Дүшәмбе 19 август 2019 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“СОҢГЫ 10 ЕЛДА КӨРӘШ ҮСЕШ КИЧЕРӘ”

23-24 ноябрьдә Казанның “Ак Барс” көрәш сараенда татарча көрәш буенча республика беренчелеге үтте. Әлеге бәйге катнашучылар саны буенча узган елгы күрсәткечләрне дә узып китте — келәмдә 50 командадан килгән 447 көрәшче бил алышты. Җиңүчеләр булып икенче ел рәттән Теләче көрәшчеләре танылды. Биектау — 2 нче, Әлмәт — 3 нче. Көрәшчеләрнең сан ягыннан күп булуыннан бигрәк, тамашачыларны бер көрәшченең янә келәмгә чыгуы күбрәк сөендерде бугай. Ул — Балтач көрәшчесе, Татарстанның атказанган спорт остасы Айдар Хәйретдинов. Хәтерләсәгез, моннан 4 ел элек ул көрәштән китүе турында белдергән иде. Димәк, ки¬ре уйлаган. Ләкин элеккеге данын кайтару гына кыен бу¬лыр үзенә. Чөнки әлеге ярышта өченче әйләнештә үк җи¬ңе¬лү ачысын татырга туры килде аңа. Тагын бер сенсация. Монысы — көрәшне бизәми торганы. Чаллы көрәшчесе Рамил Хисмәтуллин көндәшенә җиңелергә теләмәгән иде бугай, хәтта “гаделлек эзләп” хөкемдарга ташланды, үз янауларын белдереп алды. Узган елгы ярышта келәмдә көндәше белән сугышуын да искә төшерсәк, Рамилдән чын мәгънәсендә сакланырга кирәк. Көрәшченең әлеге алымы Татар-башкорт көрәше федерациясе утырышында каралачак, диелде. Дәрәҗәсе елдан-ел арта барган милли спорт төребез саналган татар көрәшен менә шундый ваклыклар бер дә бизәми. Татар көрәшчеләренең исемнәре Русия, дөнья күләмендә таныла башлады, әлеге спорт төре буенча уздырылган бәйгеләр дә Татарстан җирлеге белән генә чикләнми. Бераз үзгә спорт төре булса да, татар кө¬рәшен хәтерләткән билбаулы көрәшне Казанда үтәчәк Универсиадага кертә алдык. Уңышларыбыз күз алдында. Шулай да, башкарасы эшләр җитәрлек, көрәшчеләрне тәрбиялисе бар икән әле. Тамашачыны борчыган кайбер сорауларга җавап табу өчен Татар-башкорт көрәше федерациясе Башкарма директоры Равил Гарифулла улы ХӘЙРУЛЛИН белән әңгәмә кордык.

 — Равил әфәнде, бүген кө­рәш тамашачылары, кайбер команда вәкилләренең дә хөкемдарлар эше­нә карата ризасызлык белдерүен еш күрәбез. Ри­засызлык белдергән саен һәр мизгелне кабат тикшереп карарга вакыт җитмәде ми­кән?

— Фикерегез белән килешәм — хөкем итүне камил дәрәҗәгә җиткерү кирәк. Ләкин катнашучылар саны буенча башка спорт төрләре тиңләшә алмаган көрәштә андый видео-кабатлауларны кертеп булмас иде. Эшне хөкемдарлар белән ныклап эшләүгә юнәлдерергә кирәк. Дөрестән дә, бер алымны төрлечә бәяләүчеләр бар. Шуны сизеп алган команда вәкилләре, тамашачылар, Сабан туйларында көрәшчеләрнең тормыш иптәшләре дә гаделлек сорап кычкыруын күрү, кызганычка каршы, гадәти хәлгә әй­ләнеп бара. Гаделлек кертү өчен, Татарстанда көрәш буенча хөкемдарлар коллегиясе рәисе буларак, кө­рәшне хөкем итү­че 3 хө­кемдарны төрле ра­йоннан билгеләтә башладым. Бу эш ях­шы гына нә­тиҗә бирә — күз­гә күренгән ялгышлар кими төште.

— Бәйгеләрдән соң хө­кемдарлар эшенә нәтиҗә чы­гаруны да җайга салу кирәкмиме?

— Дөрес эш турында сүз йөртәсез. Һәм мин хөкем­дар­ларга үз бәямне чыгара да башладым. Гадел эш итми икән, алга таба кайбер хөкемдарлар келәмнән читләштереләчәк. Шул фикеремне алга сөргәч, кайбе­рәүләрнең ризасызлык белдерәчәген дә беләм. Ләкин ояты качкан хөкемдарлар спортның дәрәҗәсен алга таба да төшерергә тиеш тү­гел. Ке­ләмдә гаделлек хө­кем сө­рергә тиеш. Әлеге вазыйфага билгеләнгәнемә берничә ел гына. Ул вакытта кайбер хө­кемдарларның тәгаен ра­йон “мәнфәгатен кайгыртуын” белми идем әле. Ә чынлыкта андыйлар да бар икән. “Сатылу”га нокта куярга ышандырам.

— Хоккей, футбол мең­ләгән тамашачыны стадион, боз сараена гына түгел, телевизор каршына җыя ал­ганда, милли көрәшнең үз тамашачысын булдыра алмавын ни белән аңлатасыз?

— Монысы да нык авырткан җиребез. Көрәшкә кызыксыну артуын командалар күплеге сөйләсә дә, тамашачылар аз шул. Ике көн буе барган ярышларны телевизор аша күрсәтү түгел, һичьюгы халыкны бәйге узган залларга җыясы иде. Бу уңайдан бер кызыклы фикер җиткерүчеләр игътибарны җәлеп итте. Бүген республикакүләм уздырылучы 11 зур бәйгене үз урынында калдырып, елына 2-3 тапкыр үзгә турнир оештыру кирәк, ди алар. Менә шул бәйгедә җиңүчегә 1 миллион сум, икенче-өченче урындагыларга 500 һәм 300 мең сум акча бирелсә, кызыксынучылар артыр иде, диләр. Тамашачыны җыю мәсьәлә­сендә уйланасы бар әле.  

— Елына бер тапкыр булса да көрәшчеләрне чирәмдә бил алыштырып булмасмы? Көрәшнең төп кызыгы да шунда бит.

— Бу кызыклы тәкъдим. Әлеге фикерегезне федерация утырышында җиткерергә ышандырам.

— Милли көрәшебезнең Татарстандагы бүгенге торышын ничек бәяләр идегез?

— Соңгы 10 елда ул үсеш кичерә. Бәйгеләрдә призлар мулдан бирелә, командалар саны арта. Инде бүген кө­рәш­кә игътибар аз булган районнар саны да 5-6 гына калды. Кыскасы, үз эшенә нык бирелгән остазлар, җи­тәкчеләр арта гына бара.

 

Фәрит САЛИХОВ | 03.12.2012


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

Нурислам 04.12.2012 21:09:03
Минем уземнен караш корэшкэ мондыйрак була. Татар корэше узенен усешен курэсен очен анда ин беренче гаделлек кирэк.Татарстанда узган ярышларда кайсы тренер, судья остэле янында куп ботерелэ шунын ученигына сразы караш узгэрэ.Ул сабан туенда корэштэ нэрсэ генэ ясамыйлар:...... Кыскасы яклау аркасында ялган урны-урны белэн барлыкка килэ.
 
башка фотолар
 
 
 
Информеры