Шимбә 17 август 2019 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“АВЫР БУЛСА ДА, ТИМЕР ЭШЕН ЯРАТАМ”

Лаеш районының Сокуры авылыннан узган һәркем урам якка чыгарып бастырылган калпак, төтен юлы, су агып төшә торган торба, бүрәнкәләрне күрми калмыйдыр. Алар белән Молдавиядән бирегә килеп төпләнгән Дмитрий Аржен мавыга икән.

  

“Безне Тимерчеләр нәселе дип йөртәләр”

Дмитрий гаи­ләсе белән Лаеш районының Сокуры авылына берничә ел элек килеп урнашкан. Бер кече­рәк йортны “снимать” итеп торалар. Хатыны Алена хуҗабикә. Кызлары Алинага     6 яшь. Өйләренең бер бүл­мәсе әлегә Дмитрий өчен ос­таханә вазыйфасын үти.

— Безнең якларда эш табу авыррак. Монда килгәч, шәхси эшемне булдырдым. Ярдәмче итеп бер кеше алдым. Ул да молдаван. Татарстан безгә бик ошый. Халык кунакчыл, ярдәмчел. Үз эшебезне булдыру артык зур кыенлык тудырмады. Инде бирегә ия­ләштек, бер-ике ел эчендә бу йортны са­тып алып булмасмы дип планлаштырам. Ки­ләчәк күр­сә­тер, — ди Дмитрий.

Нишләп нәкъ менә шушы эшкә алынуын сорагач, җа­вабы гади булды.

— Тимер, калай эше бе­лән берничә буын бабаларыбыз шөгыльләнгән, — ди Дмитрий. — Мин дә мәрхүм әтием Федордан өйрәндем. Ул тирә-якта дан тоткан тимерче иде. Безне туган җи­ребездә Тимерчеләр нәселе дип йөртәләр.

Калайны үз кулың белән кисү, бөгү, аннан әйбер­ләр ясау бик вак, авыр эш. Миллиметрлап үлчәп эш итәргә кирәк, хата җибәрер­гә ярамый. Азактан туры китереп булмаса, ничек кенә матур килеп чыкса да, эшкә ярамаячак. Авыр булса да, яратам шушы эшне. Иртән торып чәй эчкәч, остаханәгә чыгасым килә. Заказлар булса, клиентларны көттермим дип бөтенләй онытылып эшлим.

Биредә рәшәткәләр, мич морҗаларына калпаклар, өй кыекларыннан су агып тө­шәр өчен торбалар, төтен юлы, бүрәнкәләр ясыйлар. Аларның төрле төстәгесе бар.

 

“Калпак рәшәткә өчен чатыр кебек”

Соңгы елларда койманы тимердән, профнастилдан, баганаларын кирпеч­тән өеп ясаучылар кү­бәйде. Менә шу­шы багана өс­лә­ре­нә кайбе­рәү­ләр калпак кигезә. Аларны махсус заказ белән эшләтә­ләр. Декоратив  калпак койманы тагын да бай, матуррак итеп күр­сәтә. Әң­гәмә­дә­шем әй­түен­чә, рә­шәт­кә нинди генә материалдан эш­ләнсә дә, әй­тик, агач, кирпеч, проф­нас­тилдан, барысына да калпак килешер иде. Матур булуы өстенә ул саклау үзенчәлегенә ия. Калпак рә­шәткә баганасы өчен түбә, чатыр функциясен үти. Ничек кенә яхшы измәдән эшләнмәсен, өсте ачык торганда багана эченә язын-көзен яңгыр суы, кышын кар тула. Анда сыеклык әле бер ката, әле эри. Ул рәшәткә структурасына зыян салмый калмый. Чүп тулмас өчен дә калпак бер дигән чара.

— Калпакны төрле материалдан ясап була. Цинк йөгертелгән, полимер белән капланган металлдан эш­лән­гәннәре аеруча яхшы. Андыйлары коррозиягә бирешми, тутыкмый. Төсләр гаммасы да бай. Шулай да, ешрак куе кызыл, яшелен сорыйлар. Калпак ясау, күп дигәндә, ике көн вакытны ала. Кисү, сызу берни түгел, почмакларын ясау, бөгү катлаулырак. Аларның төрле үлчәмдәгесен сорыйлар. Шуңа барысы өчен дә махсус өлгеләр булдырдык,  — ди Дмитрий.

 

“Остаханә турында хыялланам”

Әңгәмәдәшем әйтүенчә, су агып төшә торган вертикаль торбаларны ясау да җиңелләрдән түгел. Алар язын-көзен өй кыекларыннан аккан су өчен кирәк. Озакка чыдасын дип, анысын да тутыкмый торган материалдан эшлиләр. Бү­рән­кәләрен дә ясыйлар. Алары 250-300 сум тора. Торбалар исә озынлыгыннан чыгып бәяләнә.

— Күпләр өйләрен профнастил белән тышлый. Ул нин­ди төстә, торбаны да шун­дыйга буярга заказ би­рә­ләр. Төс ягыннан проблема юк бездә, — ди Дмитрий. — Газ котелларына торбалар, мич морҗалары өчен калпак, козыреклар да ясыйбыз. Төтен юлына эшләнгән калпаклар 2 мең сумнан баш­лана. Әгәр өй түбәсенә чыккан морҗа кирпечтән икән, аңа калпак кигезәләр. Торбалардан эшлән­сә, козырек кигезеп, беркетеп куя­лар. Анысы 200-300 сум тора.

— Төтен юлы өчен калпак, козырек шулай ук яңгыр-кар үтеп, мичкә зыян салмасын, бәла-каза китереп чыгармасынга кирәк. Ул бер дигән саклау чарасы. Кешеләрдән әллә нинди хәлләр хакында ишетергә туры килә. Кайчак кош төшеп, төтен юлын капларга мөмкин. Шуның аркасында тончыгып үлүчеләр дә юк түгел. Аларның тирә-ягын эрерәк ятьмәдән дә эшләргә була, — ди оста.

Дмитрий әлегә өйнең кечкенә генә бер почмагында эш итә. Әгәр йортны сатып алса, аерым бер иркен остаханә төзеп, шунда җәе­леп эшләү турында хыяллана. Эшен бирелеп, яратып башкарган кеше максатларына ирешми калмас.

 

 

"Калпак теләсә кайсы койманы бизи"

 

Калпаклар, бүрәнкәләр һәм су агып төшү өчен торбалар

 

 

Лилия ЙОСЫПОВА | 03.12.2012


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры