Шимбә 25 май 2019 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“...КӨРӘШЕП 4 МАШИНА ОТКАНМЫН”

Кешенең акча янчыгында күпме байлыгы барлыгын тикшерү бик үк хупланган гамәл булмаса да, соңгы вакытта бер-беребезне уздырып башкаларның кесә калынлыгын тикшерергә өйрәнеп киттек. Татарстанның милли көрәш буенча атказанган спорт остасы, Теләче батыры Раил Нургалиевның да быел көрәшеп миллион сум чамасы акча эшләве турында матбугатта бәян ителгәч, безнең белән тагын да тәфсилләбрәк сөйләшергә булды.

 — Уйлап карасаң, көрәшчеләргә бирелгән акча юк дә­рә­җәсендә инде ул, — дип сөйләде Раил Нургалиев. — Сүз дә юк, көрәш ярышларында җиңү яулаучыларга акчалата бүләкләр бирелә башлады. Быелгы Сабан туйларында 3 җиңел машина, берничә тәкә, акчалата һәм тагын башка төрле призлар белән, дөрестән дә, кесәгә 1 миллион сум чамасы акча кергән. Ләкин хоккей, футбол кебек башка спорт төрләре белән чагыштырсаң, аның юк акча булуы бәхәс уятмый. Аларга миллиард сумнар тотылганда, кө­рәшнең акчасы аз булу яхшы аңлашыла торгандыр. Күрегез, хоккейчылар нинди машиналарда җилдерә. Ә мин откан автомобильләрне сатып кына үземә кулай чит ил машинасы ала алдым.

— Сабантуй “күчтәнәчләре”н сатып бетереп булдымы соң?

— Машиналарны дусларга саттым. Быел Кукмара районының Вахит авылы Сабан туенда да батыр калдым бит. Башка елны анда батырга машина куелса, быел 40 мең сум акча белән үгез биргәннәр иде. Менә шул бүләк бераз мәшәкать тудырды. Андагы 4 центнерлы үгезне барып алып кайтасы, урнаштырасы бар икән әле.

— Көрәш алга киткән районнарда җирле хакимият көрәшчеләрне хөрмәт итә бит...

— Хакимият тиешлесен генә бирә. Һәм аны күпсенеп тел­гә алырга кирәкми. Үземә тиеш булмаган ярдәмне күр­гән юк. Көрәш кешене яшәтә, диләр дә, ләкин көрәшү бер хәл, ә уңыш казану бөтенләй икенче әйбер. Районга күп­ме уңыш китергәнмен икән, ярдәм дә булырга тиештер бит. Хакимияттәге җитәкчеләргә дә: “Җиңелсәм, сорап булмас иде”, — дип мисаллар китереп мөрәҗәгать итәм. Дөресе шул бит. Ә җиңү өчен бик күп тырышлык, һәрчак чемпион калу кирәк. Хоккейчы, футболчылар гына ул чемпион булмасалар да, югарыдагыларга ярый белә.

— Ел буена миллион сум акча эшләү өчен Сабан туенда берничә машина алу да кирәк. Ә сиңа 90 килограммлы көрәшче буларак бу кыен эш түгелме?

— Каршыңа үзеңнән күпкә авыррак көрәшчеләр чыккач, җиңел түгел инде. Шулай да, тәҗрибә нык булыша. Авырлык аермасы 10 килограмм булганда артык сиздертми әле анысы. Чөнки авыр үлчәүдәге танылган көрәшчеләрнең барысы белән дә диярлек бил алышып караганым бар. Үз авырлыгымны арттырасым килми. Булганын дөрес файдаланырга гына кирәк. Артка борылып карасаң, көрәшеп барлыгы 4 машина отканмын. Нишләп әле аларның санын 10 га җиткерү турында хыялланмаска?!

— Һәрчак чемпион калуның сере нидә, Раил?

— Көн саен, хәтта көненә икешәр тапкыр 2-3 сәгать шөгыльләнергә, үз өстеңдә туктаусыз эшләргә кирәк. Барысы да үзеңнән тора. Тагын 2-3 ел рәсми ярышларда бил бирмәүне максат итеп куйган кеше буларак, мин шундый режим белән яшим.

 

 

Фәрит САЛИХОВ | 21.12.2012


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

Гузэлен 05.01.2013 17:52:17
Молодец, Раиль! Барысы да үзеңнән тора- бу алтын сузлэр, гел алга!
 
башка фотолар
 
 
 
Информеры