Җомга 17 ноябрь 2017 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
КЕЧКЕНӘ, ӘММА ТӘМЛЕ БУЛСЫН!

“Ирек мәйданы” газетасында “Без үстергән кабаклар 52 кг га җитә” дигән мәкаләне укыганнан соң уйлануларымны язып җибәрергә булдым. Бәлки, файдасы тияр. Акыл белән уйлап карыйк әле: кемгә кирәк мондый зур кабак, аның белән нәрсә эшләргә? Мактаныргамы? Шуның белән эш беттеме? Мин бакчачылар, яшелчәчеләр белән күп язышам. Җирле бакчачылар белән дә еш очрашырга туры килә. Кагыйдә буларак, күбесе миннән ничек мул уңыш алырга, иң зур помидор, бәрәңге, кабак һәм башка яшелчәләрне ничек үстерергә дип сорый. Әмма иң зур помидор, кәбестә, кабакның әле уңыш түгел икәнлеге турында уйлап карамый. Бу, киресенчә, күп очракта уңыш алуда дөрес максат куймау. Мәсәлән, бәрәңге турында сүз чыкса, кайсы сорт уңышны күбрәк бирә, дип сорыйлар. Бик сирәк кеше “кайсы сорт тәмлерәк?” ди. Бу бездә элек-электән килгән.

 Мин бакчачыларның фикерләрен дөрес юнәлешкә борырга теләр идем. Кайберсенең “Мин Голландия бә­рәңгесен үстердем!” дип мактанасы килә. Әмма бә­рәң­ге ул Русиядә генә бә­рәңге (соң­гы елларны исәп­кә алмаганда). Ә Голландия­дә (шул исәп­тән башка күп илләрдә дә) бәрәңгенең ашый торган, техник, ашау-техник, терлек азыгы һәм башка максатлар өчен чыгарылган сортлары бар. Ашый торган сортлары да берничә төргә бүленә:   винегрет сорты — пешергәндә изелми һәм салат, винегретлар әзер­ләү өчен кулланыла;  ты­гызрак эчле — кыздыру яки башка азыклар әзерләү;  ярмалы — күпчелек ризыклар әзерләү; бик ярмалы, изелү­чән — бәрәңге боламыгы һәм печенье пешерү өчен кулланыла. Шулай ук бу таләпләрнең һәркайсына җавап бирерлек сортлар да бар.  Билгеле, сортларны бо­лай тикшереп алганда бә­рәңгедән бик тәмле һәм кеше организмы өчен файдалы ризыклар әзерләргә була. Шуңа, хөр­мәт­ле бакчачылар, бәрәңгенең сортын сайлаганда, аның уңыш бирүчәнлегенә генә игътибар итеп, сез иң мөһим бурыч — бу сортның тәме һәм ничек кулланылуы турында онытасыз.

 Сүзләремне раслау өчен Германиянең Аусбург шә­һәрендә  яшәүче Жанна Лебедеваның “Сам Хозяин” газетасында басылган хатын китерәм: “Мин Германиядә яшим, Казанга кунакка кайт­тым. Монда бәрәңге сатучы кибетләрдә тәкъдим ителүче сортның исемен, крахмаллылыгын, нинди кулланылыш өчен икәнлеген белеп булмауга бик гаҗәплән­дем.  Германиядә барысы да җиңел — барлык мәгълүмат кабында күр­сәте­лә. Хуҗабикәләр үзенә кирәклесен сайлый: бәрәңге — боламыкка, чипсыга, аш өчен бу­ла”. Монда ком­мен­та­рий­лар артык дип уйлыйм. 

Помидор турында. Соңгы елларда тәрбия шартларын саклаганда помидорлары     2 кг га җитүче “Русский размер F1” гибриды турында күп сөйлиләр. Ә шундый эре помидор кемгә кирәк? Мин, мә­сәлән, консервлау өчен кабыгы стерильләштер­гән­дә шартламый, банкага салганда формасын саклый торган сортларны (“Фаворит”, “Драгоценность” һ.б); салатлар өчен — болай да ашарга тәмле итләч сортлар (“Космонавт Волков”, “Русский любительский сладкий”);  баллырагын яратучы гаилә әгъзалары өчен — “Бе­дуин”, “Вишня Желтая”, “Черриколла”;  Яңа ел табынында үз помидорым булсын өчен — “Долгохранящиеся”, “Жираф” һәм башкаларны үстерәм. Тагын бер кат кабатлыйм. Монда аның зурлыгының ни катнашы бар?

Кәбестә турында. Монда укытучыбыз, Мәскәү авыл хуҗалыгы академиясе профессорының лекциядә ишетеп калган сүзләрен искә  төшерми кала алмыйм. Утызынчы елларда (хәзер инде уз­ган гасырның) Русия яшел­чәчеләре үзләре үс­тергән яшелчәләрне, шул исәптән 16 кг лы кәбестәне Герма­ния­гә күргәзмәгә алып баралар. Анда килүчеләр, билгеле, шундый зур кәбестәне күреп шакката, аннан  мондый зур кә­бес­тә кемгә кирәк дип сорый башлыйлар. Чыннан да, мондый баштан, артыгын кисеп калдырып, кимендә 2-3 мәр­тәбә щи һәм борщ пешерергә мөмкин, ә калганын кая куярга, ташларгамы? Чынлыкта баштан ук үзеңә тиешле максат ку­еп, нормаль зурлыктагы кә­бестә үстерү яхшырак түгелме? Мәсәлән, кышын болай ашау өчен “Слава”ны, кышкы сортлар: “Амагер”, “Московская поздняя” һәм башкаларны, җәй башында салатлар ясау, щи әзерләү өчен иртә һәм бик иртә өл­герешле сортлар һәм гибридлар: “Июньская”, “Трансфер  F1”, җәйге салатлар өчен пекин, савой, брюс­сель кәбестәсе һәм башкалар, ягъни кабат аның зурлыгына түгел, ә тәменә һәм ничек куллануга карап эш итәргә.

Безнең климатта бик ях­шы үсүче  чәчәкле кәбес­тә­гә аз игътибар итәбез, югыйсә аннан бик тәмле ри­зыклар әзерләргә мөм­кин. Мин, мә­сәлән, аны 4 срокта чәчәм (май башында һәм 15 көн саен), нәти­җәдә җәй буе, кырауларга кадәр өзеп алабыз.

Кабак турында. Күп яшелчәчеләр 40-50 кг лы кабак үстерүләре белән горурлана.  Ә без үзебезнең бакчада, киресенчә, кечкенә, әмма бик тәмле “Улыбка” кабагын үстерәбез. Ул тиз өлгерә һәм суыкка чыдам, югары уңыш бирә торган сорт. Тишелеп чык­кан­нан соң 85-95 көндә өл­гереп җитә. Кабаклары зур түгел, 0,6-2 кг гына. Эче кызгылт сары, тыгыз, баллы, җи­ңелчә кавын исе килә.  Бик тәмле.

 Файдалы һәм витаминнарга бай яшел тәмләткеч­ләрне: салат, петрушка, сель­дерей, базилик, кориандр, кресс-салат, шпинат, борага (кыяр үләне) һәм башкаларны  бик сирәк куллануыбызны билгеләп үтәсе килә.  Мәсәлән, соңгы өч куль­ту­раны түтәлдә кар эреп бетү­гә чәчәргә була.  Алар тиз тишелә, –7 оС кырауларны да җиңел кичерә, тишелеп чыгып, 18-30 көннән ашарлык булып үсеп җитә. Димәк, әле башка яшел­чәләр булмаган чакта ук витаминлы салатлар өстәлдә дигән сүз.

Боларны реклама өчен түгел, үз алдыбызга дөрес максат кую, кирәк булганны үстерәбезме, иң мөһиме дөрес тукланабызмы дип уйлансак иде дигән теләк белән язам. Табыннарны яшелчә һәм яшел тәм­ләт­кечләр белән төрләндереп карарга кирәк түгел ми­кән? Безнең гадәти табын ул: ипи, бәрәңге, боткалар, макарон, майлы шулпа һәм башкалар, ягъни  югары калорияле туклану, анда яшелчә, җи­ләк-җимеш бик аз.  Ә күп ил­ләр­дә бер генә табын да яшел­чә һәм җиләк-җимешсез булмый. Акчасызлыкка сылтарга кирәкми: анда кыйм­мәтле экзотик җимеш­ләр кую мәҗбүри түгел. Мә­сәлән, туристлык юлламасы буенча Германиядә булдык. Гадәти иртәнге аш: бер кисәк ит, аңа гарнир итеп 3-4 пешкән бәрәңге, 2-3 телем чөгендер, бер кашык тозлы кәбестә, 2-3 кузак борчак, шпинат, петрушка яфраклары куела — бернинди экзотика һәм кыйммәтле ризыклар юк. Бу һәр көн шулай, гадәти, һәркем алырлык яшел­чәләр, бернинди ботка, макарон юк. Иң мөһиме нәтиҗә: анда урамда симез кешеләрне очрата алмыйсың.

Киләсе сезонда сезгә уңышлар телим. Газета битләрендә бу хакта фикер­ләрегезне ишетәсе килә. Ә сез ничек уйлыйсыз?

Бөгелмә районы

Зеленая Роща авылы.

 

“Тутырылган кабак” рецепты

Пычак белән 6-7 см диаметрда капкачын ачарга (капкач тоткалы булып чыга) һәм аш кашыгы белән орлыкларын алырга. Эченә  бүрттерелгән дөге һәм йө­зем яки дөге һәм ит фаршы, тоз, атланмай, тәм­ләт­кеч­ләр салырга. Капкачын ябып, духовкага куярга. 45-60 минуттан бик тәмле ашамлык әзер дә бу­ла.

Фотога күз салыгыз: “Улыбка” әле духовкадан чыкты гына. Оныгым Наилә генә түгел, песиебез Васька да бик ярата аны.  

 

Франс ХӘЛИЛОВ | 20.11.2012


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры