Җомга 17 ноябрь 2017 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“МӨФТИЛӘР ЯРТЫ СӘГАТЬТӘ КИЛЕШӘ АЛА. ХУҖАЛАРЫ РӨХСӘТ ИТСӘ...”

Интернет чорында имамнар да заман белән бергә атларга тырыша. Вәгазьләрен мәчеттә генә түгел, интернетта twitter, facebook аша җиткерүчеләр бар. Дөрес мәгълүматны чамалап сайлап алырга ярдәм итеп, блоглар язучылар күп түгел. Информацион технологияләрне эшкә җигүчеләрдән Мәскәүнең Тәүбә мәчете имамы Шамил Галәветдинов, Русия Мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары Дамир Мөхетдиновны аерып әйтергә була. Алардан калышмаучы Сарытау өлкәсе мөфтие Мөкаддәс Бибарсов бар. Дөньяда нинди социаль челтәр эшли, шунда аның үз аккаунты, сәхифәләре ачылган. Барысы белән аралаша, сорауларга җавап бирә, булган вакыйгаларга фикерен җиткерә. Гомумән, Мөкаддәс хәзрәт үз позициясен ачык белдерә торган шәхес. Быел яз көне Болгарда “Саклаучы” сыны тирәсендә шау-шу купкач, күпчелек руханилар хөкүмәт кешеләре белән килешеп, аны куйдыруга фатиха биргәндә Сарытау өлкәсе мөфтие үз фикерендә калды, Татарстан хөкүмәте башында торучыларга кат-кат аңлатты. Мөкаддәс БИБАРСОВ белән Сарытау өлкәсе мөселманнарының яшә-еше, Русиядә мөселманнарга карата мөнәсәбәт, Татарстанда булган хәлләр һәм гаиләсе турында сөйләштек.

  

— Мөкаддәс хәзрәт, Сарытауда ничә мөселман татары яши? Мәчетләр җи­тәр­лекме?

— Мөселман халыклар саны буенча беренче урында казахлар тора, алар 70 меңнән артык, аннары без, татарлар, барабыз, 54 меңгә якын кеше исәп­лә­нә­без. Аннан азәрбайҗан, дагыстан, чеченнар. Башкортлар да шактый. Бездә урыс мөселманнары да күп. Мәчеткә җом­гага 100 гә якын урыс мө­селманы йөри. Бу — рәс­ми статистика.

Өлкәдә 9 татар авылы бар. Иң зурысы — Базарлы Караболак районындагы Ян­кә авылы. Ан­да 2,5 мең татар яши.

Сарытауның үзендә өч мә­чет бар. Берсе борынгы, икенчесе үзәк гыйбадәтха­нә, өченчесе шәһәр читен­дә татарлар күпләп яшәгән ра­йонда урнашкан. Өлкә буенча җәмәгать белән 60 тан ар­тык урында җомга намазлары укыла. Шәһәрдә татар балалар бакчасы, гимназия­се бар.

— Вакытында милли хә­рәкәт эшендә актив булгансыз. Фотоларны карасак, 90 нчы елларда Казандагы Хәтер көнендә, башка җы­еннарда катнашкансыз. Ник читләштегез?

— Дөрес, иҗтимагый эш­ем­­не татар милли хәрә­кә­тендә башладым. Татар иҗ­тимагый үзәге әгъзасы булдым. Аннары юлларыбыз бе­раз аерылды. Безнең нигез — ислам, мин моңа инанган ке­ше, ләкин фикерләрем бе­лән килеш­мәүчеләр булды. Милли хә­рәкәт сүнеп бара. Бу бар җир­­дә дә шулай. Го­мумән, милли хәрәкәт бар­мы? Сабан туе уздыра торган оешмалар бар, алар без­дә уңышлы эшли, ләкин бү­ген бу җитми бит. Милли хә­рә­кәт эшчәнлеге халык мән­фә­гатьләрен яклау, иҗтимагый фикер тудыру, максатчан рәвештә идеология өс­тендә эш алып барудан гыйбарәт. Һәрбер милләтнең үз нигезе булу зарур. Фундамент бер — ислам дине. Мил­ли хә­рәкәт һаман советлар чорында яшәгән кебек исламны читкә этәрә. Милли элита, хөкүмәт динне “антураж” шикелле генә кабул итә. Татарстанда дин турында сөй­лиләр, ләкин ре­аль дин, ислам буенча яшәү бик аз. Дин декорация булудан туктарга тиеш, аңа мө­нә­сәбәтнең үзгәрүе кирәк. Калебтә азатлык, Аллаһка гына ышану булса, шул вакытта халык алга зур адым ясаячак. Дин дип сөй­ләп, хә­рәм эш башкарсак, уй­ласак, артка тәгәрәү дә­вам итәчәк.

Татар эстрадасына карагыз, массакультураның иң пычрак үрнәкләрен үзебезгә алдык. Татар мәдәниятен күр­­­мим, татар телле маң­корт­лар булып чыгабыз бит. Кайсы ягыбыз белән алардан аерылабыз? Аракы эче­лә, хәрәм ашала, менталитет бе­лән без шул ук урыслар булып чыгабыз.

— Русиядә мөселманнарга гел каршылык чыгып тора. Мәчет ачу эшендә киртәләр туа, төзергә рөх­сәт бирмиләр. Сездә бу эш ничек куелган, хакимият тарафыннан мөселманнарга мөнәсәбәт нинди?

— Барлык проблемаларның башында үзебез торабыз. Үзебез тудырабыз, баш­каларга тагабыз, чишүләрен сорыйбыз, ә алар баш­кача, безгә уңайсыз рә­вештә хәл итәргә тырыша. Дини китапларны тыю — көнүзәк мәсьә­лә­ләрнең берсе. Берничә ел элек брошюралардан башладылар, хә­зер пәйгамбәребезнең хә­дисләренә кадәр килеп җиттек. Тыялар. Бу системалы рә­веш­тә дәвам итә. Нәр­сә­дән килә, кемгә бәйле? Ту­ры­дан-туры безгә бәйле, чөнки мөселманнар каршы дәшми, чөнки бу аларга кагылмый, кирәкми, читтә калу хәерлерәк, әнә мөфтиләр карар кылсын дип уйлыйлар. Дө­рес, ниндидер актив бар, алар тырыша, ләкин меңлә­гән, миллионлаган кеше үз сүзен әйтсә, вәзгыять үзгә­рер иде. Дәүләт мөселманнар белән исәпләшер, аларның ихтыяҗларын канәгатьләндерер иде.

Яныма киләләр, “Хәзрәт, кайчан безнең районда мә­чет төзисез?” — дип сорыйлар. Гафу, миңа гыйбадәт кылыр өчен урын бар, нигә шул район кешеләре кымшанмый, ник чарасын күр­миләр? Без эш­не ни­дән башларга, ниләр эшләргә ки­рәклеге белән ярдәм итәр­гә әзер, ләкин мәчет кешеләргә кирәк булырга тиеш. Кемдер китереп бирер, эшләр, яклап сүз катар дип фикер йөртү беткәч тә хәлләр үзгәрәчәк.

— Халык куркадыр? Мө­сел­маннардан бер бүки ясадылар бит...

— Монда курку хисе иң соңгылардан дип уйлыйм. Бүгенге халәтебез иман зә­гыйфьлегенә бәйле. Рухи, милли иманыбыз китек. Битарафлыкка баттык. Кавказ халыклары белән үзебезне чагыштырырга яратабыз. Алардан калышабыз диләр, дини белем ягыннан әллә ни калышмадык, рухи яктан, динебез кушканча яшәүгә карасак, рух ныклыгы белән ару калышабыз.

Сарытауда актив мөселманнар бар. Башка дин әһел­ләре яки хө­күмәт кешеләре ничек карар, ничек эш итик икән дип аптырап утырмыйбыз. Эшлибез. Барысына да: “Биредә без кунак та, килмешәк тә түгел, бу — безнең җиребез, без шушында яшәүче хуҗалар”, — дибез. Сарытау­да Үкәк исемле борынгы шә­һәр бар. Монда вакытында мәчетләр белән беррәттән чиркәү, синагогалар торган. Хөкүмәт кеше­ләре аны аң­лый, ул яктан артык каршылык юк, ачыктан-ачык күр­сәт­кәннәре булмады. Бүгенге чынбарлыкны кабул итеп эшләргә кирәк. Пәйгамбәребез дә башка дин әһелләре белән яхшы мөгамәләдә булган, алар белән дипло­ма­тик рәвештә эш иткән, күршеләре, хакимнәр белән ничек аралашуы безгә үр­нәк. Бу бүген дә искер­мәгән, безгә аны кулланырга кирәк. Тормыш тәҗ­рибәсе кирәк.

Ставрополь краенда укучы балаларның хиҗап киюе белән бәйле проблема калкып чык­ты, Мәскәү мөселманнарына Гаетләрдә урын җит­ми... Мөселманнардан курку кебек мәсьәләләрне мөфти­ләр башка руханилар, хөкү­мәт кешеләре белән килешеп кенә хәл итә алмаячак. Кешеләрнең актив по­зи­ция­дә булуы кирәк. Руханилар гына сорап йөрергә тиешме? Безнең зәгыйфьлегебез дә шунда, бердәм булып ихтыяҗыбызны яңгыратмыйбыз, хокукларны якламыйбыз.

Дини китапларны ни өчен тыялар? Шушы дини китапларның исемлеген булдырып, мөселманнарга, урыныбызның кайда, безнең нинди дәрә­җәдәге кешеләр булуыбызны күрсәтергә телиләр. Тү­бән дәрәҗәгә тө­шүе­безне телибез икән, Аллаһы Тәгалә башкаларга мо­ны эшләр өчен юл ачачак.

Кызганычка каршы, бу эз­лекле, мәкерле эш. Һәм бү­ген генә барлыкка килмәде. Ул тарихтан ук билгеле, без аны баштан кичердек. Урыс патшалыгында мәчет­ләр яндырылды, ру­ханиларга һө­җүм ителде. Лука Канашевичларның котырган вакытлары була. Элеккеге “ново­кре­щен­ская” конторасын бү­ген РИСИ гәү­дәләндерә, мис­сионерлары актив эшли. Бу системаны ничек бетерә алабызмы?! Дини көч булганда ничек каршы чыкканнарын, Батырша, Салаватлар көрә­шен беләбез. Бүген без ислам кушканча яшәү рәвешебез белән сис­те­ма­ны җимерә алабыз. Үзен мөселман дип санаган кеше — студент, укытучы, по­лиция хезмәткәре, журналист, эшкуар, урам себерүче, игенчеме — аерма юк, ул ислам ди­не буенча яши башласа, дә­рәҗә­без үсәчәк. Безгә сыйфатлы мөселманнар, татарлар кирәк.

Безгә чиста иман, ихлас инану кирәк. Ихлас мөэмин­нәр аз. Андыйлар күбрәк булса, хәлебез җиңеләер иде. Пәйгамбәребез янында 10 мөэмин яраннары була, шушы кечкенә төркем  бер буын эчендә кешелек дөньясын үзгәртә алды. Кешеләр арасында чын байлыкны эзләү­челәр күп икән,  вәзгыять үз­гәрә­чәк. Исламны реаль тор­­мыш­ка, яшәү рәвешенә керт­сәк, беркем дә тормышыбызга тыкшынып  “хиҗапны сал” дип әйтә алмаячак.

— Русиядәге күпчелек мәчетләр вакытында татарлар тарафыннан са­лын­ган гыйбадәтханәләр. То­ра-бара аларда татарлар хуҗа булудан туктау куркынычы бар, имамнар алышына, вәгазьләр урысча әйтелә...

— Казанда гел шушы бер сүз! Мин бу әйберне зур проблема итеп күтәрүне аң­ламыйм. Вәгазьдә руханилар исламны аңлатырга ти­еш. Җомгага төрле мил­ләт кешеләре йөри, мәчет ае­рым милләтнең милеге тү­гел. Ул — Аллаһы Тә­галәнең йорты. Безнең максат — кил­гән кешегә аңларлык телдә Аллаһ сүзен җиткерү.

Тел, милләт төшенчәсе Ал­­лаһ тарафыннан безгә бирелгән зур нигъмәт. Ата-анабызны сайлап алмаган кебек, тел, милләтне дә сайлый алмыйбыз. Без аны сакларга тиеш, һичшиксез, лә­кин имамнар җилкәсенә генә калдырырга ярамый.

Җомга намазындагы вә­газьне башта татарча татарлар өчен сөйлим, безнең татарлар да мәчеткә урысчага җиткәч кенә җыелыша башлый. 10-15 минут татарча сөйлим, аннары урысчага кү­чәм. Бабайлар да авыр аңлый. Кичәге көн белән яши алмыйбыз. Элек, чыннан да, безнең халык кайда гына барып төпләнмәсен, мәхәллә, мәчет төзи иде. Хә­зер Русиядә татарлар мәчет янында тупланмый. Без татарча вәгазь сөйләүгә каршы түгел, телгә өйрәтү, аны белүдән тыш, аны популярлаштыру, кешене кызык­сын­дыру кирәк. Ә бу милли оешмаларның вазыйфасы.

— “Facebook”, “Vkontak­te”, “Одноклассники”, “Мой мир”ның кайсын гы­на ачма, Сез утырасыз, хә­бәрләр таратасыз. Социаль челтәрдә активсыз, ә башкаларда бу сизелми. Медиа киңлегендә исламга каршы булучы көчләргә лаеклы җа­вап бирерлек көч бармы бездә?

— Зур булмаса да, бар андый көч. Бүген мөселман блоггерларының активлашуы кирәк, алар ислам, җәм­­гыятькә файда китерер­ләр иде. Башка руханилар интернетта ни өчен пассив, белмим, үзләреннән сорагыз. Ләкин бүген интернет технологияләрен кулланмау артта калганлык билгесе. XXI гасырда яшибез бит! Ди­ни белеме булганнарның һәр­берсен бу эшкә чакырам, өн­дим. Бүген мөселман өммә­тенең яртысы виртуаль тормышта утыра. Вакытында “Одноклассники” сәхифәсендә “Пря­мой путь” исемле төр­кем оештырдык. Шулкадәр күп кеше теркәлде, көн саен сораулар яудыралар, без, 6 кеше, аларга җа­вап бирергә өл­гер­ми идек. Димәк, ихтыяҗ бар.

— Идел ярында, Болгар җирендә “Саклаучы” сыны куюга беренчеләрдән булып каршы чыктыгыз. Баш­калар сынды, күнде, ә Сез соңга кадәр каршылык күр­сәттегез. Сезне пиарчы ди­деләр. Ул гамәлегез өчен зыян килдеме?

— Мине тәнкыйтьләгән ке­шеләр шундый ук пиарчы булып карасын әле, каршы торырга ихтыяр көчләре озакка җитәр иде микән?! Җиңел булмады, никадәр авыр булганын үзем генә беләм, бар нәрсәне дә әйтеп бетереп булмый. Зыян килдеме? Аркадан “маладис” дип кагучылар әллә ни булмады, миңа каршы чыгулар, интернетта пычрак атулар юкка гына килеп чыкмады бит! Мәҗлес саен бер чәй табыныннан икенчесенә кү­чеп йөрсәм, берни булмас иде, ә актив позициядә торуым “исламофоб”ларның ачуын чыгарды, эт урынына ябырылдылар, күпме язмалар чыкты бит. Бу әле күзгә күренгәне генә. Сез белмәгәне дә шактый.

— Татарстанда вәзгыять катлаулы. Читтән караганда бездә хәлләр кайсы як­ка барганы күренәдер, бәл­ки?

— Миңа бәя бирү авыр. Татарстанда кызганыч хәл­ләр булып тора, шуны күреп, уйлап йөрәк әрни. Татарстанны туздырмасалар ярар иде... Вәлиулла хәзрәт Якуповның да үтерелүе җил­ләр­нең каян искәнен чамалап була. Ул үзенең соңгы чыгышларының берсендә  бер-беребезгә “изм” дип ярлык такмыйк, алардан арыныйк, дип бергәләшеп эш­ләргә чакырды. Шуны әй­түе булды, аны юк итте­ләр. Дагыстанда шә­ех Сәид әфән­дене үтерделәр. Ул да идеологик яктан ки­леш­мә­гән якларны берләшергә чакырды, фатиха бирде һәм үтерелде. Кайбер даирәләргә мөселманнарның үзара ызгышып яшәве яхшы иде, ә менә уртак телгә килү куркыныч. Монда зур сәяси көрәш ба­ра, без күпне белмибез, күр­мибез, чамалый гына алабыз.

Татарстан президентының милли һәм дини сәясәте булырга тиеш. Дин, мил­ләт өчен күңеле белән янучылар күп, алар белән бергә җыелып, уртак фикергә килеп, юнәлешне билгеләргә кирәк. Бүген ул юк. Дини яктан да кайбер адымнар уйланылмыйча, тиз арада башкарыла. Аннары терсәкне тешләргә кала, ләкин соң була.

Татарстанда да мөфти мөфти булырга тиеш. Бүгенге җәмгыять төрле карашлы кешеләрдән, төркемнәрдән тора. Авыр эш, ләкин аларны туплап, берләштерү ки­рәк. XXI гасырда яшибез, телибезме-юкмы, кешенең фи­керен бастыра, тыя алмыйбыз. Традицион ислам терминологиясе белән уйнап, хөкүмәтне алдамыйк.

— Мөфтиләр бер-берсенә үпкәләгән кыяфәттә йөри бит, санлашмыйлар, юл бирми, киңәшләшми­ләр дигән фикер туа, югый­сә барысы да татар...

— Үпкәләү юк монда. Кем кем белән хезмәттәшлек итә, шунда проблема! Кем кем белән дуслаша, кем­нән киңәш соравын карасагыз, барысы да ачык күренә.  Мөфтиләр арасында шәхси каршылык юк, алар очрашып, ярты сәгать эчендә килешә ала! Проблема хуҗаларында, алар бе­лән идарә итүчеләрдә.

Татарстанда Равил хәз­рәт Гайнетдингә шулкадәр күп пычрак атылды, журналистлар, язучылар каршылык күрсәтте. Кемнең заказын үтәделәр? Равил хәзрәт­не якыннан беләм, аның эшчәнлеген, тырышлыгын кү­рәм. Аңа реаль басым бар. ТР мөфтияте, диния нәза­рәте кебек тик торса һәм хуҗалары белән ризалашса, басым булмас иде. Аллага шөкер, әлегә ул чыдый, сабыр итә.

— Мөкаддәс хәзрәт, Сез­нең турыда бик аз бе­лә­без. Әти-әниегез кем, кайда укыдыгыз?

— Чыгышым белән Пензаның данлыклы Урта Әләзән авылыннан. Әтием Аббас  вафатына 40 көн булды. Авырды, 75 яшендә дөнья куйды, Аллаһның рәхмә­тен­дә булсын. Әнием Фатыйма, әлхәмделилла, исән-имин. Аңа 73 яшь. Ул Уфада яши, ике сеңлем дә шунда тормыш корды. Без гаиләдә       5 бала үстек, мин беренче ба­ла булып туганмын, бер энебез вафат, дүр­тәү калдык.

Әтием дини белемле кеше иде. Ул 1971 елда Бохара мәдрәсәсен тәмамлады, Уфада имам итеп билгеләнде. Без гаилә белән Уфаның иске диния нәзарәте бинасында яшәдек. Гаиләбез зур иде, мосафирханә бар, 10-11 карават торды, берсендә мин йокладым, көн саен илнең төрле поч­ма­гыннан имамнар килә иде. Шулар белән күрешеп, сүзлә­рен тың­лап үстем. Аларның кө­рәк кадәр зур сакаллары бар иде. Бүген боларга ваһһаби дип тамга салырлар иде. Алар динне яратучылар, хәрәм белән хәләлне аера белүче, намазларын калдырмаучы гаделлек өчен көрә­шүче мөэминнәр иде. 

Армиядә хезмәт итеп кайт­­кач, мин дә әтием кебек Бо­харага юнәлдем. Анда 6 ел укыдым. Аннары дөньяви белем дә алдым, Дәүләт хезмәте академиясенең политология бүлеген тәмамладым.

— Сезнең ике хатыныгыз бар, берсе милләте буенча чечен, диләр, дөресме бу?

— Хатыннарым аерым тү­бә астында яши. Бу миңа комачауламый, хатыннар да тату. Беренчесе — татар, икенчесе чечен мил­ләтен­нән. 7 балам бар: 4 кызым,  3 улым. Шамил исемле оныгым бар.  Ба­рысы да татарча белә. Балаларым белән урысча сөйлә­шә алмыйм. Сарытауның татар гимна­зия­сендә белем алдылар, укыйлар. Өлкән­нә­ре эшли, берсе Төркиядә укый.

Мәктәптә бернинди мөф­ти баласы дип карау юк. Кыз­ларым барысы да хиҗаптан йөри. Моңа беребез дә күндермәдек, бу үзләре сайлап алган юл. Шөкер, әлегә авырлыклар туганы булмады. Гаиләм турында артык сүз сөйләргә яратмыйм, аларның фотоларын да бер җирдә дә күрсәтмим, мин гаиләмдә бәхетле, якыннарымның бәхетле булулары өчен җавап тотамын. Шу­ны тоеп яшәү җитә.

Урта Әләзәнгә еш кайтып йөрим. Анда әнинең ике абыйсы яши. Авылны, халкын яратам. Үзенчәлекле сала бит ул! Бер генә мисал — вафат булган авылдашларны читтә җирләмибез, үз авылыбыз зиратына алып кайтып соңгы юлга озатабыз.

Мунчаны бик яратам! Мун­ча дисәләр, ерак чакрымнар үтәргә ризамын. Яраткан шөгыльләрем бар, ләкин аларга вакыт калмый, катлаулы очкыч, көймә конструкторларын җыярга яратам.

 

Римма БИКМӨХӘММӘТОВА | 03.12.2012


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры