Шимбә 24 август 2019 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
РУХИ ЯКТАН СӘЛАМӘТ КЕШЕ БЕРКАЙЧАН ДА АРАКЫГА ҮРЕЛМИ

Илебездә бу көнгә кадәр эчүчелек торган саен тамыр ныгыта килде һәм әлеге тискәре күренешкә параллель рәвештә бу коточкыч авыруны дәвалаучы “санитарлар” саны да арта бара. Матбугат чараларында, тукталыштагы павильоннарда сәрхушлектән дәваларга чакыручы реклама-игъланнар бихисап. Аларның барысы да диярлек кодлаштыру һәм эчүчелеккә каршы мораль укуга нигезләнгән. Бу ысуллардан шифа табучылар да шактый. Әмма арада барган саен 2-3 әр, хәтта 5 әр мең сум туздырып, наркологлар ишеген 5-6 тапкыр шакучылар да юк түгел.

Мондый хәлләргә тарымас өчен, эчкеченең иң элек бу авыруның аңа ни өчен бирелгәнлеген аңлавы һәм шуңа бәйле рәвештә эчке рухи дөньясын, уй-фикерләрен үзгәртүе бик мөһим. Казанның Залесный бистәсендә яшәүче халык табибәсе, психоаналитик Мәдинә ханым Гарипова дәвалауны тирәннән, аның сәбәпләрен ачыклаудан башлый. Чөнки авыруның тамырын корытмаганда, аның кабатланмасына ышаныч юк. Бу аеруча кешенең эчке халәтенә бәйле авыруларга кагыла.

 

– Мәдинә ханым, сезнеңчә, эчүчелек нинди кешеләрне юлдаш итә?

 

– Эчүчелек күп очракта артык горур, тәкәббер кешеләргә сынау, үткәндәге хаталар өчен җәзасын тату буларак бирелә. Кеше тыштан мондый сыйфатларга ия булмаган кебек тоелса да, аның әле эчке күңел дөньясы да бар. Күп нәрсә шунда яшеренгән. Гадәттә, горур хатыннарның ирләре эчүчегә әйләнә, сулга йөри. Үткәннәрдәге үпкә-сагышларны кичерә, тәүбәгә килә алмау, гаепне танымау, күңелдә рәнҗеш саклау кебек эчке авыр кичерешләр дә җыела килеп, адәм баласын эчүчелеккә этәрә. Кайчак кеше үзе бу хакта бөтенләй белмәгән, геннар аша килгән күңелсезлекләрне дә үз җилкәсендә татып яшәргә мәҗбүр. Аракы белән мавыгуда ихтыяр көче булмауның да өлеше зур.

 

– Кеше эчкече булып туарга мөмкинме?

 

– Әлбәттә. Әби-бабай, әти-әни гөнаһларының авырлыгы шушы нәселне дәвам итүче бер гөнаһсыз балага сынау буларак ирешергә, туганда ук аның тәкъдиренә язылырга да мөмкин. Мондый очракларда бу сынауның ни өчен бирелгәнлеген ачыкларга, эшне шул сәбәпне дәвалаудан башларга кирәк. Шулай эшләмәгәндә, берсе өстенә икенче проблемалар өелә бара. Бүгенге халәтебез үткәннәр белән бик тә бәйле. Шуңа да күңелдә 7 буын нәселеңә җитәрлек үч, рәнҗеш йөртмәскә, ачу сакламаска, сабыр булырга, кичерә белергә, юк-бар белән вакланмаска кирәк.

 

– Сихер, бозым аша да кешене сәрхушкә әверелдереп буламы?

 

– Була. Шулай ук көнче, начар күңелле кеше кулыннан эчкән аракы да хәмергә бәйлелек тудыра ала. Кем белән, кем кулыннан эчүнең дә тәэсире зур.

 

– Ни өчен безнең илдә эчүчеләр саны арта бара?

 

– Кешеләрнең үзара кяферлеге, хөсетлеге (көнчелеге), тәкәбберлеге, бер-берсеннән күңелләре ерагаю, ихласлык югалу, гади генә әдәп кагыйдәләрен үтәмәү җәмгыятьтәге яман күренешләргә, шул ук вакытта эчүчелеккә этәрә. Гайбәт сатабыз, шул кешенең баласы эчә, дип сөйләшергә яратабыз. Аллаһы Тәгалә шул ук хәлләрне үзебезгә татырга бирә. Борынгылар: “Кяферлек итмә, шөкер ит”, – дигән. Шушы хакыйкатькә буйсынып яшәргә кирәклекне истән чыгарабыз. Коръән китабы да шөкер кылып яшәргә куша. Православие динендә дә ул шулай. Рухи яктан сәламәт, иманлы кеше беркайчан аракыга үрелми, башкаларны да бу яман адымнан саклый.

 

– Бүген эчүчелектә, тәмәке тартуда хатын-кызлар да калышмый. Моның сәбәбе нәрсәдә?

 

– Ленин бабай хатын-кызларга хокук бирде. Хәзер кая карама авыр эштә алар: җир казуда да, руль артында да, җитәкче постта да. Гаиләдә бала тәрбияләү, дөнья мәшәкатьләре дә күбрәк аның җилкәсенә төшә. Шул сәбәпле бүген ул үзен лидер итеп сизә башлады. Замана белән бергә хатын-кыз да үзгәрде.

 

– Ирләр белән чагыштырганда, хатын-кызны эчкечелектән дәвалау авыррак, диләр.

 

– Хатын-кыз рухы белән йомшак, физик яктан көчсез зат. Аның күңеле тиз яралана, сәламәтлеге ягыннан да тиз бирешә. Шуңа аларны эчүчелектән йолып алу авыррак. Әмма бик зур ихтыяр көченә ия гүзәл затларыбыз күбрәк.

 

– Эчүчелектән дәвалауда нинди ысуллар отышлы дип саныйсыз?

 

– Кемгә нәрсә килешә. Берәүләргә бер тапкыр кодлаштыру да җитә. Ә икенчеләре әллә ничә тапкыр барсалар да, сихәтен таба алмыйлар, киресенчә, алар тагын да холыксызланыбрак эчә башлый. Кемнәрдер үләннәрдән, ач торудан, башка төрле халык медицинасыннан дәва таба. Ә иң отышлысы – кешенең барысын да төптән аңлавы, тәүбәгә килеп, үзен рухи яктан чистартуыдыр. Үткәннәрдәге авыр күңел бәйлелегеннән котылу, рәнҗеш-каргышлардан арыну, аларны үзеңнән бөтенләйгә җибәрү бик күп проблемаларны хәл итә. Кайчак, әйтик, ана белән бала яки башкалар арасында 25 әр ел элек булган вакыйгалар да өскә калкып, кешедә медицина төзәтә алмаслык проблемалар тудыра. Кеше, аеруча эчкече моны тирәннән аңлый алмый. Шуңа да катлаулы очракларда кайберәүләргә мәчеткә яки чиркәүгә барып, Аллаһтан ярлыкау сорарга кушам.

 

– Илдәге эчүчелек торган саен яшәрә бара. Яшүсмерләр арасында сыра алкоголизмы “чәчәк ата”. Яшь буынны бу авырудан ничек терелтергә?

 

– Бүгенге буын яшьләре эчүчелекне гаиләдә күреп үсә. Бала туа, аңа исем кушыла, беренче теше чыга, тәпи атлый, мәктәпкә бара, аны тәмамлый, вузга укырга керә, армиягә китә, туе була, тагын ел саен кабатланган туган көннәр, ел дәвамындагы бәйрәмнәрне исәпләсәң, барысы да гел аракы белән “юу”дан тора. Бала туганнан алып шуларның бөтенесен үз күзләре белән күреп, дөрес яшәү рәвеше шулай икән дип аңына сеңдереп үсә. Буыннар чылбырын тоташтырган эчүчелекнең киләчәге тагын да куркынычрак. Элек-электән авырлы хатын-кыз янында сүгенү, яман сүзләрдән сак булганнар. Чөнки бу вакытта балага сеңеп калган информация аның киләчәк тормышында чагылыш табарга, тәкъдиренә язылырга мөмкин. Эчкечелеккә каршы көрәшне һәм яшүсмерләрне әхлакый яктан тәрбияләүне иң элек гаиләдән, әти-әниләрнең үзләреннән башларга кирәк.

 

– Сезгә, эчүчелектән арындыруны үтенеп, күбрәк кемнәр килә?

 

– Күпчелек эчүче ирләрнең чарасызлыктан нишләргә белмәгән әниләре, хатыннары. Ирләр бу мәсьәләдә авыррак, аларның табигате шундый.

 

– Сезнеңчә, бүген айныткычлар кирәкме?

 

– Әлбәттә, кирәк. Бу хөкүмәтнең үз ягыннан кайгыртуы. Ул шул ук вакытта эчкечеләрне бәла-каза, җинаятьләрдән йолып алу, айнык халыкның иминлеген саклау да.

 

Рәшидә АХМИРОВА

 

* * *

 

2009 елның 30 декабрендә РФ хөкүмәте башлыгы В.Путин антиалкоголь концепциясенә кул куйды. Дәүләт 10 ел эчендә русиялеләрнең хәмер эчүен киметүне һәм легаль булмаган алкоголь продукциясен юк итүне максат итеп куя. 2012 елга кадәр спиртлы эчемлекләр куллану 15 %ка, 2020 елга 55 %ка кимер дип көтелә. Моннан тыш алкоголь продукциясенә бәя сәясәте алып барылачак. 2010 елның 1 гыйнварыннан ярты литр шешә аракыга минималь бәя 89 сум дип билгеләнде.

 

– Өйдә җитештерелгән спиртлы эчемлекләрне санамаганда, һәр кешегә елына 18 литр аракы туры килә, – диелә концепциядә. Бу Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы куйган нормадан ике тапкырга артыграк.

 

Яңа концепция буенча шулай ук алкоголь продукциясендә төрле актив биологик матдәләр, витаминнар бар дигән язулар рөхсәт ителмәячәк. Бу җиңел алкоголь продукциясенә кушылган тәмләткечләр һәм тулысынча спирттан ясалган “дару”ларга кагыла. Спиртлы эчемлекләрнең берничек тә дәвалау сыйфатлары була алмый. Шулай ук төрле сыра фестивальләре, бәйрәмнәр уздыруны чикләү планлаштырыла.

 

Алкоголь рекламалауны бөтенләй бетерергә исәплиләр. Хөкүмәт шулай ук сәламәт тормыш алып баруны пропагандалаучы барлык иҗтимагый һәм дини оешмаларга да теләктәшлек күрсәтергә вәгъдә итә.

 

Айрат БАРИЕВ.

 

* * *

 

КЕШЕНЕ ЭЧКЕЧЕЛЕКТӘН КӨЧЛӘП ДӘВАЛАРГА КИРӘКМЕ?

 

Фәнзаман БАТТАЛ, язучы:

 

– 30 яшькә кадәр минем дә салгалаган чаклар булды, махмырның авырлыгын да, аның хурга калдыруын да, иҗатка, эшкә зыян китерүен дә беләм. Ләкин кеше теләми икән, аны эчүдән туктатып булмый, вакытны әрәм итмәскә кирәк. Кеше үзе аңларга тиеш: аракы матди яктан да, абруй, сәламәтлек ягыннан да файда китерми. Кайгыны аракы белән басам, дисәләр дә, сагышка бату арта гына. Кеше эчкәндә Ходай биргән гомерне файдасызга яшәп, бәхет күрмичә үлүен аңласын иде. Аракыга каршы үзе көрәшергә тиеш, янында аңа ярдәмгә килә торган кешеләр булса, тагын да яхшы.

 

Сүрия УСМАНОВА, хокукчы:

 

– Эчкечелеккә каршы көрәшү комплекслы башкарылырга һәм бу хөкүмәт бурычы булырга тиеш. Ислам илләрендә алкоголизм мәсьәләсе юк, Европада аңа каршы аяусыз көрәш бара. Ә бездә эчертеп акча эшлиләр. Аракы эчертү – хөкүмәт сәясәте. Эчеп аңгырайган җәмгыять белән идарә итү җиңел бит. Соңгы арада аз гына булса да исерткечләрне тыярга дигән сүзләр кузгалды, Русиядә катастрофик рәвештә халык саны кими, эчеп үләләр, эшләргә кеше юк. Аннары аракы һәркем сатып алырлык булырга тиеш түгел.

 

Совет заманында ЛТПлар бар иде, аларны янә кайтарырга кирәк. Анда дәваланган очраклар әллә ни күп булмагандыр, бәлки, ләкин эчкән кешедән вакытлыча аның гаиләсе ял итә иде. Бүген өйдә исерек булса, аңардан бернинди котылу мөмкинлеге юк. Урамнан җыеп алкоголикны терелтеп булмый, ә менә теләге булганнарга мөмкинлек тудырырга кирәк.

 

Илшат СӘЕТОВ, сәяси фәннәр кандидаты:

 

– Кайбер очракларда алкоголизмнан көчләп дәваларга кирәк. Бу күбрәк психологик чир. Мәскәү янында бункер сыман бер төзелеш бар, шунда кешеләрне ябып, наркомания, алкоголизмнан 100 %ка дәвалыйлар. Эчкече аннан чыга алмый, тагын бер доза, шешә таба алмаячагын аңлый, таба алмагач, ул турыда уйламый башлый. Иң дөресе – профилактика. Кеше тәрбияле, иманлы булса, ул эчмәячәк.

 

Аңлату эшләре юк дәрәҗәсендә. Социаль рекламага бүленгән акча бар, ләкин кемдер ул бюджетны җиңел генә үзләштерә, күрәсең. Телевидение, интернетта да эчкечелекнең зарарлы икәнен аңлаткан, тукып торган тапшырулар, реклама роликлары күргәнем юк. Булганының тәэсире шулай гына, димәк, аны башкача эшләргә кирәк.

 

Илнар хәзрәт ЗИННӘТУЛЛИН, Гаилә мәчете имамы:

 

– Беренче чиратта алкоголизмның гөнаһ икәнен аңларга тиешбез. Кеше начарлык кылганда аның җәзасы булачагын белә икән, бу очракта аракы эчүне ташлауда өстәмә стимул бар. Эчкечелектән дәвалауны аңлату эшләреннән башларга, рухи бәйлелектән арынырга кирәк. Дәваланганнан соң аракы эчеп ләззәт алучыга канәгатьләнерлек әйбер дә булырга тиеш. Моны дини, рухи тәрбия алмаштыра алыр иде. Тормыштан рәхәтлек таба белергә, кечкенә генә күренешкә дә сөенергә өйрәтергә кирәк.

 

Кешене эчәргә алкоголь тирәсендәге матурлык ымсындыра. Бәйрәмнәрдә рюмкаларны чәкештерәләр, матур сүзләр, теләкләр әйтәләр. Шуңа алданалар. Зур эчүнең башы аз градуслы сыра, шәрабтан башлана. Шул сәбәпле аны чикләргә кирәк, шәраб җиңел, аны эчсәң, берни булмаячак дип әйтү дөрес түгел.

 

* * *

 

ХӘМЕР ХАКЫНДА ХӘДИСЛӘР

 

 Аллаһы Сүбехәнә вә Тәгалә аракыга ләгънәт кылды, эчүчегә, эчертүчегә һәм аны ясаучыга да ләгънәт кылды.

 

 Күбе исерткәннең тамчысыннан да мин сезне тыям.

 

 Аракыны даими эчүче – потка табынучы.

 

 Аллаһы Тәгалә эчүен ташлап, көч-куәт табып Ходай юлына баскан өчен, мондый кешеләрне гафу итү генә түгел, бәлки, элек булган бөтен гөнаһлары микъдарында аңа савабын бирә.

 

 Исерткеч – ул бөтен бозыклыкның анасы яки шайтаннар ашы.

 

* * *

 

РУСИЯЛЕЛӘР НИНДИ АЛКОГОЛЬЛЕ ЭЧЕМЛЕКЛӘР КУЛЛАНА, КҮПМЕ ЭЧӘ?

 

Сез алкогольле эчемлекләрне еш кулланасызмы? Көн саен диярлек – 2 %, атнага ике-өч тапкыр – 6 %, атнага бер-ике мәртәбә – 11 %, айга 2-3 тапкыр – 20 %, елга берничә тапкыр – 35 %, беркайчан да – 25 %, җавап бирә алмыйм – 1 %.

 

Нинди алкогольле эчемлекләр кулланасыз? Сыра – 38 %, аракы – 32 %, шәраб – 31 %, коньяк, виски, ром, бренди – 10 %, өйдә әзерләнгән шәраб – 5 %, көмешкә –   4 %, башка алкогольле эчемлекләр – 1 %, җавап бирергә кыенсынам – 1 %.

--- | 24.01.2010

Былтыр 27.01.2010 13:28:02
хөкүмәт аракы белән керәшәм дисә - ышанмагыз, чөнки хөкүмәтнең икенче кулы белән шул аракы сатып салымнар җыеп бюджетны тутырмакчы.
Татарстанда хөкүмәт "Татспиртпромга" ник аракыгыз бөтен авылларда да сатылмый дип яңа кибетләр ачтырмакчы.
Татарстанда спирт өчемлекләр сату буенча үсеш бара - карасаң саф татар райюннары.

барлык ышынычым - әгәрдә авылларда көчле мәхәлләр барлыкка килсә генә инде. Пенза өлкәсендә Әләзән авылларындагы кебек.
Халыкта мәхәллә дин ягыннан ныклы булса - кибетчеләрне аракы-сыра саттырмаска була. Против опчиствыга каршы бара алмаслар. Ә халык юаш камыр булса - любой спикулянт гөнах эәлим дип тырмас, сатырлар шайтан суын.
 
башка фотолар
 
 
 
Информеры