Бу якларда кешенең исеменә нәсел-нәсәптән килгән кушаматын, йә булмаса, һөнәрен кушып телгә алу гадәте бар. Шунсыз кем турында сүз баруын да аңламассың. Авылга моннан 9 ел элек кайтып урнашкан әлеге гаиләгә дә өстәмә исемне бик тиз табалар — көне-сәгате белән “күрәзәче Гөлсем” һәм аның гаиләсенә әйләнә дә куя. Им-томчылык, кешеләрне үз ысуллары белән дәвалаучы өчен өстәмә атаманың моннан да кулайрак варианты булу мөмкин түгел шул. Теләче районының Югары Кибәхуҗа авылы менә шулай, һич көтмәгәндә, Гөлсем Мәмәт-рәхимовалы, дөресрәге, “күрәзәче Гөлсем”ле булды...
Гөлсем апа 1966 елда Үзбәкстан якларында дөньяга килә. Үсмер һәм яшьлек елларын да шунда уздыра. 2003 елда ире, балалары белән Татарстанга кайта ул. Дөрес, күченеп кайтучылар өчен барысы да шома гына булмый. Авыл халкы ир белән хатын арасында аңлашылмаучанлык чыгып, аларның тормыш юллары аерылуның да шаһиты була. Гөлсем апаның юл-транспорт һәлакәтендә вакытсыз гомере өзелгән олы кызы Венераны олылап соңгы юлга озатырга булыша. Бары бер нәрсә генә үзгәрешсез кала — Гөлсем Мәмәтрәхимова әле бүген дә ярдәм эзләп килгән кешеләрне кабул итәргә вакыт табып яши.
— Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән әлеге сәләт безнең нәселдә буыннан-буынга күчеп килгән, — дип сөйли Гөлсем апа. — Әнием Кырмыз күрәзәче һәм дәвачы иде, әтием Ичназар да кешеләрне өшкереп бозыктан, күз тиюдән дәвалаган. Аллаһы Тәгалә башкаларга ярдәме тисен дип гомер биргәндер миңа. Башлангыч сыйныфта укыганда каты авырып, хәтта мәрткә киткәннән соң да янә савыгып китүемне тагын ничек аңлатмак кирәк?! Авыруларны дәвалыйм, алар мине рәхмәткә күмә. Менә шул кешеләр рәхмәте көч бирә, яшәтә дә инде.
Гөлсем апа, барысы да 1995 елда күргән гаҗәеп төштән соң башланып китте, ди:
— Ап-ак киемнән мөлаем бабай төшкә керде. Аллаһ тарафыннан көч бирелгәнлеген сизеп тә, аннан файдалана белми идем әле ул вакытта. Менә шул төшемдә картның күләгәсенә ышыкланып, хаҗ сәфәре кылып кайттым.
Шунысы кызык — төштә кулына дәвачылар камчысын тоттырган бабай белән чынлыкта да очрашырга туры килә аңа. Алар яшәгән төбәкнең танылган дәвачысы Хөдер бабай хикмәткә ия камчы бирә Гөлсем апага.
— Камчы дисәң дә була инде аны, мин үзем чыбык дип атыйм, — ди камчы турында Гөлсем апа. — Гади генә түгел, терлек эчәгесеннән эшләнгән, эче тулы кан булган, хикмәткә ия камчы ул. Авыруларны дәвалаганда бик ярдәме тия, җеннәрдән коткара, бозыктан котылырга булыша.
— Нинди авыруларны аякка бастырганыгыз булды?
— Килүчесе күп булгач, авырулары да төрле. Бу уңайдан әйтим әле — эшне яңа туган бәбине дәвалаудан башлаган идем бит. Өшкергәч, тамагына ашый башлады, елаудан да туктады. Минем хөрмәткә Үлмәсөммегөлсем дип исем куштылар үзенә. Менә шул сабыйның әти-әнисе рәхмәтеннән башланган эш уңышлы гына дәвам итә. Кемнәрнең генә килгәне юк — күптән түгел сулышы капланып, өянәге кузгалып егылучы кызны дәваладым, бала таба алмаган хатын-кызлар рәхмәт әйтеп бәби ашына дәшә... Кайсын бозыктан коткарам, аяксыз килеп, үзе атлап кайтып китүчеләр дә бар. Бүген кайбер гаиләләрдә тынычлык югала — иреннән, холыксыз баласыннан, читкә йөрүче тормыш иптәшеннән зарланучылар күп. Аларның гаиләсендә тынычлык урнаштырам. Менә шул ярдәмем тигән кешеләр рәхмәте яшәтә мине. Кайвакыт киңәштән дә зуррак ярдәм булмаска мөмкин бит.
— Дәвалап булмаган чирләр дә бармы соң?
— Иң мөһиме — ышану. Ә аерым чирләргә килгәндә, туберкулезны дәвалап булмый. Андыйларны шундук табибка җибәрәм. Көчле бозыкны чыгара алмаган чакларым да була. Аларны Казандагы танылган өшкерүче Фәрит хәзрәткә җибәрәм. Арада миңа бик соңга калып килүчеләр дә була. Андыйларның якыннарына: “Вакыты җиткән. Әзерләнеп торыгыз”, — дим.
— Киләчәк турында әйтү булып чыга түгелме соң? Диндә бу эш тыела бит.
— Кешедә өмет калмаган икән, якыннарында ышаныч тудыру дөрес булмас иде. Азактан туганнары үзләре үк рәхмәт әйтәчәген беләм. Көтелмәгән үлем үкенечлерәк була бит.
Күрәзәчелек димәктән, алда ни көтәсен сизеп яши икән Гөлсем апа. Тормыш юлында көтеп торган җитди вакыйгаларны төшләрем искәртә, ди ул. Үз кызының үлемен дә бер көн алда төшендә күрә. Әмма якыннары арасында кемнең теге дөньяга күчәчәген генә аңлап җиткерә алмый.
— Төшемдә каенсеңлемнең улы мәет күтәреп керде. Ул вакытта ирем авырып йөргәч, аның белән бер-бер хәл була микән, дигән шик тә туды. Таза-сау балам үләр дип башыма да китермәдем. Икенче көнне үк кызым Венераны югалттым — чынлыкта да каенсеңлемнең улы белән үз улым кызымның җаны чыккан гәүдәсен өйгә күтәреп алып керде. Шуңа күрә төшләремне кешегә сөйләргә куркам, чөнки алар чынга аша.
— Бу уңайдан “Битва экстрасенсов” тапшыруы турында да сорамый булмый. Катнашучылар арасында мөселман кардәшләребез дә бар бит. Ә күрәзәлек итүне ислам дине хупламый.
— Караштырып барам аны. Үземнең дә кешеләрнең югалган әйберен табарга булышканым бар. Ике кеше, мәсәлән, йортларында бабалары яшереп калдырган алтынны табып алды. Югалганны табу өчен махсус дога бар бит. Шулай эшләүне дингә каршы килә дип санамыйм.
— Үзегезгә башкаларның бозык салуы, күз тидерүе куркытмыймы соң?
— Көне-көне белән 20 ләп кеше килгәч, үземдә арганлык сизәм анысы. Иртәнге 9 дан кичке сәгать 4 кә кадәр кабул итү ардыра. Шуннан артыгын булдыра да алмыйм — йөрәккә авырлык төшә. Мунчада юынып, үз-үземне өшкергәч кенә тынычланып йоклап китәм. Бабамнан калган дога китабым бар. Намазымны һәрчак укый алмасам да, шул догаларны гел кабатлап йөрим.
Ә инде начарлык эшләргә теләсәләр, ак сакаллы бабай төшкә кереп, мине һәрчак кисәтә.
— Дәвалаучыга авыру кешенең чире күчә, дигән сүзләр күпмедер дөреслеккә туры килә, димәк?
— Бу хакта миңа Фәрит хәзрәтнең дә әйткәне булды. “Дәвага килгән кеше хәер калдырмаса, үзеңә авыр була”, — дип киңәш биргән иде ул. Аллаһы Тәгалә миңа шундый сәләт биргән икән, кешегә хезмәт күрсәтеп акча эшләү турында уйлаганым да булмады. Хәер — кәнфит, ипи, хәтта бер баш суган да булырга мөмкин бит. Иң мөһиме — кеше аны чын күңелдән бирсен.
— Дәвалау сәләте нәселдән-нәселгә күчә, дидегез. Үз балаларыгызда да андый көч сизелмиме?
— Вафат булган кызымда минекедәй сәләт бар иде. Инде хәзер кече кызым Альбинада нидер сизелә башлады. Төштә күргәннәре чынга аша аның. Улым Рамил дә янәшәсендә начар күңелле кешеләр барын сиземли ала. Шулардан котылу юлын дога һәм намазда күрә.
...Гөлсем Мәмәтрәхимованың үзе генә белгән дәвалау ысулларын аңлап та, аңлатып та булмас иде — уттан да көч табып эш итә ул, үзгә камчысы һәм тагын башка төрле җиһазлары белән әллә ниләр кылана. Ә бусагасыннан кеше өзелми дисәң дә була. Үзе әйтмешли, Аллаһы Тәгалә тарафыннан кешеләргә игелек күрсәтү өчен гомер бирелүе дә растыр, күрәсең.
Фәрит САЛИХОВ | 03.12.2012