Шимбә 24 август 2019 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“КАЗ ЭШКӘРТҮ КАТЛАУЛЫ БЕР ОПЕРАЦИЯ”

Ноябрь бәйрәмнәрен кемнәр ничек үткәргәндер, безнең Чүпрәле якларында ул көннәрдә каз өмәләре гөрләде. Җир туңдырмаган, пычрак дип тормадылар, балалар, оныклар күмәкләшеп каладан кайтканда, форсаттан файдаланып, казларны урнаштыру ягын карадылар. Миңа да өмәләрнең берничәсендә катнашырга туры килде. Күршеләрем Гөлсинур һәм Минзаһит Халитовларда үткәнен тәфсилләбрәк язарга булдым. Уңган хуҗабикәләр өмәдә каз йолкыганда аның йолалары, мамыгыннан мендәр ясау серләре белән дә уртаклашты.

  

“Җиде ай асрадык”

Безнең якларда казларны күпләп асрыйлар. 15-20 не бик аз гаилә тота. 40-50, хәт­та 100 әрне алып үстерүчеләр бар. Шуңа каз йолкыр өчен хатын-кызлар табу җи­ңелләрдән түгел. Өмә оештыручылар, үзара килешеп, көннәрне алдан бүлешеп куя. Чөнки бер тирәдә үткә­релгәндә нигездә шул кешеләр катнаша. Әнием дә, хатыннарга өч-дүрт атна алдан хәбәр итеп куйдым, дигән иде.

Гөлсинур апа белән Минзаһит абый быел 30 каз асраган. Аларны эшкәртү өчен өмәгә 6 хатын-кыз чакырганнар.

— Монда барыбыз да бү­ленде. Кияүләрем, ирем казларны суя. Бер кызым аш-су янында. Икенчесе казларны үтүкли. Хатыннар йолка ба­ра. Барыбызга да эш җи­тә, — ди Гөлсинур апа.

Күршем быел бер көнлек бәбкәләрне апрельдә үк алган иде. Көннәр җылытканчы аларны өендә үстереп чыгарды.

— Бәбкәләрнең берсен 160 сумнан алдык. Капка тө­бенә китереп саттылар. Каз бәбкәсе бик нәзберек. Җы­лыда, ут яктысында гына тот­тык үзләрен. Көн саен ас­ларын алыштырдык. Урын ко­ры булмаса, көйсезләнә­ләр. Пешкән йомыркадан өзмәдек. Бәби кебек, гел күз уңында булдылар. Бө­тен җы­лыңны биреп тәрбиялә­гәнгәдер, үзең үстергән каз симезрәк, тәмлерәк була, — ди Гөлсинур апа.

Ул үзләре өчен каз асрау­ның артык чыгымлы булмавын әйтә. Бәбкәләргә бер капчык махсус витаминлы азык сатып алганнар.

— Башка азык сатып алмадык. Бәрәңге пешереп ашаттык, оннан камыр да әзерләп бирдек. Җылы азык­­тан өзмәдек. Көзгә таба бакчада яшелчәләр өлгерде. Шуларны турап ашаттык. Шикәр чөгендере аеруча симертә дип, анысын да бирергә тырыштык. Азык төр­ләндерү дә кирәк бит, — дип каз тәрбияләү серләре белән уртаклашты Гөлсинур апа.

 

“Түшкәләр хуҗасының йөзен билгели”

Өмәдә казларны сую, эш­кәртү үзе бер катлаулы операция. Мамыгы җиңел йолкынсын өчен, аны башта үтүк­­лиләр. Безнең тирәдә бу як­тан Әлфия апага тиңнәр юк.

— Чиста марляны артык юешләмичә, түшкә өс­тенә куеп, сак кына үтүклим. Бик карап эш итәргә кирәк, ялгыш та пешереп алырга ярамый. Югыйсә түш­­кәнең ямьсезләнүе бар. Андыйны күч­тәнәч­кә бирә алмыйсың. Тауарны бо­зарга ярамый, — ди Әл­фия апа.

Йолкып бетергәч, мамыкны җыеп, бүлмәне яки мунчаны (кем кайда оештыра) чистарталар. Тышта исә түш­­кәне өтәләр, казның аякларын, тырнакларын кисә­ләр. 

— Элек газ баллоннары юк иде, бабайларның салам ягып түшкәне өткәннәре хә­теремдә калган. Алай артык тигез булмый иде. Хәзер бө­тен мөмкинлекләр бар, — ди Әлфия апа.

Аннан казның эчен алу, чистарту, юу эшләре башлана. Кемнәрдер каз муенын бора. Монысы һәркемнең кулыннан килә торган эш тү­гел. Аңа бик көчле булу ки­рәк. Берәүләр башын, кемдер тәпиен, канатын юа. Түшкә юу да зур җаваплылык сорый. Өмәдә катнашучы Мәдинә апа кайбер серләре белән уртаклашты.

— Каз түшкәсе хуҗасының йөзен билгели. Чиста булсын өчен аны ким ди­гәндә 4-5 тапкыр әй­бәт­ләп юарга кирәк. Кан таплары, кара төрткеләр, мамык калырга тиеш түгел. Казны яхшылап югач, катык сөр­теп, тагын бер кат ышкып юалар. Катык аны ялтырата, матурайта, йомшарта, — ди ул.

Каз суючыларны өмәгә сайлап кына чакыралар. Хуҗабикәләр мондый зур эш­не теләсә кемгә тапшырмый. Андыйларның тәне ге­нә түгел, рухы да чиста булу сорала. Барлык тәртипләрне белеп, үтәп сую зарур. Ха­литовларда бу эшне кияү­ләре Илмас башкарды.

— Шәһәрдә яшәсәм дә, ел саен каз өмәсеннән калганым юк. Бу эшнең тәртибен кечкенәдән күреп үстем. Ин­де ничә ел буе казлар суям. Алдан пычакны үткенлим. “Бисмилла”ны әйтеп башлагач, аның бер авырлыгы да юк, — ди Илмас. 

 

“Баш-аягы алты табак булды”

30 казның түшкәсеннән тыш, эшкәрткәч, баш-аягы да шактый җыела. 

— Монысы биш-алты табак булды. Баш-аяк аеруча тәмле бит. Безнең якларда казның эчәкләрен дә эшкәр­тәләр. Аны аякларына чорныйлар. Тоз сеңдереп, озак итеп пешергәч, бик тәмле була ул. Баш-аяктан бәлеш пешерәбез. Каз мае да шактый чыкты. Аларын эретеп, пластик шешәләргә тутырдым. Туңдыргычтан чыгаргач, кисеп кенә аласы, бик җайлы. Каз мае бәрәңге төю, кыстыбый майлар өчен аеруча тәмле, — ди Гөлсинур апа.

Мондый көндә табын әзер­ләүдә дә һәр якның үз йолалары бардыр. Бездә, мәсәлән, өмәдә катнашканнарга, алдан суеп, бер түшкә каз пешерәләр. Эч-башыннан бары тик канатны гына сайлап алып, хатын-кызларны  шуның белән сыйлау гадәте бар. Бу һәр йортта шулай.

— Канат — очу символы. Кызлар да, вакыты җиткәч, кошлар кебек оча. Шуңа өмәдә катнашкан кызларга, уңышлы гына кияүгә чыксын дип, уенын-чынын бергә кушып, канат ашату гадәте бар. Элек бу аеруча популяр иде. Чөнки өмәләргә күбрәк кызлар җыелышып йөрдек. Чакырсалар ярар иде, дигән чаклар артта калды. Азактан кызлар бергә мунча кердек, соңрак аулак өйгә җыелышып, мендәр ясый идек.

Ә хәзер заманалар үзгәр­де. Өмәләргә күп йөрим. Ан­да кызлар катнашмый диярлек. Барысы да 40-50 яшьлек хатыннар. Яшьләр өмә­ләр­дән ерагая бара шул. Әм­ма өмә көнендә каз эш­кәртүчеләргә канат пешереп ашату гадәте без­дә дәвам итә, — дип аң­латты күршем Әлфия апа.

 

“Ун каздан бер мендәр”

Өмә оештыручы Гөлсинур апа һәр ел каз мамыгыннан мендәр ясый.

— Өч кызым да бүген тормышта. Аларга бирнә итеп үз кулларым белән ясаган мендәрләрне бирдем. Кибеттән алган да бар, әмма барыбер өйнекенә өстенлек бирәләр. “Мондый мен­дәр­ләр йомшаграк, аңарда йоклавы да рәхәтрәк. Ә кибетнекенә сыйфатлы мамык тутыралар дигән гарантия юк, чыдамлы да түгел”, диләр.

Гадәттә, бер мендәр өчен якынча 10 казның мамыгы  китә. Бу чама белән 2-3 кг дигән сүз. Ул мендәрнең нин­ди зурлыкта булуыннан чыгып исәпләнә. Мамыкны, бик пычрак булса, юып киптереп, чүптән аралап, яңа сүрү эче­нә тутырасы да тегеп куясы һәм тышлык кигезәсе. Әллә ни кыенлыгы юк. Үзең ясаган мендәр, чыннан да, яхшырак. Кояшта ешрак киптереп, чистартып, сүрү­ләрен алыштырып торсаң, ул озак еллар хезмәт итәргә сәләт­ле, — дип аңлата Гөл­синур апа.

Мендәр ясарга җае булмаганнар, кирәксенмәгән­нәр исә мамыкны сата. Аның да җайлы юлын таптылар. Хәзер төрле өлкәләрдән кап­ка алдына ук килеп җыеп китәләр. Бер килограммын 350 сумнан алалар.

— Үрдәкләр алгач, әллә быел каз асрамыйк микән дип уйлаган идек. Әмма ме­нә шулай җыелышып өмә үткәрү күңелле бит! Кеше­ләр суйганда читтә калу кызык түгел. Балаларны да сыйлыйсы килә. Шәһәрдән кайткан кешегә каз итеннән дә тәмле деликатес юк ул. Шуңа, исән-сау йөреп торганда, әле киләчәктә дә асрарга исәп. Түшкәләрнең берсен дә сатмыйбыз. Өч-дүртен каклап куясым килә. Берничәсе күчтәнәчкә китә. Әзер тауар урнаша ул. Саклар урын да проблема түгел. Йорт саен диярлек зур лар бар, — ди Гөлсинур апа.

 

Өмәгә иң уңганнар чакырыла

 

"Баш-аяк аеруча тәмле"

Лилия ЙОСЫПОВА | 20.11.2012


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры