, чистартып торам, — ди ул. — Ке­ше эшен яратмыйм, җайлап кына үзем барысын да урнаштырып бетерәм”.

 Барысын да үзенчә эш­ләргә яратканга күрә, зур хуҗалыкка да әлегә читләрне булышырга кертми­ләр икән. Дистәләгән сыер, кә­җә, йөзләгән каз, чеби, үр­дәк, тавык, куяннарга Ләй­сән белән Марат икесе җитешә­ләр.

— Хайваннарны бик яратам, жәллим. Алай-болай Маратның аларга кычкырганын, сукканын күрәм икән, бетте инде — абзарда икебез арасында кара тавыш чыга. Мин терлеккә мәңге сүз әйттермим, — ди Ләйсән.

 

“Субсидияле кредит бирмиләр”

— Сатудан кергән бар акчаны һаман мал санын арттыруга, абзарны зурайтуга тотабыз. Шуңа күрә йортыбыз да каралмаган. Менә хәзер сөт кимеде. Сораган бер кешене канәгатьләндерә алмыйбыз. Мөмкинлек булса, тагын 4-5 сыер алыр идек, тик субсидияле кредитны, күпме сорасам да, һаман бирмиләр. Әллә ничә кердем инде җитәкчеләргә. Йә тегесе юк, йә бусы дип һа­ман кире боралар. Инде барысын алар әйткәнчә эшләдем, 50 мең сум хезмәт хакы алучы поручитель дә таптым — барыбер “юк”. Ә гади кредит аласы килми. 200 мең сумны 460 мең итеп кайтарырга кирәк бит! Белмим, ул программа кемнәр өчен эшлидер?! Махсус безнең ише кешеләргә, терлек санын арттыруга юнәлтел­гән бит инде ул! Декабрьдә 13 бозау туачак. Акча булса, урыннар әзерләр идек. Белмим, хәзер кайларга куеп, урнаштырып бетерәсе булыр инде аларны, — ди Ләйсән. 

Буа районы.  

 

 

        

 

Алсу САБИРОВА | 12.11.2012


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры