Җомга 15 ноябрь 2019 18:09:34
 

 . 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“МЕНДӘР ЧИСТАРТКЫЧ ҮЗЕ КИЛӘ”

Балык Бистәсе районының Полянка авылында яшәүче Вәлиевлар гаиләсе эшмәкәрлекнең берничә тармагын бергә алып бара. Гаилә башлыгы Равил абый йөк ташу эшләре, төзелеш материаллары сату белән мәшгуль. Моннан ике ел элек мендәр чистарткыч сатып алып, ул эшне дә көйләп җибәргәннәр. Анысы белән уллары Рүзәл шөгыльләнә. Ара ерак дип тормый егет, чакыруга, бөтен җиһазларны үз эченә сыйдырган “Газель” белән юлга чыга.

  

“Күпләр асылын аңлап бетерми әле”

Рүзәлгә 20 яшь. Ул читтән торып Алабуга дәүләт педагогика университетының физкультура факультетында белем ала, быел IV курсны тәмамлый. Мендәр чистарту эшенә 18 яшендә, моннан төгәл ике ел элек алынган.

— Документлар әти исемендә булса да, бу тармакта бөтен эшне үзем алып барам. Дәүләттән бернинди ярдәм алмадык, программаларда катнашмадык. Бер-ике банктан артык зур суммада булмаган кредит кына рәсмиләштердек.

“Яшь бит әле син, ничек эшлисең?” — дип сораучылар да булгалый. Әле моңа ир­тәрәк тә алыныр идем. Ма­шина йөртү таныклыгын 18 яшь тулгач кына би­­рәләр бит. Бөтен нәрсә шу­ңа килеп терәлде. Җиһазлар “Га­зель”­дә, “права”сыз йөреп булмый. Шул сәбәпле генә бераз көттем. Нишләп эшлә­мәскә?! Элек 15 яшьтән әллә кайларга “шабашка”га чыгып киткәннәр. Нинди генә авыр эшләр башкармаганнар. Ә минеке күпкә җиңел. Җиһазларны эш­ләтә белергә, мендәр тышын те­гәр­гә, азактан салонны юып чыгарырга — шул гына, — ди Рүзәл.

Бу эшне ачканчы Вәлиевлар күп тармак турында уйланган. Интернетта актарына торгач, мендәр чистарткычка кызыкканнар.

— Бу өлкәдә безнең якларда конкуренция юк дә­рәҗәсендә. Әле халыкның күпчелеге аның асылын, рә­хәтлеген аңлап бетерми. Ә тәмен бер белеп ал­ган­нар безгә еш мөрәҗә­гать итә, та­нышларын да үз­лә­ренә ияртә. Чөнки чистарт­каннан соң мендәр йомшак, өр-яңа кебек була. Мамыгын чүптән аралап кына калмыйбыз, мендәрне өр-яңадан киендерәбез, — ди әңгәмә­дә­шем.

Бу эшкә алыну өчен нәрсә эшләргә? Кайбер танышларым әлеге хезмәтне өйлә­рен­дә күрсәтә. Берәр бүл­мәсен яки кечкенә өйләрен шуңа багышлыйлар. Әмма ма­мык исе, аннан күтәрел­гән тузан бер дә күңелле тү­гел. Өстәвенә азактан мамыкка баткан бүлмәне җы­ештыру үзе ни тора. Вәлиевлар җайлы вариант тапкан. Дөрес, моның өчен шактый капитал булу кирәк. Алар беренче эш итеп “Газель” сатып алган. Аның салоны иркен. Бөтен җиһаз шунда уңайлы гына кереп  утырган. Алар электр уты белән эшли, анысын да җай­га салган Рүзәл.  Чистарткыч җайланма Вәлиевларга 150 мең сумга төшкән. Мендәр тышын тегәргә машина, бу эшләрне башкару өчен өс­тәл куйган. Ахырдан салонны җыештырып чыгару өчен тузан суырткыч булдырган.

 

“Чистарту 5 минут вакытны ала”

Мендәр чистарткыч җайланма ике зур бүлектән то­ра. Беренчесенә мамыкны бушатасы. Ул шунда чистартыла, чүпләр аска төшә бара. Әңгәмәдәшем әйтүенчә, бу нибары 5 минут вакытны ала. Чистартылган мамык торба аша икенче бүлеккә килеп, анда яңа сүрүгә тутырыла. Аны алып, яннарын тегәсе генә кала.

— Сүрүен дә үзебез бирә­без. Сайлау мөмкинлеге булсын дип, төрле төстәгесен булдырдык. Мендәрнең зурлыгына карап, бәя­ләр дә төрлечә. Әйтик, 40х40 булса — 145 сум, 45х45 лесе — 150 сум, 50х50 лесе — 160 сум, 70х70 ле мен­дәр­ләр 200 сумга төшә, 80х80 лесе 220 сум тора. Чистарту процессы, сүрү, аны кидер­тү, тегү, юл бәясе — барысы да шул хакка кер­гән. Моны әл­лә ни кыйм­мәт димәс идем.

Үзебездәге мен­дәр­ләр­нең барысын да чистартып чыктык. Аерма бик сизелә. Нишләп моңа иртәрәк алын­мадык икән дибез. Йом­шак, чиста, үпкә­ләр­гә тузан кунмый. 6 яшьлек сеңлем Әдиләнең кечкенә мендәрләрен чистарткан идек, үзенә бу хакта әйтмәдек, хәт­та шушы бала да үзгә­решне сизде.

Тагын шунысы бар: озак еллар буе чистартылмаган мендәр хуҗасына куркыныч та тудырырга мөмкин. Шундый очраклар да була: чистартканда аның эченнән энә, кайчы, булавкаларга хәтле чыга. Аны кемнәрдер начар ният белән салган дип әй­тәсем килми. Тегү эшләре башкарганда ялгыш калдырулары да ихтимал. Бу хуҗасына йоклаганда кадалу, имгәнү куркынычы тудыра, — дип аңлатты Рүзәл.

Сүрүгә килгәндә, аның  киҗе-мамыктан тукылганын гына кулланалар.

— Сыйфатлы, чын тукыма, озак елларга чыдый, — ди Рүзәл. 

Җәен әңгәмәдәшем ае­руча тыгыз режимда эшлә­гән. Аңлашыла да, ул чорда күп­ләр өй юа, мендәрләрен кояшта киптерә. Бер уңайдан аларны чистартып та калдыра.

— Көзен дә клиентлар ярыйсы булды. Кышын исә бераз кимиячәк. Аптырап ятмам анысы. Авылда эш бе­тәмени ул?! Өйдә әти-әни­гә булышачакмын, — ди эшчән егет.

Рүзәл эшенең тәмен бе­лә, тагын да зуррак планнар кора, киләсе елга өй­ләнергә дә исәбе юк түгел. Рәхәт­лә­­неп җир җимертеп авылда яшәп ята. Эш сөйгән кеше салада да бер дигән гомер итә белә ул. 

 

 

Вәлиевлар йорты

 

Эш шушы ''Газель"дә башкарыла

 

Тегү машинасы

 

Лилия ЙОСЫПОВА | 03.12.2012


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

Марат  04.12.2012 16:13:35
Молодец! Бик тырыш,унган жигет! Эшлэрен бик эйбэт башкара! Алда да шундый унышлар телим!
 
Марсель Хайбуллов 04.12.2012 16:04:14
молодец!очень нужная услуга!только жаль народ не понимает всю пользу!
 
Лейсянка Якушева 03.12.2012 19:03:04
Шундый молодец!!! бетен яктан да килген егет!!! Ун,ышлар!!
 
нагаева лилия 03.12.2012 18:50:25
Молодец Рузаль , умница, не сидит без работы , возиться, мы даже видели результат его работы, очень довольны , ему в дальнейшим желаем удачи, успехов.
 
башка фотолар
 
 
 
Информеры