Саба районының Олы Кибәче авылында гомер итүче Ильмира һәм Илшат Галиәхмәтовлар күпләргә үрнәк гаилә. Җир кадерен, эшнең тәмен белә алар. Пилорама тоталар, 50 гә якын сарык алып җибәргәннәр, 12 га җир эшкәртәләр. Әле моның белән генә тукталып калырга уйламыйлар.
Түбән Камада туып-үскән, Илшатка кияүгә чыккач, Олы Кибәчегә кайтып төпләнгән Ильмира аеруча соклану уятты. Күпләребез салада калудан куркып ятканда, шәһәр кызы Ильмира сыер савуны шундый кызыктырып, яратып сөйли, мал карауның да рәхәт бер эш булуын әйтә. Авыл халкын, Олы Кибәченең саф һавасын, тынычлыкны мактап туя алмый.
“Бушка күпме эшләргә була?!”
Илшат Галиәхмәтовка 41 яшь. Хатыны Ильмира белән кавышканнарына быел 17 ел булган. Түбән Камадан шушы якларга әбисенә кунакка кайтып йөргән кызның мәхәббәтен яулап, өйләнеп, авыл хатыны иткән дә куйган Илшат.
— Биредә төпләнеп калуыма бер дә үкенмим. Киресенчә, рәхәт монда. Үзем теләп кайттым бит. Сала тормышына тиз ияләштем, яраттым. Балаларыбызның авыл тәрбиясе алуына да шатмын. Эшнең тәмен тоеп, ризыкның табынга ничек килгәнен белеп үсәләр, — ди Ильмира.
Ул мәктәптә технология фәнен укыта. Илшат исә төзелеш техникумын тәмамлаган. Кайларда гына көчен сынап карамаган. Соңгы елларда, булмый бу дип, барысына да кул селтәп, үз эшен башлап карыйсы иткән. Гаилә фермасы ачканнар. Галиәхмәтовлар 8 ел элек шушы зур йортны салып чыкканнар. Гаилә фермасы, пилорама да шунда ук.
— Без күченгәндә монда басу иде, — дип сүз башлады Илшат. — Хәзер рәттән берсеннән-берсе зур, матур йортлар тезелеп китте. Шәһәргә нибары 100 км. Яшьләр күп кала. Халык тырыш. Җирне буш тотмыйлар. Бездә алабута үскән урын юктыр да. Һәркем пай җирен эшкәртә. Кеше саен 3 га исәбеннән, 60-70 %ы үзенә тиешлесен алып бетерде. Азмы-күпме шуннан табыш кертәләр. Мал асрап көн күрәләр. Колхозда йөреп кенә акча эшләп булмый. Һәркем хәленнән килгәнчә тырыша. Ким дигәндә 15 мең сум хезмәт хакы бирсәләр, берәү дә китмәс иде. Бушка күпме эшләргә була?! Мин дә бер эштә генә тир түгә торган кеше булмадым, чөнки хуҗалар белән килешә белмәдем. Гади халыкка хөрмәт тә, хезмәт хакы да юк. Гаиләне тәэмин итәргә, балаларны үстерергә кирәк.
Аптырагач, башта Казанга барып эшләп йөрдем. Анда түбә яптым. Шулай Казанда бергә эшләгәндә дус егет: “Икәүләшеп пилорама ачып карыйкмы әллә?” — дигән тәкъдим белән чыкты. Бу 2,5 ел элек иде. Тотынып карадык. Бераз эшләгәч, ул үз юлы белән китте. Пилорама миңа гына калды. Эш уңышлы башланды, Аллага шөкер.
Галиәхмәтовларның йорт тирәсе зур, урын җитәрлек. Такта яру бинасы арткы якта урнашкан. Идәненә бетон җәйгәннәр. Пилорама ачканда бернинди программада катнашмаганнар. Таныш-белешләреннән бурычка алып, шулай ерып чыкканнар. Әңгәмәдәшем әйтүенчә, эш башлау ким дигәндә 800 мең сумга төшкән. Шушы суммага бина төзү дә, такта яру җайланмасы да кергән. Пилораманың тотылганын тапканнар. Казандагы дусты белән Мари Иле ягыннан алганнар. Ул шактый экономия ясаган.
— Иске булса да, нык. Яңасына бик кызыкмыйм. Алары авыррак ярдыра, көчсезрәк, өстәвенә тиз ватыла, дип зарланалар. Ремонтлау да шактый чыгымлы. Яңа пилорама 350 мең сум тирәсе тора. Безнеке 130 меңгә төште. Тактаның төрле үлчәмдәгесен ярабыз. Агачка кытлык юк, акчаң булса, кайдан гына китермиләр. Безнең Саба урманнарга бай. Күп очракта Лесхоздан, Иштуганнан алабыз. Ярдырган такта белән ике районны — Саба һәм Теләчене тәэмин итәбез, — ди әңгәмәдәшем.
Тактасыннан гына түгел, калдык-постыгыннан да табыш кертә ул. Бер арба такта кисәкләрен, мәсәлән, 2500 сумга озата бара, әйбер белән дә алыштыра. Мунча ягарга бер дигән утын.
— Кайбер эшмәкәрләр кибетләрдә сатылмый калган ипиләрен миңа бирә. Аларны малларга ашатам. Мин исә утын белән түлим. Ике як өчен дә отышлы. Пычкы чүбенә дә чират. Кыш көне агачны азрак ярдырабыз, чөнки бу чорда төзелеш эше бик аз башкарыла, шуңа ихтыяҗ да кимрәк. Кышын пычкы чүбе күрше-тирәгә, үзебезгә генә җитеп бара, алып бетерәләр. Кайберәүләр 200 әр капчык сорый. Аны төзелештә кулланалар. Өй түбәсенә туфрак урынына салып калдырырга җайлы, җылырак та.
“Яхшы тәрбияләсәң, тәкәдән 60 кг ит алырга була”
Галиәхмәтовлар үткән ел гаилә фермасы да ачкан. Балтач ягыннан “Прекос” токымлы сарыклар алып кайтканнар.
— Файдасын быел гына күрә башладык. Бер-бер артлы бәтиләргә тотындылар. 60 башка җиттеләр. Киләсе елга Корбан бәйрәменә, Алла боерса, тәкәләр шактый булачак.
— “Прекос” токымының өстенлеге нидә? — дип кызыксынам Илшаттан.
— Сарык итен кайберәүләр яратмый, үзенчәлекле исе бар, диләр. Бу токымның итеннән бернинди ис килми. Артык майлы түгел, шулпа өчен дә тәмле. Яхшы тәрбияләсәң, тәкәдән 50-60 кг ит алырга була. Быел корбанга чалган идек, 47 кг чиста ит чыкты. Сарык өчен яхшы күрсәткеч, — ди Илшат.
Илшат “Цигайский” токымлы сарыклар да алып кайткан. “Прекос”лар мөгезсез булса, болары мөгезле.
— 120 кг ит бирә ала, диләр. Үстереп карыйк әле, ничек булыр, — ди әңгәмәдәшем.
Бу эшне ачканда алар дәүләт программасында катнашкан. 500 мең сум акчалата ярдәм алганнар.
— Безгә бәхет елмайды. Яңа ел алды иде. Бүлеп тормадылар, 500 меңне шундук бирделәр, — дип дәвам итте Ильмира. — Саба аягында нык басып торган район. Эшне тиз тоттылар. Әле менә йорт янәшәсенә юл салып яталар. Гаилә фермасы ачканнарга шундый ярдәм оештырулары яхшы. Башкаладан 165 метрга рөхсәт биргәннәр. Эшне башладылар, плитә җәйделәр. Әлегә, суыклар башлану сәбәпле, туктатып тордылар.
Галиәхмәтовлар сарыкларны карар өчен өстәмә кеше тотмыйлар. Бу эшне үзләре башкаралар.
— Балалар булыша. Улыбыз Ришат 10 нчы сыйныфта белем ала. Һәркөнне диярлек малларны ул карый. Уң кулыбызның көннәре генә азая бара. Киләсе елга мәктәпне тәмамлый. Ничекләр озатасы булыр?! Бик матур җырлый, талантлы үзе. Төрле конкурсларда катнаша. Өйдә дә күп эшли, Сабага музыка түгәрәгенә йөрергә дә өлгерә. Хокук һәм җәмгыять белемен яратып укый, юрист һөнәрен сайлар, бәлки. 5 нче сыйныфта укучы Зәринәбез дә сәнгатькә тартыла, фортепьянога йөри. Анысы да йортта шактый эшне башкара. Бәтиләрне аеруча ярата, күтәреп йөри. Аллага шөкер, балаларыбыз эштән курыкмый: “Әни, тагын ниләр башкарасы?” — дип кенә торалар, — ди Ильмира, алар өчен сөенеп.
Сарыклар абзарында да идәнгә бетон түшәгәннәр. Һәр җирдә чисталык, яп-якты. Бәрәннәр өчен аерым урын әзерләгәннәр. Һәркайсын Илшат үз кулы белән ясаган. Агач, балта эшен аеруча яратуы хакында әйтте. Абзарны иркен итеп эшләгәннәр, озынлыгы 39 метр.
Яңа туган бәрәннәр торган җиргә Илшат мич чыгарган. Калган утын кисәкләрен шунда яга. Бирегә кергәч тә сарык, абзар түгел, ә мунча исе килә.
“Көтүлек җирләре турында хыялланам”
Илшатның 12 га пай җире бар. Шуңа азык мәсьәләсендә күңеле тыныч. Арпасы да, печәне дә җитәрлек.
— Сарыклар алдына гел тоз куябыз. Аларга җылы су бирәбез. Кайбер сарыклар бәрәннәрен имезми. Андыйларга сыер саугач та җылы сөт эчертәбез. Башта, Ильмирага җиңелрәк булсын дип, сыерны бетерү турында уйлаган идем. Хатыным: “Саву бернинди авырлык тудырмый, киресенчә, сыерсыз күңелсез булыр”, — дигәч, сатмадык. Сыерның файдасы юк дисәләр дә, кирәк шул, сөтсез яшәп булмый, — ди Илшат.
Аның эшләре җайга салынган. Җәен сарыкларны чыгару өчен авыл читендәге көтүлек җирне дә хәл итсә, башка проблема калмаячак. Үзләренең утары кечкенә. Андый урында маллар авыруга тиз бирешә, аларга иркенлек, үлән кирәк. “Болай да витаминнар белән тотабыз”, — ди әңгәмәдәшем. Әле шушы көннәрдә хакимият башлыгына да бу мәсьәләне күтәреп кергән. “Уйлашып карарбыз”, — дип өметләндергәннәр аны.
— Авыл кырыенда дип, бәлки, бирәселәре дә килмәс. Әмма йөзләренә кызыллык китермәячәкмен, матурлап тотып алачакмын аны, — ди Илшат. — И-ии, хыяллар белән яшим инде, ниләр генә планлаштырмыйм. Башымдагы хыялларны тормышка ашыру, аларга өлгерү өчен, өч кеше гомере кирәктер. Тизрәк тотып, бәлки, шактыена ирешеп тә булыр. Пилораманың икенче катын булдырып, анда да берәр тармакны җәелдереп җибәрәсем килә. Эшлисе дә эшлисе. Теләк кенә сүнмәсен!
Илшат гаиләсе белән
Галиәхмәтовлар йорты
39 метрлы абзар
Пилорама
Илшат агач яру станогы янында
Лилия ЙОСЫПОВА | 15.01.2013