Шимбә 24 август 2019 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“ЧӘЧКӘ БЕЛӘН ТАЛАШКАН ВАКЫТЛАР ДА БАР”

Чәчкә белән бергә хезмәттәшлек итә башлаган яшь җырчы Ирек Гыйбадуллин тамашачыны битараф калдырмаган, күрәсең. Фонограммага җырламаган, милли костюмнарга өстенлек биргән, үзенчәлекле булырга яраткан егеткә яратып тыңлаучылары сорауларны яудырып кына тора икән. — Вак-төяк, шәхси тормышка кагылышлыларына ия¬лән¬дем инде, — дип елмая Ирек. — “Син Кытай татарымы?”, “Татар сәхнәсенә Үзбәкстаннан хәтле килдеңме?” — дип тә сорый кайберәүләр. Андыйларга: “Мин Татарстанда туып-үстем, саф татар егете”, — дип горурланып җавап бирәм.

  

Безнең белешмә: 

Тулы исеме: Ирек Илдус улы Гыйбадуллин 

Туган урыны: Казан 

Туган көне: 17 март, 1992 ел 

Белеме: Казан театр училищесының актерлык факультетында IV курста укый 

Гаилә хәле: өйләнмәгән 

Иң популяр җырлары: “Юк син янымда”, “Рәх­мәт, әбием”, “Син китәсең” һ.б.

 

— Ирек, Чәчкә моңа ка­дәр танылган җырчылар белән эшләде. Хәзер икәү хезмәттәшлек итәсез. Сәх­нә­дә ничек парлаштыгыз?

— Ике ел элек “Пирамида”да хәйрия концертлары оештырдым. Анда чыгыш ясарга күп җырчыларны чакырдым. Шул мәлләрдә “Кабахәт” җырын еш тыңлый идем. Чәчкә бик матур җырлый, ләкин үзе белән таныш түгелмен. Аны да шушы хәй­рия концертына чакырасы иттем. “Vkontakte”да таптым да хат яздым. Шуннан аралашырга тотындык. Озак­ка сузмыйча, хезмәттәшлек итә башладык.

— Чәчкә турыдан бәреп әйтүче, үз сүзен итүче җыр­чы. Син яшьрәк тә бит әле. Аның белән эшләү җиңел түгелдер?

— Дөрес, авыррак ияләштем. Талашкан чаклар да булды. Фикер төрлелеге туганда әйткәләшеп алабыз. Шунысы яхшы, бу хакта бик тиз онытабыз. Хәзер бер-беребезгә шундый ияләштек. Әйткәләшкәч тә, эштән кө­ле­шә-көлешә бергә кайтып ки­тәбез. Чәчкә белән кунакка йө­решәбез, күп мәсьәлә­ләр­дә икәү киңәшләшәбез. Үзем­нең холыкны да май кебек ди алмыйм. Юмарт, йомшак мин. Тик кайчак псих та булам (көлә).

— Костюмнарың оригиналь. Кыйммәткә төшәме?

— Безне меңләгән кеше карый, шуңа оригиналь булырга тырышам. Сәхнә костюмнарын уйлап чыгарам, тукымаларны озак сайлыйм. Чәчкәне дә аптыратам. Костюмнарым күп ди­гәндә 15 мең сумга төшә. Кайбер җыр­чылар кебек 100 меңлекләр дип мак­тана алмыйм.

— Чәчкә белән эшли башлаганчы кайларда йөр­дең?

— Беркайда бәреп керер­гә маташмадым, радиодан әйләндерсеннәр дип тә йөр­мәдем, күренер өчен акча да түкмәдем. 18 яшьтә ирекле рәвештә банкетларда эшли башладым, төрле дискотекаларда, концертларда чыгыш ясадым. Әкренләп зур милли бәйрәмнәргә чакырдылар. Аннан Резеда апа Төх­фәтуллина төркемендә җырлый башладым.

— Ирек, саф татар егете дисәң дә, туган телдә азрак сөйләшәсең...

— Шәһәрдә үстем. Әти-әни гаиләдә, нигездә, урысча сөйләште. Аларга моның өчен зур штраф салырга кирәк (көлә). Татарча бөтенесен аңлыйм, сөйләшәм. Әмма сүзләрне 100 % ук белеп бетермим. Шуңа кайчак, бераз кыенсынсам, төртелеп калсам, урысча җавап би­рәм. Әби-бабайларым, үзара татарча сөйләшүгә ка­рамастан, безнең белән күб­рәк урысча аралашалар иде.   Туган телне тирәнтен өйрә­нергә тырышам, аны камил беләсем килә. Моны иң зур максатым итеп куйдым. Үз өс­темдә эшлим. Бе­рәр катлаулырак сүзне аң­ламасам, шундук Чәчкәдән сорыйм, шулай исемдә кала.

Җырларыма килгәндә, барысын да сүзләренә, мәгъ­­нәсенә карап сайлыйм. Ятлап кына башкара торган гадәтем юк.

— Ирек, әти-әниеңнән аерым яшисең икән.

— Әйе, ялгыз яшим. Аллага шөкер, фатирым бар. Безнең шулай килеп чыкты: әти­ем аерым, әнием аерым яши. Алар миңа 3 яшь чакта ук аерылышты. Әби-бабаем да Казанда гомер итә. Барыбыз да бер калада булгач, кунакка йөрешәбез. Гаиләдә без өчәү. Энем һәм сеңлем бар. Таһирга 11 яшь, 5 нче сыйныфта укый, сеңлем Ринатага исә 7 тулды, ул 2 нче класста белем ала.  Миңа 20 яшь тулды. Энем белән әние­без, ә сеңлем белән әтиебез бер. Шулай булса да, өч туган еш күрешәбез, гаилә бәй­рәмнәрен гел бергә үт­кәрәбез.

— Тормышны ялгызың тарту, үз урыныңны табу җиңелләрдән түгелдер?

— Әбием аеруча зур те­рәк булды. Әти дә гел тырыша, ярдәм кулы суза. Газизләрем аерым яшәсәләр дә, миңа булган мәхәббәт­ләре көчле калды.

Алар аерылышкач, башта берничә ел әнием Эльмирада, соңрак, 10 яшьтән 15 кә кадәр әбиемдә яшәдем. 15 яшьтән 19 га кадәр әти янында тордым. Менә бер ел элек, фатирлы булып, үз кө­немне үзем күрә башладым. Аллага шөкер, ак­чам үземә җитә. Куйган максатларыма ирешергә ты­рышам, ялкауланып ятмыйм. Башыңны эшләтә белсәң, аякка авырлык килми.

— Очрашып йөргән кы­зың бармы соң? 

— Бер ел элек бер кыз бе­лән очраша башладым. Бик ошый. Мөнәсә­бәт­­ләребез җитди. Ул да мил­ләте буенча татар, Казан кызы.

Әле мин яшь. Өйләнү турында уйламыйм. 

— Нинди кызлар ошый?

— Чибәр кызлар. Акылы да булсын инде, матурлыкка карап кына тамак туймый (көлә). Кызлар гел борчый үземне, кайчак хәтта төнге сәгать 3 тә шалтыратып уя­та­лар. “Бигрәк мәхәббәт­ле­ләр инде”, дим дә борылып ятам. Бераз тыйнаграк булырга кирәк.

— Ирек, Чәчкә сине аш-су остасы дип тә мактады әле.

— Тырышам инде. Ашларның төрлесен пешерәм, пиццаны еш ясыйм, тавыкны оста кыздырам. Интернетта барысы да тәфсилләп язылган. Үсмер чакта әбиемнән күреп тә күп серләрне өйрәндем. Атнага бер тапкыр “Макдональдс”ка йөрим. Монысына бик ешларга ярамаганын да беләм. Әм­ма күңел тартыла бит шунда. Башка күп кенә студентларга хас булганча, ми­не дә гастрит борчыды. Шу­ңа коры-сарыдан баш тартып, хәзер күбрәк өйдәге ри­зык белән тукланырга, кайнар азык ашарга тырышам.

— Гастрольләрдә күп йөргәч, дәресләрне дә “тоз­ларга” туры киләдер?

— Училищеда миннән дә проблемалырак студент юктыр (көлә). Дә­рес­­ләрне бик күп калдырам. Дөрес, өйдә мөстәкыйль әзерләнәм анысы. Әмма барыбер курсташлар белән чагыштырганда, өлгерешем начаррак. “3” ле билгесенә барам. Стипендия алмыйм. Мин берәү ге­нә, ә берьюлы эшлисе эш­ләр бик күп. Өл­герүе авыр. Аң­лаган укытучыларыма рәх­мәт. Бы­ел соңгы курс, шәт, кумаслар дип өметлә­нәм.

 

 

Әтисе Илдус, әтисенең сеңлесе Зөлфия һәм аның кызы Эвелина янәшәсендә

 

Лилия ЙОСЫПОВА | 03.12.2012


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры