Дүшәмбе 09 декабрь 2019 18:09:34
 

 . 

 

???????? ??????? ??????????

 

 

Соңгы фикерләр
“ТИМЕР ЭШЕН ҮЛЕП ЯРАТАМ!”

Тимерченең элек-электән даны зур булган. Әби-бабайларыбыз заманыннан бирле дөнья әллә никадәр алга китсә дә, аларны бүген дә “оста” дип әйтәбез. Бер карасаң, базарларда яисә авыл хуҗалыгы тауарлары белән сату иткән махсус кибетләрдә нәрсә генә юк. Әмма гади бер авылда кеше кулы белән эретеп ябыштырып эшләнгән бакча яки йорт-җир кирәк-ярагы ул бөтенләй икенче әйбер инде. Элек һәр авылның үз остасы булган. Кызганыч, хәзер алай түгел. Кем белә, бәлки, нәкъ менә шуның өчен дә алар аеруча кадерледер. Буа районының Алших авылында яшәүче Рафаэль Галиәкбәров та шундый кадерле осталарның берсе. Рафаэль абый тимер эше дигән сүзгә нәрсә керә ала, барысын да эшли. Китмән, мунча соскысы, кишер-суган арасын эшкәртә торган кечерәк башлы китмән, бәрәңге ала торган сәнәк, кишер казу җайланмасы, ике төрле сука. Боларга өстәп тагын мунча миче, су баклары, йортларга җылылык торбалары урнаштыру, кирәксә, котел алыштыру, капка эшләү, җиңел яисә йөк машиналарының теге йә бу өлешен эретеп ябыштыру дисеңме!

 — Элегрәк тә гел тимер эшендә булдым. Ә болай тулысынча кереп киткәнемә ун еллап бардыр. Элек ничектер җайлырак иде. Теләсә нинди йомыш бе­лән колхозга барып мөрәҗә­гать итеп була иде. Ә хәзер алай тү­гел. Бөтен әйбер шәх­си кулларга күчте. Күп авылларда тимерчеләр гомумән бетте.

Хәзерге ясаган барлык әйберләремнең башында үземә генә булыр дип эш­лән­гән сука тора. Ул шуның кадәр уңайлы килеп чыкты, аны рәттән сорый башладылар, — дип сөйли Рафаэль абый. — Элек бит барыбыз да агач сука белән эшли идек. Әй авыр да иде соң ул! Бу суканы алган кешеләр: “Шуның кадәр җиңел, рәхәт! Агач белән бер бакча эшкәр­теп хәлдән тайсак, моның белән бер көн эчендә 4, хәт­та 5 не эшләп була”, — дип шалтыратып әйтәләр.

Атка тагыла торган зур сукадан кала Рафаэль абый кул белән эшли торган кечерәген дә ясый икән. Анысы да бик җайлы, тә­гәр­мәч­ләренә ка­дәр бар. Беренчесенең бәясе 4 мең бул­са, икенчесенеке — 1500 сум. Ти­мер­дән эшлән­гән, буяп ялтыратыл­ган сука өчен 4 мең сум әллә ни кый­бат түгел, минемчә. Авылда сезон саен кирәге чыга бит аның. Бер алып куй­­саң, әллә ничә кеше гомеренә җитәрлек җайланма. Цивилизация алга бара дип күпме сөйләсәк тә, авыл китмәнен әлегә берни алыштыра алмый. Бәрәңге тө­бен аның бе­лән г­енә өя башласаң, бик авыр­га китә. Дө­рес, су­ка да кул эше. Әмма ул барыбер җайлырак, тиз­рәк тә ба­ра. Бә­рәңге өюдән кала сука бе­лән тагын алып та, утыртып та була.

— Суканы бөтен кеше бик яратты. 10 ел ясыйм, әле һа­ман сорыйлар, — дип сөйлә­вен дәвам итә тимерче абый. — Менә бусын Саба ке­ше­се­нә эшләдем. Каяндыр ишет­кән дә, хат язып салган. Аннары соң шалтыратыштык. Тиздән килеп алам, ди.

Үзебезнекеләр генә түгел, кул сукасын хәтта Казахстанга алып киттеләр. Анысы үзе­мә дә бик гаҗәп тоелды. Безнең республикага нәкъ менә шу­ның ише кирәк-ярак эз­ләп килгән булган ул. Кемдер аша минем турында да ишет­кән.

Рафаэль абый, базарларга бик йөрмим, заказга эш­ләгәч, күбрәк өйдән алып ки­тәләр, ди. Шулай да, ел са­ен Сабан туена чыкмый калмый икән. 4 нче модель “Жигули”га барысы да сыя, ди. Зур суканы күргән кешеләр, моны кайсы завод эшли, ад­ресын бир әле, дип килеп со­раштыра башлыйлар икән. Заказлар әнә шулай җыела. Быелгы җәйдә генә дә 14 не ясап саттым, ди Рафаэль абый. Бер суканы ясарга якынча 1 көн китә икән.

— Бөтен кирәк-яракны Буа­дан, күпләп тимер сату ноктасыннан үзем барып алам, — дип сөйләвен дәвам итә ул. — Ә китмән, сәнәкләр сабына урманга яисә яндагы посадкага барам.

Алда әйтеп үткәнемчә, Рафаэль абыйның сәнәге дә гади түгел, ә бәрәңге алыр­га дип махсус җайлаштырылган. Көрәк белән бәрәң­ге ярыла, гади сәнәккә кадала. Ә моның тешләре еш булганга күрә, җайлырак казыла, арага бәрәңге кысылып әрәм булмый икән.

Ә йорт каршындагы фонтанны Рафаэль абый 3 ел элек эшләп куйган.

— Аны күпләр килеп карый. Фонтан авыл җирлегендә генә түгел, Буа тиклем Буада да юк бит. Җәй буе бертуктаусыз сиптереп тормасак та, кабызып алабыз. Бик матур! Ничектер кү­ңелгә рәхәт, күз­ләрне ир­кә­ли, — ди ул.

Эшли белгән эш күп булса да, барысы да көн саен булып тормый. Атналар буе буш торган чаклар бар. Андый вакытта остаханәгә чы­­гып китәм дә запас эш­ләп куям. Сезон җитәрәк халык барыбер сорый башлый. Көттереп торганчы, әзерне сатып җибәрү җи­ңелрәк. Шөгылем миллионнар китерми, әлбәттә. Әмма акмаса да тама. Иң мөһиме — ти­мер эшен үлеп яратам!

 

Галиәкбәровлар йорты

 

Матур фонтан күзне иркәли

 

"Соскы, китмән, сәнәк –

Барысы да бик кирәк"

Алсу САБИРОВА | 20.11.2012


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры