Шимбә 24 август 2019 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
БЕР АНАНЫҢ ТУГЫЗ КЫЗЫ

Безнең авылда тугыз ир балалы гаилә бар. Аларга искитәрлек кушаматлар такмадык инде. “Жигули” машинасы маркасы белән “копейкадан” “тугызлы”га кадәр ишәйделәр, арттылар. Ә бүген Актанышка юл тоттым. Кәзкәй авылында бу дөньяга тугыз кыз тудырып, туйлап кияүгә биргән Мияссәмә Сәхипгәрәй кызы Рәшитова яши. Аңа, Алла боерса, киләсе елга 80 яшь тулачак. Җәмәгате Сабирҗан гына әллә ни озын гомерле булмый. Гомере буе атлар караган, фермада эшләгән ир заты пенсиядән соң да бер ел хезмәт куеп, нибары 62 яшендә вафат була. Соңгы ике кызының туен да күрмичә кала ата кеше. Мияссәмә дә, Сабирҗан да төп Кәзкәй кешеләре. Тугыз кыз атасы хатынына:

 — Балаларымны бик яратам. Әгәр аборт-мазарга йө­реп чирләп ятсаң, карамаячакмын үзеңне. Риза-бә­хил­легем юк! — ди.

Моның сәбәбе дә була. Мә­хүпҗамал әбинең исән-сау үстергән бердәнбер баласы Сабирҗан абзый. Ә Ми­яссәмә апалар гаиләсен­дә тугыз баладан алтысы тернәкләнеп, җир йө­зен­дә олыгайганчы яшәү бәхетенә ирешәләр.

— Ирем, унынчысын да алып кайт, дип сораган иде дә, риза булмадым. Арыган идем. Кызларым малайларга биргесез. Ә кияүләрем ал­тын багана, — ди бәхетле ана.

Мияссәмә апаның кияве Дамирга — 58, Наиленә 60 яшь. Әби белән бер­гә картаялар уңган кызлар һәм шәп кияүләр. Инде үзлә­ре бе­лән дә танышыр чак җитте.

Иң башта 1954 елда Мәз­лүмә туа. Аны өйдә Олы апа дип йөртәләр. Шушы ук ра­йонның Чуракай авылы егете белән кушылып, 2 бала үс­терә алар. Гомере буе Тү­бән Камада яшәп, пенсиягә чыккач, Кәзкәйдән өй сатып алганнар. Хәзер кышын шә­һәр­­дә, ә җәен авылда торалар. 1956 елгы Мәсүрәнең үз кушаматы — Иркәттәй ди аны туганнары. Авылдагы ерак әбиләрендә кунак булырга яратканга, эш кушсалар, шунда китеп шылганга, Иркәттәй булган да куйган. Хәер, сигезенче сыйныфны тә­мамлагач, икенче буын ту­ган абыйсы Рим Мәскәүгә чакыртып ала Мәсүрәне. Башкалада яшәү кемгә тәти әле. Шунда тормышка чыга, бухгалтер һөнәрен үзләш­терә. Кияве Петр урыс милләтеннән. Мияссәмә апага:

— Ике телдә ничек ара­лаш­тыгыз соң? Татарча өй­рәттеңме? — дим.

— Яшь чагында Петя кияү кызы Олеся белән генә кайтып, берәр ай кунак булып китә иде. Гадәттә, бу печән вакытына туры килә. Мәскәү егете булса да, сынатмады, бахыр. Эшкә нык булды. Аң­лашырга да өйрәндек, — ди әби.

Муенса төймәләре кебек, кызларны барлауны дәвам итәбез. 1958 елгы Ләйлә дә гомере буе Түбән Каманың шин заводында эшләп пен­сия­гә чыккан. Ире Наил бе­лән 2 бала үс­тер­гәннәр. Туганнары Ләйләне Ак апа дип йөртә. Гому­мән, тугыз кызның бишесе тормышын Түбән Камада корган. Энҗе дә шунда. 1959 елда туган  кыз Гали белән гаилә кора. Әмма тормышның бер сынавы — балалары юк. Энҗе гомере буе ТЭЦта эшли.

Сезнең Лүдә дигән исем ишеткәнегез бармы? Ә менә тугыз кызына да үзе исем сайлаган Сабирҗан абзый 1962 елда туганына шулай дип куша. Пермьдәге түтие Фәниянең бик хөрмәт иткән табибы Люда атлы була. Кәз­­кәйдә исә күрә­ләтә урыс исеме куш­мый­лар. Шартлатып Лү­дә дип язалар. Мин Ми­яс­­сәмә апа янына барганда, бу кыз, чираттагы ялын алып, әнисе янына кайткан иде. Гомер буе таләп шундый булган. Кызларга ялга чыгуның беренче кө­нендә үк бер айга авылга кайту мәҗ­бү­ри. Алар артыннан ки­яү­ләр калмыйлар. Икенче як кода-кодагыйлар ник шунда шартламыйлар.

Дүртпочмаклы җыйнак кына бер өй янына килеп туктадык. Ай-һай, монда ни­чек унбер җан сыйды ми­кән дип шаккатып торам. Мия­­ссәмә апа, киресенчә, журналистлар килә дип кайгырып, төне буе йокламаган. Лүдә көлә:

— Аллага шөкер, кешедә кунганыбыз юк. Җәй көне верандага гына 10 кеше сыя, — ди.

— Салгач-салгач, нигә алтыпочмаклы итмәдегез соң?

Мияссәмә апа такмаклап тезеп китә:

— И-и апаем... Сабирҗан абзаң гомер буе колхозда. Мин 1971 елга кадәр шунда эшләдем. Аннан соң балалар бакчасында 18 ел нянечка булып хезмәт куеп пенсиягә чыктым. Безнең төп нигез авыл башында иде. Ан­­нары хәзер торган нигез­гә күчендек. Иске өебезне күчереп сипләде Сабирҗан. Кар яуганда көчкә бетерде. 1971 ел­да Удмуртия­дән бура кайтартып, шу­шы өйне салдык. То­ра-бара верандасы булды.

Мияссәмә апага кушылып, шуны әйтәсем килә: бу өй­нең төп бизәге — мич. Әле һаман да сүтел­мәгән. Утыз өч ел бер­гә тату торган бианай Мәхүп­җамал казанда аш пешергән, бә­рәңге пә­рә­мәч­ләре салган мич бит ул. Кызлар әби­ләрен картый диләр. Озын гомерле булып, 1985 елда бакыйлыкка күч­кән ул.

Тугыз кызны санавымны дә­вам итәм. Җиңел түгел. Үз­ләре бер сыйныф кадәр бит. Алда телгә алган Лүдә дә ире Фәвәдис белән Түбән Камада яши һәм химия заводында эшли. 2 балалары бар. Фәвәдис тә Кәзкәйдән. Чиратта Руфина. Ул 1964 елгы. Ире Фәргать белән икесенә бер кыз — Ди­ләрә. Шин заводында хез­мәт куя. 1965 елгы Нурия Мөслим районы Октябрь авылына кияүгә чыккан. Хуҗалык бухгалтеры. Ире Гыйлемҗан белән ике малай үс­тергәннәр. Ниһаять, төп Кәз­кәйдә яшәүче Гөлнур. Аны Бәләкәй апа дип йөр­тәләр. Башлангыч мәктәптә укыта. Шушы авыл егете Рәсим Фәрдиевка кияүгә чы­га ул. Бу кияве турында Мияссәмә апа: “Ул минем баш бармак кебек!” — ди. Бер уйласаң, баш бармак ни кыра инде. Ә икенче яктан ансыз һич булмый. Рә­сим Кәзкәйнең имам-хатибы. Шул ук вакытта дәүләт хезмәткәре — “Госстрах” агенты да. Мияс­сәмә апаның көн саен хәлен белүче дә, беренче ярдәм күрсәтүче дә шушы гаилә. Ике кызлары бар. Төпчекләре Зөһрә мин кил­гәндә дә әбисе янында иде. Соңгы өч елда Мияс­сәмә апа көч-хәл белән өй эчендә генә йөри. Аяклары бик авырта аның. Актаныш районының Табанлы Күл авылында төп­чек кыз Илсөяр һәм Надир кияү торалар. Шулай ук ике балалы гаилә. Илсөяр балалар бакчасында пешекче.

Көч-хәл тугыз бертуганны барлап чыктым. Сабирҗан абый бик яраткан аларны. Кечкенәдән ат арбасына тө­яп, үзе белән эшкә йөрт­кән. Кызларны атка атланырга өйрәтеп, хайван җан­лы итеп үстергән. 1993 елда бер-бер артлы июнь һәм ав­густ айларында кияүгә чыккан Гөл­нур белән Илсөярнең туйларын гына күрә алмый. 1977 елда нәкъ шулай, ягъни июнь һәм августта Мәз­лүмә белән Ләйлә гаилә коралар. Лүдә апа:

— Ике бертуган бер үк ел­ны тормыш корырга тиеш түгел дигән ырым дөреслеккә туры килмәде. Без ул яктан бәхетле булдык, — ди.

Чыннан да, тугыз кыз үз парлары белән аерылышмыйча, гайбәткә менмичә исән-сау яшәп яталар. Моннан соң да шулай булсын, амин! Мияссәмә апа һәр­берсен туйлап, пар каз, чәк­чәк белән башка нигезгә озаткан бит.

— Бу кадәр бала карап, эш эшләп арымадыңмы? Яшәү­дән ялыкмадыңмы, Мия­­­с­сәмә апа? — дим.

— Аллага шөкер, кызларым әйбәт, ә кияүләрем алардан да шәбрәк. Яшәү­дән туймадым. Җәй саен 15 оныгым кайта. Инде алты тураным бар. Балаларым бе­лән ике ай гына декрет ялында утырып, гомер буе эшләп, нибары 5600 сум пенсия алам. Анысы кызганыч. Картым үлгәнгә дә 20 ел. Бианам кызларны тәр­бия­ләп үстерде. Аңа рәхмәт, — ди язмам герое.

“Ана медале”ннән тыш дәүләт аңа капитал да, җир дә бирмәгән чорда демографик хәлне бишкә түгел, ә тугызга кадәр яхшырткан Мияссәмә апа.

Кәзкәй халкы әле дә Сөн­нән су эчә. Анда кош-корт йөзсә дә, иң чиста, химия катнашмаган су булып кала бирә ул. Авылга 1978 елда колонка кер­тәләр. Әмма Мияссәмә апа эчәргә дә, мал­га да Сөннән ташыта. Әлегәчә шуннан эчәләр. Кәзкәй Башкортостан чигендәге авыл. Роберт Миңнуллин язганча: “Әнкәй безне Сөннән алып кайткан!” Бу сүзләрне авыз тутырып Мияссәмә Рәшитова кызлары да әйтә ала.

 

P.S. Әйтергә онытып торам, Мияссәмә апа моннан 12 ел элек сыер асраудан тук­тый. Әмма бозаулар үс­терә. Сарыгын бетергәнгә ике ел, ә тавыклар алмаганына быел гына. Хәзер вакытны татарча концертлар, “Могҗизалар кыры”, “Көт мине”, “Әйдә өйләнешәбез!” тапшыруларын карап уздыра. Петя кияүне аңлагач, урыс тапшырулары да аңлаешлы. Без аның 80 яшьлек юбилеенда күрешергә сөй­ләшеп аерылыштык.

 

 

 

 

Гөлназ ШӘМСИ | 21.12.2012


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры