Шимбә 24 август 2019 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
СӨЙЛӘШМИЧӘ УЗГАН ГОМЕР

Сарман районының Яхшы Каран авылында яшәүче Габделхаковлар гаҗәеп язмышлы кешеләр. Миңнур апа белән Камил абый икесе дә телсез. Өстәвенә колаклары да ишетми. Ләкин ни гаҗәп, алар авылдашларына үрнәк гаилә булып, менә дигән 7 баланы үстереп аякка бастырганнар. Аларны башлы-күзле итеп олы тормыш юлына чыгарып җибәргәннәр. Яхшы Каран — районның иң кечкенә авылларының берседер, мөгаен. Кышка яшәргә дип якынча 20 хуҗалык кына кала икән. Мин килеп төшкәндә тәмле бәлеш исе ишегалдына кадәр таралган иде. Атна уртасы, эш көне булуга карамастан, балаларының дүртесе туган нигезгә кайту җаен тапканнар. Әби-бабай белән аңлашу мөмкин булмаганлыктан, кызлар белән сөйләшәбез. Камил абый нәселдән телсез икән. Алар 4 бала булганнар. Камил абый иң олысы. Башта әниләре, аннары, үпкәсенә салкын тидереп, 45 яшьлек әтиләре үлеп китә. Камил абыйга — 19, иң кече балага нибары 8 яшь була. 3 баланы ятимнәр йортына урнаштыралар. Ә Камил абыйны, яше инде узган дип, япа-ялгыз өйдә калдыралар.

 

“Әни гомер буе сугышта ятып калган абыйсын сагынып яшәде”

Ә Миңнур апа сау-сә­ламәт туган. Унике баланың унберенчесе була ул.  5 яшьлек кызчык, абый-апаларына ияреп, авыл янындагы Мәллә елгасы буена уйнарга китә. Башкалар су коенганда ул да кызыккан, күрә­сең. Әмма суның ни икәнен бик белеп бетермәгән, бө­тенләй йөзә белмәгән кечкенә Миңнур агып китә. Хә­зер ул елга саегып, тараеп калса да, заманында шактый киң һәм тирән була. Сеңелләренең юклыгын апалары соңрак абайлап алалар.

Миңнур апаны көтүче кү­реп ала. Агымсу белән күр­ше, 3 чакрым ераклыктагы авылга килеп җиткән була ул. Бер төпкә төшеп китеп, бер калкып чыккан кызчыкны әлеге көтүче басмага ятып өсте­рәп чыгара. Миңнур апа әнә шулай исән кала. Ләкин  куркуыннан ул телсез кала. Колак барабанына су кереп тулганга, күрәсең, бө­тенләй диярлек ишетми дә башлый. Вакытында табибларга мөрә­җәгать иткән булсалар, Миңнур апа кире үз халәтенә кай­тасы да булган югыйсә. Ләкин заманасы ул түгел шул! 12 бала, бет­мәс-төкән­мәс хуҗалык эшенең беренче урында торган вакыты. Миңнур апаны абый­сы, үзем табибка алып барам, дәвалыйбыз, дип йөргәндә Бөек Ватан сугышы башлана. Аны беренче көннән үк алып китәләр. Һәм, кызганыч, ул шунда үлеп кала.

— Әни гомер буе сугышта ятып калган абыйсын сагынып яшәде. Хәзер дә бик еш искә ала, — дип сөйли  Камил абый белән Миңнур апаның олы кызлары Һәдия апа. — Куллары белән, их, ул булса, мин болай булмас идем бит, дип аңлата. Азрак медицинаны белгән кешеләр әнкәйнең колагына ләм тулган, диләр. Үзе, башымда су йөри, дип әйтә.

 

“Әнинең кулын сорарга беләк хәтле пычагын кыстырып барган”

Камил абыйга Миңнур исемле кыз турында авылдашлары әйтә. “Синең кебек үк телсез, ишетми дә. Бер-берегезгә менә дигән пар булачаксыз”, — дип аңлаталар. Ничек итсә итә, Камил абый Миңнур апаларның өйләренә барып, барысын да әти-әнисенә аңлата. Ә кызның нәкъ Казанга китеп урнашкан чагы икән. Дөресен белсә, бөтенләй кайтмавы ихтимал дип, Миңнур апага “Тиз генә кайтып җит” дип телеграмма сугалар.  Әти-әнисенә ул-бу булдымы әллә дип йөрәге алынган Миң­нур икенче көнне үк авылга кайтып төшә.

— Әти әнинең кулын сорарга беләк хәтле пычагын кыстырып барган. Бү­тән­чә ризалатып булмас дип уйлагандыр инде. Кызык, әмма әнкәй чыннан да шул пычакны күргәч кенә ризалаша. Язмышым шулдыр дип күнә. Ул вакытта әтигә — 19, әнигә 21 яшь була, — дип аларның мәхәббәт тарихын сөйли ба­лалары. 

Күренеп тора, Камил абый хәзер дә яшьлек кызулыгын югалтмаган. Әлеге сыйфаты аркасында авылның әллә никадәр ир-атына эләккән дә әле.

— Элек авыл зур иде, — дип сөйли кызлары. — Фермага барган-кайткан арада ир-атлар җыелышып сөйлә­шеп торырлар иде. Әти узганда алай-болай берәрсе көлсә, бетте — кыйнамыйча китми иде. Кешенең көлүен гел үзенә кабул итте ул. “Миннән көлә­ләр” дип бе­рәү­не дә игътибарсыз калдырмады.

Яше 80 гә җитсә дә, Камил абый хәзер дә яшьлек матурлыгын югалтмаган. Зәп-зәңгәр күзләр,  гәүдәсе дә  хәрбиләрнеке төсле. Ин­де балаларның күпчелеге әби-бабай булсалар да, әтиләреннән узып өйдә берни эшли алмыйлар икән. Камил абый һәрвакыт үзенчә булуын таләп итә. Иң яратмаганы — караңгырак булса да, өйдә ут яндырып утыру.

— Әти балта остасы булды. Өйдә бик күп әйбер аның кулы белән ясалган. Аш өстәлен әллә кайчан алыштырырга вакыт дип, яңаны алып кайткан идек. Бер көн торды микән — әти янә үзенекен алып кереп куйды. Кайчагында эштән шуның кадәр дәртләнеп кайтам. Яңа нигез өстәп йортны зурайтыр, калган өлешен тышлап яңартыр идем дип аңлатам. Юк, әти һаман рөхсәт бирми. Мин үлгәч, ди, — дип сөйли уллары Шамил.

Камил абыйның икенче бер кызык гадәте дә бар. Ул календарь алып бара. Кечкенә генә календарь битенә үзенчә авыл хәлләрен терки. Әйтик, кар яуса, кар бөртеге ясый, яңгыр булса, өстән аска таба төшерелгән сызыклар. Авылда берәрсенең бозавы туды исә бозау рәсеме. Ул календарьларны беркайчан да ташламый, бик кадерләп саклый икән.

Ә Миңнур апа иренең нәкъ киресе. Аның йомшак күңелле, бала җанлы икәне йөзенә чыккан. Хәзер дә, аяклары авыртса да, оныклары, оныкчыклары белән бер дә иренмичә ат, кәҗә булып уйнап йөри икән. Миңнур апа гомер-гомергә аш-су тирәсендә кайнашкан. Хәзер дә бер мәҗ­лес, каз өмәсе ансыз узмый икән.

 

“Кечкенәләр төнлә елап уянса, тизрәк торып, әнигә күтәреп алып бирә идек”

Камил абый белән Миңнур апа 7 бала тәрбияләп үстергәннәр. Барысы да исән-сау, үз гаиләләре бар. Балаларның бөтенесе дә иртә тормыш корган. Кайсы 17 дә үк, кайсы 18 дә һәм 20 яшьтә. Олылары Һәдия апа күрше Александровка авылында, аннан Рабига, Рәзи­нә, Шамил, Рамил, Әл­финур һәм Ландыш. Һәдия апа нефтьчелек тармагында эшләп лаеклы ялга чыккан. Рабига апа Әлмәттә, хуҗалык эшләре буенча мәктәп директоры урынбасары, Рә­зинәләре Чаллыда заводта, Шамил Казаннан авылга кайткан. Сарыкчылык буенча гаилә фермасы булдырырга дип йөргән мәле. Рамил Казанда, заводта эшли икән. Әл­финурлары Җәлил­дә, нефтьчелек тармагында оператор. Ә төп­чекләре Лан­дыш Мөслим районының Баланны авылы килене, фельдшер. Дүртенче бәбиләре белән декрет ялында утырган чагы. Хәзерге заманда балаларыбызга бер­тук­таусыз тукып, аңлатып торып та таманга гына туры килүен истә тотсак, телсез һәм чукрак әти-әнинең ничек итеп тәртипле балалар үстерүе шаккатарлык, минемчә. Балалары да шулай ди.

— Ничек барыбыз да исән-имин үскәнбез, үзләре ничек яшәгән — хәзер дә таң калабыз, — дип сөйли Рабига апа. — Алар ни укый белми, ни ишетми, авылда аңлаган кеше юк. Үзләре башкалардан карап өйрән­гәннәр­дер инде. Әти-әни гомер буе дуңгыз фермасында эшләде. Икесенә 300 әр баш мал карыйлар иде. Башкалар кебек сөйләшүгә вакыт әрәм итмәгәнгә күрәме, алар баш күтәрми тир түктеләр. Әни­нең фотосы районның мактау тактасыннан төшмәде.

— Әни минем турыда, син елак булдың, ди. Колагы ишетмәсә дә, төн­нә­рен ул елаганымны инстинкт рәвешендә сизеп торгандыр, күрәсең, — дип сөйли Һәдия апа.

— Кечкенәләр төнлә елап уянса, тизрәк торып, әнигә күтәреп алып бирә идек. Аның изүе һәрчак әзер булды, — дип үткәннәрне көлә-көлә искә ала Рабига апа. — Һәдия апа кечкенә чакта ән­кәй саграк йоклагандыр ул. Ышаныр кеше бүтән юк бит. Без үскәч, азрак тынычлангандыр инде. Иртә таңнан ка­раңгы төшкәнче авыр эш­тә булдылар бит. Ятуга йоклап китәләр иде. 

— Кызганыч, үзләре укый-яза белмәгәч, бар белгән­нәре эш булгач, безне дә укытырга ашкынып тормадылар, — дип дәвам итә Һә­дия апа. — Уку бер Ландышка гына тәтеде. Мәк­тәпне тәмамлагач, барыбызның да  шуның кадәр укыйсы килгән иде. Әмма әти каты торды: “10 ел укыдыгыз бит инде, тагын күпме була”, — диде. Аны да аңларга мөм­кин, акчасызлык заманы иде бит. Әле ничек мәктәпне ярыйсы гына тәмамлаганбыз дибез. Әти беркайчан ут яндырып дәрес хәзерләүне аңламады. Мин күбрәк сыйныфташ кызларга бара идем.

Дөресен генә әйткәндә, мин әти белән бергә картайдым. Яшь арасы 20 генә ел бит, — дип сөйли Һәдия апа. — Интернатта яшәгән чакта әти яныма хәл белергә килә иде. Тәрәзәдән аны күреп калган укытучылар, нинди егет бе­лән йөрисең, дип ачуланалар да иде. Әллә ничә мәр­тәбә шулай эләк­кәне булды. “Нишлисез? Ул бит минем әти!” — дигәнгә ышанмадылар!

Үзләре сөйләшә белмә­гәч, олы кызларын теле ачылган вакытта Камил абый белән Миңнур апа әбиләренә җибәреп торганнар. Сөйлә­шергә өйрәнсен дигәннәр. Ә калган балалар шулай бер-берсеннән ишетеп, күреп сөйләшә башлаганнар.

 

“Көн дә хәлләрен белеп китәбез”

Ярый әле иренең катылыгына Миңнур апа яши башлау белән җайлашкан. Алай булмаса, ничек тату гаилә корырсың? Гаҗәп, әмма ир сүзеннән чыкмыйм дип ай яктысында балаларына оекбаш-бияләй дә бәйләгән ул. Өлкән яшьтә булуга карамастан, хәзер дә оныкларына берни алганнары юк. Җылы киемнәр белән ул тәэмин итеп тора икән.

— Әни хәзер бәйләменә күз дә төшерми. Тотып карау белән үзе чамалый, — ди кызлары.

Тәртәсе катырак булса да, Камил абый гаиләсен беркайчан мохтаҗлыкта яшәт­мәгән. Башкалар ризыкка интеккәндә дә, ул ничектер килолап кына түгел, ә тартмасы-тартмасы белән алырга мөмкинлек тапкан. Маен да, перәннеген дә.

— Әти-әнинең сәламәт булуына берни җитми инде, әлбәттә. Безнең ике як күршедә дә бик шау-шулы гаилә яшәде. Ир белән хатынның бер-берсенә шуның кадәр пычрак сүзләр әйткә­нен бик еш ишеттек. Шул чакта, әле ярый безнекеләр сөйләшә белми, дип уйлап куйган чакларым була иде, — дип сөйли Һәдия апа. — Әти ничек кенә каты булмасын, ул әнине хөрмәт итте, гел аркасыннан сөяр иде. Хәзер дә шулай.

— Сәламәт, телле әти-әни­ле балаларга рәхәт инде! Көненә әллә ничә тапкыр: “Хәлләрегез ничек? Авырмыйсызмы?” — дип шалтыратып алалар. Безгә ул яктан кыенрак шул. Исәнлек­ләрен булса да белербез дип өйгә телефон керттер­гән идек. Бик каты тавышлы аппарат булса да, ишетмиләр. Чакырып тора-торуын, ләкин алучы юк. Трубканы алсалар да, исәнлекләрен аңлар идек. Аларның шундый булуына язмыш безне туган нигездән ерак җибәрмәгән, күрәсең. Барыбыз да шушы тирәдә. Чиратлап, көн дә хәлләрен белеп китәбез, — ди Рабига апа.

Камил абый хатыныннан башка бер көн дә яши алмый икән. Балалары үскәч, әниләрен табибка күр­сәт­мәкче булганнар. Әмма әтиләре ризалашмаган. “Теле ачылса, ул мине ташлаячак”, — дип кырт кискән бабай. Камил абый һәрвакыт өй җанлы булган. Кешеләр янына чыгып йөрергә бик яратмаган. Ә Миңнур апа, матур итеп киенеп-ясанып, урам очындагы авылдашларына кич утырырга йөрергә ярата икән.

Камил абый белән Миңнур апаның бергә яшәүләренә 56 ел тулган икән. Яшь чаклары булмаса да, әби белән бабай һаман бакча тутырып яшелчәсен үстерә, абзарда күпләп терлеген тота. Камил абый сарыклар яратса, Миңнур апа куяннар өчен үлеп китә икән. Телевизор карарга яраталар. “Могҗизалар кыры”, “Время”, “Һава торышы” белән беррәттән, ни хикмәт, бернинди рәсемсез, сюжетсыз “Суд идет” тапшыруын да кызыксынып карыйлар икән.

— Нәрсә-нәрсә, ә менә шул тапшыруны ничек аңлап карый алалар — шаккатабыз. Кайчагында әллә ише­тәләр микән соң болар, бәл­ки, кыланып кына йөриләрдер, дип көлешәбез, — дип сөйли Рабига апа. — Бик еш кына ни өчен утыртканнарын, ничә ел биргәннәрен төгәл аңлаталар бит!

Ходайның рәхмәте, 7 бала, 16 онык, 6 оныкчык  — барысы да сау-сәламәт булып туганнар.

— Туасы һәрбер бала өчен ут йотып торсак та, өс­тәмә рәвештә махсус анализлар тапшырып йөргәнебез юк. Язганы булыр, — дип сөйләвен дәвам итә Рабига апа. — Инде курыкмыйча безне кияүгә алган ирләребезгә, хатын булып килгән киленнәребезгә мең рәхмәт!

 

Миңнур апа һәм Камил абый балалары Шамил, Һәдия, Рабига белән

Алсу САБИРОВА | 10.12.2012


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры