Сишәмбе 19 ноябрь 2019 18:09:34
 

 . 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“БУЙДАК ТОРМЫШНЫҢ РӘХӘТЕН КҮРЕП ЯШӘП ЯТАМ”

Эстрадага “Син минем янымда” җыры белән килеп кергән Ранил Нуриевны тиз арада “йолдыз” ясап куйдылар. Зәңгәр экраннарда клибын еш әйләндерәләр, интернет челтәрендә караучыларның исәбе юк. Татарлар гына түгел, башка милләт вәкилләре, хәтта шоу-бизнеста кайнаучы, алып баручы Ксения Собчак та игътибарсыз калдырмаган. “Син минем янымда” җырына төшерелгән клипны караганнан соң, уртак танышлар аркылы яшь җырчыны үзенең бер кичәсенә чакырган. — Кичәләрдә күп йөрим. Мәскәүгә дә еш чакыралар. Ксения үткәргән кичәгә дә теләп бардым. Аның белән күрештек. Сүзне озак тотмады, клип турында фикерен әйткәч, “Татары молодцы!” — диде. Бу яхшы бәя. Гомумән, җыр уңышлы булды, — ди Ранил.

  

Безнең белешмә:

Тулы исеме: Ранил Данил улы Нуриев

Туган урыны: Казан шә­һәре

Туган көне: 23 март, 1986 ел

Белеме: Казан юридик институтын тәмамлаган

Гаилә хәле: өйләнмәгән

 

 — Ранил, сине шушы җыр танытты. Ул ничек ту­ды?

— Мәктәптә укыганда ук җырлар яза идем. Әти-әни­ем синтезатор алып биргәч, шактый көйләр тудырдым. Әмма, кызганыч, уен коралын сатканда иҗат иткән бө­тен көйләрем аның хәтерендә китеп барган. Бик сирәге генә искә төште. Аларның берничәсе репертуарымда бар.

“Син минем янымда” җы­рына килгәндә, сүз­ләрен Ләйлә Дәү­ләтова язды. Кушымтасын үзем иҗат иттем. Машинада барганда күңелдә җыр юл­лары туа башлады. Шундук композитор Марат Мухинга киттем. Ул кө­ен язды. Бу җыр ике көн эчендә туды. Җиңел дә булды, күңелгә дә ятты.

Клипны Казанда тө­шердек. Матди яктан ке­сәгә шактый сукты. Тәүге клип бит, акча кызганмадым, барысы да югары дәрәҗәдә булсын дип тырыштым. Клип өчен фигурист кызны озак эзләдек. Аны башта аквапаркта тө­шерү идеясе белән чыкканнар иде. Әм­­ма ризалашмадым. Бе­ренче клипта ук ярым­шәрә чыгуны хупламадым.

Төшерү процессы 2-3 көн вакытны алды. Көн-төн эшләдек. Шугалакта кеше­ләр китеп беткәнне көт­тек, шу­ның өчен төнге сә­гать 3 тә дә эшләргә туры кил­де. Клип биергә дә өй­рәтте әле үземне (көлә).

— Дәүләт хезмәткәре булуың эстрадага комачау­ламыймы?

— Мәктәпне тәмамлаганда әти: “Ирләр өчен кирәкле, төпле һөнәр сайла, җырларга кайчан да өлгерерсең”, — диде. Үкенмим. Бер-берсенә зыян китерми генә эшлим. Үз эшемдә дә еш кы­на төрле кичәләр алып барырга туры килә. Кыскасы, бушка эшләнә торган эш­ләр­дә гел катнашып йө­рим (көлә). Студент елларында да җәмәгать эшләрендә актив идем. Файдасы тими калмады анысы, тәҗ­рибә туплана барды, югары стипендия алып укыдым.

— Әти-әниең кайсы өлкә кешеләре?

— Әнием Мөнәвәрә элек төзелештә эшләде. Аннан бөтен вакытын без өч баланы тәрбия­ләү­гә бирде. Әти­ем төзелеш оешмасында эш­ләп йөри. Икесе дә матур җырлыйлар. Әтием баянда оста уйный. Чыгышлары белән икесе дә авылдан. Әти — Әтнә, әни Балтач якларыннан. Безнең балачак та авылда узды. Яллар җиттеме, каникул башландымы, салага сыза идек. Андагы барлык эш­ләрдә катнашып, рәхәт­ләнеп татарча сөйлә­шеп, авыл малайлары булып үс­тек. Хәзер ге­нә сирәгрәк кайтыла, вакыт җиткереп булмый.

Туганнарыма килгәндә, апам Эльмира кияүдә. Ике бала тәрбиялиләр. Сеңлем Ләйсәнгә 20 яшь, студент. Аның үсеп җиткәнен сиз­мә­дек тә. Киләсе елга кияүгә чыгарга җыена. 

— Сеңлеңә юл биргәнсең. Үзең кайчан планлаштырасың?

— Берничә тапкыр никахка кадәр барып җи­тә яздым инде (кө­лә). Шул хакта сөйли ге­нә башлагач, аралар өзелде. Төр­ле очракта төр­ле сә­бәп килеп чыкты. Хәзер ашыкмыйм да. Карьера ясап, матди мөм­кин­лек­ләр­не тагын да җайлыйсым ки­лә. Ә болай кызлар җитәрлек (көлә).

— Сайланасыңдыр?

— Булгалый (көлә). Артык тыйнаклар ошамый миңа. Үзен караган, тәрбияләгән, аралашырга кызык булганнарына өстенлек бирәм. Иң мөһиме татар булсын.      

Буйдак тормышның рә­хәтен күреп, үз фатирымда ялгызым яшәп ятам. Ашыйсы кил­гәндә апам гел үзе­нә чакырып тора, әнине әйт­мим дә инде. Өй­дә вакыт булганда үзем дә пеше­рәм. Ач торганым юк (кө­лә). Уңган булуымны ишеткән­нәр, ахры (көлә), “Секреты татарской кухни” тапшыруына да чакырдылар. Ан­да эче­нә алма тутырып үр­дәк пешердем. Бик тәм­ле килеп чыкты. Бер­гә­ләшеп 5 минутта үр­дәкне “бөк­ләп салдык”. 7 гыйн­варда күр­сәтергә тиешләр.

— Ранил, атлар фермасы булдыру хыялың барлыгын да әйткән идең. Ул әле дә үз көчендәме?

— Атлар өчен үлеп китәм. Андый ферма булдыру балачак хыялы. Ипподромга йөрим, Арча районының Балыкчылар авылына еш кайтам. Биш яшемдә үк: “Үскәч, үземнең ат фермамны булдырачакмын”, — дип йөргән­мен. Киләчәктә, Алла боерса, моны гамәлгә ашырырга тырышачакмын.

— Яңа елга нинди планнар корасың?

— Дуслар белән бергәләшеп 25 енә билет алдык. Ми­сырга очарга җыенабыз. Әм­ма ел азагына хәтле эш­ләп бетерәсе эшләр исемлеге зур әле. Әгәр өлгер­мә­сәм, бармый калуым да бар. Мин нәрсә телим, шу­ңа җай­лы гына ирешә торган кеше. Быел гына ничектер эшләр авыррак барды. Киләсе ел бары җи­ңел­лек­ләр алып килсен иде дип телим.

Әти-әнисе һәм сеңлесе янәшәсендә

 

Бала чагы

 

"Мин атларга гашыйк"

Лилия ЙОСЫПОВА | 21.12.2012


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры