Шимбә 24 август 2019 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
МӘҖЛЕСТӘ ҺӘР НӘРСӘНЕҢ ЧАМАСЫ КИРӘК

Мәҗлесләр халкыбыз мәдәнияте, тарихы, тормыш-көнкүрешенең аерылмас бер өлеше. Аларның тамырлары борынгы бабаларыбыз яшәгән ерак гасырларга барып тоташа һәм бергә җыйналып күңел ачулар бүгенге яшәешебездә дә тормышыбызга ныграк ямь һәм тәм өстәп, рухи азык чыганагы булып тора. Һәр тамашаның үзенә генә хас атрибутлары, гореф-гадәт, йолалары, сый-хөрмәте, үз кунагы бар. Заманына күрә мәҗлесләргә дә яңалыклар өстәлеп кенә тора. Аларда милли кыйммәтләребез барлана, дуслар арта, хәтта кайбер мөһим мәсьәләләр дә хәл ителә. Матәм һәм якыннарыбызны искә алу мәҗлесләреннән бер гыйбрәт алабыз.

 Моннан ничә дистә еллар элек кенә истәлекле вакыйга, бәйрәмнәргә багышлап уздырылган мәҗлесләребез бармак белән генә санарлык, туган көн үткәрү дә ул дәрәҗәдә популяр түгел иде. Хәзер көн дә бәйрәм, көн дә туй дисәң, ялгыш булмас­тыр, сәбәбен тапкан кеше елның һәр көнен мәҗлесләргә багышлый алыр иде. Ни әйтсәң дә, муллык галәмәте. Байлар арасында тоташ мәҗлесләргә кайтып калган тормыш белән яшәүчеләр дә юк түгел. Күпләрнең юрганына карап аягын сузу белән генә канәгатьләнәсе килми бүген. Кайберәүләр, кешедән калышмаска тырышып, туй-юбилей кебек тамашаларны, бурычка батып, ссуда-кредитлар ала-ала, миллион сумнарга төшереп, рестораннарда зурдан кубарылып уздыралар. Юк, бу һич тә гаепләп әйтү түгел. Бу булдыра алган кешенең үз эше. Тик кайчак артык мөгез чыгарулар гына сәер кабул ителә. Әле үзе хакында берни аңламаган яңа туган баланы ничә ае тулган саен нинди генә алкышларга күммибез. Кайчак артык вакланабыз да кебек. 

Мәҗлес җыю яки анда катнашу үз чиратында шактый вакыт һәм хәстәрлек тә таләп итә. Әйтик, һәр төр мәҗлес үзенә бер төрле кием сорый. Дини мәҗлесләргә түше ачык, кыска җиңле күлмәктән яланбаш барып булмый инде. Туй-юбилейлар исә башка төр мода таләп итә. Табын кору, кунаклар көйләүгә матди якның ныклыгы, чәе янына мәе дә кирәк. Әлбәттә, мәҗлесләр тәэсирле музыка һәм алып баручыдан башка артык кәеф күтәренкелеге бирә алмас иде. Элегрәк бердәнбер музыка коралы гармун булса, бүгенге төрле утлар белән яктыртылган музыкаль бизәлешкә таң калырлык. Дус-ишләр, хезмәттәшләр, туган-тумача, кода-кодагыйлар арасындагы ихласлылыкны арттырган мәҗлесләргә күңел тартылып тора, чөнки алардан гомер буена истә калырлык якты хатирәләр туплап кайтасың. Мәҗлес яме мөгәричтә генә дә түгел, исерткеч эчемлекләрдән башка да бик күркәм тамашалар уздыралар бүген. Изге максатка корылган күркәм мәҗлесләр күбрәк булып, тормышыбызга дәрт-дәрман өстәп, рухи һәм матди ныклыгыбызны куәтләп торсыннар.

Инде мәҗлесләр хакында башлаган сүзебезне алга таба, бала чагыннан ук шул кунаклар арасында кайнап, шоу-тамашаларда осталыгын чарлаган, хәзерге көндә телевидениедә “Җомга киче” тапшыруын алып баручы юмор остасы, тәҗрибәле тамада Данир САБИРОВ белән дәвам итәбез. 

— Данир, мәҗлес сагынып сөйләрлек булып истә калсын өчен тамададан нәрсә­ләр та­ләп ителә?

— Нинди төр кешеләр җыйналуга, тематикага карап, кызыклы номерларны сайлый бе­лү осталыгы кирәк. Иң мө­һи­­ме нинди ситуациядә дә югалып калмау. Чама хисен узып көлмичә, тыйнак кына ел­мая белү яхшы. Төрле мәҗ­лес­кә төрлечә әзерләнәсең, әйтик, авыл халкы өчен күб­рәк конкурслар, уен-көлкеле, җыр-биюле номерлар тансык. Ә олырак абзыйлар, өлкән­рәк­­ләр булганда, аларны урыннарыннан кузгатмыйча гына башкарыла торган интеллектуаль уеннар белән якын ки­ләм. Һәр кешегә ярата, оша­та торган нәрсәне тәкъ­­дим итә бе­лергә кирәк. Мәҗлеснең нәтиҗәлелеге аның кайда узуына, хуҗаларның ничек әзерләнүенә дә бәйле. Кысан фатирдагы мәҗ­­лес белән ресторанда үткә­нен чагыштырып булмый, билгеле. Соңгысында уеннар оештыру уңайлы, бию­ләр өчен дә мөмкинлекләр башкача. Кафе-рестораннарга көйләгәндә савыт-саба бе­лән мәш киләсе юк, бар кеше бәр­гәләнмичә генә иркенләп бәй­рәм итә.

— Арада пассив компания­ләр дә очрый торгандыр. Мәҗлесне җанландырып җи­бәрү өчен аларга ничек тел ачкычы табасың?

— Мәҗлес алып бару ма­шина йөртү белән бер. Кай­чак газга басарга, кайчак акрынаерга, кайсы якка борырга икәнлеген чамаларга ки­рәк. Шундый күп нәрсәләр урында гына билгеле була. Кай­­да җыр, кайда уен җит­мәгәнен чамалыйсың инде. Кайчак бик тырышлыгыңны куеп та, авыр мәҗлесләр булгалый. Андыйларга икенче кат алынмаска тырышам. Кайчак ошаттылар ми­кән дип тә уйланасың. Ә алар сиңа соңыннан шалтыратып рәх­мәт әйт­кәч, рәхәт булып ки­тә. Безнең төп состав — ба­янчы, ди-джей һәм мин. Ки­рәк санаганда, фо­кусчы һәм башка җырчыларны да чакыртабыз, үзем йолдызларны пародиялим.

Аннан соң күп нәрсә мәҗ­лескә килүчеләргә бәйле. Ул кешеләр җыелганда ук сизелеп тора, кайберәүләр нә­селләре белән шундый әдәп­леләр, бер-берсенә хөр­мәт белән карыйлар, күркәм аралашалар. Матур утырганнарны күреп сөенәсең. “Культурный” коллектив авызыңа гына карап тора. Кайбер культура дәрәҗәсе түбәннәр үзара сөй­ләшеп утыралар, алар игътибарын җәлеп итәм дип хәлләр бетә. Арада бер авызына хуҗа була алмыйча, күбрәк эчеп, мәҗ­лес ямен җи­­бәр­гәннәр дә очрый. Ан­дыйларның хатыннары ирләре өчен уңайсызланып, бор­чылып утыра.  

— Бүгенге мәҗлесләребездә швед өстәлләре модага кереп бара, табын муллыгын торган саен ят ризыклар тулыландыра. Чит ил мәдәнияте үрнәгенә иярү, башка халыклар музыкасына күбрәк урын бирү үз традицияләребез һәм милли кыйммәтләребезнең югалуына китермәсме? Чәкчәк, бәлеш, гөбәдия, каклаган каз кебек милли ризыкларыбызны кысрыклап чыгармасмы?

— Бу халыкның үзеннән тора. Ягы-ягы белән алар саклана, урыны белән югала барулар да юк түгел. Бүгенге мәҗ­лес табыннарында бә­леш сирәк күренә. Ресторан кебек урыннарда ул юк дәрә­җәсендә. Азнакай, Баулы, Чаллы якларында бәлеш бар. Ә Әтнә, Арча якларында бә­леш урынына гөбәдия куялар. Ә чәкчәк әле дә милли ризыгыбыз буларак саклана. Ягы-ягы белән чәй янына зур итеп ясалган бавырсак пешерәләр. Туй, никахларда пар каз алып килүләр дә бар. Мин аны үзем бик тәмләп өлешләргә бүлә беләм.

— Сер булмаса, ничек бү­лүең хакында безгә дә сөйлә әле.

— Казны алдан ук кисәк­ләргә бүлеп куярга кушам, аннан тәртибе белән таратам. Камыт өлешен, өйләнгәч, дөнья йөген тартырга кирәк була, камытың кысып тормасын дип, кияүгә тоттырам. Без­дә ир — баш, хатын — му­ен, диләр бит. Идарә пульты буларак, анысы килен өлеше. Бот төпләре матди һәм рухи якны тәэмин итеп торучы кодалар кулына күчә. 2 канатны — кыз һәм кияү ягыннан кияүгә чыкмаган кызларга тапшырам. Аяклар — әле алда чабасылары, алга барасылары күп булган кияү белән кә­ләшкә. Ә казның арт өлешен икегә бүлеп, үзара дуслар булып, телегезне тешләп, кү­тегезне кысып, икегез бер урындыкка сыеп утырыгыз дип, кодагыйларга тоттырам. Чанага охшаган түшне бу тормышта шуңа утырып, җайлы гына шуып барыгыз, дип тагын яшьләргә сузам. 

— Популярлашып барган дини мәҗлесләр нәрсәсе бе­лән үзенчәлекле? Андый мәҗлесләрдә катнашканың, алып барганың бармы?

— Андый мәҗлесләрдә бик теләп катнашам һәм алып та барам. Хәләл ризыклар янәшәсендә тыйнаклык саклап  утырганнарны ныграк ошатам. Дини мәҗлесләр төгәл­леге, әдәп-әхлак кысаларыннан чыкмаулары белән дә якын, алар билгеләнгән вакытта башлана һәм тәмамлана. Диниләр артык затлылыкка да омтылмый. Башка мәҗ­лесләрдә кешеләрнең төрлесе очрый. Кайберәүләрнең, артыгын салып, көнләшүдән миңа каршы чыкканнары да булды. Кайчак шундый бер авызына хуҗа була алмаганнар өчен кыенсынып та куясың. 

— Синең өчен мәҗлестә катнашучыларның тамашачы булып утыруы кыйммәтме, әллә ярдәмчеләрең ролендә активлыкларымы?

— 50 гә 50 дияр идем. Мәҗ­лесләрне ирекле формада алып барырга яратам. Кешенең катнашасы килми икән, тамашачы булып, елмаеп, кул чабып утырсын. Алай теләге булмаганнарны тартып-сузып интектермим. Теләге бар икән, җырласын, уйнасын. Бүгенге яшьләр фантазияле, бик актив. Аннан соң мәҗлесне гел уенга гына да кайтарып калдырырга ярамый, җыр­лар артык күпкә киткәндә ул концертны хәтерләтә башлый. Гел сөйләп тору да кунакларны ялкыта. Мәҗ­лес­тә һәр нәрсәне, утырган кунаклар күңеленә хуш килерлек итеп, үз урынында чамасын белеп куллану отышлы.

— Бездә шул вакыйга уңаеннан бергәләп җыйналып утырган мәҗлеснең истәлеге булып калырдай бүләк тапшыру гадәте яши. Соңгы вакытта ул бик уңайлы ысулга — матур конвертларга салынган акча бирүгә күчте. Үзе сайлаган бүләкне күтәреп килүчеләр азчылыкны тәэмин итәме, әллә киресенчәме?

— Хәзер заманалар үзгәрә. Бүләк күтәреп килүчеләр аз, күп кеше конверт бирә. Бер яктан караганда, бу һәр­кем өчен уңайлы. Әйтик, бер караватым бар икән, нигә миңа аның икенчесе? Хәзер бит акчаң булса, әйбер муллыгы, җаның теләгәнне сайлыйсың. Туйдан кергән акчага яшьләр үзләре өчен зуррак әйбер дә ала алалар. Кемнәрдер шул акчага бик затлы ремонт ясата. Миңа калса, бу ике як өчен дә бик кулай һәм отышлы вариант. Бүләк юллап мәшә­кать­ләнәсе дә юк. Эзли башласаң, ул җиңел эш түгел.

— Хәзерге вакытта мәҗ­лес­ләрне алып баручыларга түләү уртача алганда күпмегә төшә?

— 2005 елларда тамада һәм операторлар хезмәте — 2 шәр, ә баянчыныкы 1 мең сум бәяләнә иде. Замана бе­лән бәяләр дә үсә. Ул бүген күбрәк куйган хезмәтнең сыйфатына һәм алып баручының кемлегенә бәйле. Уртача бәя­гә килгәндә, видеооператорларга 10 мең сум тирәсе тү­лә­нә, ә алып баручыларга, әйт­кәнемчә, кемлегенә карап, безнең татар эстрадасын алсак, 10 меңнән алып 100 мең сумга кадәр.

Рәшидә АХМИРОВА | 20.11.2012


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры