Дүшәмбе 09 декабрь 2019 18:09:34
 

 . 

 

???????? ??????? ??????????

 

 

Соңгы фикерләр
“КӨНГӘ 300 КГ КАДАК ЯСЫЙБЫЗ”

Чүпрәле районы Яңа Чүпрәле авылында гомер итүче Гөлфирә һәм Рөстәм Йосыповлар гаиләсе үзенчәлекле эшмәкәрләр — кадак ясап саталар. — Үз эшебезне булдырырга ниятләгәч, ниндиен генә уйламадык. Район җитәкчеләре: “Кадак ясап сатуны тәкъдим итсәк, ничегрәк карыйсыз?” — диделәр. Бу идея күңелгә хуш килде, шундук документлар тутырып, шул өлкәдә эш ачасы иттек. Озакка сузарга ярамый иде, чөнки конкуренция булмаган тармаклар бездә аз. Ә менә кадак ясап сату белән шөгыльләнүче юк иде әле, — ди Гөлфирә апа.

 Гөлфирә апа белән танышып сөйләшкәч, шундый җи­тез, чая затлар гына эш­мәкәр була аладыр, дип уйлап куйдым. Мин киләсе көнне, мәсәлән, ир­тәнге сә­гать 5 тә шоферы бе­лән Чабаксарга тауарга чыгып кит­кән ул. Төшкә ка­дәр аннан әйләнеп кайтып, барысын урнаштырып, хакларын куеп, документларын тутырган. Сө­екле иренә, балаларына ашын пешергән, мал-туарын карарга да өлгергән иде ул.

— Әле бүген эшләргә планлаштырганнарның яртысы да бетмәде, — ди, елмаеп, Гөлфирә апа. — Нәрсә эшлисемне кичтән уйлыйм. Көн дәвамында барысына да өлгерергә тырышам. Ирем Рөс­тәм бик булыша. Югыйсә үз эше дә муеннан. Ул участок начальнигы, прораб ва­зыйфаларын башкара. Кайтканда-киткән­дә балалар да күп эшне эшләп китә. Шулай бергә тырышабыз-тырмашабыз. 

Гөлфирә апага 45 яшь. Рөстәм абый бе­лән гаилә коруларына 25 ел тулган. Өч бала тәрбияләп үстер­гән­нәр. Зурысы Руслан Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетын тәмамлап, эшкә урнашкан. Үз көнен үзе күрә. Икенче уллары Ранис Казан дәүләт аграр университетының III курсында белем ала. Кечкенәләре Динә яннарында, ул 7 нче сыйныфта укый. Кызлары дизайнер булырга хыяллана икән.

Гөлфирә апа Лаеш авыл хуҗалыгы техникумында укыган, аннан Социаль-гуманитар белемнәр институтында бухгалтерлык белгечлеген үзләштергән.

— Саннардан башка яши алмыйм. Балачактан санарга яраттым. Инде тормышым да шушы саннар белән үрелеп бара. Саныйм да саныйм, — ди ул.

Диплом алгач, Гөлфирә апа башта районда банкта эшләгән, соңрак “Киносеть”­та бухгалтер вазыйфасын башкарган. Өч ел элек үз эшен ачарга кызыккан.

— “Бирәм дигән колына чыгарып куяр юлына”, диләр бит. Мин эшмәкәрлек турында хыяллангач кына дәүләт төрле программалар уйлап таба башлады. Моны Аллаһы Тәгаләнең үзенчә булышуы, фатыйха бирүедер, димәк, бернигә карамый эш­не башларга кирәк, дип уйладык. Дәүләттән 300 мең сум акчалата ярдәм алдык. Ул кадак ясау җайланмасы өчен бик ярап куйды, — ди Гөл­фирә апа. 

 Гөлфирә апа өч тармакны алып бара. Иң башта ягулык аппараты куйдырган. Бу җайланманы таркалган колхозларның берсеннән арзанракка тапкан. “Родник” исемле кибете бар. Аның бер ягында азык-төлек, икенчесендә хуҗалык ки­рәк-яраклары саталар. Үз­ләрендә чыгарылган кадакларны да шунда куялар.  

Кадак җитештерүне исә 2010 елның февралендә көй­ләп җи­бәр­гәннәр. Оренбургтагы заводтан өр-яңа аппарат кайтартканнар. Кадак ясагыч җайланма Йосыповларга 439 мең сумга төшкән. Дәүләт ярдәме эш­не җиңе­ләйткән, 139 мең су­мы гына үз кесәләреннән чыккан. 

Гөлфирә апаның кибете белән кадак ясый торган цех янәшә урнашкан. Биналар  арендага алынган. Өе эш­ен­нән ерак. Җәяү атласаң, шактый вакыт китәр иде. Өч ел элек, эшмәкәрлеккә тотынгач, бөтен куркуын җи­ңеп, машина йөртә башлаган.

— Бүген иң җитмәгән нәр­­сә вакыт. Машина эш­емне шактый җиңе­ләйт­те, — ди Гөлфирә апа.

Алар кул астында дүрт ке­ше эшли. Икесе кибеттә са­та, шофер бе­лән тауарга йө­­­риләр. Шәү­кәт абый исә кадак ясый.

— Көнгә сигез сәгать эшлим. Бер көндә якынча 300 кг кадак ясыйм. Яңа аппарат 500 кг га хәтле чыгарта ала. Әмма әлегә саклык белән эш итәбез, аңа көч китер­мәскә тырышабыз, — ди Шәүкәт абый.

Кадак ясау эше ике бүл­мәдә башкарыла. Берсендә тимерчыбыкны чорнап куйгыч җайланма урнашкан. Алып кайткан тимерчыбыкны аңа кигезеп, стенадагы тишек аркылы икенче бүл­мәгә чыгаралар. Икенче җайланма исә кадак ясый. Ул тартылып үзенә килгән тимерчыбыкны үлчәп кисә, бер башын очлый, икенчесенә “эшләпә кигезә”. Әзер кадаклар астагы тартмага җыелып бара. Тимерчыбыклар күптөрле. Кадакның нинди үлчәмдәгесе кирәк, тимерчыбыкның да шунысын куялар.

— Бу эшнең бер авырлыгы да юк. Вакытында күзә­теп, тимерчыбыкларны алыштырып чорнап, җайланманы көйләп кенә торасы, — ди Шәүкәт абый.

— Кайдандыр алып кайтып сатасы түгел. Үзебез җитештергәч, бәясен башкаларга караганда арзанрак итеп куябыз. Күбесен, төрле үлчәмдә булсалар да, 48 сумнан сатабыз. Аллага шө­кер, ихтыяҗ бар. Колхозлар  төзелеш өчен күпләп ала.  Өч ел буе Шәүкәт үзе генә эшләде. Клиентларга җиткереп барды. Кулы оста, без аннан бик канәгать. Шулай да, язга таба тагын берәр ке­ше алырбыз, дибез. Заказлар күп. Бер генә кешегә өлгертү читенрәк, — ди Гөл­фирә апа.

Йосыповларның кибетләре юл өстендә генә. Исеме дә җәлеп итә.

— “Родник” исемен бик озак эзләгәч кенә таптык.  Чишмә саф, чиста бит ул. Эшебез дә гел шулай чиста барсын, намус белән эшлән­сен дип теләдек. Минуска китмичә, бераз табыш керт­сә, шул җитә. Артыгын кумыйбыз. Без булганына канәгать, — ди Гөлфирә апа.

"Родник" кибете

 

Шәүкәт абый кадак ясагыч җайланма янында

 

'Кадакларга ихтыҗ зур"

 

Лилия ЙОСЫПОВА | 21.12.2012


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры