Сишәмбе 19 ноябрь 2019 18:09:34
 

 . 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“ЧИШМӘ ХӘЗЕР КӨЛЕП ТОРА”

Чүпрәле районының Чепкас Илмәт авылындагы “Мулла бабай” чишмәсен танымаслык итеп үзгәрткәннәр. Югыйсә тирә-ягы тотып алынмаган, чистартылмаган, сазлыклы урындагы кизләүнең хәле бер дә яхшылардан түгел иде. Аңа авыл карты, 80 яшьлек Абделхак абый Хисамов җан өргән. Төзүче төркем яллап, чишмәне өйле иткән ул. Чыгымны үзе күтәргән.

 — Бу чишмә җир астыннан моннан 150 еллар элек тишеп чыккан. Аны ул чакта авылның мулласы карап торган. “Мулла бабай” дигән исеме дә шуңа нигезләнеп кушылган, — дип сөйләде Абделхак абый. — Әмма еллар үткәч, ремонт, игътибар булмау сәбәпле, чишмә томаланган. Аны төзәтү нияте электән бар иде. Аллага шөкер, үткән ел бу эшкә алындым.

Башта чишмәне чистарттык, чүп-чардан арындырдык. Эчке якка боҗра куйдык. Өйне профнастил белән тышладык. Җыеп барган пенсия акчам бар иде. Шушы запасны эшкә җиктем. Матди мәсьәләдә балаларым да булышты. Чишмә хәзер ерактан көлеп тора. Аның суы тәмле, шифалы. Бөтен авыл халкы чәйгә дип шуннан ала. Бирегә юл яхшы. Җәяүле­ләр дә, машиналылар да килә. 

Балаларым шәһәрдән кайтып йөри­ләр. Үзләре белән шушы чишмә суын тутырып китәләр. Бер киявем кызык өчен генә составын тикшерткән. Белгечләр: “Искиткеч чиста су. Составында организм өчен кирәкле бөтен мат­дәләр бар. Чистартылган су алып килгәнсездер әле”, — ди­гән.

Корылык вакытында коеда су кипкән очракта да чишмәдә бетми ул. Аны бары тик карарга гына кирәк. “Мулла бабай” чишмәсенә башка саз арасыннан агарга туры килмәс. Үзем исән чакта моңа юл куймам.

Абделхак абый ялгызы гына яшәп ята. Моннан өч ел элек карчыгын җир­ләгән. Аны күршеләре дә мактап телгә алды. Бик ярдәмчел, киң күңелле булуын әйттеләр. Кайберәүләр: “Чишмәне хәзер син аякка бастырдың. Исемен дә “Абделхак бабай” дип куш!” — дип тәкъдим иткәннәр.

— Чыганакның электән килгән атамасы бар. Исемдәмени хикмәт?! Суы бе­лән генә тәэмин итә күрсен! — ди Абделхак бабай. 

 

Абделхак абый Хисамов

Лилия ЙОСЫПОВА | 21.01.2013


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры