Шимбә 24 август 2019 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“2012 ЕЛ ШӘХСИ ТОРМЫШЫМДА АВЫР ЭЗЛӘР КАЛДЫРДЫ”

Соңгы арада җырчы Энҗе Шәймурзинаның “Үз бәхетемне табармын” дигән җырын радиодан туктаусыз әйләндерәләр. Анда әйтерсең Энҗенең үз күңел халәте чагыла. — Бу чыннан да шулай. Авторлары шушы җырны тәкъдим иткәч, анда үземнең тормышны күрдем. Әйтерсең кушып яздырганмын. Җыр күңелемә бик тә ошады. 2012 ел минем өчен шактый авыр булды. Тизрәк узсын да, киләсе ел бәхет-шатлык кына китерсен иде. Күңелем җәрәхәтләр кичерде. Әле яралар төзәлеп кенә килә, — ди Энҗе.

  

Безнен белешмә:

Тулы исеме: Энҗе Газинур кызы Шәймурзина

Туган урыны: Саба ра­йоны Түбән Утар авылы

Туган көне: 10 июнь, 1985 ел

Белеме: Казан музыка училищесы, Казан дәү­ләт мәдәният һәм сән­гать университетының эстрада бүлеге 

Иң популяр җырлары: “Айның нуры”, “Балачак”, “Үз бәхетемне табармын” һ.б.

 

— Энҗе, тамашачы Салават Фәтхетдиновта эш­ләгән елларыңны яхшы хә­терли. Чыгышларың ал­дын­нан кайчак Салават си­не: “Коеп куйган укытучы”, — дип таныштыра иде. Ни өчен шушы һөнәр иясе бе­лән чагыштыра?

— Кем белән, кайда гына чыгыш ясасам да, үземне бик җитди тотам. Авыз ерып йөрмим. Һәр җирдә чаманы беләм. Киемнәрем дә ачык, кыска түгел. Укытучылар шундый тыйнак, җитди бит. Сәхнәдә генә түгел, тор­мыш­та да шулаймын. Бәлки, шуны күздә тотып шаяртуыдыр. Аннан мин бит чыннан да укытучы. Моны күпләр белми дә. Дүрт ел дәвамында 22 нче балалар музыка мәктәбендә вокал дәресләре бирәм.

Салават Зәкиевич белән ике сезон эшләдек. Бу минем өчен зур реклама булды. Аның төркеме белән Се­бергә хәтле барып җиттек. Ул миңа танылу алырга мөм­кинлек бирде. Ярдәм сораганда да кире какмый. Җырларым турында фикерен бе­ләсем килсә, турыдан ярып әйтә. Шундый тәнкыйть­челәр кирәк тә инде.

— Зур сәхнәгә ничә яшь­тә чыктың?

— 3 яшьтән бирле җырлыйм. Оялуны белми идем. Хәтеремдә, шул елларда “Та­тарстан” радиосы хез­мәт­кәрләре Са­ба турында сюжет әзер­лә­гәндә безнең балалар бакчасына да кер­де­ләр. Шунда мин “Әпипә”не җырладым, үзем белән таныштырдым. Шулай булгач, өч яшьтән үк популяр инде мин (көлә).

Башта ИлСаф белән эшләдем, хәзер дә бергә җырлаган чаклар бар. Азат Тимершәех, Илназ Минвәли, Рә­сим Низамовлар... Алар күп инде. Җырчылар белән дустанә мөнәсәбәттә торам.

— Әти-әниең дә матур җырлый синең. Алар белән якыннан таныштыр әле.

— Газизләрем авылда гомер итә. Икәү матур гына, без балалары өчен сөенеп, җырларымны канатланып тыңлап яшәп яталар. Әтием умартачылык белән шөгыль­ләнә. Оста куллы ул, уңган, эш­ләмәгән эше юк. Кеше­ләргә матур итеп ишек, тә­рәзәләр ясый. Әнием исә балалар бакчасында мөдир. Ул бик матур җырлый, әтием баянда яхшы уйный. Ике як бабаларым да баянчылар.

Безнең гаиләдә бар да җырлый. Бертуган абыем Рөстәм баянда уйный, тавышы бик матур. Аның белән дуэт та башкарасым килә. Әмма ул бөтенләй икенче өлкәне сайлады, полициядә эшли. Гаиләсе белән Яшел Үзәндә яшиләр. Киленебез Наилә белән ике кыз үсте­рәләр. Алар да шәп җыр­лый. Зурысы Илсинә төрле конкурсларда актив катнаша. Тавышы искиткеч, үзе чибәр. Сиринә дә апасыннан калышмый.

— Энҗе, Артур белән аерылышуыгыз турында ишеткән идек. Күңел яралары төзәләме инде?

— 2012 ел шәхси тормышымда бик авыр эзләр калдырды. Ярый әле алга таба яшәргә көч биреп торучы якын кешеләрем бар. Чыннан да, ел бик авыр булды. Әмма вакыт барысын да төзәтер дип ышанам.

артур белән өч ел очрашып йөрдек, 5,5 ел бергә яшәдек. 10 елга якын гел янә­­шә идек дип әйтергә бу­ла. Бөтен вакытымны ба­ры тик аның белән үткәрдем. Аерылышу бик авыр булды. Моны үзем генә беләм. Әм­ма зар елап утырып булмый.

Хәзер күңелем буш түгел. Альберт исемле егет белән очрашам. Танышырга теләү­челәр күп булды. Интернеттан да гел яздылар. Әмма хәзер ышанырга да куркыта. Берара, гомумән, танышу тәкъдим­нәрен күралмас дәрәҗәгә җиткән идем. 

— Стресслар кичергәндә ничек онытылырга тырыштың?

— Бик ямансулап утырганда, күңелне сагыш басканда кибетләргә чыгып ки­тәм. Матур кием сатып алам. Ул да кәефне күтәрә. Өйдә бе­рәр тәмле әйбер пеше­рәм. Дус кызымны чакырып, аның белән кафега барабыз. Урамда йөрергә яратам. Борчуларга үземне басарга юл куймыйм. Беркайчан бикләнеп елап утырмыйм.

Еш кына тренажер залына йөрим. Язын урамнар ки­бә башлагач, йөгерү сезонын ачам, яңгырлы көзгә ка­дәр режимны бозмыйм.

— Үзең генә яшисеңме?

— Әйе. Торыр урыным бар. Әмма бүлмәне зурайтасым килә. Әле торак мәсь­ә­лә­сен хәл итеп йөрим. Җәй­гә хәтле җайланыр дип уйлыйм.

— Кибетләрдә йөрергә яратам дигәннән, син шопоголикмы?

— Акчам булса, туздырырга яратам. Күлмәк сайлап, сәгатьләр буе йөрим. Бизә­нү әйберләре, бижутерия­ләр яныннан болай гына уза алмыйм. Сумкаларны еш алыштырам. Алар миндә тулы бер коллекция булды.  

— Син Игезәкләр йолдызлыгы астында тугансың. Холкың ниндирәк?

— Мин иҗади, максатчан кеше. Кешеләргә ышанам, алдый белмим. Әмма кайчак кызу да булам. Шул чакта тимәсәләр, үз халәтемә тиз кайтам. Кайбер дусларым көлеп: “Синдә ике мин яши”, — диләр. Холкым үзгәрсә, “Икенче Энҗе чыкты”, — дип шаярталар.

— Йолдызнамәгә ышанасыңмы?

— Ышанам. Гел кызыксынып карыйм. Әле менә, ахыр­заман җитә, дигәннәренә дә ышанып утырам. Куркыта. Югыйсә Аллаһы Тәгаләдән узып, нәрсә буласын берәү дә белми.

21 декабрьдә Нефтекамск шәһәренә банкетка җырларга чакырганнар иде. Шушы ахырзаман турында сүз чыккач, баш тарттым. Юлда дөнья бетсә, нишләрмен дим. Казан тирәсендә берәр эш табылмый калмас әле (көлә).  

— Көздән кышка күчкән­дә күпләр салкын тиеп авырый. Син бу яктан ничек? Чирлә­гәндә нинди чаралар күрәсең?

— Әйтмәгәнем булсын, иммунитетым нык, авырганым юк. Әгәр суык тидерсәм, әнием киптереп җи­бәргән мәтрүшкәне, башка үлән­нәрне кайнатып эчәм. Җи­мешле, лимонлы чәй, бал кул­ланам. Әтием умартачы булгач, балсыз тормыйм (кө­лә). Сакланам, җылы киенеп йөрим. Дарулар сатып алганым юк. 

Спорт белән шөгыльләнү дә булыша дип уйлыйм. Авылга кайткач, рәхәтләнеп мунча керәм.

 

 

Әтисе Газинур абый һәм әнисе Альянур апа 

 

 

Лилия ЙОСЫПОВА | 10.12.2012


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры