Радик Сәләхетдинов һәм аның элеккеге хатыны Илсия белән бала аркасында килеп чыккан шау-шуны ишетми, күрми калучылар бик сирәк булгандыр. Узган атнада ул 1 каналдагы “Пусть говорят” тапшыруы аша бар илгә таралды. Беркемне битараф калдырырлык булмаса да, авылда яшәүче татарлар аеруча кызыксынып, кайгырып торды алар өчен. Аерылышулар булса да, безнең халык аны ничек тә тыныч кына үткәреп җибәрергә тырыша. Ә болар әнә үзәк телевидениегә хәтле барып мөнәсәбәт тикшерделәр. Иреннән французга киткән татар хатынын, ни дисәң дә, еш очратмыйсың.
Радик тумышы белән Апастан. Илсия — Казан кызы.
— Ул вакытта минем дә Казанда яшәгән чак. Илсияне иртән, эшкә барганда күреп алдым. Төнлә белән явып киткән яңгырдан соң урамнар шактый пычрак иде. Туктадым да: “Кирәкле җирегезгә илтеп куйыйм”, — дип тәкъдим иттем. Аннан соң 8 Март бәйрәмендә котладым, — дип үткәннәрне искә ала Радик. — Шуннан очраша башладык. Ярты елдан соң өйләнешергә булдык.
“Барысы да булсын дип хыялландым”
Ул вакытта Радикка — 27, Илсиягә 22 яшь була. Яшь пар заманында кәләшнең әнисенә бирелгән фатирда яшәп китә.
— Бер бүлмәле, шактый иске иде ул. Стеналары буялган, идәненә фанер җәелгән. Без кергәндә тәрәзәләрендә гардин да юк иде. Гаилә булгач, барысы да булсын дип хыялландым. Шушында яшисе дип, эшләгән акчамны фатир ремонтлауга кертеп бардым. Бигрәк тә Илсия бәби көткән вакытта күп эш башкарылды. Бөтен җирне яңарттык. Иң кыйммәтле обойлар, кондиционер, кафель, түшәм. Иске берни калмады.
Эшләгән чакта Илсияне үзем алып бара идем, кич белән каршы алдым. Бала тугач, фигурам бозылды, фитнеска йөрисе килә, дигәч тә каршы булмадым. 30 мең сумга бер елга “Планета фитнес”ка абонемент алдык, матур сапоги, үзе теләгән хушбуй — бар да Илсия теләгәнчә булды. Мин аны мактанып та, башкалар алдында яхшы ир булып күренәсе килүдән дә әйтмим. Янымда һәрвакыт чибәр хатын булуын теләдем. Анысы бер миңа гына хас сыйфат түгел. Бөтен ир шулай тели, — дип сөйләвен дәвам итә Радик. — Инсафка 6 ай чамасы булгандыр, “Бала белән өйдә утырып тәмам арыдым. Ял итеп кайтасы килә”, дигәч, Илсияне дус кызы белән чит илгә диңгез буена җибәрдем. Аннан кайткач, инглиз телен өйрәнәсе килүен белдерде. Тиздән универсиада, югары хезмәт хакы белән эш табу да җиңеләячәк, дип аңлатты ул моны. Анда да каршы булмадым! Төрле курсларга йөрде, репетитор белән шөгыльләнде. Ул укыган чакта бала белән мин утырдым. Чит телләр өйрәнү шәһәрдә шактый зур чыгым сорый. Эфирдан Илсиянең “мин укыганда ул дуслары белән сыра эчеп йөрде” дигәне бер дә дөреслеккә туры килми. Иң ачу китергәне дә шул.
Инглиз телен өйрәнәм, сәламәтлегемне ныгытам дип, Илсия берничә тапкыр чит илгә китә.
— Кайда да булса укыган кешегә диплом бирәләр, сәламәтлеген ныгыткан икән — белешмә. Илсия миңа берни күрсәтә алмады, — ди Радик.
Шулай йөри торгач, көннәрнең берендә хатын кайта да иренә: “Мин чит илдә эшкә урнашырмын, мөгаен. Анда хезмәт хакы да югары. Мондагы кебек 10 мең түгел”, — дип әйтә.
— Миңа шок булды. Ничек инде? Ә мин, бала, дидем, көчкә телемне әйләндереп. Әмма Илсиянең бер дә исе китмәде: нәрсәсе бар инде аның, диде. Кыскасы, кич буе сөйләшеп тә бер-беребезне аңламадык. Илсия икенче көнне үк аерылышырга телим дип гариза язды. Кабат-кабат йөрерлек булмасын дип, алиментка да биргән. Аерылышырга теләве бер хәл, әмма алиментка бирүен аңламадым. Малай минеке бит. Мин аның белән аерылышмыйм. Моңарчы ничек караган булсам, аннан соң да шулай карар идем, — дип ачынып сөйли Радик.
Ике еллап кына яшәгән Сәләхетдиновлар гаиләсе шулай чәлпәрәмә килә.
“Инсафны әнисенә каршы котыртмыйм”
— Аерылышканда бала, гадәттә, әни кеше белән кала. Инсаф янына гел барып, кирәк-ярагын алып тордым. Ул Казанның Нагорный бистәсендә, Илсиянең әти-әнисе янында иде. Беренче килүемдә үк әби кеше мине куып диярлек чыгарды. “Бала күңеленә авырлык китерәсең. Килеп йөрмәвең хәерлерәк”, — диде. Шундый авыр булды. Мин аның әтисе бит. Мине күргәч, балага ник авыр булырга тиеш ди әле?! Ә берсендә Инсаф бабасы белән генә калган иде. Әнисе тагын ял итәргә киткән икән. Инсаф астына сигән, мин килгәнче күпме шулай йөргәндер. Үрмәли торган чагы — колготкиеның тезләре пычранып беткән. Идәндә сохарилар кибә, ниндидер вак банкалар, электр чыбыгы, очлы әйберләр ята. Мин килеп-китеп йөри торган әти, әнисе диңгез буенда чираттагы ялында. Безнең бала кемгә кирәк? Әбисе белән бабасынамы? Ул көнне бик авыр уйлар белән чыгып киттем. Өйгә кайтасы килмичә, киңәшләшергә дип туганыма кердем. “Белер-белмәс сөйләшеп утырып мәгънә юк. Әйдә, адвокат яллыйк”, — дип тәкъдим итте ул.
Бер башлаган эшне әти кеше тиз тота. Икенче көнне үк Нагорныйдагы йортка участок полициясеннән, балигъ булмаган балалар оешмасыннан тиешле кешеләрне ияртеп килеп, барысын да күрсәтә.
— Андагы тәртипсезлеккә барысының да исе китте. Бөтенесен теркәп документлар әзерләгәч, баланы алып Апаска кайтып киттем, — дип сөйләвен дәвам итә Радик.
Соңрак суд була. Кечкенә Инсаф әтисе белән яшәргә тиеш дигән карар чыгарыла.
— Бала белән кайчан күрешергә була, нинди көннәрдә — барысын Илсия үзе хәл итте. Әйтик, 23 февральдә минем белән булса, 8 мартны малай әнисе белән үткәрергә тиеш. Җәйге ялның яртысын минем белән, калган яртысын әнисе янында. Яңа елны чиратлап. Һәм аена ике тапкыр ялларда. Илсия барысын да үзе төзеде. Аның бер генә җөмләсенә дә каршы килмәдем. Укыдым да имзамны куйдым.
Хәзер Инсаф әтисе Радик һәм әбисе (Радикның әнисе — А.С.) белән Апаста яши. Башкаларныкыннан берни белән дә аерылмаган йорт. Һәрберсенең үз бүлмәсе, бөтен уңайлыклар өй эчендә, җылы су да бар. Инсафның аш бүлмәсендә кечкенә генә үз өстәле. Мин килгәндә ул балалар бакчасында иде. Ә Илсия хәзер Франция килене. Ире чып-чын француз.
— Ничек кенә булмасын, бернигә үкенмим. Идеаль гаиләдә, әлбәттә, бала үз әтисе, үз әнисе белән үсәргә тиеш. Ләкин шулай килеп чыккан, нишлисең. Моның белән тормыш бетми бит. Мин әле яшь. Киләчәктә барысы да яхшы булыр дип уйлыйм.
Радик белән фотолар карап утырабыз. Альбомнан берсе дә алып ташланмаган. Үзләренең туй карточкасы да, яңа туган сабыйларын бергәләп коендырганы да шунда.
— Инсафны әнисенә каршы котыртмыйм. Һаман саен күрсәтәм. Ничек кенә булмасын, ул аның әнисе бит.
Бала-чаганы котыртып та, мәҗбүри яраттырып, теләмәгән сүзләрне әйттереп тә булмый. Радик белән телефонга төшереп алынган видеоны карыйбыз. Әтиле-уллы өйдә сөйләшеп утыралар.
— Улым, әйдә әниеңне алып кайтабыз?
— Юк! Кирәкми! Мин бит аны яратмыйм!
— Нишләп инде? Ул бит сине ярата.
— Юк дим. Кайтмасын. Мин сине яратам, әтием. Ул кирәкми. Әйдә, мультфильм карыйк.
— Хәзер Илсия, баланы үземә алам, дип йөри. Ләкин моңа беркайчан риза булмаячакмын. Илсия ул иренең беренче хатыны түгел. Аның үз баласы бар. Элеккеге хатынында калган. Үз баласын тәрбияләмәгән иргә кешенеке ник кирәк? Апаста бала үстерергә бөтен шартлар бар. Авылның саф һавасы, экологик яктан чиста ризыгыннан алып балалар бакчасы, спорт сарае, чат саен кибетләр дисеңме. Бала тәрбияләү Франциядә яшәп ике тел өйрәтү генә түгел бит әле ул...
“Мин аны беркайчан яратмадым!”
— Радик белән танышканда элеккеге йөргән егетем белән араларны өзеп, күңелсезләнеп йөргән чагым иде, — дип сүз башлады Илсия. — Мин аны беркайчан яратмадым. Дус кызларымның күбесенең гаиләсе бар. Ялгызак булып арада бер мин генә калып килә идем. Шуңа күрә Радик, өйләнешик, дип тәкъдим ясагач, ризалаштым. Үземә генә бик күңелсез иде. Берәр ел яшәрмен дә аерылышырбыз дип уйладым. Балага узгач, табарга булдым.
Радик бигрәк юньсез кеше булып чыкты. Үз өстендә эшләми, берни укымый, юмор хисе юк. Менә хәзер балабызга 3 яшь тулып китте. Ул бит бер әкият тә белми! Әле балалар бакчасына йөргән була! Минем дә әти белән әни гел эштә булды. Әмма кичләрен көн дә бер әкият булса да укымыйча йокларга ятыш юк иде. Радик үзе дә китап укып үсмәгән. Шулай булгач, кая инде Инсафка әкият уку?! Балага әнисеннән аерылу зур травма ул. Менә хәзер аны аена 2 тапкыр гына булса да күрер өчен Франциядән Казанга күченеп кайттым. Ләкин Казан—Апас арасы 140 чакрым. Шәһәр “бөке”ләреннән чыгып, 3 сәгать анда кайтасы һәм нәкъ шулай ук кире киләсе бар. Икенче көнне тагын шундый михнәт кичереп, Инсафны әтисе янына илтеп куярга кирәк. Безнең күп вакыт аралашып түгел, юлда уза бит! Юлга вакыт әрәм итмичә, Апаста гына калып булыр иде, бәлки. Әмма анда кая барасың?! Берни юк бит, баткаклык! Авыл халкы шуңа эчә инде ул. Эш тә юк, барып ял итәр, аралашыр урын да юк.
Илсиянең хәзерге ире Дани исемле. Аңа 37 яшь икән. Алар французча аралашалар.
— Дани мине үзенең акылы, фикерләве белән гашыйк итте. Ул тыныч холыклы, яхшы кеше. Аңа 200 % ышана алам. Әлбәттә, мине монда беркем аңламый. Интернетта минем турыда әллә ниләр язалар. Татар ирләренең күпчелеге үпкәләгән. Француз к...гы кирәк булдымы, диючеләр дә бар. Ә хатын-кызлар сүксәләр дә, эчтән генә барысы миңа кызыга, көнләшә бит. Мин аның шулай икәнен тәгаен беләм. Мондый бәхет кемгә тәти әле?!
— Казанда яшисең киләме, әллә Франциядәме? — дип кызыксынып сорашам Илсиядән.
— Нинди юләр сорау! Әлбәттә, Франциядә! Акылы булган һәр кешенең шунда яшисе килә инде ул. Монда бигрәк начар бит. Аеруча юллар коточкыч. Безнең 9 еллык машина, белмим, монда тагын 1 елга түзәр микән?
Сүз башы бала булса да, ахыры менә шулайрак, начар ил, ямаулы юллар белән тәмамланды. Илсия берәр зур түрә гаиләсендә бердәнбер иркә кыз булып үссә, шулай дип сөйләвенә, бәлки, исем дә китмәс иде. Әмма гади эшче гаиләсендә 3 бала үскән бит алар. Чит илләрдә йөреп кайткан да хәзер үз иленнән, үзенең туган теленнән оялып (Илсия белән урысча сөйләштек. Хәзер миңа шулай җайлырак, дип аңлатты ул моны — А.С.), чирканып сөйләве бер дә матур күренеш түгел. Дөнья бит әле ул бер алдын күрсәтсә, биш тапкыр арты белән борыла.
Гаилә таркалу күңелле хәл булмаса да, бу очракта, бәлки, хәерлесе дип карарга кирәктер, минемчә. Ни дисәң дә, бала әтисенең ышанычлы кулларында бит.
Алсу САБИРОВА | 03.12.2012
гэлгенэ | 15.12.2012 08:00:42 |
Радик молодец син Бэхетен булыр синен Илсиянен бу бэхете бер еллык инде сина кайтырга телэр ул лэкин кабул итмэ Син тырыш егет йомшак Тагын абына курмэ |