Шимбә 24 август 2019 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“АТНА САЕН КҮЛДӘ КОЕНАБЫЗ”

Кыш үзенең холкын күрсәтте. Соңгы көннәрдә хөкем сөргән суыклар бүрекләрне, кәҗә мамыклы бияләйләрне кияргә мәҗбүр итте. Бик мөһим эш булмаганда, өйдән чыкмаска тырышабыз хәтта. Ә икенче берәүләр, салкынның борынына чиертеп, бу вакытта урамда салкын су белән коена. Танышым, КФУ каршындагы Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче гимназиянең математика укытучысы Илмир Гәрәев тә шундыйлардан. Салкын су белән дуслашуының нәтиҗәсен дә күрә. Ялгыш кына да төчкергәнен, ютәлләгәнен ишетмәссең аның. Башта ялгызы йөри башлаган Илмир соңрак үз артыннан хатыны Лилияне, ә аннан инде дусларын да ияртте.

 — Илмир, салкын суда ко­енуга ничек тә­вәккәлли алдың?

— Бу эштә зур тәҗрибә туплаган, 15 еллап коенучы танышым үзе белән Зәңгәр күлгә барырга чакырды. Ул атна саен шунда йөри икән. Зәңгәр күлдә коенучыларга күптән кызыга идем. Ике ел элек, салкын су­га ия­ләшү өчен, күнек­мә­ләр үткә­рә башладым. Мунча кергән­нән соң өстемә чи­ләк белән салкын су коям, карда бераз йөреп керә идем. Организм шуңа ия­ләш­те. Иртән душта да салкын су белән коенам. Моның үз технологиясе бар. Сап-салкын су агып торганда башта сул аякның табанын, аннары уңныкын, соң­рак сул аякны, аннары уңны чылатып алам. Шулай күнде­рә-күндерә, баштан алып кое­на идем. Шуңа салкын суга сикерү авырлык тудырмады. Зәңгәр күлгә беренче мәр­тә­бә узган елның 15 гыйнварында бардым.

Чишенеп карга баскач, кү­ңелдә рәхәт бер хис туа. Үзең бе­лән табигать арасында ниндидер бәйләнеш барлыгын сизәсең. Аннан “бисмилла”ны укып, әк­рен генә атлап күлгә керәсең. Иң мө­һи­ме суга баш бе­лән чумып бе­­тәр­гә кирәк. Чыккач, тән чеметтерә, җы­лы­насың, кие­нәсе килми башлый хәтта. Әмма тиз арада җылы киемнәрне ки­яр­гә кирәк. Һавада яланөс басып торырга ярамый. Бу төп кагыйдәләрнең берсе.  Су кереп кайтканнан соңгы тә­э­сирләрне әй­теп аң­­­­латып булмый. Тән шул дә­­­рәҗәдә җиңеләеп кала, мунчадан чыккач була торган рәхәтлек сизәсең. Ул тәэ­сирләр көн буена җитә. 

— Ничә градус суыкта коенасың?

— Зәңгәр күлдә җәен дә, кышын да суның салкынлыгы 4 градус. Урамда 15 градустан да суыграк булса, бармаска тырышабыз.

Суда 5-6 метр ара йөзәм. 2-3 тапкыр чумып алам. Әгәр иртәнге якта барсаң, тагын да әйбәтрәк. Ул очракта көн буена баш әйбәт эш­ли, фикерләү дә яхшырак бу­ла. “Салкында йөрмәгез!” — дип хатынымның әнисе, әби­ем кисәтү дә ясаган иде. Ба­расы килә бит. Атнага бер Зәң­гәр күлдә коенмасак, кү­ңелгә нәрсәдер җитми. Ли­лия дә тиз күнекте. Әйт­мә­гәнебез булсын, кайбе­рәү­ләр быел салкын тидереп ике­шәр тапкыр авырырга өл­гер­­де. Ә безнең иммунитет нык.

— Сезнең гаиләне бу зәм­һәрир суыклар да куркытмыйдыр?

— Эшем өйдән ерак түгел, җәяү йөрим. Артык калын киенмим. Салкын бераз борынны, битне чеметә анысы. Әмма зарлана торган түгел.

— Зәңгәр күлгә йөрүче “морж”лар күптер?

— Ялларда аеруча күп җыелалар. Сәламәт яшәү рә­веше алып баручыларны сокланып күзәтәм. Алар бирегә гаиләләре белән чаңгыда киләләр. Термослы чәй­ләрен үзләреннән калдырмыйлар.

Арбабызга күпләр утырды. Тәэсирләребез белән уртаклашкан саен берәр танышыбыз өстәлә ба­ра. Күлдән кайт­­кач: “Нишләп күптән йөр­мә­дек икән?” —  диләр.

— Салкын суда коенып чыныгырга теләп тә тәвәк­кәлли алмаучылар бардыр. Андыйларга нинди ки­ңәш­ләр бирер идең?

— Иң мөһиме — куркуны җи­ңү. Башта рухи яктан үзең­не моңа әзер­ләргә, орга­низм­ны күнектерергә, иртән  контраст душ ке­рергә. Ә аннан, бар да яхшы булачак дип, тәвәк­кәл­ләргә дә мөм­кин. Бер йөри баш­лагач, туктамаска. Ул сез­нең сәламәт­лекне ныгытыр гына. Барсагыз, үкенмәссез!

 

Лилия ЙОСЫПОВА | 21.12.2012


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры