Сишәмбе 19 ноябрь 2019 18:09:34
 

 . 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“ЙӨРӘГЕМНӘН БАШКА БЕРНӘРСӘМ ЮК!”

Аның кебекләр бүтән юк!!! Кабатланмас романтик, татар халкының Мәҗнүн шагыйре ул Рәдиф Гаташ! Аның белән очрашуыбыз Васильево поселогындагы йортында булды. Капкадан мине каршыларга килеп чыккан Рәдиф абый һаман шул ук — ялгыш кына шигырьдән төшеп калган лирик герой сыман — ихлас, риясыз. Менә ул миңа бакчадагы иң матур чәчәкләрдән букет ясап тоттыра, “боларны син әбизәтелне карарга тиеш!” дип дисклар җыя. Әнә бөтен булган тәм-томын тезеп өстәл әзерли — бар хәрәкәте, үз-үзен тотышы шулкадәр табигый! Инде Рәдиф абыйның дөньяда иң яраткан ризыгы — какланган каздан авыз иткәч, төрле үләннәр кушып ясаган чәен эчә-эчә аның гомер йомгагын сүтеп ташладык.

  

“Мин туган елны — 1941 дә әткәй сугышта үлеп кала”

Үзең китсәң  дә — табигатьтә сүзең:

Көзге урманда йөрсәм дә берүзем,

Ишетәм сине: кыштырдап һәр үлән,

Һәр куак эндәшә синең өн белән...

Рәдиф абый, быелгы көзне нинди кә­еф белән каршыладыгыз?

— Гомердә булмаганны, авырып кар­шы алдым бу көзне. Быелның маенда миңа “Татарстанның халык шагыйре” исеме бирделәр. Шул уңайдан туган ягым Башкортостанга кайтып, җидеел­лык мәктәпләрендә 4 ел укыган күрше Сәет авылы мәк­тә­бен­дә сыйныфташларны җыясы иттем. 50 елдан артык вакыт үткән бит кү­реш­­мәгәнгә. 30-40 лап сыйныфташ җыелды. белсәң, аларның берсе дә үз­гәр­мәгән, нәкъ кичә генә аерылышкан кебек тоелып китте хәтта. Ир-атларга тү­бәтәйләр, хатын-кызларга ефәк шәл­ләр алган идем, күңелләре булып, ми­не шигырьләр укып котладылар. Җитмешне узган кешеләр сәхнәдә теттереп биеделәр. Шулка­дәр күңелле очрашу булды ул! Мине алар “Бер тамчы картаймагансың!” дип очындырып җи­бәрде. Әллә шунда күзләре тиде, әллә машина җиле ярамады, кайтуга авырдым, көч-хәл белән тернәкләнеп киләм. И, яратмыйм да инде чирләргә!

— Таллы алан. Чыклы үлән...

Көмеш бит ул, чыкмыни?

Чыланам дип чыкмый калма,

Чыктан куркыр чакмыни?

Мондый очрашуны күрше авылда үткәрүнең тагын берәр хикмәте булгандыр әле?

— Дөрес уйлыйсың, анда мине, юк, мине генә түгел, бөтен авыл егетләрен үзенә караткан бер кыз яши иде. Авылның иң матур шул кызы шагыйрь итте бугай мине! Әмма бу юлы күр­гән­дә аны танымадым — бер баласын, ирен җирләгән хатын кайгысын хәмер белән юа башлаган. Ни аяныч, күңелдә сакланган сурәт юк икән инде.

— Ерак Марс авылы! Башлап

Мин дөньяны күрдем синнән —

Карап

Туган йорт тәрәзәсеннән.

Тәрәзәләр,

Өч малай һәм әнкәй — безгә

Дүрт тәрәзә — дүртебезгә.

Туган якларга кайткач, мөгаен, кү­ңелдә балачак хатирәләре яңармый калмагандыр?

— Мин туган елны — 1941 дә әткәй сугышта үлеп кала. Без әнкәй белән өч малай үстек. Иң истә калганы — Тарзан булып уйнаган чаклар, аныңча кычкырырга да өйрәнгән идем. Күрше-тирә әнкәйгә: “Рәдифегез бик яман кычкыра!” — дип зарланган хәтта. Әнкәй бик йомшак табигатьле: эш дип каты тормады, безнең укуга каршы килмәде. Без, өч малай, ярыша-ярыша китап укый идек. Бәлки, күзләремне шунда бозганмындыр. Күңелем төшеп йөргән бер тәкәббер кызның: “Күрмәс күзләрең белән текәлеп карап торма, про­шу!” — дигәне әле дә хәтеремдә.   9 нчы сыйныфта күзлек кия башладым, шунда гына белдем, аныңчы дөньяны бөтенләй башка төс­ләр­дә күреп йөр­гән­мен икән бит.

— Ерактагы йолдыз — якын!

Йөрәк шулай харап булды.

Яратмавы белән бер кыз

Гомерлеккә яраттырды.

Күзләр тагын да яхшырак күрә, кызлар тагын да матуррак тоела башлады, шулаймы, Рәдиф абый?

— Нәкъ шулай, әле бит аның күзе үз авыл кызыңа түгел, күршенекенә төшә! Мин бит күп китап укыган кеше — үземне джентельменнарча тотарга тырышып, күрше авыл кызларына “дамалар” дип дәшә идем. Кинодан шлейф тотып барган егетне күргәч, “Дамалар, рөхсәт итегезче сезнең күлмәк итәгегезне кү­тәреп барырга!” — дигән идем, ишетмәгәннәрне ишеттем. “Нәрсәгә безнең итәкне күтәрәсең килә әле синең?” янәсе, их, аңламадылар күрше авыл дамалары мине! 4-5 тә укыганда чын-чынлап гашыйк булдым, ул хәлле гаиләдән, мин — фәкыйрь, аңа багышлап:

Мин кимәдем шушы яшькә җитеп

Матур чалбар, матур күлмәкләр.

Кием фәкыйрь, әмма җаным матур,

Шул җанымны күреп сөймәсләр?! —

дип шигырь дә яздым.

 

“Чын шагыйрь ирекле булырга тиеш”

— Әнкәй, җибәр мине ерак сәяхәткә,

Илләр буйлап йөрим...

Рөхсәт итче, җирнең читен күрим.

Фәкыйрь малайның башына Казанга чыгып китү нияте каян килде?

— Казан әдәбиятка тартылган һәр­бер  кешенең хыялыдыр ул. Бары мәр­кә­зебезне күрергә дип килгән идем. Бәхетле очрактыр инде, Казан пристаненда Хәсән ага Сәрьянны очраттым. Ул мине үзе торган кунакханәгә алып кайтты. Озак кына гәпләшеп утырдык, аңа үземнең Казан белән бәйле хыялларымны, шунда укырга теләвемне сөйләдем. Хәсән ага икенче көнне үк Ибраһим Нуруллин белән таныштырды. Университет доценты булган Ибраһим ага ректорга алып керде, һәм мин җайлы гына студент булып киттем. Казанда инде бө­тен­ләй башкача яза башладым.

— Юллар белән, җырлар белән

Елмаеп еллар үтә...

(Үткәнгә карамый юллар,

Юл киләчәккә илтә.)

Тормыш юллары әйләнчек бит, әйе­ме, Рәдиф абый?

— Мин үземне ул юллардан бик озак эзләдем. IV курста безне практика үтәргә Буа районына җибәрделәр. Аннан Казанга үземне табып, бик күп язып кайттым. Укытучы буласы килү те­ләге белән яна башладым. Укуны тә­мам­лагач, Мөслим районының Ураз­мәт авылына укытырга бардым. Шуннан бер өем талантлар ияртеп, Ка­занга әй­ләнеп кайттым: Зөлфәт, Фәрит Гый­ль­ми, Наис Гамбәрләрне шигырь бе­лән җенләндереп, беренче китабымны әзер­ләп бетереп киттем Мөс­лим­нән.

1967 елда Мәскәүгә Югары әдәби курсларга бардым. Барысы да әйбәт иде: яшәргә урын бирделәр, стипендия югары, әмма чит-ят шәһәрдә мине ялгызлык басты, башка “әллә өйлә­нер­гә микән?!” дигән уйлар керә башлады. Шунда язмыш Римма белән очраштырды. Үзем дә сизмәстән бик тиз генә өйләнеп тә куйдым, сәгатем суккан бул­гандыр инде... Улыбыз Салават Мәс­кәүдә  туды. Казанга да гел шулай әйбәт, бай яшәрбез дигән зур өмет-хыяллар белән кайткан идек....

— Ә ул телдә

Илнең гадәт-йолалары, зур тарихы.

Анда

Әнкәйләрнең моңы, җан көе.

Кайтыйк әйдә илгә! —

Улыбызның, бәлки, татарча ачылыр теле.

Үзбәкстанда туып-үскән Римма апага безнең якларга өйрәнү авыр булмадымы соң?

— Авыр булмаган кая инде ул?! Гомер буе “Их, Мәскәүдән кайтмаган булсам!” дип үпкәләп яшәде. Туган ягын да түгел, Мәскәүдә җайга салына башлаган карьерасын юксынды. Аннары үзе теләгәнчә сәүдә институтына эшкә урнашты-урнашуын... Әле бүген дә шун­да эшләп йөри.

— Сүзләрем яңа түгелдер,

Яңартсын сөйгән йөрәк...

Сүз нәрсә ул? Ирдәй горур

Яшәргә мине өйрәт!

Ә сез гаиләгезгә терәк була алдыгызмы?

— Әтисез үскән малай буларак, кулым эшкә ята дип әйтә алмыйм. Бу безнең гаиләдә һәрвакыт авырткан тема булды. Римма үзе хәлле гаиләдә үскән, туганнары да урынлы эштә эшләде. Баҗам Разил Вәлиев кенә ни тора: белдекле, чын ир-ат, ул гомер буе миңа үрнәк булды. Әмма нихәл итәсең, бер-береңә бик туры килеп бетмәсәң дә, кавышкач яшисең инде.... Мин хыялымда ирекле язучы булырга теләгән идем. Ә Римма гомер буе табигатем буенча карьерага омтылмавымны аң­лый алмады... Ул миңа караганда акыллырак булган, кәнишне....

Бер-беребезне аңламауның бер ях­шы ягы да бар анысы — ул минем иҗатка битараф. Башкаларга гашыйк булып язган шигырьләремне укымый да! Хатын нәрсә әйтер икән дип, мә­хәббәткә мәдхияләр җырлап булмый инде ул. Ә башкаларга күзе төш­кән шагыйрьдән гаеп эзләргә кирәкми. Хәтта хыянәт тә гөнаһ түгел аңа! Әнә Җәлилне генә алыйк, Ходай бит аны зур батырлыкка әзерләгән. Хатын-кызларга мәхәббәт тота алган ир-ат кына илен шулкадәр тирәнтен яратырга мөмкин. Гомумән, чын шагыйрь ирекле булырга тиеш. Хәсән ага Туфан гел: “Өйлә­нергә ашыкмагыз!” — ди иде безгә...

 

“Хәзер шигырьләр сирәк туа”

— Җирдә күп кешене сөям,

Һәм шулай ук

Мин күпләрне сөймим.

Рәдиф абый, сезнең дошманнар бармы?

— Аларны белмим. Хәзер бит заманасы шундый, кешеләр бер-берсе бе­лән ниндидер файда өчен генә аралаша. Йөрәгеннән башка бернәрсәсе булмаган шагыйрьнең дуслары да күп була алмый. Иң якын дустым Хатыйп Миңнегулов мине премиягә тәкъдим иткәч тә: “Аннан сиңа ни файда, ни ала­сың инде син Гаташтан?” — дип сорау­чылар табылган... Мин бит үз гомерем­дә бер генә тапкыр да премия артыннан йөрмәдем, алар барысы да үзләре килде. “Сезгә премияләр бик соңлап бирелде”, диләр кайчак, булса соң, премия дә булдымы кайгы?! Бу җирдә шагыйрь булып яшәү  — менә шул зур бәхет!

— Хатыннар, сез тудырмагыз куркак уллар!

Кайгы булыр андый улның булуы.

Һәм тапмагыз сез, хатыннар, батыр уллар,

Бик зур кайгы андый улның үлүе!

Зур бәхет белән беррәттән, сезне иң ачы кайгы — бала хәсрәте дә читләп үтмәгән...

— Быел 1 октябрьдә улым Салаватның вафатына 7 ел булды. Кан рагыннан бер ел эчендә китеп барды... Бу кайгы башка китереп суккандай булды, әле һаман айный алган юк... Үкенечләр җанны өтә, гел үземне гаепле сизәм — әти тәрбиясе бирә алмый калдым кебек. Хатын да гел эш дип чапты... Бернигә карамастан улым бик акыллы булып үсте, үзе аякка басты, өйләнде, фатир алды, балалары туды. Безгә менә бу йортны рәткә китерергә, мунча салышырга булышты. Бик кешелекле иде ул, дуслары өчен соңгы телемен дә бүлеп бирергә әзер иде. Шуңа да Салаватны белгәннәр: “Аның кебек кеше юк бүтән!” — диләр. Дуслары әле дә онытмый, каберенә бергә зиярәт кылабыз. Ике оныгыбыз үсә: Тимурга — 19, Арсланга 8 яшь.

— Тик үземә җиңел тормыш түгел,

Җиңел үлем телим.

Мин дөресен сөйлим!

Рәдиф абый, күңелегезгә әллә нинди уйлар килә башлаган димме?!

— Яшь бара бит... Аннары менә бу авырып ятулар да үзәккә үтте... Чир­ләргә яратмыйм, берүк авырып озак ятарга язмасын! Көнгә карап кәефем үзгәрә хәзер. Бу йортка да ялгызлык эз­ләп киләм, берүзем калгач, шулка­дәр яхшы языла. Дөрес, хәзер шигырь­ләр сирәк туа, күбрәк каләмдәшләрем турында мәкаләләр язам. Күп укыйм, һәр чыккан яңа әсәрдән хәбәрдар булырга тырышам. Хатыным белән дә соңгы арада бәхәсләшмибез — икебез ике дөнья кешесе икәнлекне аң­ладык. Моны инде берничек тә үз­гәр­теп булмый. Олыгая-олыгая үзем элек язганнарны укыйм һәм гомер буе яшә­гән “Мин башка болай яза алмам ин­де!” дигән курку көчәя. Уңыш ике тапкыр кабатланмый шул ул. Әмма нин­ди генә очракта да яратып яшәвеңне югалт­маска кирәк. Мин үзем дә үлем­нән түгел,  башка ярата алмаудан куркам...

 

Шагыйрь дуслары Мөдәрис  Әгъләм һәм Наис Гамбәр белән

(инде икесе дә вафат) 

Эльмира ҖӘЛИЛОВА | 20.11.2012


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры