Шимбә 24 август 2019 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“СӘНГАТЬ ЮЛЫН САЙЛАП, ИКЕ КУЯН КОЙРЫГЫН ТОТТЫМ”

Яшь җырчы Илнар Ялалов Хәйдәр Бигичев иҗатына гашыйк. “Хәйдәр абый кумирым. Аның һәр җыры үлмәс әсәр. Көннәр буе тыңлап та туйдырмый. Аннан үрнәк алам, репертуарыма җырларын күбрәк кертергә тырышам”, — ди ул. Илнар үзе дә талантлы егет. 2010 елда “Татар моңы” конкурсында II урынны яулады. Казан тамашачысы алдында “сольный” концертын куеп, имтихан тотарга да өлгерде. — Илнар Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында эшләп йөри. Анда теләсә кемне алмыйлар. Илнарның тавышы иркен, ретро җырларны рәхәтләнеп суза. Университетны кызыл дипломга тәмамлады. Классымда укып чыккан егетләрне гел контрольдә тотам. Илнарның эстрадада киләчәге өметле күренә, — ди аның турында остазы Венера Ганиева.

 

Безнең белешмә:

Тулы исеме: Илнар Илсур улы Ялалов 

Туган урыны: Актаныш районы 

Туган көне: 5 октябрь, 1984 ел 

Белеме: Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының вокал, Казан кооператив институтының икътисад-менеджерлык бүлеген тәмамлаган

Гаилә хәле: хатыны — Ләйсән, уллары Аязга 3,5 яшь 

Иң популяр җырлары: “Кунак кызы”, “Ике йөрәк”, “Авылым” һ.б.

 

— Илнар, Ялаловлар турында сүз чыкса, беренче чиратта җырлы гаилә булуыгызны әйтәләр. “Гаилә” ансамблегез белән якыннан таныштыр әле. Син ни­чә яшьтән җырлыйсың?      

— Бала чакта бию түгәрә­ге­нә яздырдылар мине. Ал­ты яшьтән җырлый башладым. Шул чакта ук сеңлем белән бергә әти-әнигә ия­реп, район авылларында концертлар куеп йөрдек. Дүр­тәү булгач, “Гаилә” анса­м­бле исеме астында чыгыш ясадык. Сеңлем Айназ бе­лән дуэтлар да башкардык. Күп кенә конкурсларда катнашып, призлы урыннар алдык. Әбием Флера исә оста гармунчы. Барысы да җырлый, бии бездә. Мин кемгә охшыйм инде тагын?! (Көлә.)

Әти-әнием Актанышта ма­тур гына яшәп яталар. Әтием Кәзкәй авылында Кадетлар мәктәбе директоры. Әнием Лилия Актанышта балалар иҗаты үзәгендә эшли. Әле җыр һәм бию ансамбле оештыру белән мәшгульләр. Әти-әнидән күрептер, ми­ңа да кечкенәдән сәхнә “чи­ре” күч­те.

— Мәктәпне тәмамлагач, математик-кибернетик белгечлеген үзләштерергә теләгәнсең. Нәрсә туктатты?

— Күпме генә кызыксынсам да, сәнгать юлыннан китәргә уйламаган идем. Казанга килгәч, КДУның математика-кибернетика факультетына керергә теләп, документларны шунда бирдем. Әни исә үтеп барышлый гы­на, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетына да кереп чыгыйк, тавышыңны тыңлатып карыйк, диде. Шул җөмләсе белән минутлар эчендә киләчәкне хәл итте дә куйды. Аңа бик рәх­мәтлемен. Кибернетика факультеты бө­тенләй баштан чыгып очты. Венера Ганиева классында белем алдым. Һич кенә дә үкенмәдем.

Параллель рәвештә икенче белгечлек үзләштерергә дә өлгердем. III курста Казан кооператив институтына кердем. Анда икътисадчы-менеджер белгечлегенә укыдым.

Математикага килгәндә, мәктәптә иң яраткан фәнем булды. “5” легә генә укыдым.

Университет кочагыннан күптән китсәк тә, остазыбыз Венера Ганиева бер дә күз уңыннан ычкындырмый. Бик таләпчән ул. Киңәшләрен биреп кенә калмый, орышкан вакытлары да була иде (көлә). Хәзер күбебез өй­ләнде, гаиләле булдык. Зур үстеләр, ди бугай, алай ачуланганы юк (көлә). Әмма тәнкыйтен әйтеп, вакытында төзәттереп ба­ра. Тәү­ге альбомым чыкканда да җырларны сайлашты, һәр чыгышым алдыннан ба­ры тик аның белән киңәш­лә­шәм, ул кушканча эшлим. Ир-­ат җырчылардан кумирым Хәйдәр Бигичев булса, хатын-кызлардан — Венера Әхәтовна. 

— Илнар, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрына укуны тәмамлагач ук урнаштыңмы?

— Әйе. Бу очракта да туры юлны Венера Ганиева күр­сәтте. “Шунда эшкә барып карамыйсыңмы?” — диде. Театрда артист булып эшлим. Ел саен гастрольгә чит ил­ләргә барабыз. Күп операларны итальян, француз телләрендә башкарабыз. Итальянчаны бик үк яхшы бел­мәсәм дә, азрак аңлыйм, укый алам. Бик җайлы истә кала.

Опера һәм балет театрында эшлә­сәм дә, күп вакытым эстрадага китә. Анда үземнең кечкенә генә булса да урынымны булдырасым ки­лә.

— Сәнгать юлына өстенлек бирүең хатының Ләй­сән белән дә кавыштырган икән. Аның белән кайчан гаилә кордыгыз?

— Әнинең бу университетка кереп карарга тәкъ­дим итүе мәхәббәтемне табарга да булышты. Ике куянның койрыгын тоттым булып чыга (көлә). Ләйсән бе­лән университетта I курста укыганда таныштык. Мин аны беренче көнне үк күреп алдым, гашыйк булдым.

Ләйсән — Казан кызы. Биш ел матур гына очрашып йөреп, университетны тә­мамлагач, өйләнешеп тә куй­дык. Аллага шөкер, гаилә корганга да тиздән 5 ел була. 

Ләйсән университетның хор бүлеген тәмамлады. Ул ТР Мәдәният министрлыгында, республика методик үзәгендә эшли.

— Улыгыз Аяз күпмелек булды?

— Аязга 3,5 яшь. Ул бакчага йөри. Бу арада эшләре тыгыз әле. “Йолдызлык” конкурсына әзерләнә. Анда сөй­ләү, конферансье буенча көч сынашачак. 

— Илнар, сеңлең бүген ниләр белән мәш­гуль?

— Безнең киресенчә килеп чыкты. Мин математика юнәлешендә китмәкче идем, сәнгатькә чумдым. Айназ бию турында хыялланды, әм­­ма икътисадчы белгечлеген үзләштерде. Ләкин барыбер үз дигәненә әйләнеп кайтты. Казанда берничә җирдә бию түгәрәкләре ачып, шул өлкә­дә үз бизнесын булдырды. Айназның кул астында кечкенә балалардан алып олы яшьтәге апа-абыйларга хәт­ле биергә өйрәнә. Сеңлем кияүдә, быел җә­ен гөрләтеп туй уздырдылар.

— Илнар, эстрада йолдызларының волейбол командасы оештырып, төрле ярышларда актив катнашуы турында белмәгәннәр бик аздыр. Ул составка ни­чек килеп эләктең?

— Без башта Милиция укыту үзәгенә җыела идек. Соңрак “Динамо”га йөри башладык. Әлегә бераз туктадык.

Монда килеп кушылганчы Казан футбол яратучыларының 3 нче лигасында уйнадым. Җәрәхәт алып, аякны авырттыргач, аннан китәргә мәҗбүр булдым. Әмма кү­ңел­гә нәрсәдер җитмәгән ке­бек иде. Волейболга күч­тем.

Составтагы Зөфәр Хәй­ретдинов, Рәсим Низамов, Айдар Әгъләмов, Булат Нигъ­­­мәтуллиннар белән гел аралашып яшәгәч, бергә уйнап китү бик җайлы булды.

Волейболга йөрү бер яктан очрашу өчен сәбәп булса, икенчедән, үзеңне формада тотарга бер дигән ча­ра. “ТНВ” каналы да гел төр­ле ярышлар, эстафеталар үткәреп тора. Шахмат-шашка уеннарына да гашыйкмын. 

— Синең оста балыкчы икәнеңне дә беләбез. Балыкка еш йөрисеңме?

— Моны хоббием дияргә була. Кармак тотып сәгать­ләр буе утыра алам. Ел саен  гастрольләр белән Голландия, Бельгия илләренә чыгабыз. Анда, мөмкинлек булган саен, балыкка барырга тырышабыз. Ышанмассыз, хәтта 17 кг лы карплар, сазаннар эләктердек. Кү­тәреп торуы авыр иде, кармак ничек чыдый диген?! Казанда андый зурларны үземнең дә, дусларның да тотканы юк. Мондагы елга-күлләрдән бер-ике килограммнан артыкларын эләктергәнебез юк.

— Гастрольләрдә ул балыкны нишләтәсез?

— Әрәм итмибез анысы (көлә). Ыслыйбыз, тозлыйбыз, кыздырабыз. 17 кг авырлыктагысын Корбан бәйрәме алдыннан тоткан идек. Шуннан уха пешердек, тәмле итеп кыздырдык. Балык ризыкларын бик яратам. Күл балыгын аеруча үз итәм.  

Балыкка кышын да баргалыйбыз. Махсус киемнәрем, кармакларым бар. Тик вакыт кына җиткереп булмый.

Эстрада йолдызларыннан торган волейбол командасы (Илнар 8 нче номер астында)

 

"Балыкка йорү – хоббием"

 

 

 

Лилия ЙОСЫПОВА | 03.12.2012


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

Илнар Ялалов 12.12.2012 00:15:14
Рэхмэт Энже.
 
лэлэ 09.12.2012 00:11:29
вот балык бу ичмасам
 
энже 07.12.2012 22:34:33
Илнар!Сезне без телевизордан хэрчак кузэтеп барабыз.Коннэн кон усэсен, тавышын бик матур. кунелгэ май булып ята. Узен бик сойкемле.куз тимэсен.Так держать!
 
башка фотолар
 
 
 
Информеры