Дүшәмбе 09 декабрь 2019 18:09:34
 

 . 

 

???????? ??????? ??????????

 

 

Соңгы фикерләр
“ИМАНСЫЗЛАР” СПЕКТАКЛЕ ИМАНЫН НЫГЫТКАН

Балачакта азмы-күпме дога белеп дисбе тотканнарның күбесе, картаймыш көннәренә якыная башлагач булса да, әти-әниләре эзеннән китеп, намазлык каршына баса. Дингә тартылу шулай геннардан да киләдер. Башкалабызның Тинчурин театры артисты Наил Шәйхетдинов канына да балачактан динилек сеңгән, ул барыбер намаз әһеле булыр иде. Әмма көннәрдән бер көнне спектакльдә намаз укырга тиешлеге аның намазлык каршына тагын да иртәрәк басуына сәбәпче булган. Бу хакта ул үзе газета укучыларыбыз белән дә бик теләп уртаклашты.

 — “Имансызлар” спектаклендә мәк­тәп директоры булып эшләп, аннан мулла булган кешене уйнадым. Шунда намаз укырга тиеш идем. Аның тәртибен, мәгънәсен белмичә, хәрәкәтләр белән генә кеше алдап булмый бит. Намаз укырга өйрә­тер­гә дип Габдулла хәзрәт­не дә чакырдык. Намазга басуымда хәзерге Татарстан мөф­тие Илдус хәзрәт Фәизнең дә өлеше булды. Ул да миңа ничек намаз укырга кирәклекне төшендереп, аерым догаларны кассетага яздырып бирде. Ул чак­та Илдус Фәиз белән грим бүлмәбез уртак иде. Склад бүлмәсенә тө­шеп, икәү намаз укый  баш­ладык. Соңыннан ул башкалабызның Болгар мәчетенә китте. Шулай итеп, сәхнәдә намаз укудан башлаган адымымны дәвам итеп, 20 еллап инде намазлык каршындамын, биш вакыт намазымны калдырганым юк, — дип башлап китте ул сүзен, ике дистә ел элек намазга баскан елларына кайтып. — Мин бәләкәйдән үк исламга битараф түгел идем. Кечкенә чакта әти-әниемә ияреп, догалар өйрәнеп, дисбе тартып утырганымны әле дә ях­шы хәтерлим. Әнием 8 яшен­­нән намаз әһеле булган, әтием дә мин белә-белгән­нән бирле намазын калдырмады, җомгадан калмады. Ураза тоттылар, гаетләрне дә зурлап бәйрәм иттеләр. Соңыннан әти мулла да булып торды. Бабайларны әй­тәсе дә юк.

Кечкенә чакта белгәннәр хәтердә әле дә яхшы саклана, ә хәзерге яшьтә өйрәнү читенрәк. Әти-әни чоры шундый булганда да намазны куркып укымадылар.

Мин чыгышым белән Чирмешән районының Лашман авылыннан. Безнең як элек-электән динне ташламады. Заманында авылда 3 мәчет булган, аның икесе мин бел­гәндә дә эшли иде әле. 10 ел­лык мәктәбебез дә зур иде, тирә-як авыллардан да килеп укыдылар. Мәктәп хә­зер дә күрше-тирәләрне үзе­нә тартып тора, белем учагының хәтта бассейны да бар. 

Насыйп булгач, хаҗ да кылдым.

Исламга килеп, намазлы булуның бәрәкәтен әйтеп-аңлатып булмый. Син бары тик Аллаһы Тәгаләгә генә буйсынулы булып, үзеңне башка барлык нәрсәдән ирекле итеп тоясың. Гаилә­дә дә, эштә дә сиңа караш икенче. Эш дигәннән, театрыбызда намаз бүлмә­се булдырдылар, үзебез өчен дә, килүчеләргә дә бик уңайлы. Янәшәбездә Алмаз Фәт­хуллин кебек яшьләрнең булуы да куандыра.

Тик шунысы борчый: бү­ген бөтен нәрсәне акчага корып бетерделәр, аңа табыну көчле. Яшәешебез алай булырга тиеш түгел. Изге Коръән китабында да Аллаһы Тәгалә сабыр булырга, нәфесне тыярга куша. Байлыкка бирелү адәм баласын караклыкка, җинаятьчелеккә этәрә. Ходайдан куркырга кирәк. Зурга өмет­ләнмәсәң, азы да җитә. Безнең хезмәт хакыбыз әллә ни зур булмаса да, машиналар алырга тырышып яшәп ятабыз. Булганына шөкер итәр­гә кирәк.

 

Рәшидә АХМИРОВА | 20.11.2012


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры