Шимбә 24 август 2019 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“БӨТЕН КЕШЕ ПАРЛЫ БУЛЫРГА ТИЕШ!”

Һәрбер районда менә ичмасам дип үрнәк итеп күрсәтерлек гаиләләр була. Сарманда яшәүче Фирдания һәм Өлфәт Габделхаковлар нәкъ менә шундыйлардан. Гаҗәп, әмма икесе дә группада булуларына карамастан, бу гаилә сәламәт кешеләрнең борынына чиртерлек итеп яши белә. Моны Габделхаковларның ишегалдына узу белән күрәсең. Хуҗаларга кереп чыгарга уңайлы итеп салынган гараж, Өлфәт абыйның остаханәсе, арткы якта үзләренә җитәрлек бакча да бар. Кайсын карама, бар җирдә шуның кадәр тәртип, аунап яткан берни күрмәссең. Йорт эче дә шулай ук. Бар да зәвык белән эшләнгән.

  

            “Әллә бергә яшәп карыйкмы?”

Фирдания апа тумышы бе­лән Нөркәй авылыннан, Өл­фәт абый Азалакныкы. Гаилә булып бергә яшәүләренә 13 ел булса да, алар бер-берсен кечкенәдән үк белгән. Берничә тапкыр бер үк вакытта төрле шәһәр хас­таханәләрендә ятканнар, элек һәр район үзәгендә булган “Көнкүреш йорты”нда эшлә­гәннәр. Һәрчак исән­ләшеп йөри торган кешеләр булгач, Фирдания апа көн­нәр­дән бер көнне Өлфәт абыйның: “Әйдә, сөйләшик әле”, — дигән тәкъдименә бер дә аптырамый. Берәр эш-мазар буенчадыр, дип кенә уйлап куя ул.

— Әллә ни исем китмичә, өйгә алып кердем дә, сөйлә, ни йомыш, дим. Ә ул миңа тәкъдим ясый икән! “Әллә бергә яшәп карыйкмы? Уйлап кара әле”, — ди! Коелдым да төштем. Яшьрәк вакытта күңел түрендә кияүгә чыгу теләге булгандыр инде ул. Әмма бу минем өчен буй җитмәслек хыял иде. Өлфәт тәкъдим ясаганда яшем кырыкка җиткән, андый уйлар әллә кайда еракта калган иде, — дип гаҗәеп матур теле белән узганнарны искә ала Фирдания апа. — Өлфәт уйларга бер атна вакыт бирде дә чыгып китте. Ә мин ни дип әйтергә дә белмим. Башка килгән иң беренче уй — әни ни дияр?! 

Бер атна түгел, Сарман белән Нөркәй арасын ике ай таптап йөри Фирдания апа. “Бу юлы әнигә әйтмичә китмим”, — диеп үзенә ничә тапкыр әйт­сә дә, киңәшләшергә тә­ки батырлыгы җит­ми аның. Сеңелләре янында күрше авыл Өлфәтен бик еш күргәч кенә апасы белән җизнәсе үзләре сорарга мәҗбүр булалар. “Һөнәрең нинди соң? Ничек итеп акча эшләмәкче буласың?” — дип турыдан ярып сорыйлар аннан. Телевизорлар ремонтлыйм, ди­гәч, җизни кеше бөтен әй­берне хәл иткәндәй: “Болай булгач була! Ачтан үлмәячәксез”, — дип кул би­рә. Әниләренә дә бу хәбәрне алар җиткерә.

— Бер-беребезгә ияләшү әллә ни озак булмады. Холыклар да туры килде, сөй­ләшер сүз­ләр дә уртак иде, — дип сөйләвен дәвам итә Фирдания апа. — Берең сә­ламәт, икенчең гарип булса гына авырдыр ул. Ар­тың­нан “аксак тәре” дип әй­теп калса, бер дә рәхәт бул­мас иде, әлбәттә. Ә болай икебез дә бер кебек. Гәрчә минем бе­лән чагыш­тыр­ганда Өлфәт сәламәт­рәк.

 

“И-их, хараплар гына иттем бит баламны!”

Өлфәт абый тупырдап торган сәламәт бала булып дөньяга килгән. 7 нче сыйныфта укыган чагында яшьтәшләре белән әллә күпме вакыт авыл янындагы бозлавыкта шуып кергәч, әллә нәр­­сә була шунда. Салкын ти­гән дип, байтак вакыт ра­йон хастаханәсендә ятканнан соң, без генә җиңә алмабыз, мө­гаен, дип, ниһаять, Казанга җибәрәләр аны. Бер аякка әзрәк аксап торса да, Өлфәт абыйны шунда гына кеше итеп кайтаралар.

Ә Фирдания апага карында чакта ук салкын тигән.

— Элек бигрәкләр дә авыр заманалар булган ин­де! Хатын-кыз эшеме ул, юк­мы, хәле ничек — барыбер. Эшләргә кирәк, вәссә­лам! Ул көнне әни ишегалдында әл­лә никадәр утын яр­ган. Кыш бит. Бик каты туң­ган. Түзәр хәле калмагач, өйгә кергән. Үзе бертуктаусыз: “И-их, хараплар гына иттем бит баламны, хараплар гына иттем”, — дип сап-салкын карынын сыйпаган, — дип әби­се сөйләгәннәрне искә тө­шерә Фирдания апа.

Әнисенең туңуы, чыннан да, эзсез узмый. Туганда сә­ламәт кебек булса да, тәпи киткәндә Фирдания апаның бер аягы үкчәсенә басмас була. Шул вакыттан башлап аңа әллә ничә операция кичерергә туры килә.

 

“Аллага шөкер, һөнәрне дөрес сайлаганбыз”

Мәктәпне тәмамлагач, Фир­дания апа Горький шә­һәрендәге махсус инвалидлар өчен булган тегү училищесын тәмамласа, Өлфәт абый Туймазы техникумының телемастерлар әзерләү бүлегендә укып чыга. Диплом алган көннән башлап алар гел эштә. Район кулланучылар җәмгыяте оешмасы тәмам таркалганчы эшлиләр.

— Хезмәт стажы 20 ел бул­са да, кызганыч, аның без­гә бернинди файдасы тимәде. Эшләдек ни дә, эшләмәдек ни — барыбер. Дәү­ләт инвалидларны искиткеч нык “кайгырта” инде, — дип ачынып сөйли Фирдания апа.

Кешене эш таныта, дию­ләре хактыр. Соңгы 20 ел эчендә Өлфәт абый яки Фир­дания апага гозере төш­­­­мәгән кем генә калды икән?! Күпчелек дәүләт оешмалары ябылып беткәч, халык аларның өенә килә башлаган. Кемгә телевизор рәт­ләргә, кемгә кием-салым тө­зәтергә — сарманлылар алар ишеген кагарга тәмам ияләшеп беткән.

Эшләргә уңайлы булсын дип, Фирдания апа өйдәге бер бүлмәне тулысынча үзе­нә җайлаштырган. Монда аның өч төрле тегү машинасы, әллә никадәр җепләре, тулы бер стена яраткан китаплары урын алган.

Ә Өлфәт абыйның остаханәсе ишегалдында. Ул да эшләргә уңайлы булсын дип төзегән. Ватык телевизорларны тезәргә олы-олы киш­тәләр дә, салкыннарда туңмаслык булсын дип мич тә — барысы да бар.

— Аллага шөкер, эшләгәнебез көндәлек ашау-эчүгә, вак-төяккә җитеп бара. Пенсиябезне җыеп барабыз да, елга бер осталар чакырып, йорт тирәсендә нинди булса да зур эш эшләтәбез, — ди Фирдания апа. — Бер ел­ны, мәсәлән, йортны тышлатсак, икенче елны менә бүлмәләрне вагонка белән эшләттек. Киләсе җәйгә дә планлаштырылган эш бар.

Зарланырга урын юк. Кешедән өзелеп тормыйбыз. Өлфәт тә: “Аллага шөкер, һө­нәрне дөрес сайлаганбыз”, — дип бик еш әйтә. За­ма­нында безгә дә бухгалтер яисә юрист белгечлеге буенча укып диплом алырга булыр иде. Ләкин киләчәктә үзеңә ипилек тә эшли алмагач, укуыңнан ни мәгънә?! Без уку йортларыннан да бик уңдык. Икебезнеке дә мах­сус инвалидлар өчен булгач, беркемнән оялмыйча укыйсың, яшисең. Ә бу бик мөһим. Безнең укытучылар да бик әйбәт иде. Хәзерге көнебез белән тулысынча аларга бурычлыбыз, — дип сөйли Фирдания апа.

Фирдания апа менә дигән бакчачы да икән әле. Өстәл­дә үзе үстергән зур-зур кишерләре, авыз итәргә дип савытка салынган салатлары телеңне йотарлык. Суган-кишерне бергәләп утыртсалар, чүп утау, сирәкләү ише вак эшләр Фирдания апа өс­тендә. Суны Өлфәт абый си­бә икән. Әмма чи­ләк-лейка күтәреп вакытны әрәм итмәс өчен, оста куллы хуҗа бу җәйдә су сипте­рү җайланмасы эшләргә җыена.   

 

“Үзем җыйган трактор”

Телевизорлар төзәтүдән кала, Өлфәт абый зур техника белән дә дус. Гаражында үзе җыйган тракторы бар. Бусы икенчесе икән.

— Кар көрәп, тәмам хәл­дән тайдым! Кыш буе көрәк белән эшлим дә, аннары язын аякларның авыртуына чыдый алмыйча, хастаханәгә кереп ята идем. Алга таба болай ярамас дип, кар кө­рәрлек кенә булса да кечкенә трактор җыясы иттем. Аны күргән бер иптәш, сат та сат, дип теңкәгә тиде. Үзе­­ңә тагын ясарсың әле, ди. Кабат-кабат килеп сорагач, ризалаштым инде, — дип сөйли Өлфәт абый. — Бу тракторымны апрель азакларында башлаган идем, сентябрьнең 20 ләрендә бетердем. Кар эттергеч, язын бәрәңге бакчасын эшкәртергә 3 япьле сука да эретеп ябыштырып эшләдем.

Тракторга тәгәрмәчләрне “Уазик”тан, рульне “ДОН” комбайныннан алган Өлфәт абый. Ә моторы “Ока”ныкы, анысы яңа, ди. 4 скоростька керә, бензин белән сәгатенә 35 чакрым тизлек белән йөри икән.

— Техника җыюда иң авыры — башлап җибәрү. Гел аның белән генә утырып та булмый бит. Хуҗалык эшләре, телевизор җыйганнан калган вакыттан соң гына гаражга чыккач, тракторны җыю озаккарак сузылды. Ахырда туйдырды хәтта, — дип сөйләвен дәвам итә Өлфәт абый. — Әмма эше беткәч, бик канәгать калдым. Рәхәт бит! Ишегалдын да, урам ягын да бер-ике генә әйләнәм, чип-чиста кала.

Өлфәт абыйның бу тракторына да кызыгучылар бар икән. Күптән түгел 50 мең сум­га сорап килгәннәр. Әм­ма Өлфәт абый: “Ничә сум тәкъдим итсәләр дә, бүтән сатмыйм. Үземә дип җыйдым, үземә генә хезмәт итсен”, — ди.

— Тормыш юлында Өлфәт кебек аңлашып яшәрдәй кеше очравына язмышыма мең рәхмәтлемен, — ди Фир­дания апа. — Кеше гарипме, юкмы — ул парлы булырга тиеш. Бу — табигать законы.

 

Парлашып чәй эчү үзе бер бәхет

 

Габделхаковлар йорты

 

Чираттагы ватык телевизор

 

Фирдания апа үзенең эш почмагында

 

Өлфәт абый үзе җыйган тракторында

 

 

Алсу САБИРОВА | 21.12.2012


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры