Шимбә 24 август 2019 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
ОЛЫ ШЫҢАР ЧИШМӘЛӘРГӘ БАЙ

Шушы җәйдә генә төзекләндерелгән әлеге чишмә Саба районы Олы Шыңар авылының кыл уртасында урнашкан дисәң дә була. Яңарту эшендә авылның мөхтәрәм кешеләре — татар җырчыларын танытучы “Барс-Медиа” фирмасына нигез салган бертуган Гәрәевлар булышлык күрсәтсә, төзекләндерүне Олы Шыңарның оста куллы ир-атлары башкарган.

 — Олы Шыңар чишмәләргә бай авыл. Аның нәкъ уртасында гына да 4 кизләү бар, — дип сөйләде Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Заһидуллин. — Аларның өчесе улаклы, берсе өй рәвешендә тышланган. Ике улаклы чишмәдә кер чайкыйлар, өй рәвешле тышланылган һәм агач улаклы, өсте капланган кизләүләрдән эчәргә су алалар. Өсте каплаулы, агач улаклы чишмәнең суы бигрәк тә йомшак. Кайнаткач, юшкыны да аз. Ә өй рәвешендә эшлән­гәненең суы катырак. Кер чайкый торган калай улаклы чиш­мәнең суы бераз тозлырак, ди авыл халкы. Элек бу киз­ләүләргә атлар эчерергә төшүләре дә мәгълүм.

Шунысы кызык, халык әлеге чишмәләрдән еш кулланса да, никтер аларның исемнәре юк. Ә Олы Шыңар авылыннан бераз читтәге кизләүләрнең үз атамалары бар. Әйтик, Изгеләр чишмәсе (Хозер Гата чишмәсе), Шыңар чишмәсе, Сабир чишмәсе, Мөхәммәтҗан чишмәсе. Хәтта Аракы чишмәсе дә бар икән Олы Шыңарда. Элек көмешкә куган вакытта тау итәгеннән бәреп чыккан әлеге кизләү суыннан файдаланучылар булган, дип сөйлиләр авылда.

 

Фәрит САЛИХОВ | 10.12.2012


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры