Дүшәмбе 19 август 2019 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“БОЗАУДАН ДА КУРКА ИДЕМ”

Гомеренең 27 елын педагоглык эшчәнлегенә багышлаган Наилә Нурмөхәммәтова күптән түгел крестьян-фермер хуҗалыгы булдырган. Бүген ул умарта кортлары үрчетә, авылдагы ташландык ферманы сатып алып, 30 баш токымлы мөгезле эре терлек кайтарткан. Түбән Кама районының Шәңгәлче авылында әнә шундый тырыш, уңган, каршылыклар алдында баш ими торган ханым яши. Бер-бер артлы әти-әнисен, дүрт туганын җирләгән ялгыз хатын-кыз сынауларга бирешергә җыенмый. Искиткеч оптимистлык белән алга атлый.

   

 

 

            “Фермер булуыма үзем дә шаккатам”

Наилә апага 52 яшь. Бик ачык күңелле, кунакчыл хуҗабикә. Килүем турында хәбәр иткәч, каршы алырга авыл башына ук чыкты. Үзе машина йөртә.

— Кече улым Тимур көч­ләп диярлек “права”га укытты, соңыннан Әниләр көненә “ундүртле” машинасы бүләк итте. Шулай итеп мин 2007 елдан руль артында, — диде.

Авылның төзек урамнарыннан үтеп, хуҗабикә йортына барып җиттек. Ишегалдына керүгә, безне күркәләр каршылады.

— Кеше күрсәләр, шундук йөгереп киләләр. Көй ишет­сәләр, бии башлыйлар. Ике ана, ике ата күркәм бар. Бер-берсен югалтсалар, борчыла башлыйлар, — дип елмайды Наилә апа.

Салкыннан җылы, нурлы өй эченә үт­тек. Ә анда мул табын көтә.

— Өстәлемдә һәрвакыт ризык бар. Ит, бәрәңге, бал, май, сыр үзебезнеке. Барысы да Аллаһы Тәгалә биргән сый-нигъмәт, — дип шөкер итте ул.

Шул арада табадан кайнар тәбикмәк төште. Тәмле ашлардан авыз итә-итә Наи­лә апаның тормышы турында сөйләшәбез.

— Мин тумышым белән Башкортостанның Әлшәй районы Түбән Әврүз авылыннан. Әнием шул якныкы, әтием Казаннан. Бабам (әтиемнең әтисе) “Заря” фабрикасы директоры булган. Алар Бау­ман урамында яшә­гән. Әбием 30 ел мөгаллимлек иткән. Миңа 3 яшь вакытта әти-әнием Кыргызстанга күченгән. 18 яшем тулганчы шун­да яшәдем. Му­зыка мәк­тәбендә белем алдым. Унынчы сыйныфны тәмамлагач, бер ел пионервожатый, соңыннан балалар бакчасында музыка җитәкчесе булып эшләдем. Аннан Башкортостанның Дәүләкән районы музыка училищесына укырга киттем.

Каникулга кайткач, очрашып йөргән егетем кулымны сорады һәм 18 яшемдә кияүгә чыктым. 1979 елда Түбән Камага кайтып төп­ләндек. Монда иремнең туганнары яши иде. Биредә педагогия училищесын тә­мамладым. Бервакыт газе­та­да “Шәң­гәлче авылына кайтып төп­ләнгән яшьләргә, фатир бирелә” дигән игъланны күргәч, ирем белән шунда күчендек. Бер-бер арт­лы ике улыбыз туды. Аларны карашырга каенанам бик булышты. Олы улыма 7 ай вакытта эшкә чыктым. Күрше Ташлык, Шәң­гәл­че авылы балалар бакчасында һәм Шәңгәлче урта мәктәбендә гомер буе музыка җитәкчесе булып эшләдем. Эшемне, балаларны үлеп яраттым. Балалар үз­ләре дә минем өчен өзелеп торды. Аларга җыр дәреслә­ре бирдем. Ул елларны һа­ман сагынам. Төннәрен төшләремдә күреп уянам.

— Ә нигә, алайса, әлеге хезмәттән китәргә булдыгыз?

— Гомер дигәнең тиз үтә, бар нәрсәне татып карыйсы килә. Үземне авыл хуҗалыгы өлкәсендә сынарга уйладым. Хәзер фермер булганыма үзем дә шаккатам.

— Эшне нидән башладыгыз?

— Иң элек улларым белән киңәшләштем. Алар бик төпле егетләр. Аракы эчми, тәмәке тартмыйлар. Олысы Русланга 33 яшь. Десантчылар союзы рәисе. Кечесе Тимур 27 яшьтә. Һөнәре буенча юрист. Әлегә икесе дә өйләнмәгән. Түбән Камада төпләнделәр.

Фермер хуҗалыгы булдырырга кирәк дигән фикеремне алар да хуплады. Алты ай дәвамында документларны тәртипкә салдык.  2010 елның апрелендә боз кузгалды. Умартачылык бе­лән шөгыльләнеп карарга уйладым. 8 баш умарта сатып алдым, Казанга барып белемемне үстердем. Бүген, Аллага шөкер, кортларыбыз ярыйсы гына бал бирә.

Беркөн килеп авылда буш торган фермаларга күз төш­те. Узган ел өй каршымдагы шул комплексны сатып алдык. Аны төзекләндердек. Металл конструкция ясадык, тәрәзә, ишекләр куйдык, су, ут үткәрдек. Былтыр декабрьдә Оренбург якларына барып, 30 бозау алып кайттык. 250 тавык үрчеттек. Әмма тавыкның 50 сен төлке тотты. Җирле хакимият мо­ңа карата бернинди чара күрми. Гомумән, авыл җирлеге башлыгы Рамил Сәлимов белән эшләү авыр. Ни­гәдер ул гел аяк чала. Авыл халкын миңа каршы котырта. Сатып алган ферма территориясенә кешеләр машина-машина чүп түгә. Андагы ташларны, балчыкны казып алалар, шиферны куптаралар. “Бу минеке, кермәгез”, дисәм, “Син монда кем? Без бу фермада 40 ел көч куйдык”, — дип кычкыра баш­лыйлар. Малларыма йө­рергә урын юк. Рамил әфән­де көтүлек җирен дә бир­мәде. “Әнә пилорама артында көт”, — ди. Тик анда малларга эчәргә су юк. “Цистерна белән ташып эчерт”, — ди башлык. Бу мөмкин түгел. Шуннан көтү көтәр өчен “Бәхетле-Агро”дан 17 мең сумга арендага җир алдым.

Көтүче чакырам, аны куалар. Соңыннан бу гаугалы эш дип китеп баралар. 8-12 мең сум хезмәт хакы түлим, эшләргә кеше юк. Җирле хакимият, авыл халкы белән көрәшеп арыдым. Хәзер ничек булдыра алам, шулай яшим. Аллага шөкер, Ходай ярдәменнән ташламый. Ин­де нишләрмен, иртәгә эш­ләргә кеше каян табармын, дип борчылып йокыга китәм. Иртән уянуга, берәрсе табыла, мәрхәмәтле бәндәсен Аллаһы Тәгалә үзе җибәрә.

 

“Авыр чакта дога укыйм”

Наилә апа дини ханым. Рамазан аенда уразасын калдырмый, биш вакыт намаз укый.

— Авыр чакларымда, елыйсы килгәндә дога укыйм. Ул тынычландыра. Нишләп тормышым гел сынаулардан тора, дигән сорауны үз-үзе­мә еш бирдем. Шуннан Самания Шәрипованың “Тайны здоровья” ди­гән китабы кулга эләкте. Ан­да күп сорауларга җавап бар. Ничә яшь­тә булуына карамастан, кешегә һәрвакыт тәрбия ки­рәк. Ул гүргә кергәнче үз өстендә эшләр­гә тиеш икән. Явызлык, мә­кер­лелек, көн­челек, саранлык тормышта безне гел сагалый. Шуларга бирелмәс өчен файдалы китаплар уку мөһим. 

Эшегезне хәләл хезмәт­тән башлагыз, зәкят бирегез, бу фарыз, дип улларыма һәрдаим әйтеп торам. Аллага шөкер, балаларым дөрес юлда.  

— Наилә апа, ирегез кайда?

— Әхәт белән 21 ел яшә­гәч аерылыштык. Бик гаугалы кеше иде. Юктан да тавыш чыгарды. Түземлегем соңга чиккә җиткәч, араны өзәргә булдым. Ул хәзер Мәскәү тирәсендә яши. Улларымны беркайчан аңа каршы котыртмадым. Киресенчә, әти-әни сезгә гомер бүләк иткән. Бәхетле булыр өчен аларның ризалыгын алу мөһим. Әтиегезне кире какмагыз, нинди булса да аралашыгыз, хәлен белегез, тәмле сүзегезне жәлләмә­гез, дип әйтәм.

Наилә апа йомшак кына тавыш белән сөйләвен дә­вам итә. Мин аның ихтыяр кө­ченең нык булуына сок­ландым.

— 1984 елда әтием үлде. Аны җирләп кырык көн үтүгә, абыем (без дүрт бала) дөнья куйды. Җиде елдан әнием мәңгегә күзләрен йомды. Аннан соң озак тормый 41 яшендә инфаркт булып энем китеп барды. Кырык көн элек Саратовта яшәү­че абыем вафат булды. 

Энем авылда зур ярдәмчем иде. Аны югалткач, ике кулсыз калдым.

— Бу эшне ташларга ди­гән уйлар килмиме?

— Юк. Әйбәт көннәр килер, табыш булыр, дип өметләнеп яшим. Хәзер бер эштә дә җиңел түгел. Җир безне ашата, бөтен көчегезне аңа бирегез, дип улларыма да әй­тәм. Авылда яшәвемә шат­ланып туя алмыйм. Үз йортыбыз бар. Җәй көне бакчамда күп итеп чәчәкләр үстерәм. Теплицада яшел­чәләр өлге­рә. Рәхәтләнеп ашыйбыз. 

Максатым — хәләл ит җи­тештерү. Киләчәктә авылыбызда мөселман интернаты төзергә җыеналар. Алла боерса, андагы балаларны чиста, сыйфатлы ит белән тәэмин итәрмен дип өметлә­нәм. Бәлки, казылык, сөт ризыклары җитештерү цехы да булдырырбыз.

— Наилә апа, малларга азыкны каян аласыз?

— Районда таныш фермерларым бар. Рәхмәт, яр­дәм кулы сузалар. Быел 100 мең сумлык печән сатып алдым. 30 баш эре терлеккә ай саен 2 тонна ашлык ки­рәк. Өстәмә көнаралаш ипи ашатам. Чөгендер түбе кайтартам. Шуларны ташырга күптән түгел йөк машинасы сатып алдык.

Фермадагы сыер бүген 37 литр сөт бирә, ди Наилә апа. Шул бер сыер сөтеннән каймак, эремчек ясап, шәһәр халкын тәэмин итә хуҗабикә. Шулай ук 10 баш үгез, 19 тана да бар.

— Мөгезле эре терлек озак үрчи. Өч елсыз табыш алырмын димә. Икесен суеп карадык, әле кечкенә. Алар итле токым. Тере килеш авырлыклары 8 центнерга хәтле җитә.

Таналар барысы да буаз. Алла боерса, февральдә бозаулаячаклар. Бу көннәрдә туачак бозауларга җылы урын әзерләү белән мәш­гульбез. Савым аппараты бе­лән савымчы да алырга җые­нам, — дип планнары бе­лән уртаклашты Наилә апа.

...Наилә апаның эше шулкадәр тыгыз, көннең узганын сизмим, ди. Үзе үк ветеринар да. Күптән түгел ике малның аягы имгәнгән, көн саен бәйләп торып тәки терелттем, дип шатлана. Бүген ул авыл хуҗалыгы эшенең үзенчәлекләренә яхшы тө­шенгән. Шулай булмый ни, көнгә биш-алты тапкыр шул маллары янында бөтерелә. Ә кайчандыр бозаудан да курка идем, ди.

— Хайваннарны яратырга кирәк. Алар барысын да сизә, аңлый, әйтеп кенә бирә алмый, — ди Наилә апа. — Планнар зурдан. Ферма тирәсен матурлыйсы, таш диварларга мал рәсемнәре төшерәсе килә. Тагын кош-корт, сарык та үрчетмәкчебез. Эшләргә генә ирек бирсеннәр. 

 

Наилә апа уллары белән

 

Боларның һәрберсе якын, ди Наилә апа

 

Таналар биредә

Эльмира СӘЛАХОВА | 21.12.2012


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры