Шимбә 24 август 2019 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“9 НЧЫ СЫЙНЫФТАН ГАСТРОЛЬЛӘРДӘ ЙӨРИ БАШЛАДЫМ”

ИлГәрәй җырчы карьерасын мәктәп елларыннан ук башлаган. Ул бер урында утыра торганнардан түгел. Гел яңалык эзли. Шәһәрдә туып-үсүенә карамастан, саф татарча сөйләшә. Соңгы вакытта “Мәйдан” каналында “Хәрәкәттә — бәрәкәт” исемле тапшыру алып бара башлады. — Тәкъдим иткән эшләрдән курыкмыйм. Тәвәккәлләргә, үземне сынап карарга яратам. Бер эшкә генә ябышып яту кызык түгел”, — ди ИлГәрәй.

   

“60 лап диплом җыйганмын”

— ИлГәрәй, татар филологиясе факультетын тә­мамлаган егет­­нең сәнгать­кә кереп китүе ничегрәк булды? 

— 6 нчы сыйныфта укыганда җыр укытучысы Зөл­фия Әнвәр кызы: “Син бит матур җырлыйсың, түгә­рәк­кә языласың килмиме?” — диде. Аңа хәтле җырлауга бер дә игътибар бирми идем. Кызык өчен ике-өч ай дәрескә йөрдем. Шуннан төрле чараларда, фестивальләрдә катнаша башладым, күбесендә беренче урынны алдым. Әле үткән атнада гына хатыным белән санап утырдык — төрле номинацияләрдә катнашып, бүгенгә кадәр 60 лап диплом җыйганмын. Кайчандыр яңа фатирга күчен­сәк, аларны матур рам белән бүлмәгә эләрмен дип хыялланам. 

9 нчы сыйныфта укыганда, фестивальләрнең берсендә мине җырчы Габдел­фәт Сафин күреп алган. Шуннан үз­е белән эш­ләргә чакырды.

Әти-әнигә рәхмәт, алар каршы килмәде, мәктәп укучысы булсам да, ерак юлларга чыгарга хәер-фатыйха бирде. Шулай итеп җыр­чы тормышы 9 нчы сыйныфтан башланды.

— Шәһәрдә туып-үскән егетнең татар филологиясе факультетын сайлавы да игътибарны җәлеп итә.

— Дөресен әйткәндә, беренче чиратта гарәп һәм төрек телләрен үзләштерү те­ләгем зур иде. Әнием дә гарәп телен үзлегеннән өй­рәнде, аннан күреп кызыксындым. Гуманитар институтка шушы максатны күздә тотып кергән идем. Әмма ике ел укыгач, безне педагогика университеты белән куштылар, нәтиҗәдә татар теле һәм әдәбияты белән генә чикләндек. Ләкин үкенмим, телне күренекле галимнәр өйрәтте. Сөйләм дә­рә­җә­се остарды. Хәзер телевидениедә эшләгәндә дә моның роле зур.

Күңел барыбер сәхнәгә тартылды. Эшли торгач, 2006 елда “Аңламый бит шуны йөрәк” дигән тәүге альбомым чыкты. Бүгенгә кадәр дүрт альбомым дөнья күрде. Үземә үзем эшлим, беркайда беркемгә бәйле түгелмен. Рәхәт, процентлар тү­ли­­се юк (көлә)

— Эшчәнлекне иртә башлагансың. Ә беренче хез­мәт хакың хәтердәме?

— Габделфәт абый төркемендә акча өчен йөр­мәдем. Бала вакыт, анда ми­ңа кызык иде. “Соңгы кыңгырау” дип аталган концерт программасы белән 20 көн буе чыгыш ясадык. Анда Габделфәт абыйның мәктәп елларын тасвирладым, сәх­нәгә аның үсмер чагы булып чыктым. Ул чакта ми­не Илназ Гәрәев дип тәкъ­дим итә­ләр иде. Халык алдында чыгыш ясавым бәхет булды. Шуңа акча сорамадым да.

Җырлаганым өчен I курс­та Җәүдәт абый Гыйльмановның акча биргәне исем­дә. Бер чыгышымнан соң ул кулыма 500 сум китереп тоттырды. “Матур җырлаганың өчен”, — диде. Бу зур сумма иде. Хәзер дә аз акча түгел. Күңелем булды, рәхмәт­лә­ремне укыдым. Акчаны әти-әнигә кайтардым. Алар яңа­дан үземә бирделәр (көлә).

— Илназ Гәрәев булып җырлап йөргән егет ничә елдан соң ИлГәрәйгә әй­ләнде?

— II курста укыганда шактый еш чыгыш ясый башладым. Бу чорда эстрадада Ил­назлар күбәеп китте. Илнар Гәрәев белән мине бутаган чаклары булды, тагын бер Илназ Гәрәев бар иде, Илназ Минвәлиев, хәзер Ил­наз Гарипов... Радиолардан еш кына: “Илнар Гәрәевнең “Җәй кызы” дигән җы­рын куегыз әле”, — дип сорадылар. Ә җыр минем башкаруда. Ялгышулары күңелле түгел бит. “Курай”да эшләүче ди-джей Габдерәхим, тә­хәллүс табарга кирәк, дип тәкъдим итте. Башта ИлГәр дип карадык. “Яңгырый торган исем түгел, ИлГәрәй булсын”, — диде. Башта псевдонимга ияләшә алмадым. Мул­ла кушкан исем Илназ, ничек алай була инде, дип уй­ландым. Мулла белән сөйләштем. “Бу хата түгел. Сәхнә өчен генә сайлагансың бит”, — дип ул рөхсәт бирде.

 

“Альбина Апанаеваны бертуган апам кебек күрәм”

— Хәзер еш кына Альбина Апанаева белән җырлыйсың, концертларны бергә оештырасыз. “Берни юк арабызда” дигән программа астында да чыгыш ясадыгыз. Ник андый исем сайладыгыз? Бу кемнәргәдер акланумы, ниндидер имеш-мимешләргә нокта куюмы?

— Әлеге исемне кызык өчен шулай куйдык. Миңа 21 яшьләр тирәсендә интернетта, ИлГәрәй белән Альбина Апанаева өйләнешкән, өч бала тәрбиялиләр икән, дип язып куйганнар иде. Имеш-мимеш, гайбәт­ләр китте. “21 яшендә өч бала әтисе була алгач, яхшы инде, менә мин нинди оста”, — дип көлдем. Шуннан соң шаянрак рухта “Берни юк арабызда” дигән җыр яздырдык.

Күптән түгел Альбина ки­яү­гә чыкты. Минем гаиләм бар. Альбинаны бертуган апам кебек күрәм. Хатыным Айгөл белән алар бик якын дуслар. Шулай булгач, шикләнерлек урын юк (көлә). Ир-егет белән хатын-кыз арасында дуслык була алмый, диләр. Була икән. 

Проблемалар килеп чыкса да, бер-беребезгә мөрә­җәгать итәбез. Операцияләр кичергән чагымда да ул бик булышты. Хатыным Айгөлгә рәхмәтлемен, ул җыр өлкә­сендә эшләүчеләр, шоу-бизнеска кергәннәрнең хәлен, андагы системаны белә, мине бик яхшы аңлый, ышана.

Альбина белән әле дә хезмәттәшлек итәбез. 6 декабрьдә Балык Бистәсендә икәү концерт оештырмакчы булабыз.      

— “Мәйдан” музыкаль каналына ничек эләгүең турында да сөйлә әле.

— Бу канал үткән ел эшли башлады. Ачылган мәлендә андагы хезмәткәрләр телевидениене халыкка таныту йөзеннән концертлар белән гастрольләргә чыктылар. Шунда мине дә җырларга чакырдылар. Сәхнәдә үз-үземне тотышымны, татарча яхшы сөйләшүемне сизеп алганнардыр дип уйлыйм, җитәкчелек үзләрендә бе­рәр җырлы тапшыру ачып, шуны алып барырга тәкъ­дим итте. Кызыклы, икенче төрле өлкә, ниш­ләп әле эшләп карамаска, дип ризалаштым.

Башта җиңел булмады. Сценарий язарга, тапшыруның дәрәҗәсен төшер­мәскә, гел яңалык эзләргә, камера алдында үз­ең­не иркен тотарга, ялгышмаска... Нечкәлекләре күп. Шулай да, тиз ия­ләштем. Бу эш ми­ңа ошый. Җырчыларны беләм, репертуарлары таныш, шуңа җай­лы. Алдан тапшыруга биш-алты төрле исем тәкъ­дим иттем, “Хәрәкәттә — бә­рә­кәт” дигәнен отышлы дип таптылар. Анда сигез җырчының клибы күрсәтелә. Ат­на саен бер яңа клип өстәлә.

— Хәзер Фәнил Вакказов белән алып барасыз...

— Монысы Эдуард Үтәгә­нов тәкъдиме. “Сез бераз охшаганрак та. Бергә алып барып карагыз әле”, — диде ул. Фәнил белән унлап тапшыру эшләдек. Булдыклы егет, оста тамада, аңарда алып бару сәләте көчле, югалып кала торганнардан түгел. Бер-беребезне тулыландырып эшлибез.

— “Мәйдан” яңа ачылган канал. Андагы хезмәт хакы канәгатьләндерәме соң?

— Зур сумма түлиләр димим. Шулай да ярап куя. Русиядә уртача хезмәт хакы нинди, безгә дә шулайрак түлиләр. Иң мөһиме — бу кү­ңелгә ошаган эш. Тагын шу­нысы бар: “Мәйдан”да миңа хез­мәт кенәгәсе ачтылар. Анысы да юк иде бит (көлә). Җыр­чы халкының күбесендә шул проблема.

— Илдус Закиров белән тамада булып та йөрисез?

— Күптән бергә эшлибез. Мин җырлыйм, аппаратура белән тәэмин итәм. Кайчак икәүләшеп алып барабыз. Чакырулар күп. Татар туен үткәрү өчен быел хәтта Анапага хәтле бардык. Интернеттан чыкканнар иде. Клиентыбыз юл чыгымнарын да каплады. Татарча күңелле итеп туй үткәреп кайттык. Әле бу арада 300 кунакка исәпләнгән үзбәк туен үткә­рәсе бар. Татарча-урысча-үзбәкчә-төрекчә сөйләп, ничек тә җиңеп чыгарбыз әле, дибез (көлә).

Бәяне артык күтәр­ми­без, аның каравы эш, ихтыяҗ бар. Ике телне яхшы үз­ләштергәнгә, алып бару җай­лы. Туйда төрле милләт вәкилләре була бит.

 

“Айгөл артыннан өч ел чаптым”

— Гаиләңә күчсәк, башлы-күзле булганга ничә ел тулды?

— Өч ел. Хатыным Айгөл дә Казан кызы. Әнисе Арча, әтисе Спас якларыннан. Айгөл белән бер университетта укыдык. Ул мин­нән бер курс түбәнрәк белем алды. Татар теле, әдә­бияты һәм инглиз теле факультетын тә­мам­­лады.

Аның күңелен яулау өчен шактый тырышырга туры килде. Өч ел артыннан чаптым (көлә). Барыбер үз дигәнемә ирештем. Ике ел очраштык. Укуны тәмамлаганын гына көттем, шул елны ук өйләнештек.

— Әти-әниләр янә­шәсендә яшисезме?

— Әйе. Азино якларында өч бүлмәле иркен фатирда бергә торабыз. Газизләрем янын­нан китәсем дә килми. Айгөл белән әни дә бик дус. Әмма барыбер үз куышыбызны булдырырга кирәк инде. Бу хакта уйланабыз. Әти-әни янында, төпчек бала буларак, энем калырга тиеш дип саныйм.

— Әти-әниең лаеклы ял­да түгелме әле?

— Әти-әни икесе дә чыгышлары белән Балык Бистәсе якларыннан. Алар әле яшьләр, эшләп йөриләр. Әтием Рәхимулланың үз эше. Бизнесы “КамАЗ”лар белән бәйле. Әнием Рокыя 3 нче икмәк заводында эш­ли. Гаиләдә без ике бала. Энем Алмаз Казан дәүләт энергетика университетында соңгы курста белем ала.    

— Айгөл эшкә чыктымы соң?

— Бер ай элек эшли башлады. Кызыбызга өч яшь тулмыйча, аны чыгарасым кил­мәгән иде. Матди яктан кытлык кичермибез, Аллага шөкер, баеп китмәсәк тә, бу яктан хәлебез яхшы. Берничә җирдә эшлим. Теләгән әй­бер­дән үзебезне чикләмибез. Әти-әниләр дә булыша. Әмма эш акчада гына түгел. Хатынымны да аң­лыйм. Бәл­ки, өйдә утырып ялыккандыр. Эшкә чыгасы итте. Ул кыйммәтле бизәнү әйберләре сата торган кибеттә администратор вазыйфасын башкара. Бу эшне бик ярата. Бөтен ислемайны аера, косметиканы яхшы белә, кемгә нәрсә ту­ры килгәнен әйбәт чамалый. Ул дизайнер да әле. Сәхнә костюмнарын Айгөл сайлаша.

— Кызыгыз Әдилә күп­ме­лек булды инде?

— Аңа яшь тә ун ай. Әдилә әти-әнинең, Айгөлнең, минем — барыбызның да сыйфатларын үзенә җыйган. Бик чая бала. Бу көннәрдә бакчага озатачакбыз. Чиратка кызыбыз туганчы ук язылган идек. Ул чакта без исемлектә 500 нче булдык. Ниһаять, чират килеп җитә.

— ИлГәрәй, син сәхнәгә чыкканда нинди идең, хә­зер дә шул форманы саклыйсың. Җырчы егетләрнең күбесе, өйләнү килешәме шунда, башлы-күзле булгач, тазара башлый. Үзеңне кон­трольдә нык тотасың, ахры?

— Азмы-күпме режим сакларга тырышам. Иртән торгач, кайнаган су эчәм. Аннан соң душ керәм. Үземә артык авырлык китермичә генә, тән язылсын дип, ун минут берничә төрле физик кү­некмә ясап алам. Көн саен иртән ботка ашыйм, сөтле чәй эчәм. Төш вакытында аш ашыйм. Коры-сары белән тук­лану ягында түгелмен. Кайнар, яңа пешкән ризыклар ашарга тырышам. Кичке сәгать 6 дан соң йогырт, алма, виноград һәм башка җиләк-җимеш ашыйм. Күб­рәк су эчәм.

Өйдәгеләр нәрсә пешер­сә, шуны мактап, яратып ашыйм. Кайчак тозы, мае җит­мәсә, әйтеп тормыйм, шыпырт кы­на өстәп куям. Бәйләнә торган гадәтем юк.    

Спорт дигәннән, студент елларында авыр атлетика белән шөгыльләндем, бокска да йөрдем. Әмма веналарның варикозлы киңәюе белән интеккәч, моны туктатырга туры килде. Табиблар шөгыльләнүне тыйды.

 

Әти-әниләре янәшәсендә

 

Гәрәевлар гаиләсе бакчада

 

Габделфәт Сафинда җырлап йөргән чаклар. 

ИлГәрәй иң өске рәттә, уң якта кырыйда

 

Илгәрәйнең энесе Алмаз Фидан Гаффаров белән

Лилия ЙОСЫПОВА | 12.11.2012


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры