Сишәмбе 19 ноябрь 2019 18:09:34
 

 . 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“БЕРЕНЧЕ КҮРЕШКӘЧ ҮК АЙДАРНЫҢ ҮЗЕМӘ ТИҢ ЯР ИКӘНЕН АҢЛАДЫМ”

Жырчы Алия Исрафилованың зифа буена күпләр сокланып карый. Башка “йолдыз”лар тазармас өчен тәмле ризыклардан баш тартканда, фитнес-клубка йөргәндә ул: “Нәрсә телим — шуны, кайсы вакытта ор¬ганизм сорый, шул чакта ашыйм”, — дип гаҗәпләндерә. Бәби тапкач, бәлки, ул да үзгәрер, дигән иде кайберәүләр. Юк, нәкъ студент елларындагыча, бер үзгәрешсез калды Алия. Моның өчен бернинди чара да күрми икән. — Миңа карьера артык мөһим түгел. Беренче урынга гел гаиләмне куям. Хуҗабикә булу да рәхәт. Ирем Айдарга ошасын дип, тәмле ризыкларны көн саен пешерәм. Якыннарым ашаганда мин дә читтә тормыйм. Ирем дә гел: “Рәхәтләнеп аша. Тазарсаң да яратачакмын”, — дип тора, — ди Алия.

  

— Алия, кияүгә чыкканыңа ничә ел булды инде?

— Әле кичә генә туй үт­кәр­гән кебек идек, инде Айдар белән кавышканыбызга җиде ел булды. Вакыт тиз уза. Айдар — Саба егете. Мин исә Казанда туып-үс­тем. Аның белән тәүге тапкыр 2005 елда Әтнәдә таныштык. Бирегә икебез дә эш буенча килгән идек. Язмыш шулай бер йортка китергәндер инде. Миңа 22 яшь иде. Танышып аралаша башладык. Күңелемне тиз яулады. Озак очрашмадык, өйләнешеп тә куйдык. Беренче күрешеп сөйләшкәч үк Айдарның үзе­мә тиң яр икәнен, аннан бик яхшы ир чыгачагын аңладым. Һәм ял­гышмадым да.

Ирем бер компаниянең дисклар чыгару бүлегендә җи­тәкче вазыйфасын башкара.

— Күбрәк әнисе пешер­гән ашларга ияләнгән Алия­гә иренә яравы читен булмадымы? 

— Кайсы ир-ат тәмле ашарга яратмый икән?! Айдар да сайлана торганнардан булды (көлә). Ошамаса, яшереп тормый, җайлап кы­на шундук әйтә. Кияүгә чыккач та аш бүлмәсенә ияләшергә туры килде (кө­лә). Ул чакта тел йотарлык итеп пешерә идем дип мактана алмыйм. Тормыш өйрә­тә. Хә­зер тиз һәм җиңел әзерлим. Гаиләңне яраткач, аш бүл­мәсен дә үз итәсең. Гел яңа ризыклар белән сыйлыйсым килеп тора. Яңа пешкән аш ашарга тырышабыз. Күбрәк файдалы, аксымга бай ризыкларга өс­тенлек бирәбез. Яшелчә салатларын еш ясыйм. Ашауны кысмыйбыз. Миңа тазару куркынычы янамаса да, Айдарга алай түгел икән (көлә). Соңгы арада фитнес-клубка йөри башлады.

— Сәлим зурмы инде?

— Улыбызга ике яшь тулды. Ул икебезнең дә йөз чалымнарын үзендә туплаган. Ике яшьлек бала нәрсә эш­ләргә тиеш, барысын да башкара, бик чая. Бүлмәдәге обойларда көн саен яңадан-яңа рә­семнәр пәйда була. Маркерларны табып, рә­хәт­ләнеп буйый. “Үскәч рәссам бу­лыр­­­сың инде, улым”, — дим, елмаеп. Төрле альбомнары бар югыйсә, ә аның өчен обойга ясавы рәхәт (көлә).

Балалар бакчасына язылган идек, чиратыбыз килеп җитте. Тиз ияләшер дип уйлыйм. Бәбиләрне бик ярата. Әле бу арада бераз авырып алды. Үлән чәйләре эчердем. Терелеп килә.

— Алия, бәби тапкач та авырлыгың артмады. Бе­рәр төрле чара күрәсеңме?

— Тәмле ашарга яратам. Үземне бер дә тыйганым юк.

Йөкле чакта бик үзгәр­дем. Бер сәгать ашамасам, минем өчен катастрофа иде. Кияүгә чыкканчы якыннарымның аз булса да мине тазартасылары килде. Йөк­ле чакта күп ашый башлагач, “Алияне дә түгәрәкләнгән килеш күрер көннәр бар икән?!” — дип көлештеләр. Чөнки гел ашадым да ашадым. Ничек шулхәтле ризыкны ашказаным сыйдырган?! Сәлимгә алты ай тулгач, аппетитым юкка чыкты. Яңадан үз хә­лемә кайттым. Аз ашый башладым. Кайчак хәтта  ашарга да оныта идем. Көн буе авызга ризык капмыйча йөрим дә, кич җиткәч, мин бүген ашамаганмын икән бит, дип капкалап алам. Әм­ма һич кенә дә тазармас өчен дип түгел. Үзем шундый. Ябык булуым нәселдән килә.

— Әле эшкә чыкмагансыңдыр?

— Күбрәк өйдә булам. Чакырсалар гына барып җырлап кайтам. Әле менә Казахстанда булдык. Сәлимне әнием карап торды. Каенанам белән дә еш калдырам. Аллага шөкер, булышучыларым бар. 

Бала белән булсам да, иҗаттан читләшмәдем. Бө­тен җиргә өлгерергә тырышам (көлә). “Өзелеп сагынырсыңмы?” дигән дискым чыкты.

— Әти-әниең лаеклы ял­га чыкмадымы әле?

— Юк, алар яшь әле. Икесе дә эшләп йөриләр. Әнием Фәйрүзә мәктәптә укыта. Әтинең дә үз эше җитәрлек. Тик утырганнары юк. Шуңа оныкларын әле бер, әле икенче әбисе карый. Сеңлем Альбина да уң кулым. Ул хәзер үзе дә кияүдә. Киявебез Ирек исемле, Казан егете. Бик әйбәт. Аны барыбыз да яраттык. Ирек фәннәр кандидаты, әле үткән ел гы­на диссертация яклады. Матур парлар, шулай тигез яши күрсеннәр.

— Алия, Яңа ел узып китте. Бәйрәм табынына ни­ләр әзерләдең?

— Билгеле, кечкенәдән безнең өчен Яңа ел табыны “Оливье”дан башка узмый. Өйдә пилмән әзерләдек. Бер-ике пилмән эченә, кызык өчен, камыр да кыстырып калдырдык. Мин тиз әзерләнә торган гади блюдоларга, кабымлыкларга өстенлек бирәм.

Яңа елны иремнең туганнары белән каршы алдык. Сеңлесе Лилия бик тәмле пешерә. Ул командир вазыйфасын башкара, без исә кушканны эшләүчеләр. 

— Сәлимгә Кыш Бабай чакырттыгызмы?

— Айдар белән Кыш Бабай һәм Кар Кызы булып үзебез киендек. Костюмнарыбыз бар. Сәлим әле Кыш Бабайның кем икәнен аңлап та бетерми. Шулай да, бүләк сорый белде. “Миңа машина алып килсен, әйтергә онытмагыз!” — дип күптән әмер биреп куйган иде. Чын егет инде (көлә). Башкалар кебек үк безнекенә дә машина җе­не кагылган. 

 

Алия ире Айдар белән

 

Гаиләсе белән табигать кочагында

 

 

 

 

Лилия ЙОСЫПОВА | 15.01.2013


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры