Дүшәмбе 19 август 2019 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“ФЕРМЕРЛЫК ЭШЕ БӨТЕНЛӘЙ ТАНЫШ ТҮГЕЛ ИДЕ”

Чүпрәле районының Чепкас Илмәт авылында гомер итүче Ләйсән һәм Марс Әхмәтовларның шәхси кибет тотулары турында күптән ишетеп белә идем. Моннан ике ел элек алар гаилә фермасы да ачып җибәргән. Бүген Әхмәтовларның 28 сыеры, дистәдән артык бозавы бар. Яшьләрнең икесе дә 2 шәр югары белемгә ия. Берсе — юрист, икътисадчы, икенчесе укытучы һәм шулай ук икътисадчы белгечлеген үзләштергән. — Ничә ел буе укып йөрдек. Бүген сөт җыеп, мал карап, җир эшкәртеп көн күрәбез, — дип елмая Марс. — Әти-әнием гомер буе мәктәптә математика фәнен укыттылар. Мин дә шунда физкультура укытучысы булып урнаштым. Хатыным Ләйсән районда Саклык банкында эшләде. Хәзер декрет ялында. Фермерлык эше безгә бөтенләй таныш түгел иде. Терлекчелеккә ничек кереп киткәнне сизми дә калдык. Студент вакытымда киләчәктә фермер булырмын дип уйлап та карамадым. Авыл хуҗалыгы белгечлеген үзләштергән дуслар күптән шәһәргә качып бетте. Без исә, киресенчә, җиргә, фермага ябыштык. Хәерлегә булсын!

 

 

                         “Проблема күп булса да, төшенкелеккә бирелмәдек”

Ләйсән һәм Марс ун ел элек өйләнешкән. Әти-әни­лә­ре белән бергә яшиләр. Сәй­дәш абый һәм Гөлсә­фи­дә апа пенсиядә.

— Иртүк торып, фермага чыгып китәбез. Аннан исә сөт илтәсе. Балаларыбызга күб­рәк әти-әни терәк. Фермерлык эшенә алынып, сабыйларның үскәнен сизмибез дә. Зур кызыбыз Эльвинага 8 яшь булды, 3 нче сыйныфта укый. Кечкенәбез Сәгыйдәгә 2 яшь, — ди Ләйсән.

Марс белән Ләйсән кибетне 2000 елда ачканнар. Кеч­кенә булса да, анда азык-төлек, көндәлек кирәк-яракның барысы да бар.

— Авыл халкының күбесе безнең кибеткә йөри. Сатуда ашамлыклар, көнкүреш химиясе, хәтта киемнәр дә бар. Көн саен яңа ипи китертәбез. Сатар өчен аның дүрт төрлесен алабыз. Клиентларыбызга җитми калганы юк. Ипине безгә Чүпрә­ле­дән, Чувашстанның Шомыршы һәм Батыр район­на­рын­нан, Ульяннан китерә­ләр. Сайлау мөмкинлеге зур, — ди Ләй­сән. 

Моннан тыш Әхмәтовлар авыл халкыннан сөт җыеп тапшыралар.

— Кайберәүләр кибеттән азык-төлек алып тора да, соңрак сөт акчасы белән тү­ли. Без алай да риза, — ди Марс.

Әхмәтовлар гаилә фермасын 2010 елда төзи башлый. Сыерларны исә 2011 елның азагында Әтнә районының Күшәр авылыннан алып кайталар. Аннан 8 сөт­лебикә юнәтсәләр, калганнарын башка хуҗалыклардан алалар. Әтнәдәге сыерларның берсе-берсе 80 мең сумга төшкән. 

— Яңа ел якынлашып килә иде. Сыерлар алып, абзарлар төзеп, бәйрәмгә бер ти­ен акчасыз кердек, — дип кө­леп искә ала Марс эш ачкан вакытларын. — Дәүләт программасында катнашып, башта Авыл хуҗалыгы министрлыгы 1 миллион сум ак­ча күчерде. Субсидия күчкәч, санап карадык, бер сыер 60 мең сумга төшкән булып чыкты. Бер миллион сум кулга алганда күп кебек тоела. Тота башлагач, күрми дә каласың, су кебек ага. Яртысыннан артыгы Әтнәдән алган сыерларга кереп бетте.  

— Авыл җирендә эш башлавы җиңелләрдән бирелми инде ул, — дип дәвам итте Ләйсән. — Юлы кирәк, техникасы, торак, акча... Уйлый башласаң, хәл итәсе проб­лемалар буа буарлык. Тө­шен­келеккә бирелмәдек. Районнан да ярдәм зур булды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Исламетдин абый хәт­та сыерлар сайлашырга да барды. Хакимият башлыгы Тимур Нугуманов та узган саен хәлне белешә. “Яр­дәм кирәкмиме, проблемалар юкмы?” — дип даими сорап тора. Монысы да күңелне үстерә. Бөтенләй онытсалар да, сүз әйтеп булмас иде.

Дөресен әйткәндә, фермерлыкка чуму уебызда юк иде. Авыл җирендә яхшы, акчалы эш табу җиңелләр­дән түгел. Үзебезнең эшне башларга кирәк дигән карарга килдек. Кибет зур тү­гел, аңа әллә ни зур өмет баглап булмый. Сөт җыю да көндәлеккә, очны-очка ялгарга гына җитә. Әти-әни терлекчелеккә алынып карарга киңәш итте. Бернәрсә белмәгән килеш ирем белән тәвәккәлләдек. Әкренләп өйрәнәбез. Берничә сыер гына тотарбыз дигән идек, инде сөтлебикәләребез өч дистәгә якынлаша.  

Әхмәтовлар йорты урам башында ук урнашкан. Янә­шәдә урын җитәрлек. Шунда ук утар булдырганнар. Кышын да маллар саф һавада рәхәтләнеп йөри. Дәүләт ферма янәшәсенә юл салдырган. Тирә-як ялт итеп то­ра. Марс өр-яңа трактор алган. Көн саен ферма тирәсен, урамны кардан чистартып тора. Югыйсә сөтне районга илтеп тапшыру гына да бермә-бер катлауланыр иде.

 

“Сөтне 20 сумга алсыннар иде”

Җәен Әхмәтовлар бер сыердан уртача 20 литр сөт сауган. Кышын исә, сөтлебикәләрнең күбесе ташлану сәбәпле, көнгә 160 литрлап сөт тапшыралар.

— Сыерлар­ның күбесе бозауларга тора. Шуңа сөт бермә-бер кимеде. Кышын иртәнге сә­гать 6 да торабыз. Ә җәен йокы бик тәтеми, — дип елмая Марс. — Арып-талып ятабыз гына, инде торыр вакыт җитә. Эш күп. Хуҗалыктан да, Аллага шө­кер, сөт шактый җыела. Яшьләр икешәр сыер асрый. Күпләр сөт саткан акчага көн күрә. Үзебез дә тырышабыз. Маллар сөтне яхшы бирсен өчен азыкны гел төрләндерәбез. Җылы су эчерәбез. Алларыннан тозны өзмибез. Асларын гел чиста тотабыз.

Әхмәтовлар сөтне авыл халкыннан 10 сумга җыеп, аны Чүпрәле сөт заводына 12 сум 50 тиенгә тапшыралар.

— Район белән безнең авыл арасы 43 км. Сөт тапшырып кайту өчен генә дә 86 км юл үтәсе. Үз машинабыз, үз ягулыгыбыз... Бик кыйм­мәткә төшә. Шуңа кышын ике көнгә бер генә илтәбез. Бу эш үзен акламый диярлек. Кесәгә тиеннәр ге­нә кала. Ә чыгым күп. Хез­мәт хакын вакытында бирәсе, ут өчен дә шактый сум­ма килә. КФХлардан икеләтә арттырып түләтәләр бит. Тәр­тибе шундый. Әгәр сөт­не, ким дигәндә, 20 сумга кабул итсәләр, эшләргә бер­мә-бер җиңелрәк булып, ул очракта азмы-күпме керем исен сизәр идек.

Җәен исә көн саен тапшырабыз, чөнки суыткычыбыз юк. Бераз эшләр җайга салынгач, алып булмасмы дип хыялланабыз. Чиста сөт­­не   12 сум 50 тиенгә тапшырабыз. Чагыштырып карасак, кибетебезгә шәһәр­дән кайтарылган 0,5 кг каймакны          40 сумга сатабыз. Авыл халкының да күбесе уңайсызлана: “Сезгә 10 сумга бер литр чиста сөт биреп, каймакны  40 сумга сатып алабыз”, — ди­ләр. Бу бездән тормый. Әй­тәм ич, бер литрын 20 сумга алсалар, без дә бәяләрне күтәрер идек. Әле кайбер авылларда 8 сумга җыялар дип тә ишеттем, — ди Ләйсән.

Азык мәсьәләсенә кил­гән­дә, Марсның 25 гектар җире бар. Монысына да ра­йон хакимияте башлыгы ярдәме белән ирешкәннәр. Ан­да күпь­еллык печән үстер­гән­нәр.

— Безнең печән орлыгы чәчкәнне күрсәң икән, — дип елмая Ләйсән. — Марс та, мин дә җир кешесе түгел идек. Орлыкны ничек чәчә­сен, вакытын, эш тәртибен — берсен дә белмибез. Бә­рәң­ге, бакчадагы яшелчә­дән кала әйбер утырткан юк бит. Әти-әнине, туганнарны эшкә җигеп, барыбыз бергә ерып чыктык. Әле ярый трактор алган идек. Кирәк булгач, чәч­кечен, чапкычын да таптык. Әле өйрә­неп кенә ки­ләбез. Шулай да сынатмадык. Уңыш яхшы булды. Үзебезнең маллар өчен дип ке­нә үстергән идек. Еллык запасны туплаганнан соң, премия итеп эшчеләребезгә бирер­гә дә артты. 

Әхмәтовлар гаиләсендә мине беренче чиратта оптимистик рух сокландырды. Алар бөтен проблемаларын хәзер көлеп кенә искә ала. Югалып калу, төшенкелеккә бирелү Марс белән Ләйсән өчен түгел. 

 

“Авылда калуыма шатмын”

Фермерлар нинди сыйфатларга ия булырга тиеш, уңышка ирешү серләре һәм башкалар турында сөйләшә башлагач, Марс болай дип җавап бирде:

— Акча, белемле булу, чая­лык кына барысын да хәл итми. Беренче чиратта гаи­ләдә мәхәббәт, хатын белән ирнең бер-берсен аңлап яшә­ве кирәк. Ләйсән мине канатландырмаса, әйдә, курыкмыйча алынып карыйк, ди­мәсә, тотыныр идем­ме?!  Туган нигездә төп­ләнүгә шат кына. Авылның тынычлыгы ни тора! Җәелеп эшлим дисәң, урыны бар. Шә­һәрдә кысылып ятканчы, үз авылымда иркенләп яшим, — ди Марс.

Сүз уңаеннан, Ләйсәннең әтисе Корбангали абый тумышы белән шушы Чепкас Илмәттән икән. Өй­ләнгәч, гаил­әсе белән Чүп­рә­­ленең Чә­ке авылында яшәгән. Ләй­сән шунда үскән, соңрак ра­йон үзәгенә күчен­гәннәр. Ә бүген Ләйсән әтисенең туган авылында гомер итә. “Яз­мыштыр инде”, — дип елмая ул.

Марс белән Ләйсән биш ел очрашып йөргәннәр. Эш белән район кулланучылар җәмгыятенә еш кереп йөр­гән егет булачак хатынын да шунда очраткан. Шаяртып сөй­ләшүләр мәхәббәткә әверел­гән. Биш ел очрашканнан соң өйләнешкәннәр.    

— Авылда яшәү җиңел ди­мәс идем. Физик эш тә күп эләгә. Аннан фермерлык бө­тен вакытны ала. Монда ихтыяр көче нык бу­лу, түземлек кирәк. Нәтиҗә­ләр­гә тиз ирешеп булмый. Кө­­тә белү зарур. Гаилә белән кечкенә уңышларга да куана беләбез, — ди Ләй­сән.

— 2012 ел авыррак булды, — дип дәвам итте Марс. — Шулай да, гаилә белән ерып чыктык. Эшебез киләчәктә уңышлы барып, барысын да проблемаларсыз гына хәл итәргә насыйп булсын иде. 

Берничә сәгать буе Марс белән Ләйсән сөйләгән­нәр­не кызыгып тыңладым. Берсе икенчесенә юл биреп, бер-берсенең сүзләрен тулыландырып, елмаешып кы­на торалар. Шундый ялкынланып, канатланып эшләүче фермерлар күбрәк булсын иде!

 

Әхмәтовлар йорты

 

Гаилә фермасы

 

 

 

 

 

 

Лилия ЙОСЫПОВА | 15.01.2013


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры