Шимбә 24 август 2019 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“КЫЧКЫРСАҢ, СӨТНЕ АЗ БИРӘ”

Cоңгы елларда авылларда кәҗә асраучылар саны артканнан-арта бара. Авыл халкы хәтта сыерга караганда хуҗалыгында кәҗә тотуны кулайрак күрә. Сарман районының Җәлил бистәсендә яшәүче Фазыл Сәлимгәрәев туган авылы Куҗакта (Сарман районы) зур ферма төзеп, токымлы кәҗәләр үрчетергә булган. Узган ел Ставропольдәге авыл хуҗалыгы институтыннан алып кайткан 25 кәҗәнең баш саны бүген 58 гә җиткән.

– Мартта кәҗәләр бәтиләячәк, бәлки, йөзләп булыр әле дип өметләнәм, – ди Фазыл абый. – Мин аларны сатмыйм, үрчетәм. “Заанинский” токымлы бу кәҗәләр көнгә 4-6 литр сөт бирә. Йорт кәҗәсеннән аермалы буларак, сөтеннән ис килми. Файдалы да. Киләчәктә аларның санын 700 гә кадәр җиткерергә телим. Кәҗә сөтеннән кымыз һәм сыр ясарга исәп бар. Тәме ягыннан нәкъ “Голланд” сыры кебек, диләр. Әлегә моны эшкә җибәрү өчен кәгазьләрне тәртипкә китерү белән мәшгульмен. Сертификат алу җиңел түгел.

 

Кәҗәне юкка гына кире дип әйтмиләр икән. Фазыл абый кайбер үзенчәлекләрне әйтеп үтте.

 

– Кычкырып дәшсәң, сөтне аз бирә, шуңа күрә җаена гына торам, – дип көлде ул. – Исеме белән дәшкәнне ярата. Кәҗә чиста хайван, ризыктан ис килсә, аны авызына да алмый.

 

Ризык дигәннән, нәрсәләр ашатасыз, дим Фазыл абыйга. Арпа, солы, печән, дип җавап бирде ул. Узган җәй соңгысын табу авыррак булган, аны Башкортостаннан кайтарырга туры килгән.

 

Кәҗә савуда махсус аппарат кулланучыларга үз киңәшен бирде Фазыл абый:

 

– Мин дә саву аппараты сатып алырмын дигән идем, ләкин ул имчәкләрдә мастит авыруы барлыкка китерә, диделәр. Шуңа күрә кул белән савасы иттек. Моңа билгеләнгән бер кеше бу эшне бик теләп башкара. Кәҗәләрне көнгә өч тапкыр сава.

 

Кибеттә кәҗә сөтенең бер литры 80 сум тора. Дөрес, токымлы кәҗә дә арзан түгел – 3 айлык “Заанинский” бәтие 14 мең сум икән.

 

Сарык асрарга теләүчеләргә дә бүген дәүләт тарафыннан ярдәм булдырылды. Республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы “50:50” программасы буенча авыл халкына “Прекос” токымлы нәселле сарыклар тәкъдим итә. Бер мал бәясе 6 мең сум тора, аның яртысын министрлык күтәрә.

 

– Бу токымлы сарыклар 40 кг га кадәр ит бирә. Аны үзендә булдырырга теләүчеләр иң элек авыл җирлеге башлыгына мөрәҗәгать итеп гариза язарга тиеш, – дип киңәш итте министрлыкның агробизнесны үстерү бүлеге башлыгы Рөстәм Гарифуллин. – Узган ел шәхси хуҗалыкларга 820 сарык җибәрелде. Сарыкчылык белән шөгыльләнүче иң зур хуҗалыклар дип, Түбән Камада “Химокам агро” ҖЧҖ, Яңа Чишмәдәге “Архангельская” крестьян-фермер хуҗалыгы, Азнакайдагы “Уразай” ҖЧҖ, Балтачта Тимирязев исемендәге хуҗалыкны атый алабыз. Быел 3 мең сарыкны халыкка тарату бурычы куелды. 763 кешедән гариза алынды инде.

Эльмира СӘЛАХОВА | 24.01.2010

башка фотолар
 
 
 
Информеры