Дүшәмбе 19 август 2019 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“ТӘКӘЛӘРДӘН 50 КИЛОГРАММ ИТ ЧЫГА”

Саба районының Миңгәр авылында гомер итүче Шәйхуллиннар гаилә фермасында нинди генә кош-корт, терлек юк! Ишегалды һәм җылы абзарлары тавык-чебеш, каз, күркә тавышына күмелгән. Ә терлек абзарындагы ят нәселле сарыклар, атларның баш санын тиз генә исәпләп тә булмый. Әле болары без күреп ияләнгән кош-корт һәм терлекләр генә. Алардан тыш Вәҗиһә һәм Наил Шәйхуллиннар умарта тоталар, бытбылдык, индоүрдәк, мисыр тавыгы (цесарка) кебек кошлар, хәтта пони да асрыйлар. — Бер-берсенә комачау итми алар, — дип сөйли йорт хуҗалары, әлеге төрлелек турында сүз чыккач. — Төрләре күп булгач, үзебезгә дә кызык. Киләсе елга тәвә кошы алырга уйлыйбыз. Ферма гына түгел, зоопарк та бу безнең. Кем генә кунак булмады монда!

                 

 

 “Теплоходны ташлап, авылга кайттык”

Алар икесе дә Миңгәр авылында туып-үскән — На­ил абый 1960 елгы, Вә­җи­һә апа тормыш иптәшеннән      5 яшькә кечерәк. Мәктәпне тә­мамлагач, Наил абый Казан елга техникумына укырга керсә, Вәҗиһә апа медицина училищесын сайлый. Яшь вакытларыннан ук очрашып йөргән егет белән кыз 1986 елда тормыш корып җибәрә.

— Безнең гомер юлының кызыклы гына тарихы бар, — дип сүз башлады Вә­җиһә апа Шәйхуллина. — Тех­никумны тәмамлагач, юл­лама белән Себер якларына юл тоткан кеше бит ул На­­ил абыегыз. Күрше авылда фельдшер булып эшләп йөргән җиремнән мине дә үзе белән алып китте. Өй­ләнешкәч булды бу хәл. Шун­да яшәгәндә балаларыбыз Зәринә белән Айзат туды.

— Көнбатыш Себер пароходчылыгына җибәргәннәр иде мине, — ди Наил абый. — Шул киткәннән 12 ел читтә эшләдем, Томск өлкәсенең бер елгачылар бистәсендә гомер иттек. Фатир да бирелде, тормыш та җитеште. 28 яшемдә инде теплоход капитаны булдым. Капитан булу колхоз рәисе дәрәҗә­сен­дә иде ул елларда. Балалар кечкенә вакытта яздан алып көзгә кадәр гаиләм дә минем белән йөзде. Ярга чыккач, балаларның ауный-ауный җирдә уйнавын күреп, алга таба болай яшәп булмавын аңладым. Мәктәп интернатында калдырып, хатын белән генә йөзәр идең, телне онытырлар, сагынышырбыз, дидем. Ташларга булдым бу эшне.

Әле ул вакытта да Вәҗиһә апа туган якларындагы пароходчылык буенча эш урыннарын барлап чыга. Лә­кин На­ил абыйның карары нык бу­ла. “Кайтам икән, авыл­га гы­на кайтачакбыз”, — ди ул. Шулай итеп, 1994 елда Миң­гәргә кайтып төпләнә­ләр. Гаилә башлыгы колхозда парк мөдире вазыйфасына алына, Вәҗиһә апага ра­йон хастаханәсендә эш табыла. Әле бүген дә шәфкать туташы вазыйфасын башкара икән ул. Ә Наил абый узган ел­ның языннан үз­ен тулысынча йорт янын­дагы эшкә багышлаган. Хез­мәт тәҗ­рибәсен җи­тәр­лек туплап өл­гергән инде ул — колхоз рәисе булып та эшлә­гән, районда авыл хуҗалыгы белән бәй­­ле оешма­лар­да да хезмәт куйган. Кыскасы, авыл эшенең рә­тен белүче кеше.

— Теплоходны ташлап монда кайтуыма үкенмим, — ди Наил абый. — Авылны яратып яшибез. Ә анда калган яшьлек дуслары үз­ләре кунакка кайта. Тормыш нык булгач, кунак каршы алу да күңелле.

 

“Эшне аттан башладык”

Йорт яны хуҗалыгына 2001 елларда ныклы нигез сала башлый Шәйхуллиннар. Йорт биләмәләре авыл башында урнашкан, якында гына көтүлек, янәшәдә Ми­шә елгасы ага. Менә шул урыннарны гаиләләре белән шәпләп чистартып, бүген инде фермага әйләнгән каралты-кура нигезенә беренче казыкны кагалар.

— Эшне аттан башладык, — дип сөйли Наил абый. — Балаларны эшкә тарту өчен шәп булды алар. Колыннар алып кайттым да, 7 нче сыйныфта укучы улыма: “Тәр­бия­лә, атлар синеке!” — дидем. Менә шуннан бөтен авыл малае бездә булды инде. Ба­рысы да ат җигәргә өй­рән­де. Аннары сарыклар кайтарттык. Әле ул вакытта үзем дә эшли идем. Хәзер эшләмим. Чөнки гаилә фермасы төзегәч, йорттагы эштән бушанып булмый.

— Бүген фермабызда 26 ат, 450 баш сарык, көтү ияртеп йөрү өчен кәҗәбез дә бар, — дип таныштырды үз хуҗалыклары белән Вәҗиһә апа. — Сарыкларыбыз үзгә токымлы безнең — курдюк сарыклар. Яз көне алып кайт­тык аларны. Андый сарыклар ашауга да, бәкәен үстерергә дә әрсез була икән. Моңа кадәр башка токымлы сарыклар асраган идек. Бә­кәйләрен имезми азапладылар. Ә болары ничек тә имезергә итә. Сөт­ләре дә мул була икән. Аннан соң сорау да зур сарыкка. Корбанга тереләтә алучылар күп булды, итләтә дә сатабыз. Күр­ше-тирә районнардан да ишетеп киләләр.

Шулай да, Шәйхуллиннар сарык сатудан берникадәр тыелып тора икән әле. Чөнки курдюк сарыкларның баш санын кимендә 1 меңгә җиткерү исәпләре.

— Шул вакытта гына сарыкчылык табыш китерәчәк, — ди Наил абый. — Еллык планны төзеп карадым — абзарда мең баш сарык бу­ла икән, сатуга да булачак, эш­челәр дә ялларга мөм­кинлек туачак. Курдюк сарык итенә сорау бик зур. Аның арт ягына туплана торган мае гына да ни тора! Ите дә шәп чыга. Ике ел асраган тәкәләрдән 50 шәр килограмм ит алдык.

Хыялларым күп! Тора-бара хәләл иттән шашлык та ясап сатарга исәп. Аның йорт шартларында әзерлән­гәненә сорау барын беләм. Ат итеннән казылык ясый башладык. Беренчел эш­кәрт­кәннән соң итнең табышы арта гына төшә.

— Ит турында сүз чыккач, үзгә токымлы үгез белән таналарны да күрсәтик әле, — дип Вәҗиһә апа утарга дәш­те. — Болары “Лимузин” токымлы терлекләр. 3 баш алар без­дә. Андый токымлы сыерларны савасы юк. Поши кебек бозауларын гына име­зә алар. Шуңа да иткә яхшы бирәләр. “Лимузин”нар янына мин керә алмыйм, Наил абыегыз гына тәрбияли.

 

“Җәй буе йомырка саттык”

Кош-кортны да күпләп тота Шәйхуллиннар. Яз башында бер тәүлеклек 850 чеби алып, аларны 40 көн үстереп сатканнар. Болардан тыш йөзләгән бытбылдык, 80 күркә, ике дистә каз, мисыр тавыклары да бар хуҗалыкта.

— Кош-корт кышка аз калды, — дип сөйли Вәҗиһә апа. — Яз көне 100 баш тавык алган идек. Рәхәтләндек җәй буе йомырка сатып. Алдан белешеп, өйгә килеп алалар иде. Ә бытбылдык йо­мыркаларын район үзә­гендәге кибетләр аша саттык. Бытбылдык йомыркасының берсе 2,5-3 сум тора. Файдасын белеп, күпләп алучылар да бар. Күркә тоту да файдалы. Итенең килограммы 300 сум тора. Ә күркәләребезнең түшкәсе 17 шәр килограмм булды. Үзебезнең инкубатор да бар. Шунда бәбкә чыгарып, язга кош-кортны тагын да арттырачакбыз.

— Кошларның барысы да табыш өчен түгел, — ди Наил абый. — Кара күркәләрне, матурлыгына кызыгып, Чувашстанга кадәр барып алдым. Бер-берсе 10 мең сум торган тәвә кошы да алырга җыенабыз. Инде болай да зоопаркка килгән кебек йөриләр безнең хуҗалыкка.  Тәвә кошлары да алып куйсак, тагын да кызыгырлар. Үзебез киң күңелле булгач, кешене дә ачык йөз белән каршылыйбыз.

Бер-берсенә салынып, эш бүлешеп яшәми Шәйхуллиннар. Кемнең вакыты бар, терлекләр янында шул кайнаша. Күрше авылда мал табибы булып эшләүче уллары да булышырга җай таба, киленнәре дә эштән куркып тормый. “Тәүлектә 24 сәгать кенә булу кызганыч. Вакыт кысан”, — дип көлешә үзләре.

— Әле чиста табыш турында сөйләшергә иртәрәк, — ди Наил абый. — 5 ел вакыт узмый торып, табышка өметләнмим дә. Кергән акча төзелешкә, кредит түләүгә китеп бара. Ай саен 17 мең сум банк бурычы гына түлибез. Зарланмыйбыз. Бүген кергән акча киләчәккә нигез салу өчен тотыла бит. Кышны үз көчебез белән генә чыгарга ниятлибез. Аннары эшчеләр яллыйсы булыр. Хезмәт хакын түләсәң, авылда эшләрдәй кеше җитәрлек. Безнең авыл төзек бит ул.

— Авылны юл булу яшәтә, — ди Вәҗиһә апа да. — Тыкрыкларга кадәр асфальт юл салынган бездә. Аллага шө­кер, шәһәрчә яшибез. Эш­­тән курыкмасаң, авылда да гомер итәргә була.

 

 

Мисыр тавыклары

 

Ит чабу урыны

 

Лимузин токымлы терлекләр

 

 

 

Фәрит САЛИХОВ | 10.12.2012


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры