Дүшәмбе 09 декабрь 2019 18:09:34
 

 . 

 

???????? ??????? ??????????

 

 

Соңгы фикерләр
НИШЛӘП ЯТАСЫЗ?

Алмаз Хәмзин:

 

– Татарстан районнары буенча йөрибез. Бу атнада Сабада булдык. “Казан утлары” журналыннан язучылар Камил Кәримов, Алмаз Гыймадиев һәм берәр артистны үзебез белән ияртеп, мәктәп укучылары, мөгаллимнәр белән очрашып, концерт куябыз. Максатыбыз – халык белән аралашу һәм “Казан утлары” журналына яздырту. Шөкер, бар җирдә безне беләләр, яхшы каршы алалар. Мондый сәфәрләр кирәк, журналның тиражы да 6 меңгә кадәр үсте.

 

1 апрельдә юмор кичәсе оештырырга ниятлибез. “Татар юморы юк, булса да – оятсыз” дигәннең киресен исбатлыйсы иде. Шуңа сценарий язу белән мәшгульмен.

 

Ленар Сәйфиев:

 

– Ел башыннан дуслар белән машиналар алу-сату эшен башлап җибәрдек. Ничек булып бетәр, әллә ни алга китеш сизелми.

Быел белем эстәргә исәп бар. Әлмәтнең сәүдә-икътисад техникумын тәмамлаган идем, хәзер югары уку йортына кермәкчемен. Имтиханнар гына бераз куркыта, өлгереп булса ярар иде.

 

Миргазиян Юныс:

 

– “Кыпчак кызы” дип исемләнгән романны тәмамларга маташам. 12 елга сузылды бу эш, озынга китте. Гомеремдә мәхәббәт турында язганым булмады, картайгач, хисләргә бирелергә туры килде. Язу авыр, йөрәккә ике операция кичергәч, компьютер каршында утырырга рөхсәт итмиләр. Басу машинкасында да эшләү авырга төшә. Кызым сакланырга куша.

 

Дачага да сирәк барыла. Андагы сыннарымны сагынам. Агачтан иреккә омтылучы кошны ясый башлаган идем, аның бер канаты сынган килеш килеп чыкты. Татарстанның бәйсезлек өчен көрәшүенең бер аллегориясе ул. Шуны эшләп бетерәсе бар. Иң зур сынымны Минтимер Шәймиевка бүләк иттем, аны Һиндстаннан кайтартылган кыйммәтле агачтан ясадым. Шуны ичмасам фоторәсемгә төшермәгәнмен дип үкенәм.

 

Мәскәүдә яшим. Юлда йөрергә рөхсәт итмәсәләр дә, быел туган авылга, Казанга кайту турында хыялланам. Үлеп сагынам, үскән җирләрне төшләремдә күрәм. Вакытында Әлмәттә яшәп калырга мөмкинлек бар иде, ләкин гаиләм каршы килде. Хатын-кыз сүзенә колак салмаска, тотарга да күчәргә иде. Картлык көнендә җирсүгә чыдап булмый.

 

Роза Әдиятуллина, “Хәерле иртә!” алып баручысы:

 

– Кызым Алисәгә 1 яшь тулды. Аның бәйрәмен үткәрдек. Кызыма ярым сиам токымыннан песи баласы бүләк иттеләр, аңа Мэйсон дип исем куштык. Моңа кадәр ничек баланы карап өлгерергә дип баш ватсам, хәзер песи баласы да өстәлде. Икесе дә шук, наян, кемне карарга, тәрбияләргә дип көлешәбез.

 

Балабыз кечкенә булса да, “Хәерле иртә!”дә туры эфир алып барырга, аңа әзерләнергә өлгерәм. Балалар редакциясендә дә эшем тукталмады, тапшыруларга сценарийны өйдә язам.

| 24.01.2010

башка фотолар
 
 
 
Информеры