Сишәмбе 19 ноябрь 2019 18:09:34
 

 . 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“РӘШИДӘСЕЗ БИК АВЫР БИТ!..”

Әлмәндәр улы Искәндәр! Бу Ирек абый Баһман иҗат иткән рольләрнең меңнән берсе генә, әмма ниндие!!! Көлдергән дә, елаткан да образ! Очрашуыбыз да көлдерде дә, елатты да. “Менә, карале, нинди чибәр егет!” дип яшьлек фотоларын караганда елмаешып алсак, “Әнә стенадагы иң чибәр кызны күрәсеңме, минем Рәшидәм бит ул!” диюгә бүлмәдә авыр тынлык урнаша иде. Ирек абый күзләренә тыгылган яшьне яшерми. Аның аккордеонда уйнап җырлаган “Озату” көе күңелемдә бик озак яңгырап торыр әле...

  

 

                    “Әтисе өчен бу кадәр елаган малайны күргән юк иде!”

— Ирек абый, бу кадәр итагатьлелек, тәрбиялелек каян килә сездә?

— Әти-әнием гаҗәеп кешеләр иде! Инәйнең иң каты ачулануы “Их, бәхетең ачылгыры!” булды. Әти безгә усалланса, “Их, җегетләр!” ди иде. Гомер буе бө­тен мәҗ­лес­ләрнең түр башында гы­на йөргән кешеләр булдылар: инәем Фатыйма бик моңлы итеп җырлады. Әти­ем Вәлиәхмәтнең генә гомере бик кыска булды, 52 яшендә безне ятим калдырып үлеп китте. Миңа нибары 11 яшь иде. Әтине оза­­тыр­га килгән кешеләр, инәлеп елаганымны күреп: “Әти­­се өчен бу кадәр елаган малайны күргән юк иде!” — диешкәннәр. Ничек еламыйсың, без балалары дигәндә җанын ярып бирергә әзер иде бит ул! Берсендә авырып ятам, әтием, аяк очларына гына басып, караватым янына килде дә: “Улым, бә­бекәем, берәр ашыйсы кил­гән нәрсәң юкмы соң?” — дип сорады. Мин инде җае туры килгәндә, ул чорда бик сирәк эләгә торган перәннек сорадым. Белмим, аны каян тапкандыр, ничек алгандыр, кичкә миңа туйганчы ашарлык перәннек алып кайткан иде. Инәй дә, әти дә безгә гел “Бәбекәем!” дип дәш­те. Хәзер урамнан барганда ба­ла җитәкләгән әниләрнең баласына “Әйдә, хайван, тиз бул!” дип кычкыруын ишет­кәч, җаным өшеп китә. Бу сүзләр бала күңелендә гомергә сакланачак, мондый яралар онытылмый бит ул!

— Үз балаларыгызга да шулай йомшак булдыгызмы?

— Өйдә бик сирәк була идем, гомер буе гастрольдә йөрелде. Рәшидәмә рәхмәт, балаларның акыллы, итагатьле булып үсүе аның тәр­бия җимеше. Аллага шөкер, берсе дә артист түгел! Ә бит кызым Нәргизнең мәктәптә укыганда андый хыялы бар иде. Бик озак бу фикереннән чигендерергә тырышып, булдыра алмаган идем. Ярый мәктәпнең театр түгә­рәгендә спектакльдә катнашып карагач, үзе аңлады. “Әтием, мин артистка булмыйм, бик авыр эш икән ул!” — диде. Улымның таланты да зур иде, бәлки, сәнгать юлыннан китсә, уңышка да ирешер иде. Әмма ул башка һөнәр сайлады, һәм мо­ның өчен бик шатмын. Бүген мин бәхетле бабай — 4 оныгым бар, берсе — Әминәм әнисе белән минем янда яши.

 

“Офицер буласым килгән иде”

— Ирек абый, сез артист һөнәре турында шулай итеп сөйлисез, әйтерсең го­мер буе үз эшегезне яратмагансыз...

— Әйбәт эш түгел ул! Яшерен-батырын түгел, артист халкы гомер буе хәерче яшәде... Яратмадым дип әйтә алмыйм, яратмаган булсам, 50 елдан артык эш­ләмәс идем. Театр агу ул! Ан­да бер килеп эләксәң, китеп булмый, киткәннәр дә гел әйләнеп кайта. Ә бит тотып торырдай бер сәбәбе юк кебек — менә мин 50 елдан артык эшләгән уртакул артист инде!

— Артист булу балачак хыялыгыз булмаса да, урау юллар үтеп килгәнсез бит театрга...

— Зур теләк юк иде шул артист булырга... Сугыш вакыты бит, бик тә офицер буласым килде. Мәктәпне бетергәннән соң, Мәскәү янындагы Стальногорск шәһә­ренә тау техникумына укырга киттем. Аннан армиягә алдылар. Төньяк диңгез фло­тында диңгезче булып 3 ел хезмәт иттем. Кайтып Әл­мәт­тә җизни янында нефть табу буенча оператор булып бер ел эшләгәч, башкалага техник училищега укырга килдем. Шуннан Казанда калдым инде: техникумны бетергәч, Бөгелмәгә җибәрмәкчеләр иде, бар­маска булдым. Тимер бетон заводына эретеп ябыш­тыручы булып эшкә урнаштым.

Бервакыт эштән кайтып килгәндә, гөнаһ шомлыгына каршы, “Качалов театры  укырга чакыра” дигән белдерү күземә чалынды. Барып карарга булдым. Барсам, бер урынга егерме ке­ше, комиссия утыра. Минем чират җитте, бөтенесе бер­авыздан диярлек: “Моның бит татар теленнән “3” ле, яше егерме биш­тән узган, юк, алмыйбыз!” — диләр. Шунда Фәхри Нас­ретдинов дигән ке­ше: “Карагыз әле, нинди зифа буйлы, матур егет, ә ничек өздереп җырлый!” — дип мине яклап чыкмасынмы! Алдылар сту­диягә, менә шуннан бирле 50 елдан артык юләрләнеп йө­рим сәх­нәдә...

 

“Кызым белән Рәшидәмне 22 ел карадык”

— Ул еллар бит сезнең өчен тагын бер очрашу белән истәлекле.

— Рәшидәм белән очрашуны әйтәсеңме?! Әйе, аның бе­лән нәкъ театр студиясендә укып йөр­гән чакта таныштым. Әлмәткә каникулга кайткан идем, дустым Әмир, кич клубка чыгыйк, ди. “26 яшь­­тә нинди танцы ин­де!” дип карыйм, чарага да куймый. Тәки алып китте бит, Горький клубы бакчасында биюләр башланган. Мин читтә генә оя­лып басып калдым, Әмир биеп китте. Шулчак ак борчаклар төшкән күлмәк киеп, бер читтә басып торучы калын толымлы кызга күзем төште. Күрдем дә моны “аһ” иттем. Кыюлыкны җыеп, биергә чакырдым. Баксаң, ул да Әлмәткә практикага гына кайткан, тиздән Казанга китәсе шәфкать туташы икән. Биюләрдән соң озата киттем. Шул кичтә шырпы кабына телефон номерын язып бирде Рәши­дәм. Казанда тәмәке тартырга дип шырпы кабын тартып чыгаргач, исемә тө­шеп, аның номерын җыйдым. Шул көннән башлап көн дә очраша башладык. Танышуыбызга бер ел үтәр-үтмәс өйләнешеп тә куйдык. Улыбыз, кызыбыз ту­ды, шулкадәр матур итеп яшәп ята идек, менә шул ка­һәр суккан авыру гына килеп чыкты...

— Бик авыр булса да, бу темага кагылмый үтми булмый, Ирек абый...

— Киткәненә 7 ел инде Рәшидәмнең, һаман тынычлана алмыйм. Әле кичә генә каберенә барган идек, тыелып булмый, елата. Кызым: “Әтием, мин сине бүтән монда алып килмим!” — диде. Бәлки, ир кеше болай ук йом­шак булырга тиеш тү­гел­дер, белмим. Рәшидәм үлгәннән соң тормышның мәгънәсе бетте, беркая барасым килми. Парлыларны күрәм дә, тагын күңел тула. Мин бит Рәшидәмне авыру килеш тә беркайчан үзем­нән калдырмадым. Театрдагы һәрбер яңа премьерага ияртеп бара идем, усал теллеләр: “Күрми бит инде ул, ник җәфаланасың?!” — ди­ләр иде. “Күрмәсә, ул бит ише­тә, аннары минем янда утыру да аңа рәхәт бит!” — ди идем. Их, менә хәзер яннарымда чирләп кенә булса да ятса иде... (Ирек абыйның күзләренә яшь тыгылды — Э.Җ.)

— Авырганда сез бит аңа шулкадәр зур терәк булгансыз.

— Их, соңга калдык шул, аның баш мие шешеп, күрү нервларын өзеп бетергән иде. Безнең хастаханәләрдә диагноз куя алмыйча азапладылар бит аны. Мәскәүгә Бурденко клиникасына баргач, профессор Конавалов: “Бер генә ай булса да ир­тәрәк килгән булсагызчы!” — диде. Мин бер генә сорау бирдем: “Ул яшәячәкме?” “Яшәвен яшәр, әмма бүтән беркайчан күрә алмаячак шул...” — диделәр. Мин аны тома сукыр килеш алып кайт­тым. Инде бераздан диа­бет чире дә килеп чыгып, аяклары йөрмәс булды. Кызым белән Рәшидәмне 22 ел карадык, коляска бе­лән йөрт­тек. Ул вакытта икебез­гә дә терәк кызыбыз булды. Яшь чакта без ирләр “Малай кирәк, малай!” дигән булабыз, ә кыз бала иң зур бәхет икән! Менә әле бүген дә кызым һәм оныгым бе­лән яшим, оныгым Әми­нә белән юанам. Ул биг­рәкләр дә гаҗәп ба­ла, бөтен нәр­сәгә өл­герә. Минем дә хәзер Әми­нәм кушкан яңа исемем бар, “бабасенка” дип йөртә ул мине.

— Рәшидә апа бе­лән үпкәләшкән чакларыгыз да булмадымыни?

— Мин юләр үпкәлә­гән­­мендер шул, әле алай гына түгел, үпкә­лә­­сәм, айлар буе сөй­ләш­ми дә йөр­гән­мен­дер, әм­ма Рәшидәм мин­­е беркайчан борчымады. Кайчак аңа телефоннан шалтыратып: “Рәшидә, саграк бул, Ирегеңне урамда башка хатын-кыз белән күрдек!” — дию­­челәр дә табыла иде, аның талканы коры булды: “Сөй­ләмәгез бер­нәрсә дә, мин үзем­нең Ирегемә генә ышанам!” — ди иде бә­гырь­кәем.

Әле менә тагын бер юләр­легем исемә төш­те, өйлә­нешкән ел иде бугай ул. Залда нидер эшләп утырам, Рә­шидәм кухняда тәмле әйбер пешереп йөри, үзе әкрен генә җыр суза. Шуннан йөгереп кердем дә: “Әл­лә авырыйсыңмы?” — дип сорадым. Рәшидәм аптырап калды, ник, дип сорый, “Бик каты ыңгырашасың бит!” дим. Үземә үз шаяруым бик кызык тоелгандыр инде, әмма шуннан соң Рәшидәм минем алда бер тапкыр да җырламады... Ул үз гомерендә миңа бер генә авырлык ясады — мине ташлап китте, иртән торуга менә шу­шы фотоларына карыйм да елыйм, карыйм да елыйм, алып куярга кулым бармый...

 

“Телевизорны кайчан ачсаң да, концертта син утырасың...”

— Әле быел тагын, яраларны тирәнәйтеп, сезнең бик яраткан ике шәхесегез — Шәүкәт абый Биктимеров һәм Шамил абый Зиннуров бакыйлыкка күчте бит...

— Шәүкәт — ул минем өчен артистлык эталоны иде, андыйлар башка юк. Кеше буларак та, артист буларак та гомерем буе аңа сокландым. Шамил кебек директорны да белмим башка! Шулкадәр театр дип янган, артистлары өчен үлеп торган тагын берәрсе булыр микән, ай-һай! Һәрберебез­гә ярдәм итәргә ашыга иде. Тупсага абынып егылып аяксыз калган чагымда таныш табибын өемә алып килде. Безне кайгыртты, үзен карамады, сакламады...

— Сезнең тормышта тагын бер мөһим роль уйнаган директор булган бит әле...

— Рәшидә апа Җиһаншина! Яшь чакта күчмә театрда эшләп, гастрольләрдән кайтып кермичә, фатир ала алмый интегеп туйгач, академия театрына барып карарга булдым. Рәшидә апа бе­лән шунда таныштым. Ал­ды ул мине театрга, их, алмаган булса шунда, бәлки, берәр акыллы кеше дә булган булыр идем!

— Ирек абый, сез сән­гатьсез барыбер яши алмас идегез бит!

— Юк шул!!! Мин бит хәзер дә бер генә концертны да калдырмаска тырышам, моң яратам. Айдар Галимов бе­лән дә шул моңына гашыйк булып танышып киттек. Казанга беренче тапкыр концерт белән килгәч, сәхнә ар­тына котларга дип кердем. Шуннан Айдар миңа карады да тынсыз калды: “Ирек абый, сез гел минем әтигә охшаган икән бит!” — дип кычкырып җибәрде. Шуннан бирле без якын туганнар ке­бек, Казанга килгән саен хәлне белә, бер концертыннан да калдырмый. Әле ме­нә беркөнне Ришат Төх­вәтуллин дигән егетне тыңлап елап утырдым. Мәр­хүм Марсель Сәлимҗанов: “Телевизорны кайчан ачсаң да, концертта син утырасың, аңламыйм, нәрсә табасың шунда?!” — ди иде. “Ә мин, Марсель, сине аңламыйм, салкын кыш көннәрендә уч төбе кадәр балык тотар өчен катып-калчаеп көннәр буе боз өстендә ничек утырмак кирәк!” — ди идем. Һәркемгә үзенеке инде, мин бит үзем дә иң беренче сәхнәгә җыр белән чыккан кеше, тавышым бик шәп иде.

— Әле хәзер дә җырдан аерылмыйсыз бугай?

— Ялгызым калганда аккордеонда уйнап, яшь чактагы җырларны көй­ләп утырам. Тальян гармунда да уйныйм. Үзем җырлыйм, үзем елыйм шунда... Рәшидәсез бик авыр бит...

 

 

 

 

 

 

 

Эльмира ҖӘЛИЛОВА | 10.12.2012


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры